Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сине генә көттем

    – Бар, кайт. Тик баланы монда калдырасың. Я балаң, я анаң, – дип кырт кисте тегесе.

    Соңгы тапкыр алар чишмә буенда очраштылар. Кичке уеннарда сыздырып гармунда уйнаулары белән кызлар күңелен яндырган егет белән оялчан гына, әмма бик чибәр кыз. Очрашып, күрешеп йөрмәсәләр дә, алар бер–берсенә булган мәхәббәт хисләрен күз карашларыннан ук аңлыйлар иде. Сәгыйдә озын керфекләре каплап торган чем–кара күзләре белән бер күтәрелеп караса, Һидият шул караш әсирлегенә чума.

    Ә бервакыт егет кызны кичке уеннан озата кайтты. Дөресрәге, Сәгыйдә алдан, ә Һидият ун–унбиш метр арттан барды. Кайтып җитәрәк кыз адымын тизләтеп өйгә йөгереп кереп китәм генә дигән иде, егет арыслан тизлеге белән аны куып җитте һәм беләгеннән тотып алды.

    – Сәгыйдә, кайчанга кадәр миннән оялып йөрерсең икән?

    Кызның кулларына кадәр дерелди иде. Йомшак һәм нинди җылы куллар. Һидият аларны учына алды да битенә тидерде, ә үзе кызга күтәрелеп карады.

    – Кирәкми, Һидият, кеше күрер, – диде кыз, ә үзе кулларын тартып алмады.

    – Кем күрсен, бу вакытта урамда эт тә юк. Сәгыйдә, телисеңме мин сиңа яучы җибәрәм? Иртәгә әниләр белән генә сөйләшәм дә.

    Кыз ярар дигәндәй башын какты да егетнең кулыннан ычкынып йөгереп кереп китте.

    Ниһаять, Сәгыйдәне кулга төшерде бит Һидият. Йөрәге белән шушы кызга тартылса да, күңеле белән аның ризалашасына ышанмаган иде. Иртәгә үк әнисе белән сөйләшү турында хыялланып егет өенә таба атлады. Сәгыйдәсе белән саташып төне буе йоклый алмады. Иртәнге аш вакытында җайлап кына сүз башлады.

    – Сез каршы килмәсәгез, мин өйләнер идем.

    Аның бу сүзләреннән әтисе авызына капкан ипи кисәгеннән тончыгып йөткерә башлады, әнисе зур итеп авызын ачкан килеш шаккатып улына текәлде.

    – Кемгә инде, сер булмаса?

    – Югары оч пычтыр Габдулласы кызы Сәгыйдәгә яучы җибәрергә теләр идем. Мин аңа бу хакта әйттем дә инде. Сез каршы килмәссез бит?

    – Без каршы килмәбез, имеш. Бу хакта башта безнең белән сөйләшергә кирәк иде, аннан соң кызга әйтергә, – диде әнисе. – Аннан тапкансың кемгә өйләнергә. Хәерче Габдулла кызына. Өстенә кияргә күлмәге дә юк бит аның.

    – Мин аның күлмәгенә түгел, үзенә өйләнәм бит, әни.

    – Теләсә ни әйт, әмма мин риза–бәхил түгел. Түбән оч саескан Вафасы кызы Маһиәнвәргә сөйләшеп куйдым инде мин сине. Өйләнергә теләсәң, иртәгә үк яучы җибәрербез.

    – Әни...

    – Мин сүземне әйттем. Габдулла кызын килен итеп өемә кертәсем юк.

    Маһинур ашап та бетермичә дога кылды да, урындыгыннан торып чыгып та китте. Һидият әтисенә карады, тик тегесе мин монда кечкенә кеше, нишли алам, дигәндәй җилкәсен җыерды.

    Һидиятнең Сәгыйдәгә яучы җибәрергә теләве, әнисенең хәерче Габдулла кызына бирергә риза булмавы турындагы хәбәр бик тиз арада авылга таралды. Озакламый сүзләр Сәгыйдәгә дә килеп иреште.

