erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Рәнҗеткән кешеңнең яшеннән курык, дигән Ходай. Үз битеңнән акмагае бу яшьләр…»

Колхозның авыр эшенә ярамаганга, идарәдә хисапчы булып йөргән чирләш ире кинәт кенә берничә айга исәп-хисапка укырга китеп баргач, Хафизә берсеннән-берсе бәләкәч дүрт баласы белән кышка кергәндә утынсыз да, печән-саламсыз да диярлек торып калды. Болай да дөнья көтәргә артык атлыгып тормаган ире Әхмәтнең моңа исе китмәде, мин кайтканчы үлмәссез әле, генә диде дә тизрәк юлга ашыкты

Лапас астындагы көннән-көн кими барган утынга карап, Хафизә пошаманга төште. Һава көзгә тарта бара. Балалар өшемәсен өчен бәләкәй генә йортны, учакка ягып, бер булса да җылытып алырга кирәк. Зур мичне ягып, атнага бер кат ипи салырга кирәк. Мунча ягарга кирәк. Ире кайчан кайта да, кайчан утын юнәтә әле? Хафизә, иелгән башны кылыч кисмәс әле, дип, тирә-якның яшене саналган, куркытыр өчен урманга мылтыксыз чыкмаган лесник Мылтык Хәйригә башын иеп барды да, ире кайтканчы ягып торырлык кына агач кисәргә рөхсәт сорады. Эт урынына сүгеп ташлар дип көткән усал Хәйри, ябык кына гәүдәле, балаларын тарта-тарта басуга эшкә йөргән, ирен дә, бианасын да сөйрәгәнбу хатынга карап, ничектер йомшарды. “Мин сине күрмим. Син мине белмисең. Тик, кара, кеше күрмәсен”, – дип кырыс кына әйтте дә, сүз озайтмыйча, Хафизәнең һавада эленеп калган рәхмәтләрен дә ишетмәгәндәй, ишеген ябып та куйды.

Хафизә, бер кичне авылдан ерак булмаган әрәмәлек арасына кереп бераз атлагач, иптәшкә дип ияртеп алып килгән кечкенә кызы Илүсәне, бишмәтен җәеп, агач төбенә утыртты да, якындагы агачны сайлап, кул пычкысы белән кисәргә тотынды. Аяк астындагы бөҗәкләр, аунап яткан чыбык-чабык белән уйнап, үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә утырган дүрт яшьлек кызына күз салыштыра-салыштыра, тагын бер-ике агачны екты. Хәзер иң кыены – ботак кисәргә кирәк иде. Бишмәтенә төреп, яшереп кенә алып килгән бәләкәй балта белән ботак кисү кыен күренми хатынга. Ә менә эңгер-меңгер төшә башлаган урманда балта тавышы әллә кая кадәр яңгырый. Качып кына агач кисеп яткан хатын кеше килеп чыгуыннан курка. Күпме генә кыю булсаң да, бала белән урманда берүзе. Хафизә эшләгән арада кызының нидер тәтелдәвенә колак салды: “Әнкәй, карале нинди матур тасма!” Тасма?.. Бу сүзнең мәгънәсен Хафизә ныклап аңладымы-юкмы, өч-дүрт сикерүдә кай арада Илүсәсе янына барып җитте, үзе дә белмәде. Бөгәрләнеп яткан сырлы бизәкле еланга нәни кулларын сузган кызын яшен тизлегендә артыннан күтәреп тә алды, ботакларга битен-күзләрен сыдыра-сыдыра, абына-түнә, авылга таба йөгерде.

