erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Сезгә бер бәхетсез җитмәгәнмени инде, ди иде»: Илһам Шакиров туганнарының хатирәләре

Тукай районы Яңа Бүләк авылы — халкыбызны дөньяга таныткан моңлы сандугачыбыз Илһам Шакировның туган ягы буларак билгеле. «Татар-информ» хәбәрчесе Илһам Шакировның балачак эзләре буйлап аның туган авылында авылдашлары һәм туганнары белән сөйләшеп кайтты ("Интертат", Зилә Мөбәрәкшина).


«Киләчәктә бу авыл дача вазифасын гына үтәр ахры»
Яңа Бүләк — төзек кенә, артык зур булмаган куе урман эчендә урнашкан авыл. Ул чагыштырмача яшь. 1927 елда Таулык авылыннан — 24, Бисте Башы авылыннан 16 хуҗалык килеп урнаша һәм яңа авылга Яңа Бүләк дип исем бирәләр. Авылга беренче булып төпләнүчеләр арасында Илһам Шакировның әтисе — Гыйльметдин ага да була. Алар урманнарны төпләп, иген игәргә җирләр әзерләп, йортлар төзи башлый.


Салават Камалетдинов/архив
Алар төзегән өйләрнең күбесе инде калмаган, чөнки авыл халкы йортларын яңартып чыккан: күбесенеке коттедж, йә яңа гына бурадан салынган йортлар. Хуҗалар өйләрен шулай яңартып чыккан, һәр капка төбендә кыйммәтле чит ил автомобильләре тора — җитеш авылга кайтканбыз икән дигән фикер туды.

Авыл тарихын дәвам итик. Яңа Бүләк төп хуҗалыкның үзәге булып кала. Бу хуҗалыкка «Агроном» (Бай Бүләк), «Урожай» (Күктәк Мирсәет), һәм «Игенче» (Яңа Бүләк) колхозлары кергән була. 1970-1980 елларда өч катлы йортлар төзелә, балалар бакчасы, кибет, почта бүлекчәләре ачыла.

1995-1996 елларда мәчет төзелә. 1990 еллар азагында авыл тулысынча газлаштырыла, урам юллары төзекләндерә, асфальт юллар салына. Хәзер авылда йөздән артык хуҗалык бар.


Безне мәдәният йорты директоры Дилбәр апа, аның тормыш иптәше Нәзир абый, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Сәлман Әхмәтҗанов һәм Илһам абыйның энесе (племяннигы) — Флүр абый Шакиров кунак итте.

Авыл урамнарын карап узганнан соң туп-туры мәктәп, Иҗат йорты (музей) бинасы ягына юл тоттык. Шул урында бераз сөйләшеп тордык.


Яңа Бүләк авылының мәкәбе
— Безнең авыл зураерга, тагын да гөрләп яшәп китәргә тиеш иде, — ди җырчының авылдашлары. — Авылга кергәндәрәк ачык далада бистә буласы иде. Аны безнең авыл малае Илдар Гыймадиев оештырып йөрде. Бар нәрсәсе бар иде: юллары салынган, ут баганалары куелган, парклары төзелгән, канализация ясалган иде… Тракторчыларга коттеджлар төзеп, алар монда торырга тиеш иде.

…Татар башын татар ашар, ди. Бу эш туктап калды. Җиде еллап үткәндер, шул килеш тора. Бистә булмагач, безгә кайтучы да юк инде. Кышка калучылар да күп түгел, киләчәктә бу авыл дача вазифасын гына үтәр, мөгаен, — дигән фаразлары белән уртаклаштылар.

«Мәктәпне бетермибез дип каты тордык»
Мәктәп турында да бер борчылып, бер сөенеп сөйләде Сәлман абый:

— Элек дүрт авылдан торган колхоз бар иде. Мәктәпкә якын-тирә авыллардан укырга күп төшәләр иде. Мәктәпкә ремонт кирәк булгач, яба яздылар. «Мәктәпне бетермибез!» — дип каты тордык. Үзебез булса да төзекләндереп чыгабыз, Илһам авылында мондый мәктәп булырга тиеш түгел, дидек. Шулай итеп, 2019 елда капиталь ремонт ясалып, мәктәп рәсми рәвештә ачылды.


Яңа Бүләк авылының элекке директоры
Ремонтлар булмаса, мәктәп бетә иде инде. Спортзалларны ясадылар. Мәктәпне рәткә керттеләр. Тугыз еллык мәктәпкә күрше 5 авылдан укырга йөриләр, барлыгы 25 бала укый. Инде балалар бакчасын мәктәп белән берләштермәкче булалар. Алга таба нәрсә булыр уйларга да куркыта — бөтен авылларда шул хәл бит. Быел 3 бала укырга кергән иде, — ди Сәлман Әхмәтҗанов.

