Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Өч оныгы бар, балалар исән-сау... Бәхетлеме соң ул?

    Яшьлегендә: “Син көзне яратачаксың, һәр елны көз җиткәнен көтеп алачаксың. Өлгергән антон алмалары исләре, җиргә коелып юешләнгән сары яфрак дымы, алар өстенә төшкән яңгыр тамчыларын елмаеп, сөенеп күзәтәчәксең”, – дисәләр, ул кешедән ахмак бу, дип көлгән булыр иде Халидә...("Шәһри Казан").

     

    Көн саен ул алты яшьлек оныгын бакчадан каршы ала, шунда аның белән яфраклар җыеп, юл уңаенда узып киткән машиналырны санап мәш киләләр. Шулай җитәкләшеп кайтканда оныгының: “Әбиии, бәхет нәрсә ул?” – дигән соравына сискәнеп китте Халидә. Чыннан да, бәхет нәрсә соң ул? Бәхетле булдымы ул? Бүген бәхетлеме Халидә? Кызык, аның бу хакта уйланганы гомумән булмаган икән...

    Бүгенге көндә аның өч оныгы бар, балалары, шөкер, исән-имин, теркелдәп кенә йөреп торган карты янәшәдә... тагын ни кирәк соң бәхет өчен? 

    ...Халидәләр гаиләдә биш бала үсте. Әти-әнисе – гади эшчеләр, үз тырышлыклары, көн-төн тырышу-тырмашулары аркасында биш баласын да башлы-күзле итте, олы тормышка озатты. Әти-әнисе инде күптән гүр ияләре булсалар да, Халидә аларга әле дә рәхмәтле, ул балачагын бик җылы итеп искә ала. Шулай да әтисенә бер үпкәсе бар аның. Өч кыз арасыннан ул гына югары белем ала алмады, әтисе калага укырга җибәрмәде аны. Апасы өлкән бала буларак иң беренче булып шәһәргә юл тотты, укытучы һөнәрен үзләштереп, гомере буе балаларга белем бирде. Сеңелесе дә шул ук һөнәргә тугры булды, төпчек кыз булгангадыр, әтиләре аның теләгенә каршы килмәде. Ә менә Халидәне әтисе: “Йөрмисең, гаиләдә укыган кешеләр җиткән, хуҗалык эшләрендә булышчыбыз булырсың”, – дип, авылда калдырды. Мендәренә капланып берничә көн туктаусыз елаган иде кыз. Ул калага китәргә, белем алып кайтып, туган мәктәбендә сабыйлар укытырга күпме хыялланган иде!

    Авылда калса да, әти-әнисенә булышып, ярдәм итеп, хуҗалык карап озак мәшәкатьләнергә язмаган икән кызга.

    ...Халидә белән Хәлим мәктәптән үк бер-берсен ошатып йөрделәр. Кичке уеннарда да гел бергә иделәр. Бер-берсен яратуларына, хөрмәт итүләренә авылдашлары сокланып та, көнләшеп тә карады. Мәктәпне тәмамлап бераз аякка баскач, аларның өйләнешәчәгенә берәүнең дә шиге юк иде. Мәктәпне тәмамлаган елны көзгә Хәлим Халидәләргә яучы җибәрде. Әмма Халидәнең әтисе: “Ашыкмагыз, яшьләр, гомерегез әле алда”,  – дип әйтү белән чикләнде. Ләкин алдагы гомер юлы уртак итеп язылмаган булып чыкты. Гомер буена күршеләр булып яшәп, бер-берсенә карап көю язган икән аларга.

    Хәлимнең Харис исемле армиядән кайткан икетуган абыйсы бар. Оста гармунчы булып, бөтен авыл кызларын гына түгел, авылга кайткан кунак кызларының да һушын ала иде ул шушы сәләте белән. Әмма даимилеге булмады, бүген бер кызны озатса, иртәгә икенчесе, берсекөнгә өченчесен дигәндәй... Кыскасы, бер кызга гына карап ята торган түгел андыйлар. Менә шул Харис, чишмәгә суга төшкән җиреннән Халидәне урлап кайтты. Белә иде югыйсә, белә иде туган энесе белән вәгъдәләшкән ярлар икәнен дә, бер-берсен өзелеп яратканнарын да белә иде! Әмма шундый дуамал эшкә күңеле тартып түгел, үҗәтлегенә булышып барды. 

    Икенче көнне Халидәнең әтисе белән әнисе Харисларга килде. “Бар, алып чык кызыңны!”, – дип кычкырды әти кеше хатынына, – “алып чыкмас булсаң, үзең дә кал!”, – дип җикеренде. Әмма кызны чыгармады Харис. Харисның әнисе төне буе никах табынына дип пешеренде-төшеренде. Көндезгә инде никах укылды...

    Реклама

    Әлеге вакыйгалар аның белән түгел, әйтерсең лә берәр әсәр каһарманы белән булып яткан кебек тоелды Халидәгә. Әйтерсең лә ул, телсез шаһит кебек барысын да читтән күзәтеп тора, вакыйгаларга каршы бер генә нәрсә дә эшли алмый иде. Берничә көннән соң ул җиргә төшеп утыргандай булды – Харис аның никахлы ире, ул – Харисның хатыны – һәм башка хакыйкать юк, артка юл булмаган кебек үк. Алар шулай итеп яшәп киттеләр. Халидәнең рухи киеренкелектә, шәхси кайгы-сагышта йөрүе сәбәпче булдымы – беренче сабыйлары дөньяга килә алмыйча ук бакыйлыкка күчте. 

    Тора бара тормыш үз эзенә төште. Районның ерак бер авылыннан килен итеп төшергән тормыш иптәше белән күршедә яшәп ятучы Хәлим гаиләсен күргәч тә үзәк өзелүләре кимегән кебек булды. Харисның көнләшүләре генә кайчакта йөрәк яраларына тоз сипкән сыман итә иде. Аеруча салыштырып кайткан көннәрендә, гаебе булмаса да, хатынының күзен дә ачырмый иде Харис. 

    Еллар барысын да бер тәртипкә китерә икән. Инде балалары бер-бер артлы үсеп, үз тормышларын булдырды. Мәчет карты булып киткән Харис та тора-бара тынычланып, юашланып калды... 

    Хм, бәхет, диген. Өлешеңә тигән көмешең шул инде. Үкенүләр, өзгәләнүләр, сөенечләр, борчу-мәшәкатьләр – тормыш булгач, барысы да булды. Ә бәхет? Гомумән, бәхет тулы буламы соң ул? Бәхет ул күңел халәте түгелме икән? Менә иң кадерле җимешен – оныгын җитәкләп юеш яфраклар өстеннән атлый, дымсу көз исенә исереп, истәлекләрне барлап кайта Халидә. Шушы халәт үзе үк бәхет түгелме икән әле. Гәрчә, истәлекләре бик үк күңелле булмаса да.

    Ландыш Тимерова

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/och-onygy-bar-balalar-isn-sau-bkhetleme-so-ul

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: