erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Сөяркәсе машинага бәйләп куйган хатынның ике баласы ятим калган

«Ире гел аның хисабына яшәде, аның алтыннарын сатты, ничек тели — шулай кулланды аны, ун ел буена», — ди мәрхүмәнең дусты ("И6тертат",Казан)


Санкт-Петербургта 43 яшьлек Анна исемле хатынның мәетен 27 июльдә Пулков шоссесы янында тапканнар. Мәетнең муенына үткәргеч чыбык бәйләнгән һәм ул парковкада тора торган машинага беркетелгән. Мәрхүмә хатынның балигъ булмаган ике баласы ятим калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Мәрхүмәнең дус кызы Светлана җинаятьтә шикләнелүче ир-ат турында сөйли. Светлана сүзләренчә, ике бала анасын элеккеге сөяркәсе харап иткән. Ул еллар буена Аннаны үтерү белән янап торган, гел куркыткан.


«Анна аның аркасында берничә тапкыр хастаханәдә ятты инде, аның башын тектеләр. Ул утырып чыккан кеше, наркоман, башы киткән ахмак ул. Анна бик озактан соң гына аның белән аерылышырга карар кылды, психологка да барды. Ул бу кеше белән аерылышу өчен, бер ел буена психотерапия узды. Мин аңа ярдәм иттем, ул Төркиягә барып кайтты, аннары ике атна элек сөяркәсенә өйдән чыгып китәргә кушты. Ир гел аның хисабына яшәде, аның алтыннарын сатты, ничек тели — шулай кулланды аны, ун ел буена. Анна аннан бик куркып яшәде», — ди Светлана.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Светлана сүзләренчә, аерылышкач, Аннаны сөяркәсе эзәрлекли башлый, шалтырата, килә, дуслашырга тели.

Дәвамы https://intertat.tatar/news/incident/30-07-2021/s-yark-se-mashinaga-b-yl-p-kuygan-hatynny-ike-balasy-yatim-kalgan-5831866

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X