    – Ишеттеңме, кызым? – дип сорады аннан әнисе.

    – Нәрсәне, әни?

    – Хәерче Габдулла кызын киленлеккә аласым юк дип бөтен авылга шар яра Маһинур. Иртәгә үк түбән оч саескан Вафасы кызы Маһиәнвәргә яучы җибәрәм, улым да каршы түгел, дип әйтә ди.

    Бу сүзләрдән соң Сәгыйдә елый ук башлады. Кызының күз яшьләрен күреп  әнисе борчыла төште. Әтисе ишетсә ни әйтер. Болай да коры гына кеше. Шуны уйларга да өлгермәде, ишекне киң итеп ачып Габдулла килеп керде.

    – Кара син аларны, баеганнар имеш. Хәерче Габдулла кызы аларга тиң түгел. Нинди генә хәерче булсам да, кызымны кимсетергә юл куймам, Алла боерса, – диде ул ярсып.

    – Әти, ачуланма мин бу хурлыкны күтәрә алмыйм. Сезгә дә авырлык килүен теләмим. Апам янына Үзбәкстанга китәргә рөхсәт ит. Анда тормыш бездәгедән дә начар булмас. Кулым эш белә, югалмам.

    – Шулай дисеңме? Бармак белән күрсәтеп көлеп йөрерләр дип уйлыйсыңмы? Ярар соң, мин каршы түгел.

    Өчесе бергә утырып киңәшләштеләр дә, иртән әтисе кызын вокзалга илтә китте. Әнә шулай Сәгыйдәнең тормышы көтмәгәнчә үзгәрде дә куйды.

    Хурлыгына түзә алмыйча кызның авылдан китүе турындагы хәбәр Һидияткә дә барып җитте. Әнисенә үпкәсен белдерә башлаган иде, тегесе әтәчләнеп бер генә кычкырды.

    – Аны кем хурлаган соң әле. Дөресен әйттем. Харап икән, серкәсе су күтәрмәгән. Ярар, ул китте дип дөнья бетми.

    Икенче көнне үк ул үзе сайлаган кызга яучы җибәрде. Озакка сузмый никах та укыдылар. Шулай ана улының язмышын үзе теләгәнчә хәл итте дә куйды.

    … Ел артыннан ел үтте. Тормыш үз агымына барды. Сәгыйдәсен оныта алмаган Һидият Маһиәнвәргә карата андый хисләр кичермәде. Тегесе яратмыйсың син мине дип үпкә дә белдереп карады. Тик: “Кул күтәргәнем, авыр сүз әйткәнем юктыр бит? Сиңа тагын нәрсә кирәк”, – дип ир аның авызын бик тиз каплады.

    Әйе, төрлечә яшәп була. Мәхәббәтсез дә биш бала тапты Маһиәнвәр. Мәхәббәтнең ни икәнен белмичә, бишенче баласыннан соң өзлегеп, Һидиятне бер көтү бала белән тол калдырып үлеп тә китте.

    Сәгыйдә исә кияүгә чыгарга ашыкмады. Эшкә урнашты, һөнәр үзләштерде, алдынгылар рәтенә менде, активист булып китте. Еллар үткәч кенә үзе белән бер заводта эшләгән Иран кешесенә кияүгә чыкты. Кызы туды. Ирен яратмаса да, кызы хакына язмышына буйсынып яши бирде ул.

    Ә көннәрдән бер көнне Сәгыйдә әтисеннән хат алды. “Әниең бик нык авырый. Минем аны тәрбияләргә чамам юк. Кайтмый булдыра алмассың, ахры”, – дигән юллар аның тынычлыгын бозды. Апасы гаиләсен ташлап китә алмый, өч баласын кемгә калдырсын. Нишләргә?

    Сәгыйдә бу хакта җайлап кына иренә җиткерде.

    – Бар, кайт. Тик баланы монда калдырасың. Я балаң, я анаң, – дип кырт кисте тегесе.

     

    Дәвамы бар

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: