Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сызлама, күңел, сызлама... (булган хәл, бер ир-ат сөйләгәннән язып алынды)

    Тик йөрәкне алай гына тыеп булса икән... Йөрәк бит ул, йөрәк. Юк, тукта әле, бу юллардан да аның беренче тапкыр гына үтүе түгел бит. Кая алай ашкына соң бу йөрәк?

    Юллар, юллар... Гаделгә үз гомерендә күпме юллар үтәргә туры килде. Нишлисең, эше шундый. Бүлмәдә кәнәфидә генә утырып әллә ни ерак китеп булмый. Ә бу сәфәре аның күңелендә давыл уятты. Кара, йөрәге ничек чыгам–чыгам дип тибә.

    – Тукта, Гадел, тынычлан, – дип юатты ул үзен.

    Тик йөрәкне алай гына тыеп булса икән... Йөрәк бит ул, йөрәк. Юк, тукта әле, бу юллардан да аның беренче тапкыр гына үтүе түгел бит. Кая алай ашкына соң бу йөрәк?

    Юл кырындагы зифа каеннарга, офыкларга кадәр сузылган басу–кырларга, күзләрне камаштырган кояшка карап барып ул әнә шул турыда уйланды. Янындагы шоферы эндәшмәсә, шулай мәрткә киткән кебек дөньясын онытып белмим күпме утырыр иде икән.

    – Туры интернатка барабыздыр бит?

    Бу сораудан Гадел айнып киткәндәй булды.

    – Кайтып та җиттекмени инде? Әйе, әйе, интернатка.

    Я, Ходаем, менә бит ул үскән, белем алган интернат. Ун елдан бирле бөтенләе белән үзгәрсә дә, Гадел күңеле белән аны шунда ук танып алды. Каршы алырга чыккан ап–ак чәчле, әмма әле шундый ук мөлаем укытучысы, тәрбиячесен күреп, атылып машинасыннан чыкты һәм аның каршына йөгерде.

    – Мәдинә апа, Мәдинә апа...

    Гадел артык бер сүз дә әйтә алмады. Тамак төбенә килеп бөялгән төер күз яшьләре аша елмаеп басып торган Мәдинә апасын кысып–кысып кочаклаганнан соң ихтыярсыздан үзеннән–үзе тышка атылып чыкты.

    – Кая юкка чыктың син, Гадел? Бүләкләрең килеп тора, ә үзең һаман юк. Рәхмәт инде сиңа, балам (ул үз кулы астында тәрбияләнүчеләрнең барысына да балам дип дәшә иде), интернатка бик күп ярдәм иттең, – диде Мәдинә апасы нәрсә әйтергә белмәгәннән сүзне шуннан башлап.

    – Мин торган җиремә булышам, әнием Мәдинә апа (бер тапкыр әни сүзен әйтергә тилмергән балаларга әни дип әйтү ничектер рәхәт булгандырмы, балалар укытучыларын әнием дияргә күнеккән иде). Ә интернат минем торган гына түгел, үскән, белем алган урыным. Балачагым, үсмер чагым шушында үтте бит. Сез минем әнием, әнием Мәдинә апа.

    Мәдинә шул сүзләрдән соң әллә нишләп киткәндәй булды. Моны Гадел дә сизеп алды. Тик сорашырга батырчылык итмәде. Мәдинә дә авызына су капкандай телсез калды. Шулай берсе әйтер сүзен әйтмичә, икенчесе аның яшерен сере барып тоеп көне буе бергә йөрделәр. Интернатның да аркылысын буйга әйләнделәр, балалар чыгышларын да карадылар, чәйләп тә алдылар.

    Ниһаять, алар икесе генә калды.

    – Әнием Мәдинә апа, сизәм бит, миннән яшерен серең бар. Эчеңдә саклама, әйт, авыр әйбер булса да түзәрмен.

    – Сиздеңмени?

