erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Салават Фәтхетдиновның вафат сеңлесе турында: «Балда-майда йөзмәде, барысын да күрде» (»Интертат »,Гөлназ Хәбибуллина)

«Җәйдән бирле ютәлләп йөрде, хәлем юк», – диде. Ләкин чиренең сәбәбен үпкәсеннән эзләмәде шул», – диләр нибары 43 яшендә вакытсыз арабыздан китеп барган Лилия Галимова турында якыннары.

Бу көннәрдә Фәтхетдиновлар гаиләсенең авыр көннәре, дип язган идек. Салават Фәтхетдиновның абыйсының кызы, җырчы Айдар Фәтхетдиновның бертуган сеңлесе Лилия Галимова вафат булды.

Берәр җиребез авырта башласа хастаханәгә барырга ашыкмыйбыз шул, «әй, үтәр әле» дип, тормыш кууны дәвам итәбез. 43 яшьлек Лилия дә чиренең җитди икәнен аңлап бетермәгәнме, «үзе бетәр» дип кул селтәгәнме... Хәле ныклап авырлашкач кына хастаханәгә мөрәҗәгать итә ул. Ул вакытта үпкәсенә тулысынча зарар килгән була инде. Табиблар Лилиянең якыннарына мондый очракта медицина көчсез икәнлеген аңлата. Алай да туганнары өметләрен өзмичә, Лилияне Тәтешледән Нефтекамск шәһәрендәге хастаханәгә күчерә. Тик Лилия каты авырудан тернәкләнә алмый, берничә көн реанимациядә ятканнан соң, мәңгелеккә күзләрен йома.

«Хастаханәдә дә эше өчен борчылып ятты»

Лилиянең әтисенең бертуган энесе, Аксәет мәдәният йорты директоры Рафил Фәтхетдинов сүзләренчә, Лилия балда-майда йөзеп яшәгән ханым түгел. Гомер юлында шактый югалтуларга дучар булып, тормышны берүзенә җигелеп тартырга туры килсә дә, зарланырга яратмаган ул.

Лилиябез турында нәрсә генә сөйләсәк тә аз булыр сыман... Бөтен тормышны, дөньяны ярата торган бала иде. Соңгы 6 елда сеңлем белән бергә эшләдек. Мәдәният йортында җыештыручы иде ул. Эшен бик яратты. Мин аңа нинди генә эшләр тәкъдим итмәдем. «Әйдә, Лилия, җылы кабинетта утырып эшләрсең», – дип, башка урынга күчермәкче булып әллә ничә тапкыр әйтеп карадым, сүземне тыңламады.

Ул минем уң кулым иде. Сәнгать җитәкчесе дә, методист та, сценарист та булды ул. Кызык-кызык образларга кереп, сәхнәсенә дә чыгып уйнады. Кирәк икән, клоун була, кирәк икән – Кар кызы. Бер елны, кеше тапмагач, хәтта Кыш бабай булып та уйнады. «Уф, туйдым тормыштан», – дип, гел кәнәгатьсезлек белдереп йөрүче кешеләр була. Ә Лилия үз күңелен үзе күтәреп, яшәүнең тәмен белеп яши иде. Вокалга сәләте дә бар иде – әтисе дә, үзе дә бик матур итеп җырладылар.

Ике атна дигәндә юкка чыкты, барыбыз да шок халәтендә калдык. Чирен белеп йөргән бит ул. Кеше хәлен кеше белми, дигәндәй, үз хәле хәл булгандыр. Шул килеш эшкә төшеп йөрде. Тирләп-пешеп кар көри, шабыр суга бата. «Хәлем юк, Рафил абый, чирлим», – дип ник бер сүз әйтсә иде шунда! Үземне гаепләп тә куям, бәлки, үпкәсенә бәрүгә шул да сәбәп булгандыр, дим.

Узган елның апрель аенда коронавирус белән дә авырып алган иде. Бәлки, шуның тәэсире булгандыр, дип тә уйлыйбыз. Температурасы булмаса да, җәйдән бирле ютәлләп йөрде.

