Арск-Информ
  • Рус Тат
  •    Тиңсез яр

         Ташлы күлдә озак итеп битен юган кояш, ниһaять, офыкка таба күтәрелә башлады.

                                    

     

           Озак итеп битен юганын күлгә бер караудан ук белеп була, чөнки,  юынган вакытта ,кояш  күлгә күп итеп нурларын түгеп калдырган.  Күлдән аерылып китәргә ашыкмаган кояш, шул нурлар белән бергә кушылып, тагын да зур булып күзгә күренә, алай гына түгел, ялтырап, күзләрне чагылдыра. Җир белән күк тоташкан офык читендә сарыга  төренгән каенлык полосасы, кояшның ике кулы кебек әйләндереп, авылны кочаклап алган .  Тынлык, җиһанда алтын көз, “әбиләр чуагы” дип тә әйтәләр бу вакытларны.  Авылда  җәй айларындагы кебек ыгы-зыгы туктап калган.  Печән әзерләнгән,  бәрәңге дә ,күптән алынып, базларга, идән асларына кереп урнашкан.  Басуларда сап-сары  камыл гына тырпаеп утыра, ашлыклар да, күптән җыелып, амбарларга салынган, саламы ,зур-зур эскертләр булып, кырларның бер башыннан икенче башына кадәр рәт-рәт булып тезелеп куелган. Анда-санда, кап–кара булып, кышка  сөреп калдырган басулар да күренә. Авыл халкы кышка эзерлек эшләрен төгәлләгән, шуңа күрә бик ашыгып  эшкә тотынмый . Юк, билгеле, төшкә кадәр йоклап та ятмый ,  шулай ук җәйге җанлылык та сизелми. Алтын көз- җитешлек, байлык билгесе ул.

        Ара-тирә  капка келәсе тавышы яңгырап ала, аннары “шалт” итеп капка ачыла, аның артыннан ук “шалт” итеп ябыла да. Балаларның җәйге каникуллары  күптән беткән. Анда-санда аларның, букча асып, авыл уртасындагы мәктәпкә  барганнары күренә. Капка келәләрен иртәнге тынлыкта шулар шалтырата. Кояш күлдән аерылып бетте, шуны гына көткән кебек авыл читендәге Шәйһетдин тимерчелегеннән тимер кыйнаган тавыш ишетелә башлады.” Чың-чың, чың-чың” яки “чең-чең, чең-чең”. Тавышның кайсы ничек яңгыравы бу тимергә нинди чүкеч белән сукканга бәйле: зур, авыр чүкеч белән суксалар, “чың” дип яңгырый, кечкенә чүкеч белән суксалар, “чең” дип кенә куя. Кайчак бу ике тавыш үзара аралаша башлый:” чең-чың”, “чең-чың”. Димәк, тимерне ике төрле чүкеч белән кыйныйлар. Оста кечкенә чүкеч белән “чең” итеп кайсы җиргә сугасын күрсәтә, аннары өйрәнчек  тимерче шул җиргә авыр чүкеч белән “чың” итеп ора. Бу тавыш туктап калганда, һава өрдерә торган компрессор” дыррр” килеп эшләргә тотына, тимерчелек морҗасыннан кара төтен күтәрелеп ала, аннары кабат тимер кыйнаган тавыш яңгырарга тотына. Ун елдан артык инде авыл халкына Шәйһетдин абзый тимер җырын җырлата, бер генә көн дә эшеннән туктаганы юк. Иртәдән кичкә кадәр шул алачыгында кайнаша.

      Улы Рифат белән тимерче сандалы каршында  кара-каршы  басып, утлы күмер өстендә алтынсу төскә кергән күчәр башын кечкенә чүкеч белән кыйнаган Шәйһетдин абый, эшеннән туктап, чүкечен җир идәнгә төшереп куйды да  җилкәсен уарга тотынды.

    ––Улым, туктап торыйк әле бераз, җилкә язылып бетми.

       ––Әти, алайса, күчәр суынганчы, турайтып бетерим үзем генә, суынып бетсә ,кабат озак итеп җылытасы була.

       ––Үзеңә кара алайса, җилкә кизәнергә ирек бирми тора. Бераздан язылып китәр үзе–дип, Шәйһетдин абый тимерче миче янына килеп басты, аннары, соскыч белән мичтән утлы күмер алып, тәмәкесен кабызды, кул башын угалап, улын күзәтеп тора башлады.

    Малай яңа гына солдаттан кайтты, техникумны укып бетергәч кенә хезмәткә алынган иде. Менә, егерме өчне тутырып, ел ярым хезмәт итеп тә кайтты. Чик сакчысы булып хезмәт иткән. Ата кеше улын бик көтте ,эшен, һөнәрен өйрәтеп калдырырга кирәк малайга. Заманы үзгәрсә дә, авыл тимерчесез яши алмый. Колхозның үз тимерчелеге бар, билгеле, тик анда гади халык бара алмый шул, инвестор дигән кеше гаражларга берәүне дә якын китерми. Аннары барыбер халык үз йомышын йомышлый да алмаган булыр иде, анда да эш туктап тормый, колхоз эше дә бик тыгыз.

     Гомер буе шул колхозда тимерче эшен эшләп тә, җүнле-башлы мантый алмады ул, шуңа күрә, пенсия яшен дә көтми, колхозны ташлап чыгып китте. Үзләреннән ерак түгел авыл башында иске тимерчелек бар иде, җимерелеп беткән дисәң дә була. Шәйхетдин абыйның күптән күзе төшеп йөри иде инде аңа. Шуңа акчасын түләп, үзенә яздырды да эшкә тотынды. Җимерелгән иске тимерчелек түрәләрне кызыктырмаган, шуңа каршы килүче булмады. Башта инде үсеп җиткән улы белән бурасын сипләп алды, аннары мичен сүтеп яңадан чыгарды.Элек, колхозлар бай заманда, өенә алып кайтып куйган тимерче сандалы белән иске  һава өрдерә торган компрессорны китереп куйды да эшкә тотынды . Ә инде эш коралларына килгәндә, оста кешедә җитәрлек алар.

     Әйтергә кирәк, халык күп агыла тимерчелеккә, бигрәк тә кечкенә хуҗалыклы фермерлар еш килә. Аларның инвесторлар  кебек җир эшкәртергә замана агрегатларын алыр чамалары юк, шуңа шул колхоздан алып калган яки басуларда анда-санда ташлап калдырган сука, тырма, культиватор кебек агрегатларны алып кайтып, шулар белән үзләренең җирләрен эшкәртәләр. Иске-иске инде, кабаттан эшкә ярарлык итеп ремонтлау тимерчесез булмый. Алтын куллы Шәйһетдин абый күбрәк шул эш белән шөгыльләнә. Акчасы ярыйсы гына үзе, бу инде бушка колхозга эшләү түгел билгеле, үзеңә-үзең хуҗа. Эшләсәң икмәгең була, эшләмәсәң ач утырасың.

     Сабыр гына улының эшен күзәткән Шәйһетдин абый улына эндәште:

       ––Улым, син тимергә чүкечеңне төшереп җибәрмә, ә сук. Алай чүкечеңне күтәреп тә  сукмыйча төшереп җибәрсәң, чүкечең авырлык белән шуып читкә китә. Файдасы юк аның алай, бу җирдән турайтасың, икенче җирдән формасы бозыла, утта тоткач, тимер йомшак була-үзең беләсең. Көне буе кыйнасаң да, күчәрне турылап бетерә алмаячаксың. Син аңа төз итеп сук башта, аннары шулай туры килеш тартып алырга тырыш.

    Атасын эшеннән туктап  тыңлап торган Рифат кабат эшкә тотынды, бу юлы, аның киңәшен истә тотып, тимерне кыйнарга тотынды.

       ––Болай эшләү авыррак икән, әти.

       ––Җиңел түгел инде, көне буе файдасызга күчәр кыйнап  та булмый. Тавыш өчен генә тимергә сугасың килсә, әнә каравыл йорты кыегында тимер  чаң асылынып тора. Бар да тик сугып тор шуңа, аның тавышы яхшы чыга.

     Эшеннән туктамый гына Рифат атасына карап елмайды.

       ––Миңа карама, тимергә кара, атаңны күргәнең юк мәллә?

       ––Бар әти сине күргәнем, булды бугай бу.

      Шәйһетдин абый тәмәке төпчеген мичтәге күмерләр өстенә ыргыттып, сандал янына килеп, улының эшен карарга кереште.

       ––Ярар өйрәнчек өчен ярый инде.

     Атасының шулайрак сөйләнгәненә күптән ияләнгән Рифат үпкәләмәде, бары елмаеп кына куйды. Малаена күтәрелеп караган ата кеше дә аның елмайганын күрде, күрсә дә сүз әйтмәде.

    -Һм –дип кенә куйды.

     Тәртипне яраткан, үз эшенә дә, үзенә дә  таләпчән булган Шәйһетдин абый кырыс кеше түгел ул үзе. Өйрәткәндә дә тыныч кына, һәр сүзен ашыкмыйча гына әйтеп аңлата. Холкы шундый. Ашыгып эшләп, акырып-бакырып , юньле-башлы эш чыкмасын белә. Тик нәкъ ул әйткәнчә эшли башлаганчы яныңнан китми.

       ––Әти, Марсель абыйларның сукасын  нишләтәбез?

       ––Кияүгә биреп булмас,  кабаттан очлап чыгасы булыр–бу юлы әти кеше улына карап елмайды.

       ––Аның җире биегрәк, кызыл балчык кына, каткан җирдә сука  тиз тупаслана.

       ––Ярар, без нишләтик инде, безгә эше булып тора- шул җиткән.

       ––Мин алайса болт башларын майлап чыгам, җеби торсыннар, коры килеш сүтеп булмас, катып беткәннәр.

     Ата кеше, әле дә сандал өстендәге күчәрдән күзен алмаган улына җавап итеп, башын гына селкеп куйды. Марсель кордашы да, колхоздан китеп, фермер булырга карар кылды менә. Замана, эшлим дисәң, колхозсыз да яшәп була икән бит. Шәйһетдин абый, күчәрне суынсын дип, җиргә төшереп куйды да учак белән кайнаша башлады. Күмерен киметергә исәбе. Уты бик зур булып артык эссе булса, тырма очын  яндырып кына бетерәчәк. Тимерне учакта тоту-мичкә бәлеш салу белән бер. Янмасын-көймәсен, шулай ук чиле-пешле дә булмасын. Игътибарсыз булмый.

       ––Исәнмесез, Шәйһетдин абый!

    Шәйһетдин абый белән Рифат ишек ягына борылып карадылар, Дамир кызы Радилә икән.

       ––Ә Радилә, әйдә уз, торма ишек түрендә–дип, кызны алачык эченә чакырып алды тимерче.

    Рифат, кызга карап, башын гына селкеп куйды да кабат сука белән булышуын дәвам итте. Рифаттан бер генә яшь  кече булса да, кыз үзенә егетләрнең игътибарын җәлеп итәрлек түгел шул. Иңе-буе бер чама, гәүдәгә таза, өстәвенә бите тулган сипкелләр. Кыз үзенең хәлен үзе дә белә, егетләр үзен игътибарсыз калдырып килгәненә күптән ияләшкән инде, шуңа егеткә үпкәләмәде.

       ––Ни йомыш белән йөреш, сеңлем? – дип, кыз белән сөйләшүен дәвам итте Шәйһетдин абый.

       ––Әтинең таянып йөри торган таягының башы купкан–дип, кыз остага кулындагы тимерләрен күрсәтте.

       ––Кая, карыйм әле–Шәйһетдин абый кыз кулындагы тимерләрне үрелеп  алды– Әйттем бит башта ук  Дамирга, кибетнеке озакка чыдамас, бир, резьбага утыртып бирәм дип, юк, кирәкми, чыдый имеш. Ие, чыдар кибет әйберсе, сәвит вакытлары түгел хәзер, барсын да юка тимердән генә ясыйлар. Их ,элек таза иде әйберләр, хәзер  ... .

       ––Шәйһетдин абый акчасыннан тормас идек, ясап бирә алсаң.

       ––Анысын карарбыз әле, тукта, ашыкма.

    Тимерче таяк башы белән булышканда, кыз эш юктан Рифатка эндәште.

       ––Нигә бер сүз дә эндәшмисең Рифат?

       ––Нәрсә әйтим инде, әти белән сөйләшәсең бит.

       ––Син дә берәр киңәш бир.

       ––Оста барда телеңне тый, дигәннәр.

       ––Сөйләшәсең килми, иеме, минем белән?

       ––Күрәсең бит, эшем бар.

       ––Ә син эшли-эшли сөйләш.

       ––Кара, каныкма әле миңа.

    ––Малай, кеше белән адәмчә генә сөйләш әле–дип, малаена эндәште Шәйһетдин абзый.

       ––Әти сөйләшер вакыт түгел бит әле.

       ––Алайса кич клубка чык, шунда сөйләшербез–диде Радилә.

       ––Кич эшем бар минем.

       ––Нишлисең инде?

       ––Кырда куян куам.

       ––Ничек итеп куасың инде?

       ––Сиңа атланып.

     Егет  кызның тазалыгына ишәрәләве. Радилә дә тел төбен аңлап алды Рифатның, аны беренче генә егетләр мыскыллавы түгел. Егет янына басып сөйләшергә азапланып торган да, кулына алган тимер болтны  Рифат алдына ыргытты кыз.

       ––Мә, эшлә, сөйләшәсең килмәсә сөйләшмә.

       ––Кара, нәрсәгә дип ыргытасың аны.

     Кыз, эндәшмичә, егет яныннан китеп барды.

       ––Буламы Шәйһетдин абый?

       ––Буламы дип , булды инде бу сеңлем, мә, резьбага утырттым, таянып түгел, Дамир атланып йөрсә дә сынмаячак хәзер.

       ––Рәхмәт инде Шәйһетдин абый, мин күпме түләргә тиеш булам сезгә.

       ––Ике минутлык эш өчен нинди акча ди инде сеңлем, кирәкми.

       ––Юк, абый, акчасын бирмәсәм, әти мине  орышачак, беләсез бит инде аның холкын, мине, бар түләп кайт дип ,кире җибәрәчәк.

       ––Беләм Дамирның нинди икәнен, горур, кешегә бурычлы булып каласы килми имеш, илле сум бир дә шуның белән шул булыр сеңлем.

     Радилә акчасын түләде дә рәхмәт әйтеп чыгып китте. Аның артыннан карап калган Шәйһетдин абый үз уйларына бирелде.

     Радиләнең әтисе Дамир гомере буе тракторда эшләде, кырык ел эчендә салкын кабина эчендә эшләү үзенекен иткән, картаймыш  көнендә аяксыз калып бара. Ииих, гомер буе эшлә дә, ачка үлмәслек кенә пенсия тоттырып чыгарып аталар адәм баласын. Әйтерсең Дамир кырык ел эчендә биек-биек тауларга җитәрлек уңыш үстермәгән. Ул уңышларның бер генә процентын Дамирга тоттырсаң , хан сарайлары салып куяр иде. Хан сарайларын салалар анысы, тик эшчән Дамирлар гына түгел. Менә ни күрде инде ул гомере буена. Авылдан чыгып, солдат хезмәтен үтәп кайтты да калган бар гомерен шушында үткәрде. Аяклары сызлый, сызласа да, район үзәгенә барып, духтырларга күренми, алтмышка җитеп аның булнис кенәгәсе дә юк бит. Кызы унбиш яшен тутырганда, хатынсыз да калды. Шул ук сарык фермасыннан башка берни күрмәгән Гадения, бар дөньясына төкереп, бакыйлыкка күчте.  Кыз да, ата кеше дә шуннан бирле икесе генә яшәп яталар. Өйләнмәде башка Дамир, димләп карадылар, юк, риза булмады, кызын менә үстерде, укытты. Радилә хәзер авылда фельдшер булып эшли. Теле тәмле кызның , һәрбер кешегә ягымлы итеп эндәшә, кулы да бик җиңел диләр. Олы гәүдәле булса да, укол кадаганы бер дә сизелми, ди авыл халкы .Аның укол тотып килгәнен күреп, кечкенә балалар да еламый  икән.  Менә башка кызлар кебек зифа буйлы булмагач, кияүгә чыга алмый картаер инде җаным. Ииих, тизрәк тышкы кыяфәткә күз сала халык, сез кешенең күңеленә күз салыгыз башта. Бабайлар вакыты булса, малаеның якасыннан җилкеп, шушы кыз белән икесенә рәхәтләнеп никах укытыр иде дә ул( моннан да яхшы киленне җирне бетереп эзләсәң дә  таба алмыйсың) заманы ул түгел шул, әнә малай тыр та –пырт кыз белән, чибәр түгел имеш. Чибәрлек туйда кирәк, ә тормыш итәр өчен акыллы хатын кирәк.

