Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сине генә көттем (дәвамы)

    “Монда кире килү турында уйлама да. Балаңны барыбер таба алмаячаксың.

    Моны ишеткәч Сәгыйдә елый ук башлады.

    – Кире киләм бит инде мин. Сигез айлык баланы ничек калдырып китим. Аны имезергә кирәк. Әйдә, алайса, бергә кайтыйк, – дип ялынып та карады.

    Ахыр чиктә анасын сайлады. Юлга чыгар алдыннан баласын имезде, битләрен, күзләрен, иреннәрен, кулларын үпте, тегесе кулы белән әнисенең бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен тотмакчы булды, алар тәгәрәп төшеп киткәч, кеткелдәп көлде. Сәгыйдә түзә алмады, баласын кочагына кысты, аннан караватына куйды да артына борылып карамыйча чыгып китте. Бу бала белән ананың соңгы тапкыр очрашуы булды.

    Юл буе елады да елады Сәгыйдә. Кайткач та аны күңелсез хәбәр каршы алды. Бик авыр хәлдәге әнисе аны гына көтеп торган диярсең. Исәнләшергә һәм бәхилләшергә генә өлгерде, кызы кулында вафат булды. Соңгы сүз итеп “әтиеңне ташлама”, – диде.

    Озакламый апасыннан иренең баланы алып туган ягына кайтып китүе турында ишетте. “Монда кире килү турында уйлама да. Балаңны барыбер таба алмаячаксың. Ул яшәгән илгә сине чыгармаячаклар. Син яшь әле, тагын балаларың булыр. Әтине ташлама”, – дип язган иде ул.

    Чарасызлыктан, кызын сагынудан бик озак интекте Сәгыйдә. Иртән торганда мендәре күз яшьләреннән юпь–юеш була иде. Моны күреп торган Габдулла абый да бик борчылды. Кызын ничек юатырга белмәде.

    Ә беркөн чишмәгә суга барган җирендә басудан эштән кайтып килүче Һидиятне очратты.

    – Сәгыйдә? Күземә күренәсеңме, әллә чыннан да синме бу?

    – Мин, мин, Һидият. Сине тагын күрермен дип хыялланмаган да идем. Менә бит насыйп булгач.

    – Гаиләң белән кайттыңмы, әллә үзең генәме?

    – Үзем генә. Әни авыргач, чакыртып кайтардылар. Шул арада ирем баламны алып качкан. Апа язды. Хәзер нишләргә дә...

    Сәгыйдә шунда гына ачылып китеп барын да ачып салганын аңлап алды. Тик бер авыздан чыккан сүзне кире тартып алып булмый.

    – Гафу ит, Һидият. Онытылып киткәнмен, – диде дә борылып китеп барды.

    Артыннан барып, көянтәсеннән тотып аласы да: “Мин сине гомерем буе көттем, Сәгыйдә. Китмә”, – дип кенә әйтәсе... Юк шул, аның хәзер бирнәсе бик зур, берсеннән–берсе кечкенә биш баласы, хәерче Габдулла кызы дип мыскыллаган, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр иткән урын өстендәге анасы бар.

    – Улым, син соңгы көннәрдә әллә нишләдең әле. Әйтәм, әйтәм, ишетмисең,  берни күрмисең. Ни булды, балам?

    – Юк, юк, әни, берни юк.

    – Улым, мин болай озак ятмам, сиңа өйләнергә кирәк.

    – Ничә кешегә яучы җибәреп карадык бит инде, әни. Берсенең дә моның кадәр балага үги әни буласы, өстенә шундый зур йөк аласы килми.

    – Карале, улым, күршедән Сәгыйдә кайткан икән дип ишеттем. Бәлки...

    – Әни, ничек оялмыйча аның янына барыйм соң мин?

    – Гафу ит, улым. Зинһар өчен, кичер мине. Үз кулларым белән сине бәхетсезлеккә дучар иттем.

    – Кирәкми, әни. Узган эшкә салават, диләрме әле? Үткәннәргә әйләнеп кайтып башны бутамыйк.

    – Ә Сәгыйдә белән сөйләшеп карау зыян итмәс, дип уйлыйм.

    – Әни!

    – Улым, чакыр әле шуны, исән чагымда аннан гафу үтенәсем килә. Рәнҗеттем бит шул баланы. Хәзер менә шуның әҗерен күрәм.

    – Менә монысын эшләрмен. Рәхмәт әни.

