erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Рината Тэй: "Сагирның хәле бик авыр"

Татар эстрадасы җырчысы Рината Тэй гаилә тормышындагы, төгәлрәге ире Сагир турындагы соңгы яңалыклары белән уртаклашты. Алай гына да түгел, Рината кабат халыктан ярдәм сорарга мәҗбүр булуын әйтте (Эльвира Шакирова, Шәһри Казан)

“Узган ел сентябрь аенда Курган шәһәренә хат юллаган идем. Җавап килде, әмма андагы табиблар оча сөяге буынына операция ясаудан баш тартты. Ә менә терсәк буынын алыштырырга ризалык бирделәр. Операцияне бушлай ясатырга квотага ирештек дисәм дә, Курганда мондый операциягә бер ел чират көтәсе икән. Әлегә көтәбез”, - ди Рината.

“Оча сөяге буынын ничек тә хәл итәсе иде бит. Шуңа күрә Яңа елга кадәр Республика клиника хастаханәсе табиблары белән сөйләшеп, Сагирны хастаханәгә салдык. Биредәге табиблар мондый операциягә алынырга батырчылык итмәде. Ләкин тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр. Яңадан табиблар белән сөйләшкәннән соң, Сагирны алырга риза булдылар. Бер ай элек РКБда операция ясаттык. Аннан соң Сагир 3 атнага якын хастаханәдә ятты, ярасы озак төзәлде. Чаллыдагы өйгә кайткач, бик сызлана башлады. Инде түзәр чама калмагач, өйгә табиблар чакырттык. Шуннан соң Сагирны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салдылар. Үлек җыелып, ялкынсыну башлану сәбәпле, биш көн элек аңа кабат операция ясадылар. Бүгенге көндә Сагирның хәле авыр, бик сызлана”, - ди Рината.

Аның әйтүенчә, Сагирны дәвалауга, даруларга һәм башка кирәк-яракларга бик зур күләмдә акча китә. “Әле дә ярый аны абыйсы карый. Әгәр ул булмаса, караучыларга күпме акча түлисе булыр иде?.. Соңгы тапкыр Мәскәүгә тернәкләндерү үзәгенә бару өчен акча җыйган идек. Инде кабат халыктан ярдәм сорарга мәҗбүрмен. Хәзер Сагирның аягын дәваларга, тернәкләндерергә кирәк. Бу эшне үзем генә башкарып чыга алмыйм, шуңа күрә ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итәм. Мөмкинлеге булганнар шушы авыр вакытыбызда ярдәм итсә иде. Хәтта кечкенә генә сумма да ярдәм итәчәк”, - ди Рината Тэй.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуны да әйтергә кирәк, Рината Тэйның социаль челтәрдәге шәхси аккаунтын япканнар. Шуңа күрә җырчы яңасын ачарга мәҗбүр булган. Сез аны  rinata.tei.life дип эзләп таба аласыз.

Сбербанк 2202 2022 7242 5152 - жена Самигуллина РУЗИЛЯ Ринатовна

Чыганак http:// http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rinata-tey-sagirny-khle-bik-avyr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X