erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина: «Иремне үтергән җинаятьченең эзенә төшү өчен бер ел йөрдем»

Ул – үз исемен шигърияттә алтын җепләр белән чигеп куйган шагыйрә. Эльмира Шәрифуллина исеме һәркемгә яхшы таныш. Ул балалар әдәбиятында да, лирик поэзиядә дә, прозада да актив иҗат иткән язучы. ("Шәһри Казан", Дания Нәгыйм)

Шуңа да карамастан, гаиләсен һәрвакыт беренче урынга куйган. Эльмира апа авыр язмышка дучар булса да, вакыт-вакыт кайбер язучыларның читкә тибәрергә тырышуларын күрсә дә, сынып төшмәгән. Андый чакларда ул каләменә таянган.  

– Эльмира апа, “Безнең зоопарк” исемле тәүге китабыгыз дүрт тапкыр нәшер ителгән. Аның гомуми тиражы – 550 мең данә. Бу искиткеч күп! Шушы китап белән сезгә дан ишелеп төштеме?
– Юк. Алай  дан да, аерым игътибар да булмады. Аны берничә кеше генә күрде. Ел йомгакларында, балалар әдәбияты буенча чыгыш ясаучы шагыйрь Зөлфәт: “Сюжетлы, мавыктыргыч итеп язылган”, дип мактап телгә алды. Аннары аның тиражына гомер буе нәшриятта мөхәррир булып эшләгән Рәис абый Даутов игътибар итте.
Ул вакытта үзем әле тиражның бик әһәмиятле мәсьәлә икәнлеген белми дә идем.
Балаларга багышланган китапларым бер ул гына түгел. Тагын берничәсе икешәр тапкыр кабатлап басылды. Гомумән, балалар өчен язудан туктаганым булмады. Аларның (1976-2015 еллар аралыгында чыкканнарының) тиражы: 629 570 данә.

– Алайса ул вакытта иң бай хатын-кызлар рәтендә булгансыздыр инде?
– Ничек бай? Гонорарын күздә тотып әйтүеңме? Ул китапка күпме алганымны хәтерләмим. Күп түгеллеген генә беләм. Әмма мин һәрвакыт эшләдем, хезмәттән тәм таптым. Акча колы булмадым.
Гонорар тиражга карамый шикелле. Хәзерге гонорарлар юк дәрәҗәсендә. 

– Балалар өчен туктаусыз иҗат итсәгез дә, Абдулла Алиш исемендәге премияне былтыр гына, 74 яшегездә генә алгансыз икән...
– Шулайрак булды шул. Анда да китапларым өчен түгел, “Ак бүре турында баллада” исемле аудиоәсәрем өчен бирделәр.
Бер елны Татарстан Язучылар берлегенең ул вакыттагы рәисе белән аның урынбасары театр уйнадылар. Мин Алиш  премиясенә үз кандидатурамны куярга теләсәм дә (чөнки үземнең балалар иҗаты соң булса да бәяләнергә тиеш дип санадым), рәис Һади Такташныкына үгетләде. “Бер елны ике Такташны бирдек, быел да фәлән-фәлән премияләргә кандидатуралар юк. Син Такташка күптән лаек”, – дип, көчләп куйдырдылар, кире алырга теләгәч, Данил: “Кандидатураңны алма, үзем чыгыш ясыйм: оят кирәк, егетләр, дип әйтәм, кызларың турында да әйтәм”, – дип шалтыратты. Шуңа күрә, компьютерда язып, әзерләп куйган хатымны секретарьга җибәрмәдем. Артист бит... Сценариийын уйлау да, уйнау да – төп һөнәре... Бүген минем белән уйнаса, иртәгә кушкан кешенең үзен сата инде андыйлар.
Кыскасы, махсус оештырылган  интригаларның чираттагысы иде бу. Һәм ул минем  инсульт алуым белән тәмамланды.

– Сез беренче чиратта кем идегез – Фаил Шәфигуллинның хатынымы яисә шагыйрәме?
– Билгеле, ир хатыны, өч бала әнисе һәм килен. Фаилнең талантын яшь вакытта ук күреп, аңа мөмкин кадәр күбрәк иҗат итәргә кирәклеген аңладым. Язу өчен барлык шартларны тудырырга тырыштым. “Беркайчан да мин дә бар бит әле монда”, – димәдем. Иремнең нинди кадер-хөрмәттә яшәвен туганнары да белде. Шуңа әле дә мине бик якын күрәләр, күчтәнәчләр җибәреп торалар.

– Иҗат көндәшлеге булмады алайса?
– Бер гаилә булып яшәгәч, нинди көндәшлек булсын инде? Фаилнең талантына мин һәрвакыт сокландым. Ул язган кебек бүген дә беркем яза алмый. Ни кызганыч, кирәкмәгән кешеләргә ияреп йөреп әрәм булды...
Ирем үзе дә иҗатыма хәерхаглы булды. Кияүгә чыкканчы, берникадәр җырларым иҗат ителгән һәм ике күмәк җыентыкта шигырьләрем басылган иде инде. Ә менә 1977 елда чыккан “Кызлар җыры” исемле китапка шигырьләремне тулысынча Фаил җыеп, китапның мөхәррире Илдар абый Юзеевка тапшырган. Миңа әйтеп тә тормаган.

