erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

“Ник аларны тилмертәсең, сайла инде берәрсен”

Студент вакытта минем бик якын иптәш кызым бар иде. Бер алманы бишкә бүләек, дип җырлыйлар бит әле. Менә без дә бер печеньены икегә бүлеп чәй эчкән көннәр булгалады.

 

Икебезнең дә әти-әни колхозчылар. Икебез дә Казаннан ерак урнашкан районнардан, авылга еш кайтып булмый. Икебез дә яхшы укыдык. Имтиханнарга ярыша-ярыша әзерләнә идек. “4”ле булса, хурланып, имтиханны кире тапшырган чаклар да булмады түгел. Шуның өчен безгә 500 сум стипендия түлиләр иде. (Ул акчаны ничекләр җиткергәнбездер инде!?)

Миннән аермалы буларак, иптәш кызым бик чибәр, сөйкемле дә иде. Икенче курста укыганда артыннан берьюлы өч егет йөрде. Бүлмәдә чәчәк бәйләме өзелмәде. “Ник аларны тилмертәсең, сайла инде берәрсен”, – дия идем үзенә. Ә аңа барыбер. “Мин аларны яратмыйм. Үзләре йөри бит, мәҗбүриләмим”, – дип кенә җавап кайтара иде дустым. 

Вакыт уза торды. Егетләр өчтән берәү генә калды. Ул егетнең түземлегенә, үҗәтлегенә шакката идем! “Ябык” ишек төбен өч ел саклады бит ул! 
Берсендә дус кызым бу егет артыннан йөрүен туктамас микән дип, сыйныфташы белән университеттан җитәкләшеп кайтты. Тулай торак ишеге төбендә сөйгәнен көткән егетнең йөзләрен күрсәгез! Бер атна күренмәде бу безнең тирәдә. Инде иптәш кызым бераз борчылып: “Суга ташланмаган булса ярый инде Мәҗнүн. Аңламаса да аңламас икән! Мин монда егетләр белән йөрергә түгел, укырга килдем”, – дип сөйләнгәләп тә йөрде. Бәхеткә егеткә берни булмаган, икенче атнада тагын безнең тулай торак ишеге төбендә ак чәчәк бәйләме тотып тора иде!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дус кызымның йөрәгенә күпме шакып та, ачкычын 5нче курс азагында гына таба алды Самат! Ул егет тә чибәр, төпле иде! Артыннан үзләре йөргән кызлар да булмады түгел. Мәхәббәте шул кадәр көчле булган, күрәмсең. Минем дус кыз да түзмәде, туң йөрәге эреде! 
Дипломлы белгечләр булгач иптәш кызым шул егеткә кияүгә чыкты. Аннан алар Себер якларына китеп, ун ел чамасы шунда яшәде. 

Быел җәй курсташлар очрашуында, ниһаять, күрештек. Буйга җиткән ике уллары бар. “Олы улыбыз бер кыз дип интегә. Ике ел артыннан йөри, тегесе борылып та карамый. Киптереп бетерә инде улымны”, –ди. Үзең соң, үзең мин әйтәм, Саматыңның үзәгенә күпме үттең. Ул да бит кемнеңдер баласы. Үзеңнеке якын шул үзәктә. Интектергәнче уйларга кирәк башта.

Миләүшә Сәлахова

http://shahrikazan.ru/news/җәmgyiyat/nik-alarny-tilmertse-sayla-inde-berrsen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X