Яңа Бүләк Чаллыдан 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңлашыла, мәктәп, клуб, балалар бакчасы кебек дәүләт учреждениеләреннән кала авылда башка эш юк. Шуңа күрә авылның 80 процент кешесе шәһәргә барып эшли.


— Элек терлек фермалары гөрләп эшли иде, — дип искә алды Нәзир абый. — Дуңгыз, сыер, бозау фермалары бар иде. Хәзер кыр эшләре генә калды. Басулар буш тормый: бәрәңге, сарымсак утырталар, бодай чәчәләр, — ди ул.

Авылның үз буасы, чишмәсе бар. Чишмәсенә кадәр кереп җитә алмадык — кар басып киткән иде. «Сез безгә җәен килегез, музей ачылышына», — дип чакырып калды авыл халкы. Озакламый яңа гына ремонт ясалган, әле буяу исләре менә-менә генә бетеп өлгергән Мәдәният йортына кердек.


Салават Камалетдинов/архив
«Биш ел Илһам абыйның Казан үзәгендәге фатирында тордым»
Флүр Шакиров белән без Илһам абыйның туган авылына кайтып йөрүләре, Илһам абый белән гастрольләргә чыгуы турында сөйләштек.

— Беренче классны укып бетергәч, Илһам абый мине ияртеп гастрольгә Мәскәүгә алып китте. Анда бер ай чамасы булдык. Русчам әлләни түгел иде, «такылы-токылы» гына. «Будапешт» дигән кунакханәдә тордык. Илһам абый: «Русчаң юк, кесәңә исем-фамилияң, адрес язылган кәгазь тыгам», — диде.


Ул чакта Илһам абыйның өч баянчысы бар иде: мәрхүм Ирек Галимов, Алмаз Имаев һәм Хәйдәр абый. Концертларын нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов алып бара иде. Сәхнә артында басып торып, Фәйзи абыйның бөтен шигырьләрен ятлап бетердем.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның татарлар турында бер шигыре бар иде: «Себеркемне уңга тартам, сулга тартам. Кешеләргә гел яхшылык эшлим, юл тазартам». Илһам абыйның җырлаганын сәхнә артыннан карап торырга яратам идем.

Берзаман Фәйзи абый белән ГУМ кибетенә кердек. Фәйзи абый якташлары белән сөйләшкән арада мин халык арасына буталып кереп киткәнем. Аннан соң милиция хезмәткәрләре мине шул кунакханәгә озатып куйды.

Инде бөтенебез Фәйзи абыйның кайтканын көтәбез. Бу мескен юк та юк. Ул милиция белән бергәләп мине эзләп йөри икән. «Илһам нәрсә эшләтәсең — эшләт, баланы югалттым», — дип коелып кайтып керде. Илһам абый: «Тиз бул әйдә, ул монда инде», — дип концертка чакырды. Шуннан соң Фәйзи абый: «Утта янмас, суда батмас, әлләкем баласы», — дип шигырь чыгарды.


Мәктәпне тәмамлагач, 1975-1980 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укыдым. Казанда абый белән биш ел аның үзәктә урнашкан фатирында (Габдулла Тукай һәйкәле каршында) бергә тордык.

Ул елларда Илһам абый Казанда бер ай торыр иде микән — кайта-китә гастрольләрдә йөрде. Мин аэропорттан каршы алырга бара идем. Бу елларда Илһам абый иҗатының чәчәк аткан чагы. «Идел» ансамбле белән бөтен союз буйлап гөрләтеп концерт куеп йөрделәр. Үзбәкстаннан кайта да, 1-2 көн ял итә, аннары Казахстанга китәләр. Графиклары алдан ук төзелгән була иде.

Ул вакытта үз группалары белән йөрүче җырчылар санаулы гына. Әлфия апа белән Илһам абый да булгандыр инде, — дип искә алды Флүр абый.


Илһам Шакиров хатирәсеннән: «Чабата сатарга чыккач: „Их, алсалар ярар иде“, дип кеше күзенә карап тордык»
— Илһам абый һәр елны авылга кайтып йөрде, — дип дәвам итте Флүр абый. — Авылга кергәндә урман хуҗалыгы бар, Илһам абый шул тирәдә төшеп калып, кереп китә иде дә, без барыбыз да әзерләнеп, Илһам абыйның кайтканын көтеп тора идек. Аны икешәр-өчешәр сәгать көткән чаклар булды. Ул яшьлеген искә төшереп, урман эчендәге сукмактан кайтып керә. Кичен өйдән чыгып, урман эченә кереп җырларга яратты, чөнки анда икенче тавыш, яңгыраш. Илһам абыйны качып кына тыңлаган булды.


