erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Толым (Хикәя)

Ания толымнарын үреп күкрәгенә салды да көзгегә якынрак килде. Кашлары калын түгелме, битенә бетчә-мазар чыкмаганмы дип тикшеренүе иде. Юк, барысы да элеккечә. Ания – чибәрнең-чибәре! Ания – гүзәлнең-гүзәле! Мәктәптә «Озын толым» ярышында катнашса, һичшиксез, беренче урын алыр иде дә, әти-әнисе буй-сын, чәч ярышларын өнәми – ата-бабада булган эш түгел, акыл белән ярышырга кирәк ди. Бәлки, дөрес тә уйлыйлардыр. Нәрсәгә әле, шушы чибәрлегеңне кеше бәясенә куеп, үзеңә күз тидерергә?! Ания үз бәясен үзе бик яхшы белә. Белмәс иде, авылның иң булган, иң акыллы егетләре барысы да аның артыннан чаба.

Тозлы Суда никадәр егет булсын, ул егетләр никадәр яхшы булсын, Ания аларның берсенә дә карамаячак! Аларга кызның эшкә уңганлыгы кирәк, авылда калуы кирәк, ә аның шәһәргә китәсе, табибә буласы килә! Ул бу уйны кечкенә чагыннан ук күңеленә беркетте. Шулай бервакыт Ак кәҗәләре абзар ишеген төртеп ачкан да ишегалдына чыккан, барысы да җәйге өйдә чәй эчеп ятканда, өй баскычына тезеп куелган табаклардан карлыганнарны ашый башлаган.

Ания күрде дә, йөгереп барып, кәҗә башын тыккан табакны тартып алыйм дигән иде, теге мур кыргыры очлы мөгезе белән кызны бер якка чөеп тә атты! Чөюе бер хәл, иң беренче селтәнүен­дә кәҗә мөгезе кызның күзләренә кереп киткәндәй булды. Аниянең бите буйлап кан агып төште, бөтен дөнья караңгыланып калгандай булды, куллары, күлмәге канга манчылып бетте.
– Кызны харап итте, – диде әтисе.
– И балакаем, бу җәйге эсседә медпункты да ябык бит аның, – дип чәбәләнде әнисе. – Кайларга гына йөгерим дә, кемнәргә барып егылыйм?!

Ания, гомерлек сукыр калдым, дип уйлап, сыкрап кына еларга тотынды. Әллә ул елаганга, әллә аптыраштан, сөйләшү тукталды. Зур капка күгәннәренең ыңгырашканы ишетелде.
– Әти?! Син мондамы? – дип сорады Ания.
– Монда. Ир башым белән югалып калдым бит, кызым. Әниең, мәтәлә-кадала, Валя апаң-нарга йөгерде, мотоциклларында хәзер төшәрбез дә җитәрбез, диде. Борчылма, фельдшер өендәдер, кырга механизаторлар озаткан вакыты түгел, – дип тынычландыра-тынычландыра, әтисе Анияне җайлап утыртты, юеш чүпрәк белән битен, кулларын сөрткәндәй итте.

Абыйсы белән әтисе Ак кәҗәне сүгеп-типкәләп диярлек абзарга илтеп яптылар булса кирәк. Ул тиз генә кире керергә теләмәдеме, кап-кара булып тулышып пешкән карлыганнарның тәмен яхшы татыгач ирәйгән идеме – абзар тирәсендә аның саен: «әйдә-әйдә», «кер-кер», «нәрсә карап каттың», кебек сүзләр белән кәҗәне куалаганнары ишетелеп торды.
– Кара инде мур кыргырын, нинди акыллы мал да тамак дигәндә аңгырая икән, шулай эшлиләрме соң? Ярар, кызым, түз, түз, хәзер Валя апаң да төшеп җитәр, – дип тынычландырырга тырышты әтисе.

Ания барыбер елавында иде. Аны бу минутта иң борчыганы – кеше арасына чыгарлык кыяфәтен югалту, гомерлек гариплек... Бар егетне аһ иттергән матурлыгыннан нәрсә кала инде хәзер? Аның артыннан кем йөрер? Кыз һаман шул турыда уйлады.
Әтисе Ания янына килеп утырды:
– Елама инде, кызым, кул-аягың исән-сау, әле күзең дә зыянсыздыр, бар да яхшы гына үтәр.
– Сезгә әйтергә рәхәт, – дип үрсәләнде Ания. – Урамга чыгарлыгым калмаса, бөтен кеше бармак төртеп көлә торган булса?!
– Исәнлегем булсын, диген, кызым, исәнлегем...
Яра төзәлер, чибәрлек – уза торган нәрсә...