     Алачык эченнән Рифатның тавышы ишетелде.

       ––Әти, суканы сүтеп бетердем, учакка салыйммы?

    Шәйһетдин абый эчке якка таба борылып җавап бирде.

       ––Туктап тор әле улым, әйдә кайтып чәйләп килик.

    Рифат атасы янына килде.

       ––Минем дә карын ачты.

     Аталы-уллы алачактан чыгып, ишегенә ялганчы йозак куйеп авылга таба атлап киттеләр. Шәйһетдин абыйның йорты авыл башында гына, ул яктан уңайлы. Эшенә ерак йөрисе түгел. Алдан әти кеше атлады, аннан чак кына калышып улы. Шәйһетдин абыйның уенда һаман Радилә иде әле.

       ––Өйләнергә уйламыйсыңмы әле малай.?

       ––Кая әти, Гүзәлия аспирантурага укырга керәм дип йөри, институт янындагы банкта эш тапкан, шунда эшләп укырга бугай исәбе.

     Гүзәлия турында Шәйһетдин абый да хәбәрдар, авылда  сер саклап булмый. Рифат, солдаттан кайткач, шул кыз белән очрашып йөри башлады. Кыз тәртипсез гаиләдән түгел үзе. Әтисе дә, әнисе дә укытучылар. Ахыры шуңа Гүзәлия мәктәпне дә, институтын да алтын медальгә укып чыкты, әнә хәзер укыган буенча эшен тапкан, аспирантура ди икән, димәк, кыз авылга кайтмаячак инде. Шәйһетдин абыйның тагын ике малае бар. Аларны да хатыннары шәһәргә алып чыгып киттеләр, төпчеге Рифат та шәһәргә чыгып таячак, димәк. Ата кешенең йөрәге кысылып куйды. Тормыш иптәше Флүрә белән икәүләшеп болын кадәр йорт салдылар, каралты курасы  да авылда бер дисәң дә була, менә шул шыңгырдап торган хуҗалыкның алардан соң өч малайның берсенә кирәге булмаячак димәк. Төпчеген алып калырмын дип уйлап йөри иде, барып чыкмый икән, бусы да китеп барачак . Бик кәефсез чырай белән килеп керде Шәйһетдин үз йортына.

       ––Ә кайттыгызмы?  Әтисе, ашап алгач, сарыкларның йонын кыркып аласы иде ,–дип каршы алды аны бергә тормыш иткән хатыны.

       ––Ярар–дип төксе генә җавап бирде Шәйһетдин аңа.

     Утыз елдан артык бергә гомер иткән ир канатының холкын күптән белеп бетергән Флүрә аның тавышыннан ук сизеп алды, кәефе юк Шәйһетдиннең.

       ––Атасы, берәрә нәрсә булмагандыр бит?

       ––Юк.

    Әни кеше улына борылып карады, Рифат иңбашларын гына җыерды, белми ник алай икәнен, янәсе.

     

    Гаилә башының кәефе булмагач, өстәл артында барсы да тавышсыз -тынсыз төшке ашны ашап алдылар. Рифат, тамагын туйдырып, өстәл артыннан торды да кабат тимерчелеккә җыена башлады.
       ––Кал, өйдә анаңа булыш –дип туктатты аны гаилә башы.

     Алачыкка үзе генә китте Шәйһетдин абый, аның шундый гадәте бар: кәефе булмаса, тимерчелеккә берәүне дә кертми, ишеген эчтән бикләп куя да, караңгы төшкәнче, берүзе генә эшли шунда, ярдәм сорап килсәләр дә ачмый. Аңа дөньяда бер генә нәрсә юаныч бирә ул вакытларда : ул -тимер тавышы. Утлы күмер өстендә тотып, алтынсу төскә кергән тимер кисәгеннән дә затлы нәрсә юк аның өчен, аның, тирә-якка очкыннарын чәчеп, тимерче белән” чың-чың” итеп сөйләшүе- барлык оркестрлардан ямьлерәк көй. Кич кайтканда, ата кешенең күңеле күтәрелгән булачак, моның шулай булачак икәнен ана белән бала яхшы беләләр, шуңа Рифат әтисенә:”Ярар”,-дип кенә җавап бирде, каршы әйтмәде.

     

     Хуҗалыкта калды Рифат, башта әнисе белән сарыкларның йоннарын кыркыдылар, аннары тегесен-бусын дигәндәй, вакыт юклыктан калып торсын дигән эшләрне эшләп чыкты. Кич җыенып урамга чыкканда, әтисе әле алачыктан кайтмаган иде, ул клуб ягына борылып карады. Авыл клубын Рифат малай вакытта зур итеп салып куйганнар иде дә, тик аның кадәр зур клубның кирәге юк булып чыкты. Рифат үскән саен, авылда яшьләр кимеде, хәзер анда шимбә көнне генә шул бер унбишләп кеше җыеладыр. Шуңа күрә егет  ул якка борылмады, бүген шимбә көн Гүзәлия кайткандыр дип, шулар йортына таба карап атлап китте. Кыз атна саен кайтмый авылга, җавабы бер инде аның, укыйм бит, вакыт җитеп бетми авылга кайтып йөрергә. Әйтерсең, аны монда, зарыгып, Рифат көтеп тормый.

     Кызны, капкасыннан чыга– чыгышка, егет кочагына алмакчы иде, Гүзәлия аны читкә этте.

       ––Фууу, сарык исе килә ич синнән.

    Сөйгәненең болай кылануына бераз кәефе кырылды Рифатның.

       ––Әни белән сарык йонын кыркыган идек, үзең беләсең бит, юынсаң да бетеп җитми исе.

       ––Абау исе, бездә юк бит сарык, әти –әни асрамый аларны.

       ––Бездә бар менә, йоныннан акча кермәсә дә, бәйрәм алларында базарга чыгарсаң, үзен сатып, акча эшләп була.

       ––Ярар, әйдә, сарык турында сөйләргә чакырып чыгармагансыңдыр ич мине.

       ––Юк.

       ––Шулай булгач.Кайчан шәһәргә  киләсең инде?

       ––Менә тимерчелектә бераз эш кимесен дә, аннары берәр көнгә барып кайтасы булыр дип торам. Абыйларга да ит илтәсем бар.

       ––Берәр көн,  бөтенләй торырга кайчан киләсең дим мин сиңа? –  Бу сөйләшү соңгы арада бик еш була башлады, кыз Рифат белән тормыш башлап җибәрергә каршы түгел, тик авылда түгел, ә шәһәрдә.

       ––Тора салып  чыгып китеп булмас, бераз уйларга кирәк, үзең кайт авылга.

       ––Ие ,“тора салып” укуны ташлап кайтырга, иеме?.

       ––Ник, аны авылда  торып та укып була бит.

       ––Була, ник булмасын, сарык йонын кыркып керәсең дә укырга утырасың–Гүзәлия  көлеп җибәрде.

       ––Авылда яшисең килми, иеме?

       ––Килми, аспирантура бетереп, нишлим мин монда, сарык йонын кыркырга синең техникум белемең дә бик җиткән.

       ––Каныкма әле шул сарык белән.

       ––Әйдә шәһәргә, каныкмам.

    Рифатның кәефе төште, кыз белән сөйләшү барып чыкмады, бәлки бүген Гүзәлияне авылга кайтырга күндерермен дип уйлаган иде, ә кыз, киресенчә, аны шәһәргә алып китәргә дип кайткан. Сөйләшү барып чыкмаганны икесе дә аңлагач, иртәгә икесенә дә көндез ныклап уйлап бетерергә кирәк диделәр, кич тагын очрашып сөйләшәчәкләр.

     Егет, башын иеп, үзләренең йортларына таба атлады, кыз капкадан кереп китте.

    Көз көне караңгы күптән төшкән авыл урамында бер җан иясе дә юк, егетнең уйларын берни дә бүлмәде. Тик:” Берәү дә юк”,- дип ялгыш әйттем. Рифатны, койма артына качып, мәхәббәт белән тулган күзләр озатып калды. Егет аларны күрә алмады. Чөнки күзләрнең хуҗасы капка төбендә утырып тора иде. Рифатның кайтып килгәнен күрде дә капксыннан кереп китте. Өйгә кереп китәрмен дип уйлаган иде дә, тик тагын бер күреп калу теләген җиңә алмады. Егетне  урам чатыннан борылганчы озатты бу күзләр. Аннары күзләрнең хуҗасы “уф” итеп авыр сулап куйды да, бар ялкынын учына җыеп, өенә кереп китте. Рифат берни дә сизмәде, үз уйлары читкә карарга ирек бирми.

     

    Радилә әнисез калгач, өйдәге хатын- кыз эшенең күбесе аның җилкәсенә  төште.  Кечкенә кызчык түгел, күбесенә өйрәнгән иде инде. Әтисе дә бик булышты кызга. Эшеннән арып кайтуына карамастан, мин ир кеше дип тормады, кызы белән бергәләп керен дә юды, идәнен дә дигәндәй,  әле ныгып бетмәгән кызына авырлык азрак төшсен өчен, көчен кызганмады ата кеше. Өйгә кайчак күрше-күлән кергәли. Дамир абыйга кабат өйләнү хакында сүз кузгатканнары булгалады.

       ––Икенче хатын Гадениям түгел инде ул–дип кырт кисте атасы.

     Менә шулай аталы-кызлы икесе генә гомер итеп яталар. Әтисенең менә соңгы елда аяклары бетерешә башлады. Больница турында ишетергә теләмәде әтисе.

       ––Кырык ел буе сөяккә җыелган салкынны, кызым, укол кадап кына чыгарып бетереп булмас –дип җавап бирде Дамир абый.

    Фельдшерлыкка да шуңа укырга керде Радилә, ичмасам, өйдә әтине дәвалармын дип уйлады кыз. Шуның өчен дә бик тырышып укыды. Менә укып бетергәч, авылга укыган буенча эшкә кайтты . Авыл халкы бик сөенде, чөнки ун ел буе авылга, фельдшер булып, эшкә кайтырга теләүче булмады. Тормышта төрле хәлләр була- фельдшерсыз  булмый авылда . Радилә зарланмады, төшке ашка кайткач, артыннан ияреп кергән әбиләргә уколын да кадап чыгарды, төн уртасында, ашыгып, дөбер-шатыр тәрәзә каксалар да, сумкасын тотып чыгып йөгерде. Аңа эш чыгып тора гел: чәчкеч тешенә кысылып, кулын ярган ирләр, төн уртасында тулгак тоткан хатыннар. Ул хатыннарның барсына  алдан ук әйтә кыз.

       ––Вакыт җиткән, роддомга барып ятыгыз –дип.

    Җавап һаман бер төрле була.

       ––Иии Радилә, җаным, муеннан эш, каян анда барып ятасың инде.

    Аннары төн уртасында тулгак тота башлыйлар, көзге былчыракларда тиз генә чыгып китәргә җай булмый, чөнки машиналар сазга кереп чума, шуңа күрә фельдшер кыз әллә ничә тапкыр кендек әбисе дә булды.  Составында спирт бар дип, теләсә нәрсә эчкән авыл сәрхүшләре дә җитәрлек. Алар, бер үлемнән исән калгач та, шөкер итеп яшәмиләр, больницадан кайтып озак тормыйлар, кабат эчәргә тотыналар. Бала-чагасы тагын .

     Зарланмады Радилә, барсына да кулыннан килгәнчә ярдәм итеп килде. Таза гәүдәле булса да,” кызның кулы шифалы, йомшак, теле татлы” дип авыл халкы теленә керде кыз.

    Менә әтисе белән читен, соңгы айларда инде бары йомышын йомышлау  өчен генә авырлык белән аягына баса Дамир абый.

     Кызның, эшен бетереп, өенә кайткан вакыты иде, әтисен ашатып алгач йорт эшләрен карарга тотынды. Болдыр ишеген каккан тавыш ишетелде. Гөлҗамал әби икән, ике йорт аша гына тора карчык, урталай бөгелеп болдыр ишегенә башын тыккан.

       ––Өйдә кеше бармы?

     Тәрәзә ачып, Радилә җавап бирде.

       ––Кер әйдә, Гөлҗамал әби!

       ––Керә алмыйм, кызым үзең чык.

       ––Тагын билеңне кузгаттыңмы?

       ––Ие.

    Гөлҗамал әби үзе генә яши, улы белән кызы бар аның, алар икесе дә шәһәрдә яшиләр инде күптән, сиксәнне узган әниләрен кайткан саен үзләре янына торырга чакыралар. Тик үз аягында йөргән карчык әлегә бирешми, гомер иткән йортын ташларга исәбе юк.

       ––Гөлҗамал апа, ничә әйттем инде, колонкадан суны үзем кертеп бирермен дип, ник тыңламыйсың?

     Әбине өйгә җитәкләп кергәндә, шулай битәрләп алды кыз.

    ––Әй кызым-кызым, сиксәндә булсаң да, күңел бер дә картаймый, һаман үземне яшь итеп сизәм, шуңа ышанып суга чыгып китәм. Карт кешенең күңеле иләсләнеп китә кайчак.

    -Ни хәлләрдә Дамир улым?–дип, йорт хуҗасы белән дә исәнләшергә онытмады әби.

    ––Ярый Гөлҗамал апа, син менә, сиксәнне узсаң да, үз аягыңда йөрисең, минекеләр менә тыңламый башладылар.

    ––Тимер-тимер инде, шул бетерде аякларыңны.

    ––Ие шул, тракторда бетте аяклар.

    ––Ярар, борчылма кем , Дамир улым,  кызың менә дигән духтыр, аякка бастырыр, алла бирсә.

     Радиләне эзләп, авылда еш өенә киләләр, шуңа кыз, әтисе әле аяк өстендә вакытта, кухня ягында кечкенә генә бүлмә бүлдертте. Үзенә күрә йортта бер мед,пункт. Эзләп килгән авыруларны шунда алып кереп карый кыз.

    ––Гөлҗамал апа, әйдә монда –дип, урталай бөгелгән килеш кызга таянып торган әбине шунда алып керде.

    ––Кызым, син күлмәкне салырга кушарсың инде.Мин сала алмыйм, кулым да күтәрелми, турая да алмам, үзең булыша алмассың микән?

    Радилә әбине чишендереп  ятак янына алап килде.

    ––Ят.

    Ятак өстенә мүкәләп менгән әби нишләргә белми тора, ятар өчен тураерга кирәк ,барып чыкмый бит, каһәр.

    ––Булмый кызым.

    Радилә куллары белән әбинең бил тирәсен капшый башлады.

    ––Монда авыртамы, Гөлҗамал апа?

    ––Юк.

    ––Монда?

    ––Юк.

    ––Ә монда?

    ––Ай.

    Кыз, өстәлдән алып, кулына мазь сөртте, аннары әбинең бил тирәсен шул мазь белән ышкый башлады. Бераз билен угач, әби тавыш бирде.

    ––Тукта  әле, кызым, билем авыртмый, абау ,чынлап бетте бит моның сызлаганы– Әби кеше, йөгереп диярлек урын өстеннән төште–Кай арада урынына утыртып куйдың кызым билне, сизми дә калдым бит.

    Радилә әбигә елмаеп кара торды.

    ––Ходайның рәхмәте яугыры, көчкә килеп җиттем бит, кара, авыртмый да.

    ––Менә, Гөлҗамал апа, бу мазь белән көн дә билеңне у.

    ––Файдасы тисә, уам, ник умаска ди–дип, әби кыз кулыннан әйберсен алды.

     ––Кызым, рәхмәт инде сиңа, менә карт кеше иләсләнеп китәм шул кайчак, бәхетең –тазалыгың белән гомер кичер кызым, алла бирсә, матур гына итеп кияүгә чыгып, Дамир улыма оныклар да алып кайтып бирерсең.

