erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Әниеңне үтерделәр..": Әгерҗедәге әбине каток изеп үтергән...

Көндезге беренче яртылар тирәсе булгандыр, туганымның хатыны шалтырата. Әлфия апа, син кая, исән-саумы, дип сорый. Нишләп шулай дип сорарга булды икән бу, мин әйтәм. Үзе ашыгып телефонын да куясы иде. Нәрсә булды, дип сорашкач, авылда Әлфия исемле кешене бәрдергәннәр, диләр, үзе исән бугай, ди...

Әгерҗе районының Салагыш авылында булган фаҗигале хәл турында безгә тумышы белән шушы авылдан булган нәфис сүз остасы Әлфия апа Хәбибуллина сөйләде. Бу көнне ул үзе дә авылда булган.
– Көндезге беренче яртылар тирәсе булгандыр, туганымның хатыны шалтырата. Әлфия апа, син кая, исән-саумы, дип сорый. Нишләп шулай дип сорарга булды икән бу, мин әйтәм. Үзе ашыгып телефонын да куясы иде. Нәрсә булды, дип сорашкач, авылда Әлфия исемле кешене бәрдергәннәр, диләр, үзе исән бугай, ди. Шуннан зиратка сеңлемнең каберен карап кайтырга чыгып киттек. Аннан кайтышлый ватсаптагы сыйныфташлар чатына, Венера, кайгыңны уртаклашабыз, дигән хәбәр килде. Сыйныфташыбыз Венераның әнисе Әлфия апаны асфальт җәя торган машина бәрдереп үтергән булып чыкты.

Кич белән Венера янына бардым. Аңа, әниеңне үтерделәр, дип шалтыратканнар. Шунда ук әнисенең өенә чыгып чапкан. Үтергәннәр дигәч, әллә нинди бандитлар турында уйлап бетердем, дип сөйләде. Әлфия апаның өе аулаграк җирдә урнашкан, башта шундый уйлар килә бит ул башка. Әнисен өйдән дә, мунчадан да, абзардан да эзләп караган. Аннары кибеткә киткән. Шунда халык җыелган, ди. Әлфия апаны юлдан чыгарып, өстенә җәймә япканнар. Асфальт җәя торган машина астында калып үлгән икән. Берсе, яңа җәйгән асфальт юл аркылы чыкканда аяк киеме батып калган да, шуны алырга дип иелгәндә машина бәрдергән, ди. Икенчеләре, аяк киеме ябышып калгач, кире борылып кергән, ди. Кайсы дөрес икәнен белмим. Машина артында утырган егет чынлап та күрмәгән аны. Ниндидер түмгәккә мендем дип чыгып караса, әби ята, ди. Бик аяныч хәл.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлфия апа авылның абыстае – Сания апа янына догалар өйрәнергә йөргән. Бу көнне дә аңа барган. Кесәсендә догасы да булган. Сания апа, чәй эчеп чык, дигән булган. Әҗәл вакыты җиткән булгангадыр инде, ашыгып чыгып киткән, – дип сөйләде ул.

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/niene-terdelr-geredge-faigane-kayber-nechkleklre

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X