    – Без бит бер–беребезне күз карашыннан да тоярга өйрәнгән. Ничек сизмим, ди.

    – Балам, син дөнья күргән кеше инде, аңларсың. Шуңа әйләнеп–тугланып йөрмичә турыдан–туры әйтәм. Беләсеңме, синең әниең исән икән бит. Дөрес, аның турында күп белмим, ул читтә бугай. Әмма әби–бабаң белән таныштыра алам. Алар безнең районда яши.

    – Ничек, минем әби–бабам да бармыни? – диде Гадел көтелмәгән бу хәбәрдән тыны кысылгандай тирән итеп сулыш алып. – Моңарчы кайда булганнар соң алар? Юк, берсе белән дә танышасым килми, әнием Мәдинә апа. Хәзер инде берсе белән дә.

    – Тукта, улым, сабыр бул.

    – Мин хәзер яшь түгел инде, барын да аңлыйм, әнием Мәдинә апа. Ничек инде ул үз газизеңне интернатка илтеп атып, тыныч кына яшәп була? Юк, миңа андый әни кирәк түгел. Әби–бабай дисез. Алар ни караган? Ничек оныкларын интернатка илтеп атканга риза булганнар?

    – Алар синең исәнлегең турыда белми. Без эзләнә торгач кына эзенә барып төштек. Безгә эшләгән яхшылыкларыңны исәпкә алып, сиңа да изгелек белән җавап кайтарасыбыз килде. Сүземне тыңла. Бар, таныш, аңлаш. Сузма, иртәгә  китешли үк кереп чык, – дип Мәдинә иргә адрес язылган кагазь сузды.

    Әнисе Мәдинә апасы хакына теләр–теләмәс кенә алды аны Гадел. Әлеге кәгазь кисәге кулын пешереп алгандай булды. Нык итеп кулын кысты. Уч төбендәге кәгазь кисәгенең шытырдаганы укытучысына да ишетелде. Ул өмет тулы күзләрен Гаделгә төбәгән иде. Бу күз карашын күтәрә алмады ир.

    – Ярар, әнием Мәдинә апа. Тик синең хакка гына.

    Икенче көнне ул туп–туры әби–бабасы авылына китте. Төне буе уйланып чыгып, катгый бер карарга килгәнгәме, ул хәзер тыныч иде. Ничек каршы алырлар икән, дигән уй гына аны бераз борчыды. «Ярый, куып чыгарсалар барыр урыным бар, тылым нык», – дип анда да үзен тынычландырды.

    Очраган кешеләрдән сораша торгач, машина өч тәрәзәле кечерәк кенә авыл өе каршына килеп туктады. Гадел ныклы адымнар белән йортка таба юнәлде. Агач капканы ачып керүгә, ул чиләк күтәргән олы гына яшьтәге бер апага тап булды. Тегесе таныш түгел ир–атның йөзенә күтәрелеп карау белән аклы–күкле булып китте, кулындагы сулы чиләген төшереп җибәрде. Су аның аякларына, күкмәкләренә чәчрәде. Тик ул аңа игътибар итмәде.

    – Самат, Самат, чык әле, – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде ул Гаделдән күзен алмыйча. – Балам, алма бөртегем, йөрәк җимешем. Бу кадәр әниеңә ошарсың икән.

    Аннан аңа таба ике кулын сузды. Каршына атларга итте, тик аяклары береккәндәй, җирдән купмады, Кәримә чайкалып киткән кебек булды. Моны күреп Гадел әбисенә таба атлады һәм аны кочагына алды. Тавышка чыккан Самат кочаклашып торган бу парга һәм тавышсыз гына елаган хатынына карап телсез калды

    Алар көне буе сөйләштеләр. Әнисе Мәдинә апасы әйткәнчә, аңлаштылар. Оныклары барлыгын да белмәгән булганнар икән бит. Кызлары ирсез бала табуын һәм аның үле булуын әйткән. Ул чакта елашканнар, үзләренчә өчесен, җидесен, кырыгын укытканнар һәм... онытканнар. Дөрес инде, үлгәнне кире кайтарып булмый.