Кешене эше белән бәяләгән, тышкы матурлыкка исе китмәгән әтисенә сөйләүнең мәгънәсе юк, дип уйлады кыз. Кайчакларда Ания, иркәләнеп, әтисеннән:
– Әтием, мин матурмы? – дип сораштыргалый иде.
– Миңа яшь кызларның барысы да матур, үземнеке булгач, син бигрәк тә, – ди әтисе. – Синең бит толым-нарың гына да ни тора! Әниеңнең дә яшь чагында чәчләре калын, озын иде...

Толымнарыңның матурлыгы, имеш. Күзләрең күрмә­сә, ул толымнар матурлыгыннан ни нәрсә?! Ул чагында йөз чибәрлеге дә берни түгел! Кайтамы инде әнисе?!
Бәхетенә, фельдшер апа өйдә булып чыккан, шул арада эш урынына төшеп тә җиткән. Ул хәсрәте йөрәгенә ябышкан ананың үзен дә җитәкләп медпунктка алып керде, тынычландырды, дару каптырды, су эчерде дә Аниянең укмашкан кан эчендәге күзләрен чистартырга, шул канны җебетергә тотынды. Күз кабакларының авыртуына чыдарлык булмаса да, Ания түзде, елаудан туктады, фельдшер нинди нәтиҗә чыгарыр дип көтте.

Бераздан, Валя апасы шешенке кабакларын тарткалагандай иткәч, бер күзенә ниндидер яктылык сирпелеп алгандай булды да яңадан юкка чыкты, икенчесе сызык кына ачылды.
– Борчылма, акыллым, мөгез бер күз кабагыңны гына тишкән. Күзеңне кан баскан, син шуңа күрмисең, – диде Валя апасы. – Икенче күзең бераз күгәргән-шешенгән генә, анысы артык яраланмаган да, читкә егылганда берәр нәрсәгә бәрелгәнсеңдер.

Ерактан килеп авылларында калган, татарча да сөйләшергә өйрәнгән Валя апасына Ания гел табибларга караган кебек карады. Бу юлы да йомшак телле, йомшак куллы фельдшерның әйткәненә ышанасы килде.
– Шулаен шулайдыр да, бернәрсә күрми-и-м, Валя апа-а-а... – диде ул, тагын үкси башлап. – Бөтен җире канга тулмагандыр ла ул күзне-е-ең?
– Шулай, дим ич, акыллым, шулай дим ич. Иртәгә, әбәт җитәрәк, медпунктка тагын төшәрмен, тагын чистартырмын. Шунда тәмам ачыкланыр. Кырда эшнең кызган вакыты, машинасын кайдан табасың да кемне районга җибәрәсең? Миңа ышансаң, иртәгәгә кадәр тыныч кына көт.
– Аллага шөкерләр итәрлек эшләр бу. И Ходаем, алга таба рәхмәтеңнән ташлама, – алгы бүлмәдә әнисенең шул рәвешчә өзлексез сөйләнгәне ишетелә иде.
Дарулап чистарткач, җәрәхәткә лейкопластырь ябыштыргач, фельдшер тагын бер кат тынычландырды:
– Күзләреңнең исәнлегенә әллә ышанмыйсың да инде?.. Кабаклары шешкән, шуңа күрә син аларны әле күпмедер ача алмый йөрерсең. Икенчесенә салкын әйберме, суыткычта катырган бозмы куеп торырга кирәк. Бер-ике көннән рәтләнеп китәчәк. Пычрак керт-мә, авырта-кычыта дип, кулың белән кагыла күрмә!

Ания атна буе «кәҗәләр батыры» булып йөрде. Кая барса, кем күрсә, аннан шул вакыйга турында сорады. Дөрес, ул урамга артык күп чыгарга тырышмады, сыңар күз белән абынмый йөрүе дә кыен иде. Мәктәп­тә укулар башланганчы, Ак кәҗә тишкән күз кабагы сәламәтләнде, хәтта җәрәхәте дә бер эз калдырмыйча гына йомылды, алай да иртәнгә эренли иде әле. 

Баштарак, әллә кызларын тынычландыру өчен, әллә ихластан: «инде картайды да, сөт тә аз бирә, акылы да киткәнгә охшый, бу елдан калдырмыйбыз», – дигән булсалар да, соңыннан Ак кәҗәне кызгандылар. Әти-әнисе, Аниянең күңелен күрер өченме, кәҗәне орышкандай итсә дә, сакалбай һаман яраткан маллары булып калды. Тора-бара кәҗәгә кызның да үпкәсе узды. Ә менә бер нәрсә нык кереп калды күңеленә.

Әле медпунктның тышкы катындагы утыргычта Аллага шөкерләр укыганда: «Әнисе, әле дә ярый урак вакытында өйдә туры килдең, Валя. Шәһәрдә яшәсәң, ашыгыч ярдәм машинасын гына чакырасы да кана, монда авылда, югалып каласың, кемгә килеп егылырга белмисең», – дип сөйләнгәләгән иде. Шул сүз һич исен-нән чыкмады. Инде ул, югары сыйныфларда укыса да, табибә булып уйнавын, курчакларын дәваларга, аларга ак халат, хач төшерелгән яулыклар тегүен ташламады. Әти-әнисе чирләп китсә дә, дару эчерткәләп, температураларын үлчәштергәләп йөргән була иде.

Бала чактан күңеленә узган хыял Аниядә сигезенче сыйныфта укыганда да бетмәде. Тугызынчыга күрше Югары Авылга җәяү йөреп укырга кирәк иде, иң яхшысы хәзер үк Казанга китим дә фельдшерлыкка укыйм, аннан институтка да керүе җиңел булыр дип, ул июль башларында, документларын шунда тапшырып кайтты. Мәктәпне «бишкә» генә бетергән иде, имтиханнар биреп торасы да булмады, шул көнне үк, керде дигән пичәтле кәгазь тотып, әле тагын чакыру килер, монысы болай гына, мәктәп өчен генә, дигән вәгъдәләр алып, авылга кайтып та төште.

Ания артыннан йөргән малайлар арасында күңеленә ятмаган Югары Авыл егете дә бар иде. Буйга тәбәнәк, сүзгә шома бу егет барысыннан да ябышкаграк булып чыкты, кичләрен клубта бер алдына, бер артына төште. Тозлы Суда дуслары күп идеме, әллә барыбер Аниянең аңа карамасын белделәрме, авылның иң чибәр кызы артыннан йөри дип, күрше авыл егетенә бәйләнүче табылмады.

Ания авылдан чыгып китсә, һичберсен ошатмаган егет кисәкләренең, чынлыкта, үзе белән мәктәптә укып йөргән бала-чагаларның да, әле яңа гына хәрби хезмәт­тән кайтканнарның да барысыннан котылачак иде һәм котылды да шикелле. Бәрәңге алулар тәмамланып, Ка­занга кайткач, Анияләр төркеменә, яхшы эшләгәнсез, дип, бер-ике көн ял бирделәр. Вакытны әрәм итәсе кил­мәде, төнгә каршы поездга утырып, ул Тозлы Суга юл тотты.

Менә кузгалам-менә кузгалам дип торган поездның вагонына көчкә эләгеп, бердәнбер буш калган урынга килеп тукталса, каршысында – Габидулла утырып тормасынмы?! Унынчы сыйныфны бу елда тәмамлаган егет Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән икән. «Исемнәренә кадәр яратмыйм, үзе кебек иске, борынгы, – дип уйлады кыз. – Озын исемле булганчы, озын буйлы гына булсачы!»

Аниянең болай бер дә кешедән, бигрәк тә иптәшлә­рен­нән көлә торган гадәте юк, әмма дә артыннан кайсыдыр озатып кайтса, аны шунда ук алмаштырып куйгандай була. Кызда мыскыллыйсы килү, үртәшү теләге уяна. Ничә еллар дус булып йөргән берәр малай, матур сүзләр сөйләштерә, яратам, ошатам, ди башласа, кыз шунда ук бу «бәхетсезне» дошманнар исемлегенә теркәп тә куя. Егетләрнең читтән гашыйклыгына ирәя үзе. Әмма башкалар кебек ундүрт-унбиш яшьтән үк пар сайларга ашыкмый.

Үртим дисәң, сәбәп тә кирәк түгел, ә табыйм дисәң, табыла. Йә, әйт, бу Габидулладан нинди яманлык күргән инде ул, ә?! Узган ел туган көненә җибәргән бүләген кич клубта үзенә китереп тоттырды. Танцыга чакырырга каршысына килеп баскан иде, икенче берәү белән биим мин, дип, кинәттән торды да китеп барды. Каешлы уенында да каешны Габидуллага шәпләп төшерергә тырышты, җәза сайларга кирәк булганда, ул эшли алмастайны сорады. Сарык тавышлары чыгарып кына җырлый алуын белгәнгә, егет бер-бер уенда отылдымы, әйдә аны җырлатабыз, ул яхшы җырлый, җырласын, җырласын, дип кычкырырга тотына иде.

Габидулла, Ания артыннан чапкан башкалар кебек үк, боларга түзде, дәшмәде, чөнки үлеп гашыйк иде. Бүген дә кызның үз каршысына килеп туктавына, җитмәсә, авыр сумкаларын поездның өске киштәләренә урнаштыруын үтенүенә ул бик нык сөенде. Инде училищеда укып йөргән Ания акылга утыргандыр, үзе белән кешечә сөйләшеп кайтыр дип өметләнде. Чыннан да, кеше арасында сер бирмәде кыз, егетнең әңгәмәләренә катнашып, яңгыратып көлеп, юл буе шаярып-шатланып кайтты.

Радиодан тиздән Кукмарага якынлашканны хәбәр иттеләр. Кондуктор ханым да, билеты шунда алынганнарны бер кат барлап, һәрберсенең исләренә төшереп чыкты.
– Син Кукмарага кайтасыңмыни? – дип сорады, кызның киемнәренә үрелгәнен күргән егет. Алар авылына автобус Нократ Аланы аша йөри иде.
– Әйе шул, соң бит инде, апаларымда кунам. Ә син?
– Минем районда фатир төшәрлек кешем юк. Нократ Аланы вокзалында утырып чыгармын да беренче автобус белән авылга кайтып китәрмен дип уйлаган идем.
– Ә-ә, алай икән. Ярый, хуш.
– Юк инде, кызый, хушлашмый тор, мин төнге бердә Кукмарада үзеңне генә төшереп калдыраммы? Җитмәсә, апаларга барам, дисең. Вокзалда калсаң да, күпме йортсыз-җирсез, эчкече белән төн уздырачаксың.

Урам буйлап ялгызыңны ничә чакрым төшермим дә төшермим инде!
– Кем миңа тисен?! Шушының кадәр сумкам барында. Күтәреп алам да тондырам, яныма гына килсеннәр! – дип батырайды Ания.
– Синнән булыр! Тик барыбер ялгызыңны төшермим булгач, төшермим, апаңнарга кадәр озата барам! – дип үз сүзендә торды Габидулла да.

Габидулланың озатырга алынуы бер дә начарга булмады. Урамда бик суык, төннәр салкынайткан, ә Аниянең өстендә бик юка иде. Габидулла аның муенына үзенең җылы шарфын урады. Җитмәсә, сумкалары да авыр. Авылда эшләп үскән Габидуллада көч күп икән: «эһ» тә итми, Аниянең йөген эләктереп алды да үзенеке белән бергә тотып, тиз-тиз атлап та китте.

Кукмараның үзәк урамы озын да соң! Төшә-төшә сөйләргә сүз дә җитмәс кебек тоелган иде, табылды үзе.
– Беләсеңме, мин сиңа ни өчен гашыйк булдым? – дип сорады Габидулла кыздан. – Белмисең шул. Толымнарың өчен! Апам толымнарына охшаган алар. Укырга кергәч, беренче аенда ук кистереп кайтты. Толымын үзенә тоттырып җибәргәннәр. Менә нинди прическалы булдым, дип, шат тавыш белән өйгә килеп кергән иде, соңыннан, кич клубка җыенганда моңсу-ланды. Чәчен алай тарап карады, болай – җаен тапмады, ошатмады. Аннан трюмо алдында торган толымнарын кулына алды да үкереп елап җибәрде... Синеке кебек үк матур иде апамның толымнары! Синдәгедәй бөдрәләнеп торган чигә чәчләре! Ул яңадан озын толым үстермәде... Укырга кердем, дип, кистермә яме, Ания! Үкенергә калмасын! Апа килеп утыргач, чәч кисүче кыз да:
«Әллә тимибез генәме соң? Бигрәк калын толымнар бит!» – дип сокланган булган...

Ания чәчен кистерергә уйламый да иде. Теләсә дә, әтисе барыбер рөхсәт итмәячәк аңа. Алар авылында чәче кыска кызлар бер-ике генә. Абыйсы да гел әйтә тора: йөрсәң, озын толымлы кыз белән йөр икән ул!