Ятимлектә, авырлыкта үскәч, ихтирамлык хисе көчле иде. Шулай, абый җәен кайтты да, берничә көн кунак булгач, Казанга китәм дип, мине илтеп куярга сорады. Күчтәнәчкә җир җиләген дә биреп җибәрделәр. Мамадыш тирәсенә җитәрәк юл кырыенда ике авыл баласы, җиләк тутырылган чиләкләр күтәреп сатарга чыккан иде. Шуларны үтеп киттек тә, Илһам абый туктарга кушты.

«Артка чигер әле», — ди. «Соң, абый, җиләкне биреп җибәрделәр бит», — дим. «Кирәк», — ди. Акча чыгарды да, кызларга чиләкләрне китерергә кушты. Кызлар: «Абый, сдача юк бит», — диләр. «Бәбекәйләрем, сдача кирәк түгел», — ди. Илһам абый чиләкне машинага салып, кире утырды.


«Абый, җиләк белән нишлисең син?» — дим. «Флүр, миңа җиләк кирәктән туктамадым, үзебез бәләкәй чакта чабата сатарга чыккач: „Их, алсалар ярар иде“, — дип, кеше күзенә карап тордык. Бу балалар да аптыраганнан чыккан, авыл баласы бит», — ди. Шушы мисалдан гына да Илһам абыйның кешелекле булуы турында сүз йөртеп була.

Илһам абыйда мин-минлек юк иде. Ул бәләкәй балага да, олы кешегә дә бер карашта. Илһам абыйны даһи кеше дип уйлап, ничек сүз башларга белмичә, югалып кала торганнар иде. Сөйләшә башлагач, аның шундый ук гади кеше икәнен күреп алалар иде.


1968 елда Финляндия Президенты Урхо Кекконен белән күрешкән вакытта. Татар артистларының Финляндиядә гастрольләре.
Ул агач өйне яратты. Иске өйне сүттермичә, янына таш өй салдык. Дача алу мөмкинлеге дә булгандыр инде аның, алай мавыкмады. «Авылда бер агач өй булса иде», — дигәч, элекке нигез йорт урынына агач йорт салдык. Ул анда 3-4 тапкыр кайтты бугай, өч көн кунак булып, барыбер каланы сагынды, Казанга тарта иде аны.


Илһам Шакиров торган нигез йорт урынына салынган агач өй
Аристократлыкны яратмады, гадилек күңеленә хуш килде. Салам түбәле өйгә кайтып тора ала, ләкин бай сарайларга исе китмәде Илһам абыйның. Тумыштан ук шулай булгандыр инде, — дип сөйләде Флүр абый.


Илһам Шакиров туганнарына: «Сезгә бер бәхетсез җитмәгәнмени инде тагын?»
Илһам Шакировның үзе белән сөйләшеп утырган кебек булып китте. Дөрестән дә, Илһам абыйның Флүр абый белән тавышлары нык охшаш. Флүр абыйның җырлаганын да белә идем мин. Илһам абыйның җырлавыгызны ишеткәне булмадымы, дип сорадым.

— Ишеткәне булды. Студент вакытта фестивальләр үткәрелә иде. Илһам Шакировның энесе икәнемне белгәч, мине дә җырларга чакырдылар. Авыл хуҗалыгы институтының смотр концерты хәзерге Тинчурин театры бинасында булды. Беренче тапкыр «Ай, былбылым» җырының ике куплетын җырладым. Минем җырлаганны абый да тыңлап торган. Аннан соң: «Болай җырлыйлармыни?» — дип шелтәләде, — дип көлде Флүр абый.


Салават Камалетдинов/архив
Җәен авыл урамы буйлап гармуннар белән җырлап йөрү бар иде. Берсенә Илһам абый безнең җырлаганны тыңлап торган. Мин Казанга килгәч, баян янына бастырды да: «Флүр, сез бер җыр җырлаган идегез, көйләп бир әле шуны», — диде. «Әйдә-әйдә, кая-кая», дигән җыр иде ул. Аны бездә ерак түгел Ләке дигән керәшен авылының фольклор ансамбле чыгышыннан ишетеп алдык. Алар аны бер көйгә генә җырлый иде.

 Тулырак: https://intertat.ru/news/society/12-02-2022/sezg-ber-b-hetsez-itm-g-nmeni-inde-di-ide-il-am-shakirov-tugannaryny-hatir-l-re-5849156

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X