Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сөйгәнем баласы барлыгын әйтмәде

    Иптәш егетнең туган көнендә бер мөлаем кыз белән таныштым. Берничә тапкыр “свидание”га бардык, ошаттым инде үзен. Ләкин бер-ике атна узгач, аның баласы барлыгын белдем ("Шәһри Казан").

     

    Баласын яшерүе, мине алдап йөртүе бер дә ошамады. Мин балаларны яратам. Ул баланың бер гаебе дә юк бит. Тик нигә аны яшерергә? Мин “а” дигәнче, бу баласы белән фатирыма күченеп килде. Алай гына да түгел, минем акчаны үзенә һәм баласына тота башлады. Тора-бара сөйгәнемнең хәмер яратуы да билгеле булды.

    Алга таба болай яшәүнең мәгънәсен күрмәдем. Аерылышырга туры килде. Хәзер инде балалы хатыннар белән танышырга бер теләгем дә юк. Болай да психикама шактый зыян килде.

    Реклама

    Марат.Ш

    http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/sygnem-balasy-barlygyn-ytmde

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: