erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Сөяркәм хыянәт итте

Иремә саф кыз булып кияүгә чыктым. Бер-бер артлы ике бала алып кайттык. Берничә елым өйдә бала тәрбияләп, өй мәшәкатьләре белән үтте. Балаларны бакчага биргәч кенә иркен сулап куйдым, эшкә чыктым (»Шәһри Казан »).

Иремә саф кыз булып кияүгә чыктым. Бер-бер артлы ике бала алып кайттык. Берничә елым өйдә бала тәрбияләп, өй мәшәкатьләре белән үтте. Балаларны бакчага биргәч кенә иркен сулап куйдым, эшкә чыктым.

Эштәге кызлар белән нинди генә темаларга сөйләшми идек. Күбесе ирләре белән ничек йоклаганнарына кадәр сөйли. Ә мин оялып кына тыңлап утырам, чөнки ни әйтергә дә белми идем. Андый әйберне кешегә сөйләмиләр бит инде! 

Дус кызым Лия бик чая иде. Аның ире дә, сөяркәсе дә бар. Иренә хыянәт иткәне өчен гел сүгә идем аны. Еш кына эштән соң кафега бара идек. Лия мине вино эчәргә өйрәтте. Аңа кадәр бер дә эчкәнем юк иде. Күп тә үтмәде, ул мине бер егет белән таныштырды. Янәсе ир белән генә йоклау аз, башка төрлесен дә татып кара. Ул егет ике ел буе артымнан йөрде. Бары ике елдан соң гына ул мине үзенә карата алды. 

Лия хаклы булган, бу егет татлырак булып чыкты. Мин аны үлеп яраттым. Без ун елга якын очраштык. Ә аннары ул миңа хыянәт итте. Бәлки элек тә хыянәт иткәндер, мин генә сизмәгәнмендер. Мәхәббәтнең күзе сукыр була, диләр бит. Сөйгәнем белән аерылышуны авыр кичердем. Тик шул ук вакытта аны күрә алмас дәрәҗәгә җиттем, чөнки ул минем сөюне аяк астына салып таптады. Ләкин үкенмим, ул ирем бирә алмаган ләззәтле мизгелләрне бүләк итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әле дә ярый ирем исән-сау дип сөенәм. Ул – дөньядагы иң кадерле кешем, балаларымның әтисе. Үз иреңнән дә кадерлесе, яхшысы юк икән. Ирләребезне саклыйк, кызлар!

Гөлчәчәк,
Чистай.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/syarkm-khyyant-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X