     Үпкәләмәде кыз олы кешегә.

    ––Юк инде Гөлҗамал апа, миңа андый бәхет язмагандыр .

    ––Авызыңннан җил алсын, кызым, кит булмаганны сөйләмә берүк, Ходай Тәгалә адәм балаларын ярты-ярты итеп яраткан. Синең дә үз яртың шушы җир өстендә йөри, табарсың, менә иләс Гөлҗамал карчык әйткән иде диярсең әле. Шулай булмый ни, бар кешенең дә бәхетле булуы шарт.

    ––Миңа ярты гына түгел, чиреге булса да очрамас шул әби.

    ––Соң, кара әле кызым, таза гәүдәдә мени эш. Таза булсаң ни, әнә сиңа Ходай шуның өчен нинди шифалы куллар биргән–әби кеше кызның кулларын алып битенә куйды– күз тия генә күрмәсен бу кулларыңа. Минекеннән тими,  курыкма кызым, минекеләр начар күрә–дип, тешсез авызын ерды Гөлҗамал әби.

     Үзе генә яшәп, бер ачылып сөйләшергә тансыклаган әби әле озак утырды. Җае чыгып кына тора, ул көнне кич белән Радилә янына килүчеләр булды. Һәрберсе белән дә сөйләшергә сүз тапты Гөлҗамал карчык.

    ––Абау, мин, утыра-утыра, кичне җиткереп бетергәнмен икән бит, –дип чыгарга кузгалды. –Кара, син яшь кеше ник өйдә утырасың әле кызым, ник клубка чыкмыйсың? –дип, кызга эндәште.

    ––Нишләрмен икән анда Гөлҗамал апа?–дип сорады Радилә.

    ––Сез, яшь кешеләр, үзегез беләсездер, утырма кызым өйдә, чыгып бер әйләнеп кайт –дип, кортка саубуллашып чыгып китте.

    Әби чыгып киткәч, Радилә көзгегә күз салды. Таза гәүдә,  буй- сын, бил дигәнең бөтенләй юк, битне сипкелләр басып алган. Үз кыяфәтенә ачуы чыккан кыз, үзенә-үзе үч итеп, кич чыгарга җыена башлады. Менә чыга  клубка ул бүген, чыга ,чибәр булмасын барыбер чыгачак, менә шул. Кичнең кич буе өйдә утырган кызының киенә башлаганын күреп алган Дамир абый Радиләгә эндәште.

    ––Кызым, чакырып килделәр мәллә.

    ––Юк  әти, клубка чыгам––дип җавап бирде атасына кыз.

    Бу җавапка Дамир абый бераз аптырап китте, шулай да моңа каршы бер сүз дә әйтмәде.

    ––Ә, ярый–дип кенә куйды.

    Клубка чыкса да, Радилә ,билгеле, яшьләр арасына кереп биеп йөрмәде. Үз авылдашын, бигрәк тә Радиләне, яшьләр чит итмәде билгеле, шулай ук янына килүче егетләр дә булмады. Күрше авыл егетләре дә бар иде клубта, алар да башка кызлар янында бөтерелделәр. Клубның библиотекасында газета-журнал карап  утырудан башка чара калмады. Шулай булса да, клуб ябылганчы, кыз өенә кайтырга кузгалмады. Клуб ябылгач, яшьләр кайсы кая таралды, тик көзнең караңгы төнендә кызны озатып куярга теләүче табылмады. Көзнең  төне бигрәк караңгы инде, берни күреп булмый, җитмәсә фонарь да алмаган кыз. Аны төнлә эзләп килүчеләр булып тора, шуңа кыз батарея белән эшли торган фонарь алган иде. Менә бит урамда шылт иткән тавыш та юк, черегән бәрәңге сабагы исе килә, капка төпләрендә анда-санда  парлашып утырган яшьләр күренә. Кеше килгәнен сизеп алып ,бер-берсенең кочагыннан аерылалар да, Радилә узып киткәч, кабат бер-берсенең кочагына кереп чумалар. Шулай сакланып кына  аяк астына карап кайткан кыз куркуыннан чак кычкырып җибәрмәде. Юл өстендә бер карачкы утыра, Радилә килеп шуның өстенә баса язды.

    ––Абау–кыз читкә сикерде.

    ––Нәрсә инде, хәзер таптап та китәләрмени–дигән аваз чыгарды карачкы.

    ––Сез юл өстендә утырасыз бит––дип, курка-курка гына җавап бирде кыз.

    ––Синең ни эшең бар анда, кайда телим шунда утырам.

    Радилә карачкының тавышын, ниһаять, танып алды.

    ––Рифат?

    ––Нәрсә?

    ––Син, тукта, чынлап Рифат түгелме соң?

    ––Бәйләнмә әле, ычкын моннан, нәрсә инде Рифат та булырга ярамый мәллә.

    Радилә якынрак килде, әйе, юл уртасында Рифат утыра, үзе ләх исерек. Рифат- кызның берәүгә дә  ачмас сере. Радиләнең, укып кына кайтып ,беренче аен эшли башлаган вакытлары. Кулын тотып, мед.пунктка Рифат килеп керде:  егет тимерчелектә ялгыш бармагына зур чүкеч төшергән. Сөякләренә зыян булмаса да, тиресе ярылган,  чүпрәк кенә бәйләп куелган ярадан кан саркып тора. Кыз яраны чистартты, аннары бәйләп куйды. Кулының сызлавы басылган егет, елмаеп, кызга рәхмәт әйтте.

    ––Рәхмәт, Радилә, кулларың шундый йомшак, назлы.

    Мәхәббәткә сусаган кызга, елмаеп, егетләр тарафыннан әйтелгән беренче назлы сүз җитә калды. Шуннан бирле кызның уенда ятса да торса да гел Рифат булды. Әтисенең дә таянып йөри башлаган таяк башы сынмаган иде. Аны кыз, егетне күрү теләген җиңә алмыйча, үзе каерып сындырды. Тик тимерчелеккә баргач, егет кенә аның белән сөйләшергә теләмәде. Кичә төнлә белән дә койма аркылы Рифатны Радиләнең күзләре озатып калган иде. Тик егетнең очрашып йөргән кызы бар, булмаса да Радилә өчен бер файдасы булмас. Егетләр аның тарафына күз салмыйлар. Кыз бар ялкынын уч төбенә җыйды да өенә кереп ятты. Башыннан юрганын ябынып яткач, әтисе ишетмәсен дип, тыелып кына өметсез сөю сагышыннан сулкылдап елап җибәрде. Шулай елаган килеш йоклап та китте.

     

    ––Әйдә, утырма юл уртасында–Радилә, Рифатның кулын алып, җилкәсенә салды да күтәреп аягына бастырды.

    ––Ник, миңа кая теләсәм, шунда утырсам ярамыймыни?

    ––Ярый-ярый–дип, кыз егетне көйләргә тотынды, монда акыл сату бер файдасыз икәне аңлашылып тора, егет исерек.

    ––Кая алып барасың инде мине син?

    ––Әйдә, атла, капка төбегезгә кадәр озатып куям.

    ––Хе, егетләр озатасың инде алайса, ну ярар, ә мин сине шул хуттан өйгә алып кереп китсәм нишләрсең–дип авызын ерды егет.

    ––Ярар. Шулай итәрсең, атла инде––Радилә Рифатны өйләренә таба алып китте.

    Кыз таза гәүдәле булса да, егет бик җиңел түгел икән, көчкә капка төпләренә кадәр өстерәп алып килә алды Рифатны.

    ––Уфф. Кулларым өзелеп төшә дип торам.

    ––Ие, кызык булды инде бу, мине әле кызларның озатканы юк иде моңарчы.

    ––Өеңә керә аласыңмы?

    ––Алам–дип, егет кыздан кулларын ычкындырган иде, чак капкага  тотынып калды– Тәк булмый.

    Радилә капканы ачты да, егетне эләктереп, ишек алдына таба сөйрәде. Ишек алдындагы кыз белән егетнең булышуы, өйдәгеләрне дә игътибарсыз калдырмаган, болдырга Шәйһетдин абый белән Флүрә апа килеп чыктылар. Радиләгә таянып торган Рифатны күргәч, ни әйтергә дә белми аптырап калдылар. Беренче булып Шәйһетдин абый телгә килде.

    ––Нишлисез сез  ишек алдында, шау-гөр килеп?

    Атасын күргәч, Рифат айнып киткәндәй, кыздан кулларын аерып,тураеп басты.

    ––Менә әти-әни сезгә килен алып кайттым.

    ––Нәрссә?

    Бу сорау Шәйһетдин абый белән Радиләнең авызыннан берьюлы яңгырады.

    ––Менә әти-әни таныш булыгыз, киленегез Радилә––дип кабатлады егет.

    ––Син ,исерек баш, нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсынмы?

    Радилә сүз әйтә алмыйча тора иде бу вакытта, нинди булмаганны сөйли бу, аны мыскыл итеп.

    ––Ник, нәрсә булган, әллә Радилә ошамый мәллә сезгә? Бөтен авыл мактый бит аны. Шәһәргә китәм дип йөрми.

    ––Рифат җитте, уенның да ахыры була–дип, көчкә телен әйләндереп әйтә алды кыз.

    ––Юк, җитмәде, менә хәзер капканы бикләп куям да сине кайтармыйм, иртәгә үк никах укытабыз и  бетте китте.

    ––Синең үзеңне бикләп куярга кирәк башт–– ата кеше улының якасыннан тотып йортка таба сөйри башлады, шулай да ниндидер өмет туктатты ата кешене, әллә инде ... .

    ––Кызым, чынлап шулай килешмәгәнсездер ич,-дип, кыздан сорады ул.

    Флүрә апа сүз әйтерлек түгел, авызын яулык очы белән каплап, боларны күзәтә. Бер яктан исерек малай өчен оят, икенчедән, шулай теләсә нәрсә сөйләшүе оят.

    ––Юк, сез нәрсә Шәйһетдин абый, бер андый сүз булмады.

    ––Бу исерек башка үпкәләмә инде кызым, иртәгә акыл кертәм мин аңа, айнысын әле башта.

    ––Сау булыгыз––дип, баштан аякка кадәр кызарган кыз капкадан йөгереп чыгып китте, шулай йөгереп, өенә дә кайтып җитте. Булган хәлләрдән соң ни еларга, ни көләргә белмәде кыз, башы түнеп озак вакыт болдыр баскычында утырды әле.

     Икенче көнне, айныган малаен акылга утыртам дип, бик каты тотынган иде дә Шәйһетдин абый, барып чыкмады. Рифат Радиләгә өйләнәчәген катгый итеп әйтте.

    ––Син нишлисең, ә?  Башың бераз уйлый беләме синең?  –дип, Флүрә апа тыярга тырышып карады улын.

    Билгеле, Радилә кебек кыз алар йортына килен булып төшсә,  бик шат кына булырлар иде, монда көтмәгәндә  уйламаганда малай шулай сөйләнә бит. Үгет- нәсихәтне колагына да элмәде Рифат. Улларның соңгы сүзе ата –ананың тез астына ук китереп сукты.

    ––Радиләгә өйләндермисез икән, бүген үк өйдән чыгып китәм.

    Төпчек улларын төп йортта калдырырга дип, бар көчен куеп килгән ата-ана өчен бу бик хәтәр сүз иде. Икесе дә, лып итеп, артларына утырдылар. Димәк, малай сүзеннән кайтырга уйламый да.

    ––Ярар алайса––дип, урыныннан купты ата кеше –Флүрә киен, Дамирларга барып, Радиләнең кулын сорыйбыз.

    ––Атасы, син дә ычкына башладың мәллә? –дип каршы төште әни кеше.

    ––Барабыз, бетте- китте, күсәк тотып куып чыгарсалар да барабыз, ояты менә моңа булсын.Нәрсә, сиңа Радилә ошамый мәллә хатын?

    ––Радилә әйбәт кыз да үзе, килен булса, бик яхшы булыр иде дә, бу бит бөтенләй уйламаган җирдән килеп чыккан хәл.

    ––Ошый икән барабыз, тор, киен ,бетте- китте.

     Дамирлар йортына чәч төпләренә кадәр оялып килеп керделәр Шәйһетдин белән Флүрә, шулай ук ояла  гына теләкләрен җиткерделәр.

    ––Менә шул сеңлем, кыйнап чыгарсаң чыгырырсың, без  башка берни дә әйтә алмыйбыз. Чыгасыңмы сеңлем безнең улыбызга кияүгә?

     Беркайчан да үзенә насыйп булмаячак егетнең аңа өйләнергә теләге апптырашта калдырды кызны. Ничек инде ул, җаның теләгән, тешеңне сындырып керә ала. Рифат аны яратмый бит, ә ул үзе- Радилә- яратамы соң аны? Ярата гына микән,  җанын ярып бирергә риза кыз егеткә. Көне –төне уеннан куып та китмәгән кеше аның белән бергә тормыш башларга тели, тагын нәрсә кирәк инде гашыйк йөрәккә. Тик бу бит ялгыш кына эшләнә бит, нигә шулай килеп чыкканын аңлый алмый тора кыз.

    Башларын иеп, кыздан җавап көтеп утырган ата-анага аяз көнне яшен сукан кебек Радиләнең җавабы яңгырады.

    ––Риза–диде кыз – мин Рифатка кияүгә чыгарга риза.

    Мондый җавапны атасы да, оялып утырган Шәйһетдин абый белән Флүрә апа да көтмәгәннәр иде.

    ––Кызым, уйлап әйтәсеңме сүзеңне, әллә уйнапмы?-дип сорады Флүрә.

    ––Уйлап әйтәм, мин сезнең йортка килен булып төшәргә риза.

    Әйе, Радилә уйлап җавап бирде. Бу бәхетнең озак бармаячагын уйлап. Озак тормыйча  аерылашалар алар барыбер. Рифат аны яратмый. Ичмасам, кияүдән  кайткан булып саналырмын, дип уйлады кыз. Бәлки, Ходай насыйп итсә, балага да узып калырмын, шуның белән юанып яшәрмен, дигән фикергә килеп ризалыгын бирде кыз.

     Олылар барысы да, тирән итеп, авыр сулап куйдылар.

     Калганы барысы да төш кенә кебек тоелды, туйлар гөрләп узды, яшьләргә изге теләкләр дә әйтелде. Шулай итеп Радилә, бар авылның исен китереп, Шәйһетдин абый йортына килен булып төште.  Киленне Шәйһетдин абый белән Флүрә апа бик яраттылар. Радилә аларга башка киленнәре кебек” әти-әни” дип түгел, ә “әткәй-әнкәй” диеп эндәште. Йорттагы хатын- кыз эшләренең күбесен үзенең өстенә алды яшь килен. Бусы бигрәк Флүрә апага бик ошады. Аннары бар тормышын малайлар һәм ире белән үткәреп, йортта үзенә аралашырга хатын- кыз булмаганга тансыкланган каенана өчен бу зур шатлык булды килене. Кыз алып кайтырга бик теләде ул, тик менә ходай насыйп итмәде шул. Ахыры шуңа төпчек киленен каенана үз кызы кебек кабул итте.Рифат та чит итмәде хатынын, куенына алгалады, билгеле, Радилә теләгән наз белән түгел, шулай тиеш булган өчен генә. Ни өчен шулай тик торганда аның өйләнеп ташлавы сер булып кала килде.

     Тормыш алга таба тәгәри бирде, Рифат әтисе белән көннең көн буена тимерчелектә булды, Флүрә апа йорт эшләрен карады, Радилә көндез мед.пунктта, аннан кайткач, каенанасына булыша. Радилә, тыштан күрсәтмәсә дә, эчтән ут янып яшәде. Чөнки бу бәхетнең озак бармаячак икәнен бик яхшы аңлый, кайчан да булса, Рифат аны кочагына алмый башлаячак, акрынлап, яшь гаиләдә тавыш чыгачак, аннары аерылышу, алга таба инде тормыш буйлап үзең генә атлау. Тик аның бу минутларны бик тә сузасы килде, иренә назын мөмкин кадәр күбрәк бирергә тырышты, өс- башын гел карап юып торды, кайтышына тәмле ашлар әзерләде.

