erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Чаллыда элекке хатынының егетен үтергән Алмаз: «Балаларым белән очраштырмады»

10 ноябрьдә Татарстан Югары суды элеккеге хатынының егетен вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче Алмаз Маликов эше буенча хөкем карары чыгарды ("Интертат", Казан, Алинә Фәйзрахманова).

 

2020 елның сентябрендә Алмаз аерылган хатынына һәм аның егетенә урамда һөҗүм итә. Башта этен көндәшенә өстерә, аннары, җиргә егылгач, балта белән чабып үтерә.

 Җәзаны ике тапкыр киметкәннәр?
Тикшерү барышында ачыкланганча, фаҗигагә кадәр үк инде Маликов элекке хатыны Айгөлне берничә мәртәбә кыйнаган, үтерү белән янаган. Ул берничә маддә буенча гаепләнә: сәламәтлеккә зыян салу, үтерү белән янау, үтерү нияте белән һөҗүм итү, аеруча кансызлык белән үтерү. Кылынган җинаятьләрнең авырлыгын исәпкә алып, дәүләт гаепләүчесе судтан Маликовны 19,5 елга катгый режимлы колониягә озатуны сорады.

Әмма ахыргы нәтиҗә буенча суд билгеләгән җәза үтәү срогы ике тапкыр кимрәк булып чыга — катгый режимлы колониядә 10 елга ирегеннән мәхрүм итү.

Суд «үтерү нияте белән һөҗүм итү» маддәсе буенча Маликовның гаебе расланмаган дип саный. Моннан тыш, «сәламәтлеккә җиңел зыян салу» маддәсе буенча гаепләнүченең гаебе танылса да, аның өчен Маликовка җавап бирергә туры килмәячәк, чөнки җәза бирү вакыты чыккан. Шулай ук судья «аеруча кансызлык белән үтерү» квалификациясен дә дөрес түгел дип тапкан.

«Җинаять кылынган көннәрдәге вакыйгалар суд тарафыннан дөрес билгеләнгән. Әмма суд, гаепләүче як күздә тотканнан аермалы буларак, Маликовның гамәлләрен башкача билгеләде. Аның гамәлләрендә суд аеруча кансызлык күрмәде, үтерү кыска вакыт эчендә башкарылганлыкка нигезләнде, аеруча кансызлык белән башкарылган үтерүнең төп билгесе - кешене газаплау һәм җәфалау санала», — дип аңлатты Татарстан прокуратурасының җинаятьчелек-суд идарәсе өлкән прокуроры Руслан Гобәев.


Кылынган җинаятьләрнең күләмен һәм авырлыгын исәпкә алып, дәүләт гаепләүчесе судтан Маликовны 19,5 елга катгый режимлы колониягә озатуны сорады
Алинә Фәйзрахманова
 «Үтерергә теләмәдем, куркытмакчы гына идем»
Үтерүченең үз гаебен тануын һәм тикшерү эшендә хезмәттәшлек итүен суд җәзаны йомшартучы шартларның берсе дип санады. Элекке хатынының егете Егор Бобенконы вәхшиләрчә үтергәннән соң, Маликов полиция бүлегенә үзе шалтыратып, җинаять кылуы турында хәбәр итә һәм хокук сакчыларына бирелә.

Суд утырышында соңгы сүз бирелгәч, гаепләнүче әлеге җинаятьне кылганы өчен үкенүен, элеккеге хатыныннан һәм үлгән ир-атның әти-әнисеннән гафу үтенүен әйтте.

«Кеше үтерүнең ни икәнлеген, бу адымга кешене ниләр этәргәнен берегез дә белми», — дип башлады ул үзенең чыгышын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Маликов әйтүенчә, имеш, ул элеккеге хатынының егетен үтерергә теләмәгән. Элекке хатынының яңа егете барлыкка килүе, аның сүзләренчә, балалары белән мөнәсәбәтләре киеренкеләнүгә китергән: алар белән үзе теләгәнчә еш очрашырга, тәрбияләргә мөмкинлек булмаган.

Шуның аркасында элекке ир белән хатын арасында еш кына конфликтлар туган, һәр яңа ызгыш элеккесеннән кискенрәк булган. Әмма, Маликов ассызыклавынча, ул көндәшен үтерергә теләмәгән, бары тик үч алмакчы гына булган: телефонын, я машина тәрәзәсен ватарга теләгән, ә килеп чыккан фаҗига — бәхетсезлек очрагы гына икән.


Үтерүченең үз гаебен тануын һәм тикшерү эшендә хезмәттәшлек итүен суд җәзаны йомшартучы шартларның берсе дип санады.
Алинә Фәйзрахманова
Шунысын да әйтергә кирәк, аңарчы суд утырышында Айгөл Маликова балаларның аталары белән аралашуына беркайчан да каршы булмавын берничә тапкыр кабатлап әйткән иде. Айгөл балаларының атасын бары бер әйбер хакында үтенгән: балалар янына килүе турында алдан хәбәр итүен һәм аларны төнгә каршы өйдән алып китмәвен.

«Егор ызгышлар чыгарды, балаларга аның белән очрашуны тыйды дип кабатлый бит ул. Әмма Егор чын ир-ат иде, ул һәр ситуациядә үзен ирләрчә, лаеклы тотты. Миңа да, балаларга да яхшы мөгамәләдә булды, балалар да аны яраттылар, әлегәчә сагыналар, газапланалар. Гаепләнүче процесста катнашучыларны бутарга маташа, гаепне әле миңа, әле Егорга аударырга тели. Әле аның эте үзе йөгереп чыккан, әле балтасы кулына очраклы гына килеп кергән, барысы да үзеннән-үзе килеп чыккан… Әмма алай була алмый. Законда каралган иң кырыс җәзаны бирергә кирәк дип саныйм», — диде Айгөл.

 «Мин ауны башлыйм»
Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның көзендә бөтен Чаллыны дер селкеткән фаҗиганең сәбәбе — Айгөл белән Алмаз Маликовлар арасында киеренке мөнәсәбәтләр. Ир белән хатын инде ике ел элек аерылышкан була. Фаҗига алдыннан алар арасындагы низаг яңа көч белән кабынып китә.

Алмаз балалар белән очрашулар таләп итә. Айгөл элекке ире белән очрашулардан качса да, аның балалар белән аралашуына, очрашуына киртәләр кормый. Әмма алар очрашуның вакыты мәсьәләсен генә хәл итә алмыйлар, чөнки, Айгөл әйтүенчә, Алмаз сөйләшкәндә үзен агрессив тота, беркайчан да килешүгә бармый.

Дәвамы:

https://intertat.ru/news/society/14-11-2021/challyda-elekke-hatynyny-egeten-terg-n-almaz-balalarym-bel-n-ochrashtyrmady-5843055

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X