Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Рөстәм Галиев: «Ләйләгә акча эшләргә куштым»

    Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларда күптән интервью аласым килеп йөрсә дә, җырчыларның эш графигы тыгыз булып чыкты. Әлеге парны Фазлыевларның бәби чәеннән кайтып барышлый «эләктердем». Тәмле әйбер күп булмый дип, бу юлы Рөстәм үзе генә сөйләргә булды. Уфа - Казан юлы озын: иҗатны да, гаилә темасын да колачларга өлгердек ("Интертат",Казан,Гөлназ Хәбибуллина).


     

    Барлык фотолар Рөстәм һәм Ләйлә Галиевларның шәхси архивыннан
    «Татарстан тамашачысы иркәләнеп беткән»
    Рөстәм, социаль челтәрләр аша караганда сезнең тормышыгыз бик актив кебек. Җәй көне ял итәргә вакытыгыз каламы?

    Без әлеге сорауны үзебезгә дә бирәбез. Эш белән кайнап яшәсәк тә, ял итәргә вакыт калдыру мөһим. Әле менә Казаннан кайтып барышыбыз. Балаларга Казанны күрсәтеп, экскурсияләр үткәреп, аквапаркта ял итеп күңел ачтык. Әбине дә (Ләйләнең әнисен) алып бардык. Аның да Казанны күрәсе килгән иде. 

    Бер нәрсәгә дә өлгереп булмаган кебек, ләкин эш бара үзе. Моның бөтен сере вакытны дөрес бүлә белүдә дип уйлыйм. Бу пандемия дә фикерләү сәләтен үзгәртте бит инде. Күзләрне ачты, тормышның икенче якларын да күрә башладык. Элек дөнья малы артыннан гына куып йөрсәк, хәзер кеше өчен башка кадерлерәк нәрсәләр бар икәнен дә аңладык. Коронавирус гаиләне кадерләргә, балалар белән күбрәк булырга өйрәтте.


    Сезнең дуэт татар эстрадасына кисәк кенә килеп кереп, уңышка бик тиз иреште. Шулай дип әйтсәм, мин хаклы буламмы?

    Алай дип әйтү бик үк дөрес булмас. Чөнки без башта үз казаныбызда гына кайнап, иҗат белән янып, Башкортстанда тулы заллар белән концертлар куеп яшәдек. Соңгы елларда аудиториябезне киңәйтергә кирәк дигән фикергә килдек тә, кайсыбер җырларыбызны Казанга, Татарстанга да тәкъдим иттек. Татарстан белән якыннанрак танышасыбыз килде. Шушы берничә ел эчендә, Аллаһка Шөкер, Татарстанның кай җирендә генә булмыйбыз. Кая барсак та, танып эндәшәләр. Бу, бер караганда, сөендерә, икенче караганда иркенләп, кеше шикелле утырып ял итеп тә булмый. Үзеңне кысаларда тотарга туры килә. 

    Шуңа күрә мин үзебезне татар эстрадасына кисәк килеп кердек дип әйтә алмыйм. Озак еллар дәвамында үзебездә көч җыеп килеп кердек без Татарстанга.

    Әле менә Ләйләнең берничә яңа җырын тыңлап кайтып барабыз. Тиздән аларны да Татарстан тамашачысына ишеттерү ниятебез бар. 

    Сезнең дуэт бүген ни дәрәҗәдә популяр?

    Безнең дуэт урта дәрәҗәдә популяр дип әйтер идем. Безгә шуннан артыгы кирәкми дә. Чөнки алга таба безнең исем ясау, даими гастроль турлары белән йөрү ниятебез юк. Замана да үзгәрә хәзер, гел болай юлда чабып йөреп булмас. Күбрәк күңел өчен, халык өчен җырлыйсы килә. Алайса, гастрольләрдә йөреп, тормышның рәхәтен күрергә җитешмибез. Концертлар оештырып йөреп, балаларны да, Ләйләне дә күрмәгән вакытлар була.

    Үз вакытыбызда гастрольләрдә бик күп, уңышлы йөрдек без. Хәзер замана икенче, хәтта һөнәрләр дә башка, технологияләр башка. Кешегә эшләргә дә шартлар җиңеләйде. 

    Артыгы кирәкми дисез, димәк, сез татар-башкорт эстрадасындагы бүгенге урыныгыздан канәгать.

    Әлбәттә, гел каядыр чакырып торалар. Барысына да өлгереп тә булмый әле. Ләкин алга таба максатыбыз дөньясын кумаска, әкрен генә, үз көебезгә генә матур җырлар иҗат итәргә. 