     Кичке ашны ашарга утырганнар иде шулай, Флүрә апа итле аш пешергән икән, башта ашны ашадылар, аннары өстәл өстенә табагы белән ит китереп куйдылар. Кинәт ит исе борынына килеп керүгә, яшь килен укшып косып җибәрде.

    ––Килен ни булды? ––дип сорады Флүрә апа, борчылып.

    ––Белмим, әнкәй, ит исен күтәрә алмыйм, итнең үзенә күзем төшүгә косасым килә.

    Каенана белән каената бер-берсенә карап куйдылар.

    ––Токсикоз.

    Радилә ялт итеп каенанасына борылып карады, ул, медик буларак, токсикозның ни икәнен бик яхшы белә. Ничек токсикоз, шулай тизме? Үзе, ярамаган эш өстендә тотылгандай, оялып кызарып чыкты, аннары ян бүлмәгә кереп китте.

    ––Нинди авыру соң ул токсикоз? –дип сорады Рифат әти -әнисеннән. Бу сүз аңа әлегә бөтенләй таныш түгел.

    ––Менә шундый, улым, тиздән әти булачаксың–дип җавап бирде әнисе.

    ––Әти булам, ничек алай бик тиз, ә кайчан, ничек булам?

    ––Анысын хатыныңнан сора инде––дип авыз ерды Шәйһетдин абый.

     Рифат урыныннан торып ян бүлмәгә хатыны янына кереп китте.

    ––Әнисе, син анда сыер тагарагын кузгаткан дигән идең бугай–диде Шәйһетдин абый.

    Бергә озак еллар гoмер иткән ир канатын бик тиз аңлап алды Флүрә.

    ––Ие шул атасы, әйдә, мин дә синең белән чыгам–дип, урыныннан кузгалган иренә ияреп, ишек алдына чыгып китте каенана.

     Рифат ян бүлмәгә килеп керде, хатыны мендәргә капланып яткан, аңа борылып карамады.

    ––Күптәнме  инде? –дип, сакланып кына сорады ул Радиләдән.

    ––Бер ай тирәсе, районга барып күренмичә, төгәл әйтеп булмый.

    ––Алай. –ир хатынның баш очына килеп утырды.

    Менә шул вакытта күсәк белән органдай Рифатның башы әйләнеп китте, эчтән генә сыкрап үзенә сорау бирде.

    ––Нәрсә эшләдем мин, тиле баш?

    ––Исеңдә тот, мин баланы алдырмаячакмын, ни генә дисәң дә табачакмын.

    ––Ничек алдырырга, тукта, мин бит бер сүз дә әйтмәдем бит әле.

    ––Әйтерсең дип көтмим дә, мин беләм барын да.

    ––Нәрсә беләсең?

    ––Миңа яратып өйләнмәдең син.

    ––Син беләсең–дип уйга калды булачак әти кеше.

     Узган көз ул кабат, ныклап сөйләшергә дип, Гүзәлияне капка төбенә чакырып чыгарды. Ие, шулай булды. Шәһәргә китү-китмәү турында сүз кабаттан кузгалды. Рифат инде яртылаш кыз артыннан шәһәргә китәргә ризалашып та килә иде. Бер яктан яраткан кызы, кыз да аны чит итми, бергә тормыш корырга риза. Икенче яктан әти-әнисе, алар бер дә теләмиләр аның да читкә чыгып киткәнен. Чыгып китә калса, әти-әнисе ризалашырлар, билгеле, соңыннан. Тик инде бераз ирләр характерын да күрсәтеп аласы килде аның кызга.

    ––Һаман шәһәр дә шәһәр, мин бозау мәллә сиңа артыңннан ияреп йөрергә.

    Бу сүз Гүзәлиягә җитә калды, һаман авылдан чыгып китәргә киреләнеп торган егеткә болай да ачуы чыгып утыра иде.

    ––Бозау булмый тагын кем инде син, шул тимерчелеккә арканлап куйганнар инде сине.

    Бу сүзләр Рифатка җитә калды.

    ––Кем, минме?

    ––Син.

    ––Ярар алайса, бозау булсам, ычкын, бар үзең генә шәһәргә.

    ––Нәрсә үкереп елар дип белдең мәллә, синең килгәнне көтеп яткан дип уйласаң, бик ялгышасың.

    ––Нәрс-с-с-с-ә?

    ––Нәрсә ишеттең, шул.

    ––Шулаймыни әле, тагын син сөйрәлчек мине үзеңә өйләндерергә исәбең идемени?

    ––Һай җаным, өйләнмә, бар аттыр анаң янына, беткән ди шәһәрдә егетләр, әле ниндиләре генә бар анда.

    ––Нәрсә, авылда мин тапмам дип белдеңме әллә өйләнергә кыз, синең кебек сөйрәлчек булмаганнары да бар.

    ––Бар -бар, ычкын дидем бит. Сине көтеп утырганнарны тап.

    ––Хуш, алма бөртегем.

    ––Пока, чау, дүрт ягың кыйбла.

     Үзенең шул дөм сукыр булып йөргәнен Рифат күтәрә алмады. Авыл уртасындагы бер йортта, читтән китереп, аракы саталар, шуннан бер ярты аракы сатып алды егет. Ерак китми,авызыннан гына эчеп тә бетерде. Ачылыгын да сизмәде хәтта. Тик менә өенә кайтып җитә алмады, исереп, аяк атламас булып, юл уртасына ук утырды. Торып китә алмый азапланып утырган вакытта, Радилә  чак өстенә басмады аның шунда. Менә шунда инде Рифат, Гүзәлиягә үч итеп, xәзер үк өйләнергә карар кылды. Әти-әнисе каршы булсалар да ,егет үзенекен тукыды, өйләнәм менә шул сезгә.

     Рифат урын өстендә тау шикелле яткан яшь хатынына күз салды.

    Радилә урыныннан кузгалмый ята бирә.

    ––Яратмаганны белгәч, нигә кияүгә чыктың алайса?

    ––Шуңа.

    ––Нәрсә шуңа?

    ––Үзең бел.

    ––Нәрсәне үзең бел?

    ––Шуны үзең бел.

    Хатыныннан төпле җавап ала алмасын аңлаган булачак әти кеше аны калдырып чыгып китте. Ире чыгып киткәч, Радилә торып утырды, сакланып кына эчен тотып карады.

    ––Борчылма, балам, без менә икебез дә бик яхшы итеп яшәрбез әле. Яратмаса –яратмасын безне әти. Мин сине яратам бит балам.

     Рифат кызган баштан эшләп ташлаган хатасын картлар әйтмешли “күпер чыккач”  кына аңлады. Xәзер нишләргә тиеш инде ул? Бу кочакка сыймас хатын белән гомер итәргәме? Яратмаган кеше иртә торса, кич ятса да күз алдында булачак. Ә аерып җибәрсә, әле дөньяга тумаган баласын ана карынында ук ятим итәсе. Аңа намусы кушмый,. Эх, хата эшләү бик тиз, ә артыннан түләсе бәһәсе бик зур. Уйлый-уйлый, булачак ата кешенең башы түнәр дәрәҗәгә җитте. Яратмаган хатынны күрмәс өчен, ул кара төнгә кадәр тимерчелектә кайнаша башлады, имеш эше күп. Тик алай да барып чыкмады, төннең кайсы вакытында кайтмасын, йокларга ятмый аны Радилә көтте. Газ плитәсендә ашын да, чәен дә ул кайтышка әзер тоттты. Бу бигрәк Рифатның ачуын китерде, җитмәсә:

    ––Абау, әтисе күп эшли башлады, кая әле кайнар аш салып бирим үзенә–дип ,иренә назлап эндәште.

     Киленнең көмәне зурая башлаган саен, каенана белән каената аңа авыр әйберләр күтәртми башладылар.

    ––Кызым, куй, үзебез эшләрбез––дип, кулыннан тартып алалар.

    Бусы да ачуын китерде Рифатның, хан кызы мәллә ул шул хәтле, кияүгә алганнарына рәхмәт әйтсен башта.

    Билгеле, Радилә иренең үзеннән читләшүен бик тиз сизеп алды, элек тә һай дип тормый иде аның өчен Рифат. Шулай булса да түзде яшь хатын, бәxетле көннәрнең соңгы минутларына кадәр татып калырга теләде . Башка мондый бәxетле көннәр аның бер- кайчан да булмаячак бит. Ире аны яртмаса да, аның Рифатка карата мәхәббәте сүнә алмады. Булдыра алмады яшь хатын, ирен күңел түреннән чыгара алмады.

      Тимерчелек эчендә бүген тагын эш кайный, Рифат сандал өстендә тимер кисәген кыйный, Шәйһетдин абый алачыкның тышкы ягында, ташкүмер кайтарткан иде, шуны урнаштырып йөреше. Кинәт еракта “һәй” дип кычкырган тавыш ишетелде. Шәйһетдин күтәрелеп карады, тимерчелеккә, тыңламас аякларын ашыктырырга тырышып, кодасы Дамир килеп ята. Дамир абыйның авыру аяклары онытылган ахыры, онытылсалар да үзен бик тыңламыйлар, хуҗа кушты дип ашыгып атларга  тырышмыйлар. Кода кеше таягына таянса таяна, таянмаса юк, ара-тирә шул таягын һавада болгап ала “һәй”.

    Шәйһетдин, туктап, кодасының килеп җиткәнен көтеп тора башлады, тавышка алачыктан Рифат та чыгып атасы янына килеп басты, ул да бабасын күреп алды.

    ––Улым, ул-бу булмагандыр ич?.Килен ничек калды анда?

    Радилә декретта утырса да, авылда башка фельдшер бумаганлыктан, авыл халкы аның янына үз зары белән килүдән туктамаган иде.

    ––Рәшит малаеның эче авырта дип алып киткәннәр иде, сукыр эчәк, шул малайны больницага илтә китте.

    ––Аллага тапшырган, улым, хәерле генә була күрсен, килен авыраеп беткән бит инде.

    Ниһаять, Дамир кода алар янына титаклап килеп җитте.

    ––Кияү,  кода,малай бар, малай! – Аның күзләре ут булып яналар, шатлыгы эченә сыймый, йөзе балкыган.

    –– Килен малай алып кайттымыни?

    ––Ие, инде юлда барганда ук авырый башлаган, Рәшит малаен хирургиягә алып кереп киткәннәр, кызны роддомга. Кияү син телефоныңны үзең белән алмагансың икән, миңа шалтыраттылар. Радилә малай алып кайтты диделәр, авырлыгы дүрт кило җиде йөз, буе илле сигез сантиметр. Таза малай, пәһлеван инде, перәме пәһлеван.

    ––Тукта кода, аның кадәр дулкынланма, әйдә әле–дип, аны кодасы алачыкка таба сөйрәде.

    Шәйһетдиннең иңенә таянган килеш, сөйләнүен дәвам итте Дамир абый.

    ––Кода, аңламыйсың син мине, синең әнә дүртенче онык, минем бит беренче, беренче.

    ––Булыр, булыр кода, синең дә беренче артыннан икенчесе дә, өченчесе дә булыр.

    Юк, аңламый гына бит кодасы, Дамир башын селкеп куйды.

    ––Бабай будым бит мин дә, синең кебек бабай, кода, чукырак мәллә син?

    ––Соң бик яхшы, безнең яшьтә бабай булалар инде ул,-дип елмайды кодасы, аннары улына борылып эндәште– Нәрсә катып торасың? Бар, роддомга оч, хатыныңын хәлен белеш.

     Бу хәбәрне ничек кабул итәргә белми катып басып торган Рифат дерт итеп уянып китте. Аннары картларга бер сүз әйтми, авылга таба атлап китеп барды.

    Алачык эчендә ике кода берүзләре генә утырып калдылар.

    ––Ну, болай булгач, моны билгеләп үтми булмас инде–дип, Шәйһетдин тимер шкафына таба атлап китте. Дамирның алачыкта күп тапкырлар булганы бар. Ул тимер шкафта нәрсә сакланганын да бик яхшы белә.

    ––Тукта кода, анысын алма әле син,-дип ,кодасын туктатты.

    ––Ник?

    ––Мин кибеттән башкасын алып чыктым килешли, беренче онык бит, арзан гына булмасын.

    Куеныннан биш йолдызлы коньяк чыгарып, сандал өстенә куйды.

    ––Ууу, болай булгач шкафны ачмыйбыз инде––дип ,Шәйһетдин кире килеп коньякны кулына алды, аннары ,үрелеп, яндагы верстак астыннан ике пластик стакан алып, шуларга коньякны агызды– Закускасы юк икән.

    ––Кирәкми кода закускасы, ачысы безгә булсын, онык елак булмас, әйдә әле дәү кеше бәxетенә.

     Ике кода, күтәреп, стаканнарны бушатып куйдылар.

    ––Аббау, усал бу.

    ––Онык усал булмас.

    ––Булмас, булмас кода, әле бит без, бабайлар, бар аларны тәрбияләргә–дип ,кодасының аркасыннан кагып алды Шәйһетдин.

      Кинәт ишек ягыннан тавыш ишетелде.

    ––Һе,  авылда бабайлар начар яшәми икән.

    Ике бабай да ишек ягына борылып карады. Анда заманча киенгән , көне җылы булса да, иңенә күн куртка салган,  пеләш башлы, чандыр гына утыз яшьләр тирәсе егет басып тора иде. Аның артында буе метр да җитмеш тирәсе, киң күкрәкле, иптәшеннән яшьрәк икенче егет тора. Анысының сугыш чукмары икәне әллә каян күренеп тора, йөзендә нур әсәре юк, борыны сынык.

     Пеләш баш, тимерче сандалына килеп, коньякны кулына алды.

    ––Ху, не хала -бала, биш йолдызлы.

    Сынык борын ,елмайган төс чыгарып, тешләрен ыржайтты.

    ––Син энем, бер дә исәнләшә белмисең мәллә–дип ,Шәйһетдин, егетнең кулыннан шешәне  тартып алып, кире сандалга куйды. Дамир, эндәшмичә, боларны күзәтеп тора башлады.

    ––Ай, гафу итегез инде, исәнмесез бабайлар, нәрсә бәйрәм итеп утырасыз шулай?

    ––Онык туды.

    ––Онык әйбәт инде, бәлки миңа да өлеш чыгар.

    Шәйхетдин абый пеләш башка коньяк салып бирде.

    ––Мә эч.

    ––Ярар тазалык, саулык белән үссен сезнең онык-дип, пеләш баш конякны авызына аударды.

    ––Шуннан ни йомыш иде?

    ––Йомыш дип, менә карап торам, эшең яхшы гына бара икән, коньяк та алып эчә алгач, бигрәк тә яхшы  Акчаң күп булгач, башкалар белән дә бүлешергә кирәк  бабай. Үзең олы кеше, шуны да белмисеңмени?

    ––Кем белән бүлешергә тиеш инде мин?

    ––Менә минем белән, әнә аның белән,-дип, сынык борынга төртеп күрсәтте пеләш.

    ––Алай икән, ә сез кем әле шул хәтлек, сезгә акча тоттырып җибәрергә.

    ––Мин менә эшсез ятим бала, ул да ятим, акча да юк безнең, син безнең белән бүлеш инде бабай–дип авызын ерды пеләш, аңа кушылып, сынык борын кабат ыржаеп куйды.

    ––Акча кирәк булгач эшләргә бит энем.

    ––Ай, мин бер дә эшли алмыйм шул, мин инвалид, көчкә селкенеп йөрим, әнә аның да башы эшләми, кем сүз тыңламый, шуның маңгаена кундыра берне. Әй, тукта-тукта, акча бирмибез дип,бабайлар шаярта гына бит–дип, пеләш кулларын йодырыклап килә башлаган сынык борынны туктатты.

    Шәйһетдин да, Дамир да аңлап алдылар: болар, эшмәкәрләрне куркытып, акча җыеп йөри торган бандитлар. Боларга бер акча түләсәң, гомер буе түлисе булачак. Болай авыл халкына тими торганнар иде моңарчы.

    ––Күпме кирәк инде сиңа акча? –дип, Дамир сорап куйды.

    ––Юк, без андый сараннар түгел, безгә шул ипилек-тозлык җитә, ай буена эшләгән акчаңның утыз проценты булыр–дип авызын ерды пеләш.

    ––Алай, ай саен түләп барасы инде алайса.