    – Эх, улым, исән икәнлегеңне белгән булсак...– диде  бабасы күз яшьләрен сөртеп. – Гафу ит безне, бала.

    Гадел каршына тезләнергә теләгән бабасын күреп, аптырап калды. Аннан тиз генә күтәреп алды да:

    – Кирәкми, балалары хатасы өчен ата–ана өзгәләнүен теләмим. Иң мөһиме, без очраштык, табыштык. Тик мин әни белән дә күрешергә теләр идем.

    – Ялгышты шул ул, улым, ялгышты. Берсе артыннан берсе ялгышлыклар кылып кына торды. Безнең янга да күптәннән кайтканы  юк. Өч тапкыр кияүгә чыгып аерылуын, аннан ике балалы ир белән яши башлавын, үзенең бала таба алмавын беләбез. Тик... аралашмыйбыз. Кыз үзе теләми. Бәхетсезлеген бездән күрә. Белмим, сине ничек каршы алыр, – диде Самат.

    Кичкә алар бик якын туганнар кебек кабат очрашырга сүз куешып аерылышты. Ике якның да өстеннән тау төшкәндәй булды. Берсе оныклы, икенчесе әби–бабайлы булды бит. Табачак, әнисен дә эзләп табачак әле Гадел. Әллә кайда яшәми икән бит. Үзебезнең Татарстанда гына.

    Бу эшне озакка сузмады тимерне кызуында сугарга күнеккән егет. Эзләп тапты әнисен. Тик... Эх, эзләмәгән генә булсачы. Әнисе аны танымады. Хәер, тумас борын калдырып киткән улын ничек танысын. Гаделнең йөзендә моңсулык чалымнары күренеп үтте. Йөрәге дөп–дөп тибә башлады. Кулын селтәп чыгып китәсе килде. Тик үзен бик тиз кулга алды.

    – Мин сезнең улыгыз булам, – диде ул, әнисенең күзләренә карап.

    – Минем улым юк, үлде, – дип җавап бирде хатын, ишек алдында йөргән ир ишетсен өчен юри кычкырып.

    – Юк, мин исән, әни, исән. Менә бит ул, синең улың каршыңда тора.

    – Минем өчен үлгән. Синең аркаңда бөтен тормышым чәлпәрәмә килде. Сиңа узмаган булсам, хәзер бар да башкача булыр иде.

    – Әни, нигә мине интернатка илтеп аттың? Бәлки, мине үстергән булсаң, бар да башкача булыр иде. Күрәсеңме, мин син ташлаганга үч итеп тормышта үз урынымны таптым. Үз бизнесым, акчам, зур йортым–бар да бар. Тик әнием генә җитми, ишетәсеңме, әнием?

    Бу сүзләрдән соң Камилә елап җибәрде. Тик шунда ук үзен кулга алды, кочагына алырга, башларын әнисенең иңенә салырга дип омтылган Гаделне үзенә якын җибәрмәде.

    – Мин синең өчен шат. Синең кебек бай яшәмәсәм дә, тормышымнан зарланмыйм. Тик сине тормышыма кертеп, яңадан бәхетемне җимерәсем килми. Кит. Зинһар өчен, кит. Минем өчен син күптәннән үлгән.

    – Әни, нишлисең син, әни. Синең бәхетең миндер дип уйламыйсыңмыни соң? Акылыңа кил, әни. Мин бит синең бердәнбер балаң.

    Гаделнең бу сүзләре һавада асылынып калды. Камилә борылып өйгә кереп китте. Гаделне хәтта чәй эчәргә дә чакырмады. Анасы белән араны өзмәскә бик тырышты ул. Тик бушка. Камилә бердәнбер улының туена да килмәде. Шуның белән ана белән бала арасы бу юлы инде гомерлеккә өзелде. 

     

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: