erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

“Син – җилбәзәк, миңа тормыш итәргә саф кыз кирәк!”

“Терсәк якын – тешләп булмый” дигән әйтем элек йөргән егетләремә атап чыгарылган кебек. Шулай шул, булганда кадерен белмисең, ә инде югалткач, үкенәсең.

Беренче егетем Артур белән төнге клубта таныштык. Икебез дә бер-беребезгә беренче күрүдән үк гашыйк булдык. Ниндидер тиле мәхәббәт иде бу. Очрашкан саен кочаклашып, үбешеп, яратышып туя алмадык. Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы “химия” шушыдыр инде ул. Инде эшләр туйга таба бара дигәндә, Артур араларны өзде дә куйды. “Ни өчен?” - дигән соравыма: “Син – җилбәзәк, миңа тормыш итәргә саф кыз кирәк!” - диде. Авыр булды... Әмма үземә еламаска сүз бирдем, түздем. 

Еллар узгач, мин кияүгә чыккач, Артур пәйда булды. Сөйләштек. Чынлап та, үзе хыялланганча, саф кызга өйләнгән. Тик хатыны белән теге “химия” дигәннәре юк икән. Бу мине сагынып килгән. “Ирем белән арабызда көчле “химия” һәм мин – җилбәзәк түгел, ә тугры хатын”, - дип җавап бирдем. Ул теге вакытта әйткән сүзләре өчен бик үкенүен, ялгышуын җиткерде. Ләкин соң иде инде...

Икенче егетем Гадел белән интернет аша таныштык. Бик аз очраштык. Бер-ике ай тирәсе. Без үбешмәдек тә, йокламадык та. Бик тәртипле генә очрашып йөрдек. Тик көннәрдән бер көнне Гадел миңа смс язды: “Мин синең белән була алмыйм, мине бөтенләйгә чит илгә эшкә җибәрәләр, гафу ит”. Башта аңламадым. Бу дөрес хәлме, әллә миннән котылу юлымы? Бигрәк беркатлы инде үзем. Әлбәттә, котылу юлы булган. Гаделне берничә тапкыр башка кызлар белән күрдем... Ул да берничә елдан соң гафу үтенеп килде, ләкин мин кабул итмәдем. Нәрсәгә миңа кешедән калган ялганчы егет?

Өченче егетем Ленар белән туган көндә таныштык. Хәйләкәр иде ул. Мин чакырганда, йөз төрле сәбәп табып очрашуга килми иде. Үзенә кирәк булганда, төн уртасында өемнән уятып чыгара иде. Тизлекне ярата иде. Кызларга шундый егетләр ошый бит инде. Гашыйк булуымны аңламыйча да калдым. Ул да миңа хыянәт итте. Телефонындагы башка кыз язган смсларны күрдем. Алга таба очрашуның мәгънәсе юк иде. Тик күптән түгел Ленар да шалтыратты. Аптырап киттем. Өйләнгән, балалары бар. Нәрсә кирәк тагын? “Икебез дә гаиләле бит инде”, - дигәч: “Әйдә, сөяркәләр булабыз!” - диде. Ленарның номерын “блок”ка аттым.

Әйтәсе килгәнем шул: хыялларга бирелеп, әллә нигә өметләнеп йөрмәгез, егетләр! Булганның кадерен белегез, саклагыз! 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: pixabay.com

Алисә К

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/sin-ilbzk-mia-tormysh-itrg-saf-kyz-kirk

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X