    ––Менә бит, әйттем мин сиңа, бабайлар шаярта гына–дип, пеләш иярченә сүз катты– Ә син тик торганда, олы кешегә кул күтәрмәкче буласың. Сез, бабайлар, аңа ачуланмагыз инде, болай начар егет түгел ул.

    ––Ул шундый бик каты авырумыни?

    ––Бик каты авырта бабай, нишләргә дә белмим инде аның белән–дип, мыскыллап җавап бирде пеләш.

    ––Кая, үзем карыйм, бәлки берәр киңәш бирә алырмын. Кил әле монда энем, яшь кешегә алай авыртып йөрү ярамас–дип, Шәйһетдин сынык борынны үзенә бармагын бөгеп чакырды.

     Сынык борын, көлемсерәп, бабай каршына килеп басты.

    ––Ие шул, бик каты авыру икәнсең син энем, хәзер, борчылма, бик тиз аякка бастырам мин сине–дип, кинәт кенә  Шәйһетдин абый, гомере буе тимер кыйнап, күптән кувалда чүкеченә әйләнгән йодырыгын сынык борынның ияк төбенә китереп орды. Бабай кешедән мондый һөҗүмне көтмәгән егет, чәчрәп, җир идәнгә килеп төеште, килеп төште дә аңын җуйды.

    ––Син, карт усрак, нишләгәнеңне беләсеңме? –дип, Шәйһетдин абый өстенә килә башлаган пеләшнең моңарчы сүсез генә утырган Дамир  сул кулыннан эләктереп алды да шатырдатып кысты.

    Кулы тискига караганда да катырак кысылган пеләш, авыртуга чыдый алмый чинап, идәнгә чүкте.

    ––Иииии, падла ,җибәр кулны, сындырасың.

    Аның артына басып, Шәйһетдин абый, Дамир кодасы кебек, пеләшнең муеныннан эләктереп кысып алды.

    ––Бля, сукалар.

    ––Абау энем, бик тәртипле генә сөйләшә идең бит әле, син дә каты авырып киттең мәллә? Булышмый булмас, кода ничек уйлыйсың ,телен ,сандалга салып, чүкеч белән төйсәк, файдасы булыр микән?

    ––Болай гына булмас ахыры кода, минемчә, башта телен күмер өстендә тотып, бар шакшы сүзләрен көйдереп бетерергә кирәк булыр.

    ––Ничек энем, дәвалап җибәрикме үзеңне? –дип, Шәйһетдин пеләшкә эндәште.

    ––Кирәкми, уйййй, җибәрегез.

    ––Кода, ничек дисең?

    ––Кирәкми ди бит кода, мескен, сырхау килеш яшәр инде шулай, ярдәм итәбез дигәндә каршы килә, җибәр кода, тизәккә бассаң, сасысы үзеңә йогар.

    ––Ие, сасыды шул, фу–дип, Шәйһетдин пеләшне кулыннан җибәрде.

    Пеләш, сул кулын тотып, идәнгә чүкте, ике бот арасы юешләнгән, авыртуга чыдый алмый, астына җибәргән икән.

    ––Фууу, бар энем, монда алачыкны сасытып торма, бу бер капчык бугыңны ал да сыпырт моннан–дип, Дамир идәндә аңына килә алмый аунап яткан сынык борынга төртеп күрсәтте.

    Пеләш баш ишен күтәреп аркасына салып  ишеккә таба юнәлде, чыгып китәр алдыннан, борылып, бабайларга ысылдады.

    ––Ике карт усрак, исегездә тотыгыз, аласы калган ике ай пенсиягезне дә ала алмый калачаксыз.

     Шәйһетдин, урыныннан торып ,ишеккэ юнәлгәндәй итте.

    ––Уйт, тотам хәзер.

    Пеләш чыгып шылды.

    ––Ашка таракан төште кода, каян килеп чыкты бу ике имгәк.

    ––Белмим кода, алар авыл халкын кыерсытмыйлар иде моңрчы, монда берәр нәрсә булырга тиеш, уйлап карарга кирәк.

    ––Нишлибез хәзер? –дип, кабат кодасыннан сорап куйды Дамир.

    ––Нишлибезме, хәзер безгә кайтабыз. Кодагыең аш пешергәндер, ашап алырбыз, аннары моның төбенә төшмәдек бит әле–дип, Шәйһетдин авызын ерды.

    ––Шулай дисеңме? Ярар, мин бик риза.

    Ике бабай, алачыктан чыгып, ишекне тыштан бикләп авылга таба атлап китеп бардылар.

     Шәйһетдин дә, Дамир да, авылга кайткач, булган хәлләрне берәүгә дә сөйләп йөрмәделәр.

     Флүрә апа чынлап ашын өлгерткән икән инде, ике бабай да шаулап кайтып кергәч, аларны өстәл янына чакырды.

    ––Нишли ике кода, табыштыгызмыни? –дип сорады ул бабайлардан.

    ––Һе, шундый көнне дә табышмый буламыни инде кодагый, онык бар бит,-дип, Дамир өстәлгә яртылаш бушаган шешәне чыгарып куйды.

    ––Ууу, бусы да бармыни? –дип җавап бирде аңа кодагые.

    ––Бар, менә кода беренче оныкка  алган әле–дип   аклангандай  итте Шәйһетдин.

    ––Ярар, әйдәгез, өстәл артына  утырыгыз, ике бабай, кеше көлдереп, алачыкта эчеп утырасы түгел иде инде.

    ––Бүген ярый кодагый, бүген көне шундый, таза–сау, әти-әни тигезлегендә үссен инде онык.

    ––Амин, шулай булсын, бусын шушы төп йортта тәгәрәп үссен дим инде кода.

    ––Үсәр, кияү дә, кыз да китәбез дип сөйләнмиләр бит. Сезнең әнә өй тулган кеше, мин бер- үзем генә калдым менә, сөйләшергә кешем дә юк.

    ––Кара әле ,кода ,бәлки, безгә күчәрсең ә? Өй зур,сиңа гына  бер почмак табылыр әле, аяклар да бик начар инде синең.

    ––Юк, юк, син нәрсә, таякка таянып йөри алганда нинди кеше йортында тору ди ул, үз йортым үземнеке инде, нишләсәң дә.

    Кодасының характерын белгән Шәйһетдин артык бәйләнмәде, файдасыз.

    ––Ярар кода, тик бөтенләй аяксыз калсаң, үзем йолкып алып киләм мин сине монда.

    ––Анысы Ходай кулында инде.

    Шулай кодалар өстәл артында, сөйләшә-сөйләшә, шешәнең төбенә төшеп киләләр иде, ишектән Рифат кайтып керде.

    ––У, менә кияү дә кайтты.

    ––Ничек анда улым балаларның хәле? –дип, улыннан сорады Флүрә апа.

    ––Ярый, икесе дә таза-саулар.

    ––Ярый, бик әйбәт, әйдә утыр, ашап алырсың–дип, әни кеше өстәл артына чыкырды улын.

     Рифат өстәлгә күз салды, инде бушап калган шешәгә күзе төште.

    ––Сез монда берне бушаткансыз икән инде.

    ––Сине көтеп тормадык  кияү– дип, бабасы авызын ерды.

    ––Мин үзем дә алган идем, менә–дип, Рифат өстәлгә тагын бер шешә коньяк чыгарып куйды.

    ––Ууу, болай булгач, бәбинең тәпие бөтенләй юылып бетә икән кияү–дип кеткелдәп алды бабасы.

    ––Әй, кая, нишлисез сез? Бусы тагын күтәреп кайткан, җитте сезгә–дип, Флүрә апа шешәне үрелеп  алды–Булды, сиңа да улым олы кешеләр янында авыз күтәреп эчеп утырасың юк.

    ––Соң, әнисе, онык бит инде.

    ––Онык, кода әйтсә, каршы әйтә алмас идем, синең дүртенче онык, онык саен исереп егыласы юк.

    ––Ярар, кодагый, чынлап алып куй, аяклар болай да аллага шөкер, кайтып җитә алмый, урамда аунап ятып булмас.

     Ашап-эчеп алгач, аталы- уллы кабат алачыкка китеп бардылар. Дамир кодалары йортта кодагые янында утырып калды, бер сөйләшергә тансыклаган кода эчен бушатып бетермәгән иде әле.

    ––Улым, малайның исемен кем дип кушасың? –дип сорады Шәйһетдин улыннан, алачык ишеген ачып ятканда.

    ––Радилә Кәрим  кушыйк, ди, мин каршы килмәдем.

    ––Ярар, сезнең бала, үзегез беләсездер, Кәрим- матур исем, шушы төп йортта тәгәрәп үссә, бик әйбәт булыр,-дип, малаена күз кырые белән карап алды ата кеше.

    Рифат берни дә җавап бирмәде. Хатынына карата аның бернинди дә җылы хисләре юк. Тик менә роддом тәрәзенә карап торганда, шәфкать туташы аңа ,елмаеп, тәрәзәдән улын күтәреп күрсәтте. Үзенең баласын күргәч, әллә нишләп китте ата кеше. Бу бит аның баласы, аның каны, ул- җан биргән кеше. Радилә белән араны өзү аңа бер дә кыен түгел, ә бала, үзенең баласы. Бала үсеп җиткәч, аның каршында җавап тотудан бигрәк тә, кечкенә Кәримне үзеннән читтә үстерәсе килми, шулай итеп яратмаган хатын белән гомер итәсе булыр микәнни.

     Шул уйлар белән, алачык эченә керми, ишек төбендә кайнашкан Рифатның күзе юлга төште. Анда басу юлы буйлап колхоз рәисенең машинасы якынлашып килә икән.

    ––Әти “под сәке” малае безгә таба килә.

    Алачыктан чыгып, Шәйһетдин абый да басу юлына күзен  төшерде.

    “Под сәке” Хәлим аның  кордашы, нәселләре белән кыланчык кешеләр, алар гел үзләрен авылдашларыннан өстен дип санап яшиләр. Шул кыланчык холыклары күп мәртәбәләр көлкегә дә калдыргалый үзләрен. Хәлим кордашы өч ел солдатта хезмәт итеп  кайтып төшә шулай. Матрос булып хезмәт иткән, дөнья күреп кайткан егет,  туган йортының бусагасын атлап керүгә, үзенең тегенди -мондый малай гына түгел икәнен күрсәтергә тели,  имеш, урысча да бик яхшы өйрәнгән. Ишектән  килеп керүгә, чемоданын идәнгә куя да эчкә таба тибеп җибәрә бу.

    ––Мама, положи чемоданны под сәке.

    Кич солдттан кайткан егетне күрергә килгән күрше-күлән, туган -тумачаның да котын ала Хәлим. Улым бер ныклап ашасын дип, әнисе солдат каршына олы гына кисәк пешкән ит китереп куя. Ит зур кисәкле, турамыйча ашап булмый.

    Шунда дөнья күреп кайткан егет тагын әйтеп куя.

    ––Мама, дай нож, зарежу.

    Шуннан бирле Хәлим авылда” под сәке Хәлим” булып калды. Егет бик төшеп калганнардан түгел икән, хезмәт иткән вакытында партиягә дә кереп кайткан. Башкалардан уздырам дип, егет укуын да яхшы укыган  иде. Башта партияле егетне бригадир итеп куйдылар, шуннан карьера үсә башлады да инде аның.Килгән түрәләр каршында ялкынлы чыгышлар ясарга,  авыл халкына акыл өйрәтергә дә бик яратты. Туксанынчы елларда колхоз рәисе вазыйфасын башкара башлады, заманына карап, коммунистларны сүгә-сүгә, бер- ике тапкыр мәчеткә кереп, догалар да укыган булып утырды. Соңыннан, колхозны таратып, авылдашларын кәкре каенга терәтте дә авылдан чыгып качты.

    Хәзер депутат булып утыра икән, инвесторлар заманы киткәч менә малаен туган авылына инвестор итеп кайтарды. Тик улы Самат  акыл ягыннан барыбер шул “под сәке Хәлим”нән ерак китә алмаган. Тач атасы кебек кыланчык кеше, сез кем дә-мин кем, аның халык каршында үзен тотышы.

    Алачык каршына килеп туктауга ук ,исәнлек- саулык сорашу урынына, тимерчеләргә кычкырып эндәште рәис.

    ––Нишли аталы –уллы, эшлисе урынына көне буе тәмәке тартабызмыни?

    ––Тарттык ни, тартмадык ни,  синең ни эшең бар анда.

    ––Минем эшем бар җирдә дә бар–дип җавап бирде аларга үзен авылның кендеге дип санап йөргән Самат– Әнә, сезнең эшегез булмаса, колхозга чыгыгыз, карга санап торасы юк монда.

    ––Ие, чыгарбыз, ярты елга өч сум акча эшләргәме? –дигән җавап булды рәиснең сүзенә карата.

    ––Нәрсә, акча кирәкмени, ә ипине кем үстерергә тиеш?

    ––Кем үстерә инде ул ипине энем?

    ––Менә мин, иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып кергән юк, көне буе карга санап йөрергә вакыт юк минем.

    Бу малайның шулай кылануына Шәйһетдиннең ачуы чыга башлады, кем әле син шуның кадәр.

    ––Кем синме ипи үстерәсең? Бар, кибеткә кереп кара, анда Алтайдан китергән он саталар, пешереп китергән ипи дә шул оннан, ипи үстерә имеш, акча эшлим дип, аталы-уллы бөтен басуны агулап бетердегез, үскән ашлыктан ипи пешерерлек түгел, чып-чын агу.

    ––Син беләсең инде, иеме, монда карга санап, бик күп акыллар җыйгансың икән– дип җавап бирде Самат.

    ––Мин генә түгел, бөтен авыл белә.

    ––Беләсез буг... .

    Саматка авылда каршы әйтүче юк, чөнки барсы да диярлек кохозда эшли, карышып торсаң, бакча сукалар өчен тракторын да бирми, фураж, печәнен дә бик аз тоттыра. Яртышар ел акча күрмәгән авыл халкы шул хайван асрап кына алга бара ала. Шуңа рәискә каршы әйтмиләр.

    ––Ярар, монда сезнең белән такылдап торырга килмәдем мин, тимерчелекне сатып алам, Шәйһетдин абый документларыңны әзерлә, иртәгә барсын да хәл итәрбез.

    ––Ә сиңа кем сата соң әле алачакны, энем?

    ––Син.

    ––Мин, менә кызык, сатам дип уйнап та әйткәнем юк бит әле минем.

    ––Сатарсың, сатмый хәлең юк.

    ––Ярар-ярар, бик кызык булып китте әле бу, күпмегә сатып аласың инде алачыкны?

    ––Утыз мең синең ишелергә торган алачыкның бәясе.

    ––Утыз мең, ә ишелергә торгач, нигә сатып аласың алайса?

     ––Анысы синең эш түгел, нишләтәсен үзем белермен.

    Шәйһетдингә бу сатулашу кызык булып китте.

    ––Юк, Самат туган, бик арзан бит, кара әнә миче, сандалы бар дигәндәй, утызга риза түгел.

    ––Күпме сорыйсың инде?

    ––Унбиш миллион–дип сүзгә кушылды Рифат та.

    Шәйһетдин абый түзеп тора алмый көлеп җибәрде.

    ––Нәрсә унбиш миллион, ычкындың мәллә син. Нишлисең син ул хәтле акча белән, мич кадәр хатының өйгә сыймый башладымы, шуңа зур итеп гараж саласың мәллә?

    Юкка  Самат тимерчеләр белән шулай сөйләште, алар бит аның эшчеләре түгел, баш иеп эндәшми торырга. Тапкыр сүз әйткәненә күңеле булып авыз ерып торган рәиснең кинәт күз алларында очкыннар чәчрәде, икенче аңышканда, машина көпчәге янында аунап ята иде Самат.

    Улыннан мондый елгырлыкны көтмәгән ата кеше:

    ––Син, улым, чамалап–дип кенә әйтә алды.

    Рәис, яткан җиреннән торып, өс- башын какты, тиз генә як-ягына каранып алды, кеше-кара күрмәдеме, машинасына барып утыргач, борылып ,йодрыгын селкеде.

    ––Иманыңны алам әле мин синең моның өчен.

    Рифатның кабат машинага таба бара башлаганын күреп, ишеген шап итеп япты да тиз генә кузгалып та китте.

    ––Сугасы түгел иде инде, улым.