    Татарстанга килеп кергәч, сезне татар тамашачысы ничек кабул итте?

    Татарстанның тамашачысы, ай-һай, иркәләнеп беткән. Без элек Айдар Галимов төркемендә дә эшләгән идек. Бу сүзләрне аның концертлары кысаларыннан чыгып та әйтәм. Татарстанда халык таләпчән. Сездә яхшылап чыгыш ясасаң гына, алкышларга чыннан да лаек булсаң гына кул чабалар. Башкортстанда тамашачы артист халкына башкача карый. Бездә халык яхшы җырың өчен дә, бик үк булып җитмәгәне өчен дә рәхмәт йөзеннән булса да алкышлый. 

    Башкортстанда тамашачы артист халкына башкача карый. Бездә халык яхшы җырың өчен дә, бик үк булып җитмәгәне өчен дә рәхмәт йөзеннән булса да алкышлый. 
    Татарстан халкының иң талантлыларын сайлап карау мөмкинлеге бар. Бу шуның белән бәйледер. 

    Андый җылы кабул ителмәгән чыгышлар авыр тәэсир калдырамы? Йөрәгегезгә якын кабул итәсезме? 

    Дискомфорт тоябыз. Матур чыгыш булмады бит әле бу дип үз-үзеңне тәнкыйтьләп тә аласың. Җырлаганнан соң син канатланып кайтып китәргә тиеш. Канат үсмәгән икән — чыгыш булып җитмәгән. Әле кичә менә Алсу белән Азатның кызлары Зифаның бәби чәендә җырладык. Бу чыгыштан менә комфорт халәтендә калдык. Җылы, рәхәт атмосферада чыгыш та үзенчәлекле була. 

    Сез Ләйлә белән аерым-аерым да җырлыйсыз. Ләкин халык сезне күбрәк дуэт буларак кабул итә. Һәрберегезгә аерым юл яру, аерым исем ясау кулайрак түгел идеме?

    Аерым-аерым йөри башласак, һәрберебез дилбегәне үз ягына тарткалый башлар иде. Алай эшләү, үз чиратында, гаиләне таркатыр иде. Безне халык та бергә кабул итә бит инде. Банкетларга Ләйләсез барсам, «Ләйлә кайда?» — дип сорый башлыйлар. Бергә булуыбыз үзебез өчен генә түгел, халык өчен дә кулайрак. 

    Якын киләчәктә Казанга күчәргә теләгегез юкмы? 

    Менә бу юлы Казанга килеп ике көн йөргәннән соң, мине шул уй бимазалый. Тынычлыгымны югалттым. Элек Казанга килеп, Уфаны сагынып, кунакта рәхәт, әмма өйдә рәхәтрәк дип кайта идем. Бу юлы Казан күңелне әллә нәрсә эшләтте.

    Сәнгать өлкәсенең мөмкинлекләре күп булган өчен генә түгел, яшәү уңайлыгыннан караганда да Казан алдынгы. Балалар үсеп килә бит, нигә без монда яшәмибез, ялгыштыммы әллә үз вакытында дип уйладым.

    Киләчәктә Казанның үзәгеннән фатир алачакмын дигән максат куйдым үземә, Аллаһы боерса. Балалар үсеп килә бит. Шул тиклем матур, тарихи мәркәзебез бит ул. Халык өчен күп нәрсә эшләнә, яшәү шартлары уңайлы.

    «Бердәмлекне көчәйтергә бары тик дин ярдәм итә ала»
    Сезгә Башкортстанда татарча иҗат итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә ачыкмы?

    Мөмкинлекләр дип, кыенлыклар белән очрашкан юк алай. Элек бәлки ниндидер сәяси моментлар булгандыр, ләкин шәхсән безгә аларның зыяны тимәде. Вак-төяге бар инде, ләкин мин аларга игътибар итмим. 

    Без Башкортстанда яшибез, шуңа күрә безнең берничә башкортча җырыбыз бар. Бу безнең әлеге милләткә карата хөрмәтебез билгесе. Безнең аудиториябез дә төрле.


    Башкортстанда яшәгәч, күбрәк башкортча җырлагыз дип әйтәләрдер. 

    Кайбер җырларыбызны башкортча яздырып бирүебезне сорыйлар. Без моңа каршы түгел. Ләкин сорадылар да, тоттың да яздырып бирдең түгел бит әле. Беренчедән, бездә яхшы студияләр юк. Яхшы аранжировка ясаучылар, тавыш яздыручылар барысы да Казанга тартыла. Чөнки Татарстанда бу эшләр өчен уңайлы шартлар бар. Икенчедән, бер үк җырны ике телдә яздыруның чыгымы да икеләтә арта бит. 

