erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Тәүге мәхәббәт һәм башкалар, яки 86 яшьлек бабай язмалары

Язган мәкаләмне “Шәһри Казан” редакциясенә китереп биргәч, анда эшләүче бик ягымлы, чибәр кызлар мәкаләнең ни турыда язылганлыгы белән кызыксынды да, “мәхәббәт турында да языгыз” диде. Һәм үзләрендә чыга торган “Шәһри Казан. Язмыш” дип аталган газетаны бүләк итеп бирделәр.

 

Бу газетада кеше тормышындагы гыйбрәтле хәлләр, яшьлек хәтирәләре һәм аянычлы хәлләр турында языла икән. Гадәттә, минем мәкаләләр көн кадагына туры килгән сәяси темаларга багышланып языла иде.

Мәхәббәт турында булгач, тәүге мәхәббәттән башларга кирәктер инде аны. Борынга кызлар исе керә башласа да, миндә артык кыюлык та юк, оялчан идем. Шулай да кызлары булган егетләргә кызыгып, кызлар белән йөрисе килә бит инде ул. Кызлар белән ничек сөйләшергә, нәрсәдән башларга дип тә уйландыра. Безнең авылга (Питрәч районы, мин 1936 елда туганмын) кунак кызы булып килгән Рузилә исемле кызны озата кайткач, аның белән танышу үзе бер зур горурлык кебек тоелган иде. Аның үзендә дә шундыйрак уй булган бугай.

Ул миңа үзе чиккән баш яулыгы кадәр зурлыктагы кул яулыгы бүләк итеп биргән иде. Шул вакытта мин дә аңа духи кебек бер бүләк бирергә кирәклеген белмәгән өчен әле дә оялып искә алам. Духи алырлык акча да булмагандыр инде ул вакытларда. Дуслыкны дәвам итеп хатлар да язышып тормаганбыз бит. Армия хезмәтенә киткәндә, Рузилә биргән кул яулыгын болгап барып, ул ат арбасы көпчәгенең дегетенә буялып бетте. Аны әни юып куеп, мин армиядән кайтканчы саклап тоткан иде.

Газеталарда бастырылган мәкаләләрем җыентыгыннан барлыкка китерелгән китаптагы шигырьләр арасында Рузиләгә багышланганы да бар иде. Беренче һәм соңгы куплетларын гына булса да языйм әле:

Тәүге мәхәббәт көчле икән,
Һич тә исемнән чыкмый.
Төшләремә дә кергәли,
Истән чыкмый да чыкмый. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

Ул вакытта яшьләр идек,
Хәзер өлкәннәр инде.
Мин инде дәү әти булдым,
Ул дәү әнидер инде.

Туган тиешле сеңлебез үзенең ире белән Рузиләләр авылында мәктәптә эшләп, әлегә кадәр шунда яшәп яталар. Сеңлемә бүләк итеп бирелгән китапта Рузиләгә багышлап язылган шигырь булуы турында әйткәч, аңа да кызык булып киткәндер. Ул китапны сорап алып укуы турында әйткән иде сеңлем. Әле шушы көннәрдә генә Рузиләнең вафаты турында хәбәр булды. Урыны оҗмахта булсын иде.

Рәфкать Ибраһимов,Казан.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/tge-mkhbbt-m-bashkalar-yaki-86-yashlek-babay-yazmalary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X