    ––Ничава, белеп торсын, бөтен кеше дә аны каршында тезләнеп тормаганын.Нигә безнең тимерчелекне алырга теләгән әле бу.

    ––Үзе түгел, атасыдыр, бусының андыйга башы эшләми. Ташландык хәлдә булганда, Хәлимгә кирәк булмаган, менә ремонтлагач, кирәге чыккан. Кулыннан килсә, бар дөньяга хан булып алыр иде–дип, атасы улына алачык эчендә төшкә кадәр булган хәлләрне сөйләп бирде.

    ––Димәк, аларны Самат җибәргән, безне куркытып, алачыкны саттырырга, имеш ,безне коткаручы итеп күрсәтә үзен.

    ––Шулай булып чыга,башлары түгәрәк” под сәке”ләрнең.

     Машина руле артында җене чыгып барган рәис, тиз генә телефонын алып, кирәкле номерны җыйды.

    ––Ие, тыңлыйм сезне.

    ––Сез нәрсә, мин әйткәнне эшләмәдегез мәллә?

    ––Бардык без анда.

    ––Соң шуннан.

    ––Они нам навешали по полной.

    ––Кемнәр.

    ––Ике бабай иде анда.

    ––Тьфү имгәкләр, бабайлардан кыйнаттыгызмыни, кара аны акчасын алдың.

    ––Ярар, булыр шеф.

      Төп йортка сабый бала кайтып төшүгә, моңарчы үз җае белән барган тормыш бераз җанланып китте. Олылар чират торып диярлек бала янында бөтерелделәр. Әби белән  бабай өчен бигрәк тә зур шатлык, чөнки калган өч оныгы үзләреннән читтә үсә. Ә бусы менә янда, рәхәтләнеп кайчан телисең, шул вакытта кулга алып тупылдатып сөеп була. Әти кеше булып китү Рифатны үзгәртте. Ул инде үзен чын семья башы итеп тота башлады, хатынына карашы үзгәрмәде билгеле. Бала багу- җайлы эш түгел. Кәрим төнлә дә елап уяна, бу вакытта өйдәгеләр тревога биргән кебек барысы да капыл уяналар. Көндез дә борчылып ала, бала –бала инде, Радилә тартылып ябыгып китте. Моңарчы күзгә күренмәгән бил дигән җире дә күзгә чалына башлады, организмга бала тәэсир биргән, ике ай эчендә яшь хатынның сипкелләре бөтенләй юкка чыктылар. Кыскасы, олы гәүдәле чибәр генә ханымга әйләнеп килә Радилә. Бу үзгәрешне каенанасы сизеп алды.

    ––Кара, әтисе, Кәрим суыра гына киленне.

    ––Малай кеше тамакка таза, суырмый калмас инде, син бөтенләй чырага кала торган идең–дип кеткелдәп куйды бабай кеше.

    ––Үз кызым кебек бит атасы.

    ––Анысы шулай ,киленнән уңдык, тик малай менә нишләр, киленне чит итә бит.

    ––Белмим, атасы, бала ата-ана арасын җайлап бетерә ул, бәлки Ходай кушып килешеп китәрләр.

    ––Булсын гына, булсын гына –дип кабатлады Шәйһетдин абый–Ничек килен белән шушы баланы өйдән чыгарып җибәрмәк кирәк.

    ––Китмәс килен, китмәс дип ышаныйк инде.

     Вакыт үтә тора, вакытка ияреп кечкенә Кәрим дә зур булып үсәргә тырыша.

     Шулай иртәнге ашны ашап утыралар иде.

    ––Мин шәһәргә барып кайтам–диде барсына Рифат.

    ––Нәрсәгә? Тик торганда шулай–дип сорады Шәйһетдин улыннан.

    ––Йомышым бар.-Җавап шундый кыска булды.

     Радиләнең җаны аяк астына төшеп тәгәрәде, Рифат аны күрергә бара- Гүзәлияне. Димәк, барысы да бетте.

    ––Бүген кайтасыңмы? –дип сорады Флүрә улыннан.

    ––Юктыр, йоклый калам– Бу юлы агарып калган хатынына карап эндәште Рифат.

    Ир тиз генә чәйләп алды да җыенып юлга да чыгып китте.

    Рифат чыгып киткәч, Радилә үзенең көчсезлегеннән, берни үзгәртә алмаячыклыгын аңлап, кая барып бәрелергә белмәде. Күпме калды аңа ир хатыны булып яшәргә? Күп булса, көн ярым.

    ––Килен тегендә–монда сугылып ни эзлисең?.

    Радилә башына иң беренче килгән сүзе белән җавап бирде каенанасына.

    ––Ташлы күлгә җиләккә бармакчы идем. Капкачлы чиләкне эзлим.

    ––Ник, әнә кулыңа тоткансың бит кызым.

    ––Менә сизмәгәнмен дә–дип, көчәнеп елмайган булды килен кеше–Әни син Кәримне карап тор инде.

    ––Бар, бар кызым, бераз йөреп кайт, карап торырмын берни дә булмас, бала дип бөтенләй ябыгып беттең инде. Борчылма кызым, бар. Ял итеп кайт.

     Ташлы күл белән кояш күптән дуслар. Радилә күл буена килеп җиткәндә, күл кояш белән кара-каршы нурлар атышып уйнаулары иде, күлгә карап  булмаслык күз чагыла. Радилә килеп җитүгә, чиләген җиргә куйды да тезләрен куллары белән кочаклап утырды. Монда тыныч, уйларны берәү дә бүлми.

     Менә бәхет дигәннең соңгы көне дә килеп җитте. Иртәгә булмаячак инде, дөресе, башка беркайчан да булмаячак, бетте, барысы да бетте. Радилә бу көннең киләсен белеп торды, шуңа вакытны озаграк сузасы, аны туктатып торырга тырышты, ә ул аның хәленә кермәде, язмыш бүләк иткән бәхетле көннәр үттеләр дә киттеләр. Инде нишләргә? Иртәгә баланы җыеп, кулына төенчеген алып, кире атасы йортына кайтып китәчәк ул. Бәлки вакытны шушы ташлы күленең ярында мәңгегә туктатып булыр. Әйе, менә хәзер, озакка сузмый. Радилә тәвәккәлләп торып басты, аннары, күзләрен чытырдатып йомып, ташлы күлгә табан таудан йөгереп төшеп китте. Менә хәзер барысы да бетәчәк: җан сызлавы да,  әрнүе дә. Әйе, ташлы күл аны кочагына алыр, ул аңлар аны, берәү дә серен ачмыйча саклар.

    ––Ташлы күүүүл, коткар, ал мине үзеңең кочагыңа, берәү дә таба алмаслык итеп яшер–дип, җан ачысы белән кычкырып җибәрде бәхетсез хатын.

     Бишектә анасыннан тыныч кына   йоклап калган  кечкенә Кәрим кинәт чырайлап кычкырып елап җибәрде.

    ––Улым ни булды? Кинәт кенә нәрсә булды сиңа? –дип, әбисе баланы кулына күтәреп алды.

    Кәрим туктамады, сыны катып, елавын белде. Бу хәлдән ни кылырга белмәгән Флүрә тәрәзә аша ишек алдында йорт эшләрен карап йөргән иренә кычкырды.

    ––Атасы дим, атасы, балага әллә нәрсә булды, сыны катып елый.

    Ишектән атылып, Шәйһетдин абый килеп керде.

    Ниләр генә эшләп карамады әби белән бабай: имезлек каптырып карадылар, Кәрим төкереп ташлады, су биреп карадылар, бала эчмәде. Тирбәтеп җырлап карадылар, биеп карадылар бала каршында- берсенең дә файдасы булмады. Бала ярсыпмы-ярсый, инде күгәреп чыкты.

    ––Ходаем, ниләр генә булды соң, нинди гөнаһларыбыз өчен бу, барысы да яхшы була күрсен. Ходаем, коткар безне бу бәладән, балам тынсыз калып бара, Ходаем, ятим итмә безне –дип, бертуктаусыз кабатлады Флүрә апа .

    Күлнең суы Радиләнең биленә җитеп килә иде инде, кинәт аның колагына, ап -ачык булып,сабый бала елаган тавыш килеп керде. Ул туктап калды, сабый бала елый түгелме соң?Ул як –ягына каранды. Кайда соң ул бала? Тукта, улы Кәримнең тавышы түгелме соң, каян ишетелә аның тавышы? Ие, минем кечкенә улым бар бит, тукта, нишлим әле  мин, Кәримне кемгә калдырып китә алам соң мин.

    ––Радилә, кызым, җаным–дигән тавышка хатын артына борылып карады.

    Күл эченә Гөлҗамал карчык кереп бара икән, киемннәрен дә салмаган әбинең инде су күкрәгенә җитеп килә, тик туктарга исәбе юк әби кешнең, һаман эчкә– Радиләгә таба килә бирә.

    ––Кызым, йөрәк парәм, нишләргә җыенасың? –дип ,әби, килеп җитүгә, хатынның беләгенә чытырдап ябышты– Киемнәрең белән бергә суга кереп барасың бит, җибәрмим, бер адым да башка атламыйсың, синең белән бергә батып үлсәм үләрмен, гөнаһы сиңа булыр.

    Инде күлнең суы, әби кешенең күкрәген узып, муенына ук җитеп килә, үзе гыж-гыж килеп сулый. Ул яшь хатынның култык астына башын тыкты да, аны күтәреп, ярга өстерәгәндәй итте.

    ––Кызым, әйдә, ярамый, гөнаһ кылма, улың кем кулында калыр.

    Хатын берсүзсез әбинең сүзен тыңлады, ярга таба борылды.

    ––Менә шулай акрын гына, җайлап атла кызым.

    Радилә әбине сөйрәп, Гөлҗамал карчык  яшь хатынны сөйрәгәндәй итенеп, икесе дә ярга чыгып бастылар. Әби кеше хатынны һаман күлдән ераккарак алып китәргә тырышты.

    ––Туктама кызым, туктама, әйдә читкәрәк китик–Ахыр чиктә икесе дә, хәлсезләнеп, чирәмгә тәгәрәде.

     Шулай бераз, гыж-гыж килеп, тын алып яткач, әби кабат телгә килде.

    –– Мәтрүшкә җыярга дип килгән идем, зәңгәр мәтрүшкә шушында бик күп булып үсә. Бер заман кемдер кычкыра, күтәрелеп карасам, син киемнәрең белән суга кереп барасың бит, әй.  Карт исәр синең арттан йөгереп кереп киттем бит суга, имеш, сине күтәреп чыга алам, уфф аллам, чак җаным чыкмады.

    Радилә торып утырды, аның артыннан Гөлҗамал әби дә торып утырды.

    ––Менә тиле хатын, суга батып үләсе, әй.

    Моңарчы берсүз дә әйтми әбине тыңлап утырган Радилә Гөлҗамал  карчыкның  юеш итәгенә капланып  сулкылдап елап җибәрде.

    ––Ела, кызым, ела–дип, әби кеше хатынның чәченнән сыйпап куйды –Елый гына күр, бушат эчеңне балам, без  хатыннарга елап эчне бушатырга язган Ходай, рәхәтләнеп, эчең бушаганчы ела.

    Радилә елады да елады, озак елады хатын, эчендәге бар сагышын, җан әрнүләрен чыгарып бетергәнче елады. Әби кеше аны бүлдермәде, бары тик аның чәченнән генә сыйпап утыра бирде. Ниһаять, Радилә сулкылдап кына ята башлады.

    ––Җаның тынычландымы кызым?

    Радилә, ие дигәндәй, башын селкеде.

    ––Әйдә, күтәрел кызым, юеш кием белән  җирдә озак утырып булмас, чирләрсең, аннары бу килеш кайтып та керә алмыйсың.

    Өсләрен салып, кояшта киптергәч, хатыннар кабат киенеп кайтырга чыктылар.

    ––Чиләк–диде Радилә, шактый җир киткәч.

    ––Нинди чиләк кызым? –дип сорады Гөлҗамал карчык.

    ––Чиләгем тау башында калды.

    ––Иии, синең чиләк калган, минем менә, суга мәтәлә -кадала кергәндә, ике галушым да төшеп калдылар.

    Радилә әбинең аякларына күз салды. Чынлап, Гөлҗамал әби оекчан гына икән бит. Яшь хатын көлеп җибәрде.

    ––Менә шулай кызым көлеп кенә тор, ә галушлары иске иде инде аның–дип, әби яшь хатынның аркасыннан сөеп алды.

    ––Гөлҗамал апа, мин сиңа яңаларын алып бирермен.

    ––Бирерсең кызым, бирерсең, башың гына исән була күрсен берүк, исән булсак, барысы да була: галушы да, читеге дә дигәндәй–дип сөйләнә-сөйләнә Гөлҗамал карчык яшь хатынны авылга таба әйдәде..

     Радилә өйгә кайтып кергәндә, кечкенә Кәрим тынычлынып йоклап киткән иде инде, килененең ишектән килеп керүен ишеткән каенана бүлмәсеннән килеп чыкты.

    ––Килен, кызым,  Кәрим әллә нишләп, алганны-салганны белми, туктамый елап алҗытты. Нишләргә белмәдек әткәең белән. Шөкер, тынычлап йоклап китте.

    Каенанасының сүзенә каршы, ие шулай дигәндәй, Радилә башын гына селкеде.

    Флүрә киленнең күзләренә игътибар итте, кызырып чыкканнар, кабат елаган икән килен. Үз кызы кебек күргән  каенанасына Радилә берни дә сөйләми, зарланмый, үз эченә бикләнә кайчак. Моңа иялште инде ул, Флүрә кабат килененең күзләренә карады. Радиләнең күзләрендә элеккеге кызлар очкыны бөтенләй калмаган, каенана каршында тормышка туры карый алган, бар уй-хыялларыннан арынган хатын басып тора иде.

    ––Кызым, баланы ашатып алырсың инде.

    Радилә, кабат берсүз дә әйтми, башын гына селкедә дә бала янына кереп китте. Кәрим инде күптән тынычланып йоклаган, ара-тирә саташкандай итенеп тартышып кына ала. Хатын ими башын баланың борынына китерде. Шуны сизеп, Кәрим күзләрен ачты, янында әнисе икәнен күреп елмаеп җибәрде, аннары ,ими башын эләктереп алып, ими ашарга кереште. Бүген Рифат чит хатын куенында куначак, ул хатын Радилә кебек түгел инде. Дүрт саны төгәл, бар җире дә килгән. Чишенеп ташлагач, тагын да матур булып күренер аның иренә. Билгеле, Рифатка башка Радиләнең кирәге калмас. Ә бүген менә улы белән төн куначак, улы бар бит әле аның. Кем-кем - улы! Аңа беркайчан хыянәт итмәс.

     Бүлмәдән бернинди дә тавыш килмәгәч, Флүрә шыпырт кына ишек аркылы алар ягына башын тыгып күз салды, аннары шулай сакланып кына башын тартып алды. Ишектән Шәйһетдин абый килеп керде.

    ––Әнисе, ничек сез? –дип сорады ул хатыныннан.

    ––Тсс. Йоклыйлар икесе дә.

    Шәйһетдин хатынына кулын изәде.

    ––Әйдә урамга, борчыма инде.

    Рифат Гүзәлиянең кайсы банкта эшләгәнен бик яхшы белә, шуңа, шәһәргә килеп җитүгә, шул банкка китте. Барып җиткәч, охранникның хәйран гына башын да катырып алды. Кассир Гүзәлия эшләми икән бит банкта, озак аңлаша торгач, очына чыкты тагын. Юк, чынлап, кассир Гүзәлия юк, ә менә өлкән бухгалтер Гүзәлия Идрисовна бар икән.

