Сөйгәнемнең баласы туган
Җәй көне бер егет белән таныштым. Шундый чибәр, тәмле телле, акыллы, укымышлы. Безнең мөнәсәбәтләр бик тиз башланып китте. Бу – тормышымдагы иң матур җәйләрнең берсе булды. Җәй буе ул мине эштән каршы алды, һәр кичне без бергә үткәрә идек.
Кайвакыт дус егетләре һәм аларның сөйгән ярлары белән күрешеп, кафега яисә мунчага йөрдек. Һәм шул кызларның берсе дә миңа яратканымның өйләнгән булуы турында әйтмәде.
Өйләнгән генә түгел, ул вакытта аның хатыны корсаклы булган икән! Көз көне безнең аралашу сирәгәйде. Ул югалды, әллә нигә бер килә башлады. Күңелгә шик керде, ни булган икән дип бик борчылдым. Теге вакытта мунчага барганда танышып калган бер кызга шалтыраттым. Ул миңа барысын да сөйләп берде. Баксаң, сөйгәнемнең баласы туган. Югалуының сәбәбе менә нидә икән...
Ни өчен бу хакта миңа берсе дә әйтмәде? Шуңа ачуым килде. Өйләнгән, өендә корсаклы хатыны булган ир белән җәй буе тилереп, яратып, хыялланып йөрдем бит, дивана...
Зөһрә, Чаллы
http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/sygnemne-balasy-tugan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев