erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Планлы ярдәм кичектерелгәч, яман шеш белән авыручы әби үзенә үзе операция ясаган

Коронавирус тесты уңай булгач, табиблар планлы ярдәмне кичектерә. Авыртуга чыдый алмаган 91 яшьлек әби корсагына кисемнәр ясап, эчкә җыелган сыеклыкны чыгара. (Интертат)

Ленинград өлкәсендә бер әби үзенә-үзе операция ясаган Ул планлы операцияне көтеп җиткерә алмаган. Операция ясар алдыннан, ул кызына һәм оныкларына хат язып калдырган. Бу турыда ТВК хәбәр итте.

Ленинград камалышында булган 91 яшьлек ветеран язмышы турында социаль челтәрләрдә ашыгыч ярдәм хезмәткәре Виктория Шутова язган.

Табиб сүзләренчә, пенсионер хатында онкология авыруы була. Аны операциягә чиратка куялар. Ләкин планлы ярдәмне күрсәтү кичектерелә, чөнки әбидә коронавирус тесты уңай нәтиҗә күрсәтә.

Шул чакта яман шеш катлаулана — асцит барлыкка килә. Бу вакытта корсак куышлыгына сыеклык җыела. 

«Мондый чакта тормыш сыйфаты бик начарлана. Йөреп тә, ятып та, сулыш алып та булмый. Әби үзенә үзе хирургик ярдәм күрсәтә — лапароцентез ясый. Әби нечкә пычак ярдәмендә корсагына кисемнәр ясап, сыеклыкны чыгара», — дип яза Шутова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Операция алдыннан ул кызына һәм оныкларына хат яза.

«Кадерле кызым, оныкларым. Булдыра алсагыз, мине гафу итегез, ләкин мин мондый авыру белән яши алмыйм. Бик авырта. Кешеләр, кызымны гаепләмәгез, ул мин бик яхшы. Барыгызны да үбәм», — ди ул.

Әбинең хәле стабиль дип бәяләнә. Хәзер Сәламәтлек саклау комитеты тикшерү оештырган.

 https://intertat.tatar/news/incident/25-11-2021/planly-yard-m-kichekterelg-ch-yaman-shesh-bel-n-avyruchy-bi-zen-ze-operatsiya-yasagan-5843740

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X