    Аспирантура бетергәч, Гүзәлия бар көчен карьера баскычы буйлап күтәрелергә куйды. Укымышлы, тырыш кызны банк җитәкчесе дә күреп алды, кызны гел карьера буенча күтәрә килде. Менә инде кыз өлкән бухгалтер дәрәҗәсендә эшли. Хезмәт хакы бик яхшы, үзенә банк хуҗасы машина алып бирде, эш белән йөрергә шофёрын да билгеләде. Акрынлап квартира ягын да җайлады кыз, шәһәр уртасында өч бүлмәле фатиры бар, кыйбатлы чит ил машинасы тагын. Гүзәлиянең тормышы ал да гөл дияргә була, зарланмый. Үз эшен бик яхшы белә, тик менә мәхәббәт ягыннан гына җае чыкмый. Билгеле, кызның куенында егетләр дә, ирләр дә кунгалады, тик бу кыз теләгән мәхәббәт түгел. Әле бер егет белән дә чынлап тормышын бәйли алмады, аннары эш, карьера мәсьәләсе вакытны күп ала. Гүзәлиянең иң зур теләге- үзе эшләгән банкта генераль директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелү. Охранник аңа:

    ––Гүзәлия Идрисовна, сезне Рифат исемле бер кеше сорый–диде.
    Кыз әллә нишләп китте.

    ––Рифат–аңа үч итеп, мичкә Радиләгә өйләнгән иде, яратмаган хатын белән тора алмаган, күрәсең .Гүзәлияне эзләп килеп җиткән.

     Заманына карап, соңгы мода буенча киенгән Гүзәлия Рифат каршына килеп басты. Кыз күз алмаслык чибәр иде, чынлап чибәр. Үзе, мин кирәк булдыммыни хәзер дигәндәй ,башын югары тотып басып тора.

    ––Исәнме.

    ––Исәнме, ни йомыш иде?

    ––Синең янга килдем.

    ––Күрәм.

    ––Менә шул.

    ––Нәрсә шул?

    ––Сөйләшәсе иде.

     Чынлап Рифат аны күрергә килгән,  үз вакытында аның белән бергә шәһәргә чыгып китмәде, өйләнгән булды тагын.  Кызның Рифатка нинди тормыштан мәхрүм калганын күрсәтәсе килде.

    ––Ярар, син аз гына көтеп тор, аз гына эшләремне карыйм да аннары миңа кайтырбыз–дип, Рифатны калдырып китеп барды.

    Озак көтәргә туры килмәде, кыз эшләрен тиз төгәлләде, аннары Рифатны үз квартирасына алып кайтып китте.

     Әйе ,кызның квартирасы бик зур икән, өч бүлмәле бит, алай гына да түгел, квадрат метрлары бик зур, зал бүлмәсе ишегалды кадәр.

    Җиһаз бай булса да күп түгел.  Шкаф, диван дигән нәрсәләр-барсы да зәвык белән үз урынында күренеп тора, барсы да кыйбатлы, бик кыйбатлы. Рифат Гүзәлиягә күзен төшерде, кыз, менә күрдеңме дигәндәй, масаеп басып, ирне күзәтеп тора иде.

    ––Рифат, мин душка кереп чыгам, аннары ресторанга шалтыраттым, ашарга китерсәләр, менә акчасын түләп алып кал, дип иргә бер уч акча сузды.

    Кыз душка кереп китте. Рифат башта ашыкмый гына квартираны карап чыкты, әйе, бай квартира, тик менә ул теләгән җылылык кына юк монда, ниндидер бер бик кирәкле әйбер җитмәгән кебек тоела. Ишектә звонок шалтырады, Рифат барып ачты, рестораннан икән. Ул акчасын түләде дә кулына тоттырган картон тартманы залдагы күн диван янында торган кечкенә өстәлгә китереп куйды.

    ––Рифат кем иде ул? –Гүзәлия душтан чыккан икән инде.

    ––Рестораннан ашарга китерделәр–дип, күн диванга барып утырган җиреннән күтәрелеп, кызга карап җавап бирде Рифат.

    Гүзәлия ваннадан өстенә кыска итәкле халат киеп чыккан, сөлге белән чәчләрен урап куйган, ирнең аны күзәтә башлавын тоеп тураеп басты.

     Рифат күзәтүне кызның аякларыннан башлады: туры төз аяклар, балык кебек шома ап-ак ботлар, кыска итәк чак каплап торган йомры янбашлары, нечкә бил, халатның өске ике сәдәфе юри төймәләнми калынган, аннан зур булып ике күкрәк ташып чыгып торалар, Рифат нәрсә-нәрсә, ә кызның күкрәкләре белән таныш, элек мондый зур түгел иде бугай алар, нәрсәдер эшләткән ахыры. Ул кызның күзләренә карады. Гүзәлия “күрдеңме, менә мин нинди, ничек яшим, кара, күр, нидән колак кактың син “дигән масаюлы караш белән иргә карап тора. Кинәт күзләр алышынды, Рифатка каяндыр яратып, үз итеп, җылы нурлы, мин бары тик синеке генә дигән  Радиләнең карашы  төшкән кебек булып китте. Ир ток суккандай тартылып китте. Күзләр  кабат масаюлы Гүзәлиянең карашына әйләнделәр.

    ––Ашарга алып килгәч, нигә ачып тарата тормадың, мине көтәсеңмени?

    “ Кая,  әтисе, үзеңә кайнар аш салып бирим әле, ашыйсың киләдер инде күптән.”

    Рифат як -ягына карынып алды, әллә ычкына башлады инде.

    ––Мин  чыгып тартып керәм––дип, кызга кулларының калтырый башлаганын сиздермәс өчен, тиз генә балконга чыгып китте Рифат.

     Тәмәкесен кабызып, тиз-тиз суырып тарта башлаган ир исен җыя алмый торды. Нигә Радиләнең тавышы колагында  яңгырый соң аның? Нигә яратмаган хатынын шушы чибәр кыз белән чагыштыра әле ул?

    ––Рифат баттың мәллә анда, көне буе сине көтеп утырырга мәллә миңа?

    “ Абау, безнең әти  арып кайткан, әйдә әле улым өйгә чакыр әтиеңне, керсен  өйгә, сагынып беттек, иеме улым.

    Рифатның аяк буыннары бушап киттеләр, ул, егылып китмим  дигәндәй, саклынып кына атлап, кире залда аны көтеп утырган кыз янына керде. Кабат кызга карады. Бу юлы Рифатка үтә чибәр, ялтыравык, үзен генә яраткан җансыз барби курчагы карап тора иде. Юк, мондый бәхетнең  кирәге юк иргә. Бу җансыз курчак янында бер көн дә яши алмый ул. Ул нидәндер курыккан кеше кебек, кызны әйләнеп, ишеккә таба уза башлады.

       ––Кая барасың?

    ––Кайтам. Соңгы автобуска өлгерергә кирәк.

    ––Әәә, шулаймыни,  кисмәк хатынны сагындыңмыни.?

    ––Булсын кисмәк, тик синең кебек җансыз курчак түгел ул.

    ––Аааа, шулаймыни, нигә алайса маңкаңны агызып килеп җиттең соң?

    ––Ялгыш.

    ––Чыгып ычкын моннан.

    Бу юлы инде барби, аждаһага әйләнеп, авызыннан ялкыннар чәчте.

    Рифат башка бер сүз дә әйтмәде, ишекне каты итеп ябып чыгып китте.

    Ир чыгып китүгә, Гүзәлия, тузгып, бар җирне кыра башлаган, дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Юк ,алай эшләмәде ул, чөнки ул зыялы булып санала. Шуңа күрә кыз тирән итеп сулады да башта унга кадәр санады, аннары, кечкенә өстәл янына килеп, бокалга аз гына эчемлек салып йотып куйды. Тик зыялы булса да, хатын- кыз булып кала бирде: кысылган иреннәр ирләргә карата әйтелә торган мыскыллы сүзне ысылдады.

    ––Импотент.

    Әйе, ышанам, Гүзәлия карьера баскычыннан туктамый өскә күтәреләчәк, генераль директор да булыр, бәлки министр да. Аның акчасы, байлыгы да бик күп булыр, шуларны кыз бәхет дип атый икән, була күрсен. Тик Радилә кебек, күкрәкләрен тырната- тырната, бала имезү насыйп булмас, чын йөрәктән яратып, аны бер генә ир дә кочагына алмас. Шулай да Гүзәлияне гаеп итә алмам мин. Кем ниндиен тели бит үзенә бәхетнең: кемдер яраткан кешесе белән гаилә корып балалар үстерүдә күрә, кемдер карьера ясау дип уйлый. Шуңа күрә кызны гаеп итү урынсыз, минемчә.

     Рифат соңгы автобуска чак өлгерә алды. Автобус тәрәзәсеннән карап, уйларына чумып барган ир,  Гүзәлия бәхете турында уйламады, ә үз бәхете турында уйланды. Кыз турында уйлый да алмый иде ул. Хатынына алга таба карашы ничек булыр- Рифат ул турыда үзе аңышмый әле. Ә менә Гүзәлия дигән чибәр дә, бай да кызны ул бүген тормышыннан мәңгегә сызып ташлады.

     Ишек ачылып ябылган тавышка Радилә дерт итеп уянып китте, уянды да сәгатькә күз төшерде. Уху, кичкә кадәр уянмый йоклаган бит, кечкенә Кәрим дә авызына ими башын капкан килеш йоклавын белә. Оялып куйды Рәдилә, килен кешегә, бигрәк тә авылда, көнне йоклап уздыру килешә торган эш түгел инде.

    ––Һе, ире көне буе аяк өстендә, ә хатыны  рәхәтләнеп  йокы бүсә.

    Рифат шәһәрдә калмаган кайтып җиткән. Хатын нишләргә дә белмәде: әллә шатланырга, әллә кайгырырга. Ул торып кухня ягына чыкты. Ир канаты бераз көлемсерәп аңа карады.

    ––Нишли хатын, иреңнең бүген тамагын туйдырасыңмы, юкмы?

    Радилә башын селкегәндәй итте дә плитә янына килеп басты. Каенанасы менә киленне борчымаган бүген, ашын да, чәен дә күптән өлгерткән икән. Барсы да кайнар килеш плитә өстендә тора. Хатын иренә өстәл әзерли башлады.

    ––Ник бер сүз дә эндәшмисең?

    ––Йокым ачылып бетмәгән.

    ––Һе, шәп синең эшләр.

    ––Белмим Рифат, шәпме-юкмы, тик уянмый йоклаганмын.

    ––Ярар әнисе, талашасым килми әле минем.

     Радиләнең кулыннан чак аш чүмече төшеп китмәде, тукта, “ әнисе” диде түгелме соң? Ир канатыннан аның мондый сүзне беркайчан ишеткәне юк бит.

    ––Әнисе–дип кабатлады Рифат–сөйләшәсе бар иде синең белән.

    Радилә ире каршына килеп утырды, ул һаман аңыша алмый иде әле, нишләгән бу Рифат бүген. Аларның өйләнешкәннән бирле, кара-каршы утырып, сөйләшкәннәре юк иде бит.

    ––Мин менә нәрсә уйладым әле әнисе, бабай инде күптән көчкә селкенеп йөри, бәлки  үзебезгә алып килик аны, ә? Әти дә, әни дә күптән әйтеп киләләр инде. Аннары үзе генә бит ул.

    Ничек? Ул иртәгә ,аерылып, туган йортына кайтып китмимени? Радилә ни уйларга белмәде. Ир канаты, киресенчә,аның әтисен бергә торырга чакырырга тели түгелме соң? Хатынның күңеле тулса да еламады, ул елак Радиләне ташлы күл янында мәңгегә калдырып кайтты бүген.

    Кечкенә Кәрим йокысыннан уянган икән, бүлмәдән бала аваз салды.

    ––Ууу, минем улым да дәү үсеп торган икән–Рифат, баланы күтәреп,алдына утыртып куйды–Йә, нәрсә дисең әнисе?

    ––Әти риза булыр микән.

    ––Бер дә көйләмичә булмас, бабай, бабай инде ул, бер читтән ярдәм алырга теләми, холкын әйтер идем.

    ––Кайчан?

    ––Бүген соң инде, иртәгә барырбыз инде.

    Радилә ирендәге үзгәрешләрне аңышмый тора һаман. Моны ничек аңларга икән, “әнисе” диеп эндәште, бабай бездә торсын ди әнә. Хатынның күкрәк эчендә менә сүнәм, менә сүнәм дигән өмет очкыны, акрынлап, көч җыя башлады. Бәлки кабаттан көч җыеп, ялкынга әверелер, кем белә бит, кем белә?

    Дамир абыйны кызы белән кияве, иртүк барып, тиз генә үзләре белән алып кайттылар дисәгез, бик нык ялгышасыз. Теше-тырнагы белән каршы төште бабай кеше.

    ––Китегез, тыңламыйм да, аңламыйм да, тәндә җан барында нинди кеше йортында тору ди ул. Соңгы көннәремне кода йортында үткәрү өчен салдык мәллә бу йортны әнкәң мәрхүмә белән кызым.

    Ике яктан торып, озак үгетләргә туры килде Рифат белән Радиләгә. Ахыр чиктә күнде Дамир абый, тик бер шарт белән: бар пенсиясен тиененә кадәр кызы кулына тоттырачак.

    ––Кеше өстендә ашап ятасым юк– Бабайның таләбе шундый булды.

    Шул шарт белән килешеп, тәки Дамир абыйны Шәйһетдин йортына алып кайта алдылар. Шәйһетдин абыйның болын кадәр йортында аның өчен күптән бүлмә әзер иде инде. Ул көн шул Дамир абыйны урнаштырып узды. Икенче көнне иртүк Шәйһетдин абый кодасына эндәште.

    ––Кода, әнә сиңа теливизор, кара рәхәтләнеп, чәй эчәсең килсә эч, карының ачса, оялып торма, кайчан телисең, утыр да аша.

    ––Юк инде кода, монда хатын- кызлар арасында ятасым юк, сезнең белән тимерчелеккә мин дә барам.

    ––Алай дисәң дә начар булмас, син техниканы да, тимер эшен дә яхшы беләсең, мин сине механик итеп эшкә алам–дип авызын ерды Шәйһетдин.

    ––Аллам, менә эшкә дә урнаштым. Ууу, болай булгач, баеп бетәм икән әле мин.

    Өйдәгеләр көлешеп куйдылар.

     Тимерчелектә кабат тимер кыйнаган тавыш ишетелә, иртәнге тыңлыкта тавышы еракларга тарала.” Чың-чың”,” чың-чың”. Аталы- уллы, кара- каршы басып, ат дагасы ясыйлар. Әйе, авылда ат тоткан хуҗалыклар бар, тимерчелеккә аларның йомышлары төшеп кенә тора. Арба чанасын карарга дигәндәй, шулай ук ат тырмасы, сукасын карап көйләп торырга кирәк. Кабат атның тоягын кисәсе була, аннары дагалыйсы. Атлар өчен тимерчелек янында ат ыстаны тора. Ул ике арасы тар итеп утырткан дүрт багана, шулар арасына таза  борыслар кагылган араннан гыйбарәт. Шул тар аранга атны кертеп бастыралар да аякларын бәйләп куялар. Бар атлар да тыныч кына тормый тоякларын караганда, тибеп җибәрсә, исән калырмын дип уйлама да.

     Дамир абыйга да эше табылды. Бу юлы озын верстак өстенә салып куелган тырма тешләрен, урындыкка утырган килеш, ул сүтә. Тагын бер эшче кул артты алачыкта.

     Машина туктаган тавыш ишетелде, шуның артыннан ук машина сигналы тавышы яңгырады. Аталы- уллы алачыктан тышка чыктылар. Марсель малае Фоат икән.

    Газель  машинасы белән тимерчелек каршына шул килеп туктаган.

    ––Нәрсә машинаңны үкертәсең, малай актыгы, алачык эченә керергә иренәсең мәллә?

    ––Шәйһетдин абый ачуланма инде, үзеңә күрсәтми булмый моны, әти күрсә үтерәчәк мине–дип, еларга җитешеп җавап бирде Фоат.

    ––Нәрсә булды?

    Егет тимерчене машина артына алып чыкты.

    ––Әнә.

    Машина кузовының арткы борты эчкә таба яньчелеп кергән.

    ––Әәә, күзең чыкан иде мәллә энем.

    ––Шәйһетдин абый мин аны чынлап күрмәдем. Посадка янында әти печән чапкан булган, шуны төяп алып кайтырга җибәргән иде.

    ––Шуннан?

    ––Шул, анда сынык каен булган икән, мин, күрмичә, машинаны чигергәндә, арткы борт белән барып кердем шуңа.

    ––Булдыргансың инде, монда энем минутлык эш кенә түгел, бортны сүтеп салдырып алмый булмый.

    ––Шәйһетдин абый бүген үк эшен бетереп булмас микән, машина көн дә кирәк, әти җанымны алачак.