Хәле кыенлашкач кына, Яңа ел алдыннан Ижауга барып күренеп, чиренең җитди икәнлеген белеп кайтты ул. Тәтешле хастаханәсендә бер алга китеш тә булмагач, башка хастаханәгә күчерергә булдык. Тәтешле табиблары «аякка басмас» дигән кебегрәк әйткәннәр иде. Шулай да өметне өзмәдек – Нефтекамск хастаханәсенә алып киттек. Соңгы көннәрен реанимациядә уздырды, янына да керә алмадык, шунысы аеруча үкенечле. Тәтешледән киткәндә икәүләп елаштык та, сеңлем белән башка күрешә алмадык. Ул чакта ук хәле авыр иде инде…

Хәзер ватсапта язган смсларын укып утырам. «Рафил абый, эх, исән-сау терелә алсам икән», – дип язган. Иң ахырдан: «Рафил абый, мине эштән куа күрмә инде син», – дигән (күңеле тула). Хастаханәдә дә эше өчен борчылып яткан. «Нинди куу сөйлисең? Мин, син кайтмыйча, Яңа ел чыршысын да алып куймыйм. Син кайткач кына җыештырабыз», – дип язып куйган булдым. Клубта әле барысы да шул килеш тора, анда барырга бөтенләй күңел тартмый», – ди Рафил Зәкиевич.

Эшем шундый булгач, юлда еш йөрергә туры килә. Үзебез өйдә юк чакта бөтен хуҗалыкны Лилиягә ышанып, тыныч күңел белән китә идек. Туган җанлыклы булды, беркайчан «юк» димәде. Безнең нәсел бик зур. Әниебезнең хәзер 11 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар. 20нче оныкчыгы булып Айдарның – Лилиянең абыйсының бәбие туды.

Әле күптән түгел генә «племянница»ларыма әйтеп тордым: «Әнинең 11 оныгыннан барыгызны да яратам. Тик, ачуланмагыз, Лилияне бигрәк каты яратам», – минәйтәм. Мин кешегә ярарга тырыша торган кеше түгел. Салават абый, мин һәм тагын бер апабыз туры сүзле гаиләбездә. Һич арттырусыз әйтәм, Лилияне аеруча яраттым мин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген дә зиратка, каберенә барып килдем. Клубка да керәсе килми. Кая барсам да, күңелгә Лилия җитми. 
Җирләгәндә, суык булуга карамастан, халык бик күп булды. Тәтешленең мәдәният бүлегеннән дә хөрмәтләп килделәр. Лилия мәдәни тормышта актив булды, район чараларында да катнаша иде, – ди ул. 

Абыйсы сүзләренчә, Лилиянең шәхси тормышы да шактый катлаулы булган.

Чаллы шәһәрендә бер бик акыллы егеткә кияүгә чыккан иде Лилиябез. Киявебез бик булган егет иде. Андый егетләрне минем үз гомеремдә күргәнем юк. «Таш астыннан чыккан» диләр андыйлар турында. Әнә безнең районнан герой Фәнис Хөсәенов турында сөйлиләр, кияү дә шундый: ут кебек, тиктормас егет иде. 19 яшендә мәрхүм булды – ток сугып үтерде. Лилия 3 айлык уллары Ниязны кочаклап, тол калды. Икенче киявеннән дә бәхете булмады, анысы да бала белән ташлап китеп барды. Рәхәт күреп, кадерле хатын-кыз булып яши алмады шул. Гомер буе печән чабып, утын әзерләп, мал асрап, ир-ат башкарырга тиешле эшләрне дә үзе эшләп яшәде.

Инде Аллаһка шөкер, балалары тәүфыйклы булып үсеп киләләр. Кечкенә малае 9 сыйныфта укый. Олы улы Нияз быел армиядән кайтты. Украина белән Россия чигендә хезмәт иткәнгә күрә, махсус операциягә кертә күрмәсеннәр дип, бик борчылып көтеп алды аны. Улы кайткач азрак җиңел сулап куйган иде, үзенең сәламәтлеге белән проблемалары башланды.

Инде ничә еллар берүзе дөнья көтте ул. Салават абый йорт җиткерешеп биргән иде алар гаиләсенә. Ничә ел гына яшәп калды шул яңа йортта – абый үлеп китте. Шулай итеп әтисез дә калды Лилия. Балда-майда йөзгән бала түгел, барысын да күрде. Кеше кебек рәхәтләнеп бер ял да итә алмады бит ул. Шуңа бигрәк тә кызганам… Инде урыннары оҗмахта була күрсен сеңлемнең, – диде Рафил Фәтхетдинов.

Дәвамын укыгыз: https://intertat.tatar/news/liliya-galimova-5857073

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X