erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Таныклык

Яңа хезмәткәр белән дүшәмбе «оперативка»сында оешма башлыгы Хәлим Габдрахман улы таныштырды: «Коллегалар, рәхим итеп кабул итегез, бүгеннән оешманың кадрлар буенча эшен Вәсилә Ринат кызы алып барачак». Урынбасар, бүлек башлыклары бу яңалыкны кабул итеп тә өлгермәде, хуҗа элеккеге «кадровик»ның баш бухгалтерның урынбасары итеп билгеләнүен дә җиткерде. Бүлмәдә тынлык урнашты. Ахры бу яңалык барысына да бердәй тәэссир итте.

 

Таныклык

#

Толымнарын мәктәп балалары кебек икегә үреп салган, керфек-күзләре, ирен-тырнаклары буялмаган, гади генә киенгән яңа хезмәткәр бөтенләе белән арткы планга күчте. 

Хуҗа: «Айгөл Ризван кызы чираттагы ялыннан соң яңа вазыйфада эш башлаячак», – диде дә, алдагы көн тәртибенә күчте. 

 Башлык Айгөлне бу вазыйфага билгеләве белән күпләрдә ризасызлык тудырасын белә иде. Эшен яхшы итеп алып бармау өстенә, холкы да катлаулылардан иде аның. Тик бөтен кимчелеген Голливуд актрисалары кебек чибәрлеге «каплый» да куя шул! Өч елдан артык кочагын жәлләмәгән сөяркәсен эшеннән алса, ул башкача аңа тәтемәячәген иллене ваклаган Хәлим Габдрахман улы бик яхшы аңлый иде. Айгөл теләсә нинди ир-атны «авызына» каратып торырлык. Кайчагында күңеленә шик кереп алса да, үзен-үзе юата: «Башка кешесе булса, әллә кайчан эштән китәр иде, китми икән, димәк, минем белән аның үзенә дә начар түгел!»

 Яше барса да, алай ирләр куәте-дәрте зарланырлык түгел аның, киресенчә арта гына торды. Моңа кадәр башка хатын-кызлар белән чуалмавы аркасында сарыф ителмәгәнгәме, әллә утыз бише тулып, кияүдә булмаса да, Айгөлнең ир-атларның башын югалттырырлык «тәҗрибәсе» аркасындамы, кем белсен?! Ни булса да, кызыкай язгы ташкын булып аның күңелен актарды. 

Хатыны да түшәктә артык «салкын» булды шул. Никадәр генә назларга күмәргә тырышмасын, кабул итмәде. Салкынлыгының сәбәбе сәламәтлеге белән дә бәйле булгандыр, чөнки берничә ел элек җитди операция үткәрде. Соңгы вакытта аерым бүлмәдә дә йоклый башладылар, имеш, аңа коньяк белән сигара исе ярамый. Бәлки, иренең кайдан коньяк белән сигара исе йоктырып кайтканын сизенә торгандыр...

 Баш бухгалтер яңа урынбасары кем буласын ярты ел элек белгән иде инде. Беренчедән, Айгөл үткән ел читтән торып университет тәмамлап, бухгалтер белгечлегенә ия булды. Икенчедән, хуҗа: «Әлегә беркемне дә алмый торабыз, алда күз күрер!» – дигәч, шунда ук кем кандидатурасы тәкъдим ителәсен чамалады. 

Квартал саен бирелгән премияләрнең кадрлар эшен алып баручы Айгөлгә язылган суммасы да күп әйбер турында сөйли иде. Сессияләр белән чираттагы ялдан башка да, атлаган саен «авырып», җитмәсә, үз хисабына да яллар алырга яраткан хезмәткәргә хуҗа тел-теш тидертми торуы, әлбәттә, юктан гына түгел иде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер ул гына түгел, күпләр шулай уйлады. 

Эшкә салкын карашы аркасында ничә тапкыр оешмага зыян китергән Айгөлнең судан коры чыгуы күп нәрсәләргә аңлатма бирә иде. Шулар өстенә аның «интригалары» аркасында менә дигән хезмәткәрләр эштән китәргә мәҗбүр булды. Хуҗаның колагына «пышылдап» торучысын, кемдер үз ихтыяҗында кулланып, хезмәт баскычыннан алга «үрмәләде». Үзенең хезмәт бурычларының яртысы кабул итү бүлмәсендә утырган сәркатипкә йөкләтелде.

 Беренче карашка артык гади күренсә дә, Вәсилә Ринат кызы үз эшенең белгече булып чыкты. Берничә ел аннан-моннан гына алып барылган кадрлар эшен акрынлап җайга салына башлады. Приказлар элеккечә, ярты-йорты түгел, җиренә җиткерелеп язылды. Иң мөһиме: бөтенесе дә вакытында эшләнде. Җыелышларда үз фикерен ачык итеп әйтеп, эшлекле тәкъдимнәр керткәнен барысы да таный иде. 

Чираттагысында ул: «Шәхси эш папкаларын тәртипкә сала башладым, кайбер документлар җитми яисә күчермәсе начар сыйфатта эшләнгән. Ә белгечлек таныклыклары буенча моңа кадәр уку йортларына сорау ясалмаган булган, бу хатаны да төзәтергә туры киләчәк», – диде. 
 ***
 Айгөлгә ипотека фатир алып биргәннән соң очрашу урыны мәсьәләсе хәл ителде. Кунакханәләр, беренчедән, кыйммәт; икенчедән, кемнеңдер күзенә чалынуың бар. Юкка гына шәһәр ул – зур авыл, дип әйтмиләр. Болай, ичмасам, ай саен премияне күпләп язасың да берьюлы ике куянның койрыгын тотасың! 

http://syuyumbike.ru/news/proza/tanyklyk

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X