erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Табиблар “үзең дә таба аласың!”, диде. Кечкенә Таңсылуның зур сынавы...

Балага кислород җитми, ашыгыч рәвештә таптыртырга кирәк”, диделәр. Мин баланы операция юлы белән табарга теләгән идем, ләкин табиблар “үзең дә таба аласың!”, дип каршы чыкты. Язмышыбызга шулай язылгандыр инде... Менә шул көннән соң башланды да инде безнең барлык проблемалар ("Шәһри Казан", Алисә Шәрәфиева).

 

Алисә Закирова белән озак еллар “Шәһри Казан” редакциясендә бергә эшләдек. Ул – офис-менеджер, мин – журналист. Әллә исемнәребез бер булганга, әллә икебез дә Балык Бистәсе районында туып-үскәнгә һәрвакыт якын булды ул кыз миңа. Яшьләребез бер чама булуга карамастан, мин гел аңа киңәш сорап килә идем. Төпле фикере, тормышка олыларча карашы һәрвакыт сокландыра иде мине. Алисәнең әни булуы, кызы Таңсылуны алып кайтуы да минем күз алдымнан узды. Бер дә җиңел бирелмәде аңа кызы. Ходайдан сыналып, ләкин сынмыйча алып кайткан бала ул.
- Таңсылуны 34 атнада – җитлекмәгән килеш таптым. Кисәк кенә анализларым начарлана башлады. “Балага кислород җитми, ашыгыч рәвештә таптыртырга кирәк”, диделәр. Мин баланы операция юлы белән табарга теләгән идем, ләкин табиблар “үзең дә таба аласың!”, дип каршы чыкты. Язмышыбызга шулай язылгандыр инде... Менә шул көннән соң башланды да инде безнең барлык проблемалар, - дип искә ала Алисә ул вакытларны.

Хатын-кыз өчен иң якты, иң матур ана булу мизгелләре тоташ бер хәсрәткә әверелә аның. Таңсылу җитлекми туа, карында вакытта гипоксия кичерә, баш миенә кан сава... әле яши дә башламаган кызының инде бер кочак диагнозы. Утырып еларга, үз-үзен кызганырга теләге дә, вакыты да булмый ананың. Кызын аякка бастырырга, сау-сәламәт кеше итәргә кирәк бит. Бер ай буе хастаханәдә ятып чыгалар. Шундый авыр юл узсалар да, Таңсылуның сау-сәламәт бала булып үсәчәгенә шикләнми ата белән ана. Ләкин бар да җайланды гына дигәндә Ходай тагын бер олы сынау әзерләп куйган икән әле аларга. 
- 1 яшь тә 1 айда Таңсылу йөреп китте. Шул вакытта уң аягына авырлык белән басканын сизеп, табибка мөрәҗәгать иттек. “Ныклап йөри башлаганын көтегез, әлегә төгәл диагноз куярга иртәрәк”, - дип кайтарып җибәрделәр. Бераздан ортопед чыннан да аягында проблема барлыгын раслады. Ул вакытта әле авыруны массаж, гимнастика белән генә җиңәрбез дип уйлаган идек. Тора-бара кызыбызның уң аягы икенчесеннән бер сантиметрга кыскарак икәне, уң кулы да начар эшләгәне ачыкланды. Ул озаклап йөри алмый, тигез җирдә дә сөртенеп егыла, кайвакыт төннәрен аягы авыртуга елап уяна башлады. Безгә уң якта гемипорез дигән диагноз куйдылар. МРТ нәтиҗәсе буенча баш миендә киста барлыгы ачыкланды. 2 яшь тә 2 айда ДЦП диагнозы да килеп кушылды. Бу барлык авырулары да баш миенә кан сауганы аркасында барлыкка килгән, - ди Алисә.     

Көдрә чәчле нәни генә кызчыкка зур һәм катлаулы операция кирәк хәзер. Аны Кырымның Евпатория шәһәрендә ясаячаклар. Әлеге хастаханә нәкъ менә Таңсылу кебек авырулар белән эшли икән. Кызга аягындагы сөяген дөрес итеп урнаштырырга кирәк булачак. 
- Операцияне мәҗбүри тормышны иминиятләштерү полисы аша бушка ясаячаклар. Аннан соң иң авыр чорыбыз – реабилитация башлана. Операциядән соң тернәкләнүнең ике атнасы гына бушлай. Бу гына җитми, әлбәттә. Дәвалану яхшы нәтиҗәләр бирсен өчен реабилитация озаккарак сузылырга тиеш. Таңсылу бит операциядән соң яңабаштан йөрергә өйрәнәчәк. Шуңа күрә реабилитациянең калган өлеше, операциядән соңгы дәвалану чыгымнары безнең өстә. Дәвалау тиешле дәрәҗәдә узган очракта кызыбыз янә үз тормышына кайтачак дигән ышаныч бар. Әлбәттә, безгә даими рәвештә тернәкләнү курсларын узып торырга кирәк булачак, - ди Алисә.

Алисәнең ана буларак барлык сынауларны сабырлык белән, горур узуы сокландыра. Баласының авыр диагнозын ничә еллар күңелендә саклап, чит-ятларга сер бирмичә яшәде бит ул. Кызы Таңсылу да өч яшендә җилкәсенә зур сынау төшүгә карамастан, үзен геройларча тота.
- Гимнастика, массаж авырлык белән бирелә инде. Ә менә логопед, дефектологлар биремнәрен бик яратып үти. Рәсем ясарга, музыка тыңларга ярата. Без күрмәгәндә генә җырлап, биеп тә ала. Таңсылу бик кызыксынучан. Соравына тиешле җавап алмыйча тынычланмый. Аралашырга да ярата. Очраган һәр кешене елмаеп каршы ала. Акыл ягыннан да, үсүе, сөйләшүе дә башка яшьтәшләреннән аерылмый. Шуңа сөенеп бетә алмыйм. Әлеге авыруы бары тик уң як аягы белән кулында гына чагыла, - ди Алисә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Таңсылуга ярдәм итәргә теләсәгез түбәндәге реквизитлар буенча акча күчерә аласыз. Тамчыдан күл җыела, диләр. Таңсылуга аякка басарга бергәләп ярдәм итик. Сабыйларның балачагы хастаханәдә түгел, әти-әнисенең җылы кочагында узарга тиеш. 

Акча күчерү өчен реквизитлар:
Закирова Алиса Ранисовна (Таңсылуның әнисе) 
Түбәндәге карталар әлеге телефон номерына бәйләнгән:
89991637874
Сбербанк
4817 7602 0795 6503
Тинькофф
5536 9140 4710 9982
Ак барс банк
4000 7934 7675 9289
Элемтәләр өчен телефон:
 89172554853

Фото Закировлар гаиләсенең шәхси архивыннан

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/tabiblar-ze-d-taba-alasy-dide-kechken-tasyluny-zur-synavy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X