    Башкортча җырлауга каршы түгелмен. Мәсәлән, мактаулы исемнең алучысы була, шулай ук аны бирүчесе була. Шул ук Башкортстанның халык артисты исемен татарча гына җырлап алу дөрес түгел. Татарстанның халык артистының да башкортча гына җырлап йөрүе дөрес түгел. Төрле телләрдә җырлау — милләтләргә хөрмәт билгесе. Мин моңа шундый күзлектән чыгып карыйм. 

    Төрле телләрдә җырлау — милләтләргә хөрмәт билгесе.
    Соңгы вакытта җырчылар арасында бердәмлек какшады кебек. Бу татар, башкорт артистлары арасында аеруча күренә. Нигә шулай икән?

    Бердәмлекнең беркайчан да булганы юк аның, Гөлназ. Хәзер ул татар-башкорт бердәмлегенең булмавын күрсәтер өчен шартлар гына артты. Моның өчен инстаграм һәм башка социаль челтәрләр аеруча актив кулланыла. 

    Без татарларның үз эчендә дә юк ул бердәмлек. Бу, әлбәттә, минем шәхси фикерем. Миңа каршы чыгучылар булыр, мин аны беркемгә дә көчләп такмыйм. Элек безне зурлап бердәм халык дип матур итеп язалар, ул бердәмлекне телевизорлардан күрсәтәләр иде. Интернет дөньясы барлыкка килү белән чын дөреслек ачып салынды. Халык хәзер матур ягын гына түгел, китекләрен дә тиз күреп ала. 


    Артистлар арасында да көндәшлек гомер буе булды. Ул нормаль күренеш, ул булырга да тиеш. Адәм баласы шулай яратылган.

    Көнчелекнең карасы бар, агы бар. Ак көнләшүне булсын, дим. Ул үз эшеңне «моныкыннан яхшырак итеп эшлим әле» дип эшләр өчен стимул.

    Бүгенге заманда туган туганны, дус дусны да белми, алар арасында да якынлык югалды. Чөнки барыбыз да шул виртуаль дөньяга күчтек. Анда һәр кешенең ничек яшәгәне күренә, берсе арттырып җибәрсә, икенчесе аны күрә алмый башлый. Аралашу да бетте, һәр кеше бүген үзе өчен генә яши. 

    Төзәтү, бердәмлекне арттыру өчен дин ярдәм итәр иде дип уйлыйм. Дини тәрбия генә туганлык, дуслык хисләрен өздермәскә, бердәм булырга өнди ала. Догада булсаң, сине үзеннән-үзе ниндидер өмет яшәтә. Иң дөрес юл диндә. 

    Сезнең тыңлаучыларыгызның күбесе кемнәр? 

    Аудиториябез төрле. Өлкән яшьтәгеләр дә, парлылар да бар. Ләйлә белән чыгыш ясаганга, концертларыбызда ир-атлар да, хатын-кызлар да бик күп.

    Реклама

    Концертларыбызга балалары белән дә киләләр, анысы бигрәк шатландыра. Ничектер синең җырларыңны тыңлап үсеп килүче буын булуы күңелгә рәхәт. Үзебезнең дә балачакта яратып тыңлый торган җырчыларыбыз бар иде. 

    Аннан Ләйләнең үз репертуары аның, минекеннән аерыла торган. Шуңа бәйле рәвештә дә аудитория төрлелеге күзәтелә дип уйлыйбыз. Ләкин без шул төрле булуыбыз белән бер-беребезне тулыландырабыз. 

    Татар артистлары туган телебезне сакларга, үзенең татарлыгын югалта барган татарларга да тамырларын искә төшерергә ярдәм итәргә тиеш дип еш әйтәләр. Сезнең концертларга менә шул татарлыгын югалта башлаган буын киләме? Аларга тәкъдим итәрлек әйберләр бармы концертыгызда?

    Андый татарлыгын оныткан буын бар. Ләкин минем концертларда аңа аерым басым ясаганым юк. Менә бу сорау белән уйга батырдыгыз әле сез мине. 

    Нәрсәдер тәкъдим итеп тә, мин генә ул телен югалткан буынны төзәтә алырмынмы икән? Мин аңа алынмыйм да… Аның өчен укыту системасы җаваплы, белем бирүчеләр, тәрбия бирүчеләр… Шулардан башланырга тиеш андый буынның үз теленә игътибарын юнәлтү. 