    ––Ярар, эшләрбез энем, бар атаңа әйт, кичкә әзер булыр диген.

    Фоат рәхмәт әйтеп китеп барды.

    Тимерче улына борылып эндәште.

    ––Бар ачкычларны алып чык инде.

    Бандитлар килеп киткәч озак вакыт узды. Шәйһетдин бөтенләй онытып бетргән иде инде алар турында. Тик бандитлар тимерче турында онытмаганнар икән шул. 

     Машинаның арткы бортын аталы-уллы сүтеп яталар иде, алачык каршына зур тизлек белән  кыйбатлы чит ил машинасы килеп туктады. Аталы-уллы шул якка борылып карадылар.

    ––Бүген автомастерской көне мәллә бездә? –дип, Шәйһетдин улына эндәште.

    ––Бәрелгән- сугылган җире күренми әти, яңа машина әле бу.

    Чит ил машинасының дүрт ишеге дә берьюлы ачылып киттеләр. Аннары  кабина эченнән  пеләш баш килеп чыкты, аның артыннан сынык  борын калыкты. Тагын  кулларына Америкада бейсбол уйный торган бейсбол битасы тоткан ике әзмәвер килеп чыкты.

    ––Ну, ничек, сөйләшеп алабызмы каратист бабай–дип, пеләш баш тимерчегә эндәште.

    ––Озын юлларны якын итеп килгән асыл егетләр белән сөйләшми калып булмас, сыйлап та җибәрербез әле бераз–дип, Шәйһетдин абый, машина кузовыннан үрелеп, кулына авыр чүкеч алды. Рифат та аңлап алды боларның кем икәнен,  монтировка тоткан килеш атасы янына килеп басты.

    ––Бер дә борчылмагаз сый мәсьәләсендә, без сыйларны үзебез белән алып килдек–диде пеләш баш, ерткыч кебек елмаеп.

    ––Гы-гы-гы –Аңа янындагы ит бүкәннәрне кушылып көлделәр.

    ––Бабай, син точно влип: или килешәбез, или шушында ятып каласың.

    ––Әле синең белән килешеп тә буламыни?

    ––Була, ник булмасын, минем хакны үзең беләсең, менә сынган кул өчен тагын бер илле мең өстисең дә бетте китте, башың исән калачак.

    ––Ник, мин сине дәвалап җибәргән идем бит инде, әле дә кабат чирлисеңмени?

     Пеләш башның  мондый кара эшләрне бик күп тапкырлар эшләгәне бар. Эшмәкәрләрне килештерү авыр эш түгел, күнми торсалар, аның егетләре килештерү ысулларын беләләр. Ахыр чиктә, төнлә килеп ,ут төртеп китү белән янау да бик җитә. Ә үзләрен дөнья кендеге дип йөрткән түрәләр белән эш итү бөтенләй җайлы, аларга  пеләш башның  кабинетларына килеп керүе бик җитә, бик тиз калтырап төшәләр. Ул бит буш кул белән килми аларга. Кулында ул чиновникларга каршы хәтсез материал була. Намус белән генә яши  белмисең икән түләргә кирәк. Хәер, чиновниклар күп очракта үзләре аны эзләп киләләр, акчасын түләп, үзләренең кара йомышларын эшләтәләр. Менә әле дә шуларның кара йомышларын үтәп йөреше. Аның моңарчы авыл эшмәкәрләре белән аралашканы юк иде. Аныңча авылда мокытлар гына яши. Шуңа күрә беренче килгәндә сынык борынны гына алды ул. Тиз генә авыл гыйбатын куркытып киләсе генә бит. Барып чыкмады: ике бабай аларны тәпәчләп җибәрде. Оят билгеле, оят булса да, пеләш баш бу бабайны хөрмәт итә башлады, “пацан бабай” курыкмый. Ул бик яхшы аңлады: монда алардан куркып торучы юк, авыл халкына каршы чыкма икән, башсыз да калуың бар. Нишләргә инде, аның нигәдер бер дә бу бабайны кыйныйсы килми башлады, кыйнамый да булмый- акчасы түләнгән. Әгәр кире борылып кайтып китсә, егетләр каршында авторитеты төшәчк.

    ––Кода, кем бар анда?.

     Шәйһетдин абый сызланып  күзләрен йомды. Дамир кода, алачыкны эчтән бикләп, шыпырт кына утырсаң ни була инде.

    ––Әәә, син дә монда мыни әле тыйтак аяк–дип җавап бирде Дамирга пеләш баш.

    ––Тавышың гына ишетелә, үзеңне күрмим, пеләш син мәллә ул?.

    ––Күрерсең бабай, күрерсең, аяксыз гына түгел кулсыз да калачаксың бүген, падла, кулны сындыргансың.

    ––Ә, ярар-ярар энем, кереп чык минем янга, икенче кулыңны да сындырып җибәрермен.

     Юк ,болай сүз көрәштереп кенә боларны куркытып булмый, анысы ачык. Монда башны эшләтергә кирәк. Сугышка китсә, кан коясы була, алай криминал чыга, кабат егетләрне алып каласы.

    ––Улым, син бәлки кайтып китәрсең, без монда егетләр белән кода белән икәү генә сөйләшербез.

    “Улым” дидеме, пеләш баш авызын ерды, менә бик шәп улың булгач. Ул егетләренә ым какты, башлыкларын сүзсез дә аңлаган егетләр Шәйһетдин белән Рифатны бар яклап газель машинасының кузовына таба кысрыклый башладылар. Аларга ияреп килгән пеләш баш, бил каешыннан пистолет чыгарып, Рифатка төбәде.

    ––Менә нәрсә бабай, селкенәсең икән, малайсыз калачаксың, хатыны тол калыр, оныкларың да күптер синең, алар синең аркада ятим үсәчәкләр, гөнаһын кая куярсың.

     

    Рифатка төбәлгән коралны күрүгә, Шәйһетдин абыйның хәле китте, бу имансыз ике дә уйламый малайны атып егачак бимт. Ул инде яшисен яшәгән, шуңа курыкмады, тик менә улы.

    ––Син дә гөнаһның ни икәнен беләсеңмени әле–дип, көчкә телен әйләндәреп җавап бирә алды ата кеше.

    ––Беләм  билгеле  бабай, чөнки көн саен гөнаһ эшләп йөрим бит.

    ––Гы-гы-гы.

     

               Осталарны озатканнан бирле Радиләнең эчен корт кимерде. Нигә шулай икәнен хатын үзедә аңламады. Бәлки аяксыз калган атасы өчен борчыламы шулай, эшли ала микән дип. Әллә инде кабаттан бәхет дигән нәрсәнең ташып чыгуына ышанып бетә алмады. Ә бәлки Рифатны чын-чынлап үзенеке икәнен тойды, шуңа күрә ир канатыннан бер генә мизгелгә дә аерыласы килмәде.

     Юк чыдый алмады Радилә.

    1. Әни мин алачыкка барып кайтам –диде дә өйдән чыгыпта китте.
    2. Нәрсә аны шулай алачыкка чакыра, аңлый алмады хатын, шул аңалышылмаучылык аның аякларын тиз-тиз атлатырга мәҗбүр итә иде.

     Алачыкка якынлашкан саен, Радиләнең күңелен шом урап ала башлады. Нишлиләр анда? Дүрт кеше Рифат белән каенатасын машина арбасына таба кысрыклаганнар. Ни турындадыр кычкырып-кычкырып сөйләшәләр, бер пеләш башлы бәндә Рифатка таба кулын сузган. Нидер кычкырып- кычкырып сөйли. Тукта, аның кулында пистолет түлелме соң? Әйе, пистолет, аның Рифатына, яраткан ир канатына атмакчы була түгелме соң ул? Радилә берни тоешмас хәлгә килде. Инде кабаттан бөреләнеп килгән өмет чәчкәләрен йолкып атмакчы булалар түгелме соң? Мәңгегә сөйгәненнән аерырырга телиләр, булмас ул алай, үзенең мәхәббәте өчен күп көрәште ул. Юк инде, башка беркем дә тартып ала алмаячак аннан Рифатны.

    Үләсен-каласын белмичә, Радилә алга ыргылды. Килә -килешкә, авызын ерып торган таза егетнең кулыннан бита таягын тартып алды да пеләш башның пистолет тоткан кулына китереп сукты.

    ––Хааа, кулымны сындырды, ты, корова жирная.

    Пеләш баш, кулын тотып, җиргә чүкте. Инде Радилә берничек тә туктатып булмас хәлгә килде. Уңны -сулны карамый, бита таягы белән селтәнеп егетләрне тукмарга  тотынды, кемгә кайсы җиренә эләгә карап тормый.

    Ир хакын, гаиләсен якларга омтылган хатыннарны күргәнегез бармы сезнең? Булмаса күрергә язмасын, андый вакытта балаларын яклаган әнкә арысланнан да хәтәррәк булалар хатыннар. Бу вакытта үзем харап булам дип башларына китермиләр, бары тик ир хакы хак булсын, гаиләсенә генә җил-яңгыр тимәсен.

     Олы гәүдәле хатынны күреп каушап калган бандитлар, кая барырга, нишләргә белми чәбәләнә башлады. Алар арасында уң кулын тоткан пеләш башта чабышып йөри.

    ––Пацаны, хана нам, бу итәкле боевик үтерә безне хәзер–дип, ишләренә кычкырды.

     Качар җир тапмагач, ат дагалый торган стан эченә чабып кереп башларын тотып җиргә чүктеләр  бандитлар, бер дә булмаса, ичмасам, башлар исән калсын. Радилә алар артыннан станның ишеген ябып та куйды. Егетләр тозакта калды,   селкенә дә алмыйлар, кузгалулары була, яннарында басып торган хатын  таяк белән китереп суга, кайсы җиргә сукканын да карап тормый хәтта.

    ––Үтерәәәәм– дип, инде суына башлаган хатын куркуыннан кычкырып җибәрә.

    Әйе, суына башлаган Радиләдән бандитлар чынлап курка башлады, хатын- кыз ла ул.

    Килене, котырынып, бандитларны тукмый башлауга ук, Шәйһетдин абый машина кузовына сикереп менеп басты. Рифат, башта хатынын тотып калырга теләп, Радилә тирәсендә бөтерелеп караган иде, кая ул, тау кадәр хатынны тотып торып буламыни? Үзенең дә сыртына кызган баштан таяк төшкәч, атасы янына- кузов өстенә сыпыртты.

    Тавышка алачыктан, таягына таянып, Дамир абзый килеп чыкты. Берара тирә- якны күзәтеп чыкты, ниһаять, аңышып алды.

    ––Кызым, кода белән кияүне кыйнамадыңмы?

    ––Юк әти.

    ––Ярар, ярый икән алайса , ояты ни торган булыр иде алай. Кызым!

    ––Нәрсә әти?

     – Кияү яныңа төшсә, ни диярсең икән?

    ––Төшсен.

    Рифат атасына карап алды.

    ––Бар, синең хатын бит, төш янына–дип, Радиләгә карап ишарәләде Шәйһетдин абый.

    Рифат җиргә сикереп төшүгә, башта, җирдән иелеп, пеләш башның пистолетын кулына алды. Затворын тартып карагач күрде, патроны бар, корылган, предохранительгә куелмаган булса, Радилә суккач, атып та җибәрәсе булган икән.

    Аннары ат станы янына килеп басты, хатыны таякны кулыннан төшерми, һаман күтәреп тора, егетләр селкенеп куйсалар да, китерә дә суга.

    ––Ни, әнисе, төшер инде таягыңны, алар хәзер берни эшли алмыйлар.

    Радилә кулыннан таягын төшерде дә ир канатына килеп сыенды.

    ––Мин сине берәүгә дә бирмим, аңладыңмы инде шуны?

    ––Күптән аңладым инде Радилә, менә бүген кич барсын да сөйләшербез, яме. Син бар инде бабай янында басып тор.

     Радилә атасы янына китеп барды.

    ––Әти, ни эшләтәбез инде бу киленеңнең пленныйларын–дип, Рифат янына килеп баскан атасыннан сорады.

    ––Бабай, җибәр безне зинһар өчен–дип, ялынып, Шәйһетдин абыйга эндәште пеләш баш.

    ––Һу малай, менә бит бик матур сөйләшә башладың, минем килен фельдшер бит, менә дигән итеп дәвалаган икән сезне.

    ––Бабай пацан сүзе, башка монда аяк та басмыйм, егетләргә дә әйтеп куям, сезгә каныкмасыннар дип.

    ––Ну, монда аяк басмавың билгеле инде, егет башың белән хатын -кыздан тукматтым үземне дип сөйләп йөрмәссең бит, ояты ни тора.

    Пеләш баш эндәшмәде.

    ––Ярар, җибәрәм мин сезне, тик бер шарт белән.

    ––Нинди шарт бабай.

    ––Сезгә бит колхоз рәисе кушты безне куркытырга, шулаймы?

    ––Ну бабай, син чын опер, каян беләсең син аны?

    ––Беләм, менә шул ике сынык кулың өчен, аннары дәваланырга  санаторийга барып кайтыр өчен, рәистән күп итеп акча сорыйсың, тагын өстәп, мораль яктан зыян күргән өчен, кабат шуның кадәр акча сорыйсың.

    ––Ну бабай, баш синдә, әйдә безнең белән бабай ә, менә дигән башлык чыга синнән, мин  уң кулың булырмын.

    ––Күп такылдасаң, уң кул түгел, башсыз да каласың хәзер, килештекме шулай?

    ––Без вопросов, бабай, килештек, пацан сүзе.

    ––Акчасын ала алачаксыңмы соң?

    ––Ул яктан борчылма бабай, ул синең кебек түгел, дөньяның бер тычкагы, ала алам, билгеле , ул акчаларны.

    ––Алайса килештек, хәзер мин стан ишеген ачам, ике минуттан юк буласыз моннан. Тоткарланып каласыз икән, үзегезгә үпкәләгез егетләр, пацан сүзе, –дип, авызын ерып Шәйһетдин абый стан ишеген ачты.

    Егетләр, чабып килеп, машиналарына сикереп менеп утырдылар да китеп тә бардылар.

    Тимерче алачыгы янында булып узган хәлләр сәгате белән авылга таралды. Радиләнең берүзе генә дүрт бандитны тотып тукмаганын белеп алган, инде күптән чит ил кинолары белән таныш авыл халкы Радиләне “боевик Радилә” дип йөртә башлады. Хатынның дәрәҗәсе халык күзендә бермә- бер күтәрелде.

     Инде төн уртасы җиткән, бүлмәсендә аяклары сызлануы бераз басылып киткән Дамир абый йокыга талган, тышкы  өй алды бүлмәсендә  Шәйһетдин белән Флүрә апасы да күптән йоклыйлар, яшь кешеләр түгел бит, арыганнар. Кечкенә Кәрим дә матур төшләр күреп йоклап ята, ара-тирә елмаеп та куя сабый.

    Рифат белән Радилә генә һаман йокларга ашыкмыйлар әле. Ни турындадыр серләшеп тыенкы гына көлешеп алалар, бәхәсләшкән дә булалар шунда. Шулай шаярышып бераз яткач, Рифат яраткан ханынын кочагыннан ычкындырмый гына эндәште.

    ––Әнисе.

    ––Әү, әтисе–дип, ир канатына сыенган килеш җавап бирде аңа Радилә.

    ––Синең алай-болай миңа ачуың чыкса, тегеләрне тотып ярган кебек, мине дә тотып ярма инде.

    Радилә тыенкы гына көлеп куйды да катырак иренә сыенды.

    Юк, нигә Рифат белән алай эшләсен ди инде ул. Шуның кадәр көрәшеп тапкан бәхете белән беркайчан да алай эшләмәс. Ул бүген җир шарындагы бар хатыннардан да бәхетлерәк . Гөлҗамал карчык дөрес әйткән. Бу дөньяда бар кешенең дә бәхетле булырга хакы бар. Менә ул үз бәхете өчен бар көчен, сабырлыгын җыеп озак көрәште. Һәм ул бәхетле ,бик бәхетле хатын булуга иреште.

     

     

     Зиннур Тимергалиев.

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 23 сентябрь 2020 - 23:11
      Без имени
      Бик әйбәт әсәр бер сулышта укып чыктым