Икенче кичне Хафизә, күрше бабайдан уфалла арбасын алып, ярдәмгә олы дигән улын ияртте дә, әрәмәлеккә кискән утынын алырга китте. Кичәге еланлы урынны сак-сак, курка-курка гына үтә-үтә, улы Мансур белән кискән утынны әрәмәлек читенә тартып чыгарып, арбага өйделәр. Битне-күзне тырнаган куе ботаклар, үлән, чокыр-чакыр арасыннан тигез юлга чыкканчы арбаны тартып бару җиңел түгел иде. Үзе ат урынына җигелеп, иңнәрен күгәртерлек кискән арканны тартып алдан барса да, мыш-мыш килеп арттан арбаны этешкән улын кызганып куйды. “Балакай, ун яшеңдә, бер кайгысыз уйнап йөрер чагыңда шулай интеккәч ни! Әтиле килеш шундый авырлыклар күреп үсәсең…” Кеше күзенә чалынмаска тырышып кына, елга буйлатып, арбаны тарта-тарта, алар авылга кергәндә инде караңгы төшкән, күп өйләрдә ут алынган иде. Ярый, кеше күрмәде, инде кайтып авабыз, дип, эчтән генә өметләнеп кайткан хатын үзләреннән ике йорт аша гына яшәгән Рамазанның капка төбендә тәмәке тартып утырганын шәйләде. Дөньяда нинди генә хәл булса да, үзен кысылырга, өйрәтергә хаклы санаган Рамазан бу юлы да дәшми калмады: “Әәәәә, утын урлыйсызмы? Менә иртәгә Мылтык Хәйригә әйтсәм, белерсез әле!” Хафизә, ачуы кабарса да, бу очлы күз белән бәйләнеп тормады. Мылтык Хәйридән рөхсәт алганын сөйләп булмый бит бу саесканга. Бөтен авылга җиткерер. Рамазан тынмады, алар капкадан кереп киткәнче, бөтен авылны уятырдай итеп, яман сүзләр акырып калды.

Благовещенда укып йөргән ире айга бер кайтып киткән арада гына йортта әллә ниләр майтармады. Хафизә, утырып елардай вакытлары булса да, Ходайдан сабырлык сорады. Нишлисең, үзе сайлап алган язмыш. Чирләш булса да, гармунчы егет Әхмәткә, үзе яратып кияүгә чыкты. Дүрт бала тапты. Аларны үстерми, ашатмый, киендерми кая барасың? Син үтәсе авырлыкны беркем дә үтмәс…

Җәй көне сырхау ире һәм кул арасына керә башлаган балалары белән бераз якын-тирәдән ике кәҗәгә, сарыкларга печән хәстәрләсәләр дә, көтү иртә кергәнлектән, сәндерәдәге печән күзгә күренеп кими барды. Язга хәтле аның җитмәячәген аңлап торган Хафизә, ике зуррак баласын ияртеп, колхоз басуында калган саламын бауга бәйләп, кичкырын бер-ике тапкыр иңнәренә күтәреп алып кайтты. Салам белән кушып биргәндә, печән артык күп бетми кебек. Кулларына чорналган бауның очы учларын кисә язып, авыр саламны сөрелгән туң җир өстеннән аркасына күтәреп алып кайтып килгәндә аларның каршысына, атына атланып, басу каравылчысы Рамазан килеп чыкты. Үзе колхозның бодай-арышын да, саламын да өенә туйганчы ташыса да, Рамазанга ике баланың аркасына асылган бер тотам салам һәм ябык кына хатын көчәнеп күтәргән йөк күп күренде. Камчысын баш очында зыр-зыр әйләндереп, алар тирәсендә атын юырта-юырта, акырынды-җикеренде. Һәм әшнәсе председатель белән куркытып, күтәргән саламнарын ташларга мәҗбүр итте. Ике бала өйгә торып йөгерделәр. Хафизә исә иренең ерак булса да туганы саналган Рамазанга кешеләрчә үтенеп караса да, тегесе ишетмәде, яман сүзләр белән сүгенеп китеп барды.

Өенә яңагыннан аккан яшьләрен тыя алмыйча кайтып керде Хафизә. Ирле булып та, ирсез хәлендә интегеп, кыерсытылып яшәве бәгырен телде. Дөньяның хаксызлыгына ачынды. Ире алдында, туган-тумача дип, күз буяган Рамазанның икейөзлелеге ярасына тоз өстәде. “ И Ходаем, мондый туганнарга көнең калмасын. Тере килеш гүргә кертерләр. Алла күрмәс диме хатын-кызны елатканын. Рәнҗеткән кешеңнең яшеннән курык, дигән Ходай. Үз битеңнән акмагае бу яшьләр…”

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче көнне Хафизә ишегалдына мал карарга чыкса, күрше карчыгы Мәрзия әбекәй барлы-юклы көче белән үзләренең салам түбәле абзарының бер читен озын колга белән туздырып ята иде. Хафизәләрнең коймасына терәлеп торган абзар түбәсеннән салам бу якка ишелеп төшә бара. Әбекәй үзенә сәерсенеп карап торган Хафизәгә кул изәде: “Малаеңны чакыр. Ташып алыгыз. Саламсыз интегәсең бит”. Кыенсынып калган хатынны үзе тынычландыра, җитмәсә: “Минем улым тракторда эшли бит әле. Китерә ул салам, китерә. Ташы, дим бит”.