    Мин генә телен югалткан буынны төзәтә алырмынмы икән? Мин аңа алынмыйм да…
    Шунысын әйтергә кирәк, тел мәсьәләсе сездә барыбер җиңелрәк әле ул. Мин Татарстанга килгәч, кибеткә барып керәм дә, татарча исәнләшәм һәм татарча җавап алам. Ә башка өлкәләрдә алай түгел. Үз халкыбызга үзебезчә эндәшәсең, ә ул русча җавап кайтара. «Нигә русча сөйләшәсең?» — дип кабатлап сорыйм андыйлардан. «Не понимаю вас», — дигән була ул. Ә үзенең шул «не понимаю» дигән сүзендә дә акцент сизелеп тора.

    «Кемгәдер ярыйм дип яшәмим» 
    Рөстәм, сез күпкырлы шәхес. «Нур» театрында эшләп киткән билгеле артист, оста алып баручы, талантлы җырчы, челтәрле бизнеста булуыгызны искә алып, шәп сатучы дип тә өсти алам. Боларның бер-берсенә комачау иткән вакытлары буламы? 

    Үзеңне үзең кайгыртмасаң, бер профессиядә генә йөрсәң, булмый. Безнең буынны: «Менә хәзер мәктәпне тәмамлыйсың, шул-шул институтка укырга керәсең, диплом аласың, шунда-шунда эшкә урнашасың. Аннан беркая да китмисең, озаклап эшлисең дә пенсия ала башлачаксың», — дип тәрбияләгәннәр. Ул стереотиплардан китәргә кирәк. Заманадан калышырга ярамый.

    Күпкырлы булуым миңа ярдәм генә итә. Мин кемгәдер ярыйм дип яшәмим. Тормыш бит ул бер генә. Адәм баласының уртача гомере дә 50-60 ел. Үтә дә китә ул. Мөмкинлекләрдән файдаланып, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап калырга кирәк. 

    Ә төшеме турында сөйләгәндә? Бу һөнәрләрегезнең кайсы акчаны күбрәк китерә?

    Бөтен җирдә дә акча бар. Эстрада да, бизнеста да матур итеп акча эшләп, яхшы машиналарда йөреп, шәп йортларда яшәп, ял итәрләргә барырга була.

    Сатуның да нигезе үзгәрде хәзер. Челтәрле бизнесның көндәшләре күп. Ләкин дәүләт эше кебек түгел инде. Анда гына көне-төне бер эшне эшлисең. Әйбәт эшлисеңме, начармы, барыбер шул 15-20 мең хезмәт хакыңны алачаксың. Бизнеста эшләсәң генә акча бар, хезмәтеңә карап акча аласың. Барысы да үзеңнән тора. 


    Мин шәхсән бөтен өлкәдә дә эшли алам. Төзүче булганым да, сатучы булганым да бар минем. Машина йөртүче булып та эшли алам. Югала торган кеше түгел мин. 

    Кабатлап әйтәм, пандемия минем күзләремне бик нык ачты. Кемнедер тотып болгап атты, кемнедер күтәрде. Болар барысы да безгә Ходайдан бирелгән. Үзеннән-үзе тормышка башкача карый башладык. Әти-әни, туганнар белән күбрәк аралашырга форсат булды. 

    Баланы укыткан укытучының кадерен аңладык, чөнки балалар белән бергә мәктәпне бетердек. Тормышның бер генә икәнен, артык чапмаска кирәклеген, барысының да торып калганын да күрсәтте. 

    Хәзер күбрәк балалар өчен дип яшибез. Алар белән генә тормыш күңелле. Бала-чагаң күбрәк булган саен күңелле. Менә, ул яктан Гүзәл Уразовага сокланам. Дүртенчесен тапты бит! Тырышып эшләргә дә, бәби алып кайтырга да җитешәләр! Аның өчен нык шатландым. 

    Элек миңа бер малай белән бер кыз булса җитте дип уйлый идем. Алай фикерләү артта калып бара. Һәр бала үз ризыгы белән туа диләр бит. Мин тагын бер бала алып кайтырга каршы түгелмен. 

    Сез каршы түгел дә, Ләйлә нәрсә ди соң? 

    Ккүп балалы әниләр арасында йөреп, ул да аңлый башлады тагын бер бала кирәк икәнен. Бу бәләкәчләр хәзер үсәләр. Кабат аларны ярата да алмаячакбыз.