    Килде Сәгыйдә. Ишектән керүгә “әни” дип кычкырып аны дүрт бала сырып алды. Шул арада бишектәгесе елый башлады.

    – Бездә менә шундый хәлләр, Сәгыйдә, – диде Һидият.

    – Әниләре кайда?

    – Бишенчесен тапканнан соң озак тормады, вафат булды. Әни дә урын өстендә ята.

    – Балаларны кем карый?

    – Мин, кем булсын. Әниләре дә, әтиләре дә мин.

    Шунда эчке бүлмәдән әнисе дәште.

    – Кем бар анда? Сәгыйдә килдеме әллә?

    Һидият белән Сәгыйдә бер–берсенә карашып алдылар. Хатын бишектәге һаман да тынычлана алмаган баланы кулына алды да бүлмәгә узды,  исәнләшеп Маһинур янына килеп утырды.

    – Исәнме, кызым, – диде Маһинур хатынның кулларыннан тотып. – Күрәм, тормыш синең дә башыңнан сыйпап кына тормаган. Ә безне менә нинди хәлдә калдырды.

    – Балалар бәхет бит инде ул, Маһинур апа. Исән–сау булсыннар диегез.

    – Анысы шулай. Тик менә Һидиятемә авыр.

    – Әни!

    – Менә нәрсә өчен чакырттым мин сине, кызым. Син мине, зинһар, булдыра алсаң кичер инде, балам. Каршыңда гаебем бик зур. Яратканына түгел, үзем теләгәнгә өйләндереп бәхетсез генә иттем улымны. Улымны һәм киленемне. Гомере буе сине яратты Һидият. Син дип яшәде.Теге вакытта каршы килсәм, бу юлы үзем үтенеп сорыйм, баламны ташлама. Аңа ир, оныкларыма ана бул.

    – Әни, ни сөйлисең син.

    – Уйла, кызым, бөтен өметем синдә.

    – Ярый, уйлармын.

    Сәгыйдәгә тавышы пышылдап кына чыккан кебек тоелды. Ул ни дияргә белми аптырап калды. Бер Маһинурга, бер балаларга карады, кулындагы инде тәмам тынычланган сабыйны бишеккә илтеп салды да, ишеккә таба юнәлде. Чыгам дигәндә генә “әни, китмә” дип балалар йөгереп килеп, хатынның аяклары ябышты. Бу хәлгә чыдый алмады Сәгыйдә, елап җибәрде, балалар янына тезләнде, аларны кочагына алды, янына килеп тезләнгән Һидиятнең җилкәсенә башын салды. Бу хәлне читтән генә күзәтеп торган Маһинур бу мизгелдә сөенеченнән тавышсыз гына елый иде. 

    Еллар үтте. Балалар үз ояларын корып, кайсы кая таралып бетте. Һидият тә күптән вафат инде. Сәгыйдә хәзер төп нигездә уртак уллары Нуриязан, килене, оныклары белән яши. Беркөн бар да җыелгач, ул ничә еллар буе йөрәгендә яшәгән серен балаларына чишәргә булды. Читтә ничек баласын калдырып китәргә мәҗбүр булуы, хәзер кызының көн дә төшенә керүе турында бәйнә–бәйнә сөйләде.

    – Кичә генә кызым тагын төшемә керде. Болыннан барам икән. Чәчәкләр арасыннан килеп чыкты да күзләремә текәлеп: “Әни, әнием, калдырып китмә мине”, – ди. Узган төндә бергәләп чишмә буенда йөргән идек.

    – Әни, ела син, җиңел булып китәр, – диде Нурияздан әнисенә боларны сөйләү ничек авыр булуын аңлап.

    – Гомер буена бик күп еладым инде мин. Күз яшьләрем дә калмаган, – диде ана улынын кулыннан сыйпап.

    Аналары сөйләгәнне тынсыз калып тыңлаган балалар аңа ни әйтергә белмәде. Шулай да берсе эзләтеп карыйк дигән фикер җиткерде.

    – Юк, кирәкми. “Әни, моңарчы син кайда идең соң? Нигә мине ташлап киттең? Нигә эзләп тапмадың”? – дисә ни дип җавап бирермен, – диде Сәгыйдә апа авыр сулап. – Серемне үзем белән теге дөньяга алып китәрмен дигән идем. Мин үлсәм, ул баланы кем искә төшерер? Бөтен өметем сездә, балалар. Кызымны догадан калдырмагыз.

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: