erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Татарстанда ир сөйгәне учы белән битенә суккан өчен сараена ут төрткән

Алексеевск урамнарында патрульлек иткән вакытта росгвардиячеләргә полициядән кеше милкен юк итүдә шикләнелүче ир-ат турында хәбәр килеп ирешә. 

 

Ир белән сөйгәне арасында низаг чыккан булган. Сәрхүш ир хатынның сараена ут төртеп качкан. Росгвардия хезмәткәрләре шунда ук ут төртүчене эзләүгә керешкән. Исерек ирне кайнар эздән тоткарлыйлар. Җинаятьче элек ике тапкыр хөкем ителгән 42 яшьлек җирле кеше булып чыккан.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хокук сакчылары ачыклавынча, низаг вакытында хатын ирнең битенә ике тапкыр учы белән суккан булган. Ир үч алырга уйлап, сарайга чыккан һәм бензопиладан ягулык алып, ут төрткән. Ут сарайны тиз арада ялмап алган.

Хәзер зыян суммасы билгеләнә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X