     «Ләйләнең кулын телефон аша сорадым»
    Сезнең Ләйлә белән танышу тарихын ишетәсе килә. 

    Мин аны очраклы рәвештә бер концертта күреп калган идем. Ике-өч ел үткәч, без бергәләп концертларда чыгыш ясый башладык. Шунда күз төште инде. Мин өйләнмәгән ир-ат, тормыш җайлы гына бара, ә хатын юк. Әһә, бу кыз минеке булырга тиеш, мин әйтәм. Ике ай гына йөрдек без. Никах укытып куйдык. 

    Өйләнешү белән зурлап туй концертының гастрольләренә чыгып киттек. Ул концертлар бик уңышлы үтте, беренчесендә үк тулы заллар җыя алдык. 

    Бездән соң гына туй киемнәре белән туй концертларын башка парлы җырчылар да уздыра башлады. Сәхнәгә туй киемнәреннән Гүзәл белән Илдар чыкты. Соңгы елларда да берничә яшь артист кабатлады. Без ул концертны халыкны чәкчәкләр белән сыйлап, бөтен туй йолаларын туры китереп, матур итеп эшләгән идек. Шуңа тулы ышаныч белән аны безнең идея, эстрадада без башлап җибәргән әйбер дип әйтә алам. 

    Халыкка нык кызыклы, стандарт булмаган концерт булды ул. 

    Бәби тугач, татар-башкортта сөенче алу гадәте бар бит, шуңа нигезләнеп, икенче елгы концертларны «Сөенче» дип атадык. 

    Рөстәм, концерт идеясе шәп. Тик минем өйләнешүегез турында төпченәсем килә. Сез бергә эшләдегез-эшләдегез дә, ике айдан никах укыттыгыз. Ике ай эчендә мәхәббәт тудымы, әллә бу никах салкын акыл белән корылдымы? 

    Яратусыз никахка барып җитеп булмый бит инде ул. Уртак концертларда Ләйләне ошатуымны аңлый башлаган идем инде. Шуңа никахны сузып тормадык. Ләйләгә тәкъдим ясадым да, әти-әниләргә телефон аша гына шалтыратып әйтеп, никах укыттык. Барлы-юклы акчаны җыеп, иң якын туганнар, әти-әниләрне чакырып, зур булмаган туй уздырдык. Шулай башланып китте тормыш.


    Бер-берегезнең әти-әнисе белән никахтан соң гына танышкансыз. Әти-әни фатихасы кайда калды? 

    Әти-әниләребезне белми идек. Ләйләнең кулын телефон аша сорадым. Аныкылар каршы килмибез, диделәр. Минекеләр дә риза булды. Мин инде буй җиткән үз фикерем булган ир-ат идем бит. Күңел белән тойдык инде без аларның каршы булмаячагын. 

    Ләйлә белән өйләнешкәндә сез инде Башкортстанда шактый популяр җырчы булгансыз. Ләйлә үзен сезнең янда кыен хис итмәдеме? 

    Ул юк. Ә менә әби (әнисе) азрак кыенсынды. «Телевизорда җырлап йөргән кеше өеңдә утырсын әле, каушарсың да монда», — дигән Ләйләгә.  

    «Ләйләгә акча эшләргә куштым»
    Рөстәм, сез романтик кешеме? Тәрәзә төбендә серенада җырлап, Ләйләне кочак-кочак чәчәк бәйләмнәренә күмгән вакытларыгыз булгандыр. 

    Булды, ләкин ул вакыт узды (көлә). Яши-яши андый әйберләргә артык игътибар итми башлыйсың. 

    Без уртак хыяллар белән яшибез хәзер. Ир белән хатынның шул хыял белән яшәве үзе бер романтика. 

    Сезнең яшь аермасы шактый дип беләм. Бу үзара аңлашылмаучанлыклар китереп чыгармыймы? 

    Яшь аермабыз 9 яшь! Ләйлә миннән 9 яшькә зуррак (көлә). Шаяртам инде. Мин олырак.

    Юк, Ләйлә миңа тулысынча ышана. Чөнки ул минем бөтен вакытта да дөрес юлдан баруымны белә. Үзе дә гел миннән киңәш сорый. Аның үзенә дә алай яшәү җиңелрәктер дип уйлыйм. Алай яшь аермасына карап, төрле уйда түгел без. Бер үк төрле фикерлибез.  

    Дәвамы https://intertat.ru/news/showtime/27-08-2021/r-st-m-galiev-l-yl-g-akcha-eshl-rg-kushtym-5834901

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: