erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Сара үз куллары белән әтине әнигә биргән

Бер кызыклы тарих белән уртаклашасым килә. Әти белән әни исләренә төшкән саен сөйлиләр аны, инде ятлап ук бетердем. Бу – аларның танышу тарихы. Шунысы кызык: балага узып, кияүгә чыгулар элек тә булган икән (»Шәһри Казан »).

 

Әтине яшь чагында безнең авылга колхозга эшләргә җибәргәннәр. Яшь егеткә күз салучылар шактый булган. Һәрвакыт үткенлеге, әрсезлеге белән аерылып торган Сара әтине үзенә караткан. Болар берничә ай очрашкан да, бераздан бергә яши башлаган. Тик Сара бик көнче булган, әтине һәр баганадан көнләшкән. Шул сәбәпле өйләрендә еш кына тавыш чыга торган булган. 

Сараның иң көнләшә торган кешесе минем әни булган. Әни – колхозның иң алдынгы эшчесе, үзе чибәр, зифа гәүдәле. Әмма ул вакытта әти белән әнине бары тик эш мөнәсәбәтләре генә бәйләгән. 

Ә бервакыт Сара көнләшүеннән шартлап, әтине өйдән куып чыгарган. Урамда бик салкын, яңгырлы көн булган. Әти чарасызлыктан әниләрнең өенә юл тоткан. Ә ул көнне дәү әни белән дәү әти күрше авылга кунакка киткән, ягъни әни өйдә үзе генә калган. Шулай да әтине өйгә кертергә курыкмаган. Куркудан бигрәк, кызганган. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нәтиҗәдә ике яшь йөрәк төнне бергә үткәргән. Шул төннән соң әти белән әни кавышкан һәм тугыз айдан мин туганмын. Ә Сара үзенең юләрлеге аркасында әтидән колак каккан, үз куллары белән диярлек әтине әнигә биргән. Менә шулай, көнләшү юньлегә илтми ул.

Айсылу К.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/sara-z-kullary-beln-tine-nig-birgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X