Берничә айдан, исәп-хисап буенча курслар бетергән ире кайтып эшли башлагач, тормыш шулай да бераз җиңеләйде кебек. Хатыны басымы аркасында, кыш уртасы булса да, Әхмәт утынын да юнәтте. Салам да китертте. Ни дисәң дә, ирле йорт ирле йорт инде.

Шундый озак, чиге булмагандай күренгән кышлар да үтте. Тау битләрендә беренче үлән күренү белән мал-туар көтүгә чыккач, авыл халкы бераз җиңел сулап куйды. Ни дисәң дә, Ходайның кодрәте киң, җәй көне ихатада мал туйдырып интегәсе юк. Хафизә, кыш үрчегән сарык-бәрәннәрне һәм кәҗәләрен көтүгә чыгарды да, иртән сауган кәҗә сөтен күтәреп, күршесе Мәрзия әбигә кереп китте. Кәҗә сөтен бар сырхаудан шифалы санап, яратам дигән була бит, эчсен әйдә, янәсе. Күрше карчык чәй эчәргә кыстаса да, Хафизә, эшем күп, дип, утырып тормады, чыгу ягын карады. Капка төбенә хәтле озата чыккан Мәрзия әби, нидәндер курыккандай, пышылдап диярлек: “Ишеттеңме, Рамазан чирләгән. Җен суккан ди”, – диде дә, шомланып, яулык очы белән авызын каплады. Хафизә атлаган җиреннән туктап калды: “Кит аннан?!” Әбекәй, берәрсе ишетмәсен, дигәндәй: “Әйе, әйе, җен суккан, диләр. Ни тере, ни үле ди! Бигрәк җәберсетте бит халыкны!” Көтмәгәндә ишеткән яңалык башына суккандай булган Хафизә, кайтып, бу хәбәрне бианасына сөйләде. Ырым-шырымга үлеп ышанган бианасы да баш чайкады: “Булмас димә. Аны бит җенле, диләр иде…”

Рамазаннан яманлыктан башканы күргәне булмаса да, Хафизә көне буена бу яңалык турында уйланып йөрде. Иренең чыбык очы туганы саналган Рамазанны Хафизә килен булып төшкәннән бирле үз итмәде. Алдыңда ялап, артыңда талап йөргәннәрне хәтерләтә иде Рамазан. Колхоз малы исәбенә баеган үз йорты зуррак, төзегрәк булса да, ул Әхмәттән көнләште. Гомер буена Әхмәт капкан аңа тәмлерәк күренде. Күршеләре белән ярышып, хәләлме-хәраммы мал җыйды. Инде менә җыйган бар мөлкәте белән Аллаһ каршында тора… Тик Аллага гамәлдән башка мал кирәкме соң?..

Аяклары бик тартмаса да, Хафизә ире суеп биргән әтәчтән шулпа пешереп, кичкырын Рамазаннарга керде. “Җирдәгесе җирдә калсын, китәсе булса, тыныч күңел белән китсен. Тереләсе булса терелсен… “ – дип уйланды ул сырхауның авызына үтсә-үтмәсә дә әтәч шулпасы күтәреп капкадан кергәндә. Чаршау артында яткан Рамазанның бер як бите чалшайган, ярты гәүдәсе йөрмәс булган иде. Хәле җиңел булмаса да, хатыны белән янына килеп баскан Хафизәне таныды Рамазан. Бертын сүзсез генә Хафизәнең күзләренә төбәлеп карап торды да, кыйшайган авызы белән аңлап булмаслык ниндидер сүзләр әйтте. Хафизә: “Күршекәем, хәлең ничек?” – дип, Рамазанның кулларыннан сыйпады. Рамазан сау кулы белән Хафизәнең бармакларын кысты. Бераздан Хафизә: “ Терелерсең, Рамазан. Ходай кичерсен. Барыбыз да Алла кулында”, – дип чыгарга борылганда, Рамазанның яңагыннан саран гына бер тамчы тәгәрәп төште.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2020/02/56747/

фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X