– Белгәнемчә, Фаил абыйны үтергәннәр. Җинаятьче табылмадымы?
– Юк шул, юк, табылмады. Бер ел йөрдем табарга теләп.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шикләнгән кешеләр бар идеме?
– Юк. Андый кешеләрне белмим. Каядыр китеп, бер-ике көн югалып торган чаклары була иде. “Дусларда яки әни янына (Яшел Үзәнгә) кайттым”, дип әйтә иде.

– Кызларыгызга ничә яшь иде ул вакытта?
– Кечкенәсенә – дүрт. Гел елады да елады. Әтисе ишектән керүгә, каршысына башмаклар күтәреп йөгерә торган иде. Әтисе, шуңа бик күңеле булып, аны өскә чөеп җибәрә иде.
Олысы үзенә бикләнде. Анысына унөч яшь иде. “Әтинең үтерүчесен табу өчен юрист булам”, – дип йөрде. Ләкин мин шул юлны күпме таптагач, юрист һөнәренең никадәр авыр икәнлеген аңладым. Үзем дә бик таушалдым. Күрәсең, кызымның ул теләген куәтләмәгәнмендер, ә бәлки “кирәкми” дигән уй да тәрбияләгәнмендер.

– Фаил абый вафатыннан соң, иҗатын мәңгеләштерү буенча күп эшләр башкаргансыз. Тормышка ашыра алмаганнары бармы?
– Бар, әлбәттә. Татарстан китап нәшриятенә Фаилнең русча китабын җыеп  биргәнемә ун ел булды. Күп дигәндә, 3-4 табаклык китап ул. Һаман планга  керми. Исән чагымда томлыкларын да чыгарасым килә.

– Былтыр сезнең “Алма апа” дип аталган китабыгыз чыкты. Укучылар аны ничек кабул итте?
– Бик җылы кабул иттеләр. Прозамны да бик яраталар бит. Бәлки шигъри проза булу да тәэсир итәдер. Элеккеге аксакал язучыларның да иҗатыма бәяләре бик яхшы булды. “Алма апа” китабындагы барлык әсәрләр дә чынбарлыкка нигезләнеп язылган. Әлбәттә, бөтен нәрсәне дә тормыштан күчереп язып булмый. Җыелма образлар да – әдәбият өчен табигый күренеш.
Иҗатта бер гадәтем бар – цикллап язам. Шигырьләрем дә шулай – үзара бәйле киләләр. Үзләре һәркайсы аерым, үзләре эзлекле вакыйга шикелле. “Алма апа” китабын да шулай карап була.

– Сез берничә төрле газета-журналда хезмәт куйгансыз. Иң яраткан эш урыныгыз кайсысы?
– Нәрсә дип әйтим икән? Гомерем буе мин эшләгән урын кемнәргәдер кирәк булды... Соңга таба мине кагу, читләштерү башланды. Язган әйберләрем редакция папкасында еллар буе кузгаллмыйча ята иде.
Беренче иҗат кичәмне актерлар йортында Халисә Исмәгыйлева үткәрде. Зал тамашачы белән шыгрым тулы, хәтта дивар буена да тезелешкәннәр иде. Кайбер халык язучылары да аның кадәр кеше җыя алмый. Шул вакыйга көнләшү утын кабызып җибәргәндер бәлки...
Пенсиягә педагогика көллиятеннән чыктым.

– Эльмира апа, сез әле дә бик матур, күз тимәсен. Моның сере нәрсәдә?
– Кешеләрдәге күңел чисталыгын яратам. Уңышларына сөенә беләм. Бервакытта да планлаштырып  этлек эшләгәнем булмады. Мәрхәмәтле кешеләрне онытмаска, үзем дә игелек белән җавап бирергә тырышам.
Табигать белән аралашуым да күп булды. Нык булып, актив булып үстем. Җәйге ялларда гел колхоз эшләрендә катнаша идем. Бакчабызны яраттым. Әнкәй белән  болынга да күп йөрдек. Безнең гаилә, гомумән, авылыбызда абруйлы, тырыш һәм булдыклы исәпләнә. Биш бала идек, барыбыз да эшләп үстек: гаиләдә дә, колхозда да. “Син эшлә дә мин эшлә” дигән нәрсә булмады. Педучилищеда укыганда, каникулга кайткач, ирләр белән беррәттән симәнә ташыдым. 70 килограммлы бит ул капчыклар! Ул вакытта миңа унҗиде яшь. Һәр нәрсәне намуслы хезмәт белән башкардык. Хәрам малга кызыкмадык.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/intervyu/shagyyr-elmira-shrifullina-iremne-tergn-inayatche-ezen-tsh-chen-ber-el-yrdem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X