erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Син генә әүлия булдың инде,» диләр...

Дини гаиләдә, дәү әнием янында догалар ятлап, укып үскәнгәнме, гөнаһ, хәрәмнең нәрсә икәнен яхшы беләм, каныма сеңгән. Кеше малына тигәнем, теләсә кая чуалып йөргәнем юк. Хәмер белән дә дус түгелмен.

 

Мәктәптә укыганда, югары уку йортында белем алганда да чытлыкланып, егетләр белән азып-тузып йөргән кызлардан ерак тордым. Инде хәзер үзем ике бала әнисе, аларга да төпле тәрбия бирергә тырышам. Ирем әйбәт үзе, тел-теш тидерерлек түгел, әмма гаиләсендә тәрбия бик аксый.

Дин, дини йола, гореф-гадәтләрне саклау турында, гомумән, дәшмим. Иремнең абый-апасы, икетуганнары башка дин тотучылар (урыс милләтеннән) белән гаилә корган. Никах укытып тормый гына яшиләр. Кыскасы, ислам дине кануннары, хәтта гади кагыйдәләр турында белмиләр дә.

Бәйрәмнәргә җыелганда, барысы бергә җыелышып, әтиләре белән бокал чәкештереп, хәмер эчеп, бер-берсен кысташып утыралар. Каенанам гына нидер әйтергә, каршы торырга тырыша, әмма яшьләре кырыктан узган балаларына ни дисең. Үз башларында булмагач. Бәлки, бу күренеш миңа гына сәер тоеладыр. Әмма күңелсез моңа каравы, җан әрни.

Каенанам белән каенатамның күңеле киң анысы, һәр атна саен шәһәрдән төялешеп ике һәм өч туганнары кайта. Шашлык-мазар пешереп, төне буе кәеф-сафа корып утыралар. Олы яшьтәге, авыру каенанам турында уйлаучы да юк. Тәрбиясезлек, мәнсезлекнең дә чиге булырга тиеш, ләбаса. Тормыш гел кәеф-сафадан гына тормый.

Каршы дәшә башласаң, "Болай ярамый, оят булырга тиеш", дисәң, "Син генә әүлия булдың инде", диләр.
Кемнедер оялту өчен түгел, башкаларга гыйбрәт, уйлану өчен яздым моны.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Диана, Казан шәһәре.

http://shahrikazan.ru/news/җәmgyiyat/sin-gen-liya-buldy-inde-dilr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X