Чәч кисү уе көтмәгәндә-нитмәгәндә Аниянең башына керде дә утырды: Габидулла үзе дә, гыйбрәтле сүзләре дә онытылды. Иртәгә үк парикмахерга барам, әтиләргә генә шалтыратып әйтәм дә, үзем әтидән шүрләсәм, җизнәмнән шалтыраттырырмын әле, дип уйлап, кыз ашыгыбрак атлый башлады.

«Хезмәт даны» редакциясенең тонык ут яндырылган тәрәзәләре дә, каршысында гөлт итеп утырган элеватор да, колонналы Мәдәният йорты да артта калды. Озак та үтмәде, алар Почта урамыннан күтәрелеп, апалары яшәгән Эшчеләр тыкрыгына да җиттеләр. Егет авыр сумканы кызга сузды. Капка келәсен күтәреп, тимер тавышы ишетелүгә, йорттан җизнәсе килеп тә чыкты. Ул Анияне шундый сагынган иде, сумкасы-ние белән күтәреп алды да, балдыз-балдызым, дип такмаклый-такмаклый, чоланга узды. Апасы да студентканы сагынып көткән: төн дип тормаган, тәмле аш пешергән, чәен кайнаткан. Ания өстәл артыннан кузгалып киткәндә генә, кинәт Габидулланы исенә төшерде:
– Җизни, мине бер егет озатып кайткан иде, рәхмәт тә әйтмәгәнмен, хушлашмаганмын да...
– Нишләп алай эшләдең инде? Төне дә бик суык. Вокзаллары да ягылмый бит әле аның. Дәшәсең калган үзебезгә. Мин дә соң! Әйтәм җирле, капка төбендә нин­дидер егет басып тора иде. Караңгыда сине озата килгән кеше дип уйламадым да, күрше малае дип торам.

Аниягә бик оят булып китте, күзләрен төн буе йокы алмады. Түшәмгә карап уяу килеш ятты. Җизнәсен күрүгә Габидулланы исеннән чыгарган кыз, йокламыйча, бигрәк тә уйда яткач, Габидулла аркасында туган чәч кистерү теләген иртәнгәчә онытмады. Тагын егетләргә усаллыгы, үчлелеге кабынды: әле генә Габидулла каршысында үзен гаепле санаган кыз, болай чәчләремә генә гашыйк булгач, артымнан йөрүдән туктар, кистерәм дә атам, дигән булып ирәйде. Ул бит сиңа гашыйк мин, димәде, чәчләреңне яратам, диде.

Гомер көтмәгән иде, әтисе авырлык белән булса да, ризалык бирде: авылдан икәнлеген күрсәтеп, тасма белән толымнарга үрелгән чәч инде төшкә киселгән, Ания шәһәр чибәркәенә әверелгән иде.
Габидулла бу кайтуында да, аннан соң да Ания янына дип төшмәде, кайчакта Авыл хуҗалыгы институтында укыган студентлар артыннан сәламнәрен генә ирештер­гәләде.

Шулай бервакыт, әлеге дә баягы Казаннан кайткан чагында, вагонга Арчада бер төркем егетләр килеп керде. Алар да Арчага кадәр пассажир поездында кайтканнар да, хәзер, Ания кебек, өч вагонлы «катык поезды»на күчеп утырганнар икән.
Араларында берсе, егетләрне җырлатып, гармун тар­тып кайтканы, ял итәргә дип туктагач, Аниягә сүз катты:
– Минем сезне беркайчан да күргәнем юк, әмма нигәдер таныйм шикелле, – диде. – Әһә! Белдем! Сез – Ания! Ә юк. Алай дисәң, толымнарыгыз озын булырга тиеш. Габидулла шулай дип сөйләгән иде... Ә менә күзләрегез, буй-сыныгыз, бигрәк тә чыңлап торган матур тавышыгыз нәкъ ул тасвирлаганча! Әллә сез Аниянең бер-бер туганымы? Плащыгызга кадәр – Аниянеке!
– Шулайдыр инде... – дип көлгәндәй итте кыз, эченнән моңа бик аптырап. Аннан исенә төште: көзен, Габидулла аны апаларына озата барганда, ул шушы плащтан иде. Хәзер менә матур яз ае. Ул тагын шул ук плащка күчкән! Муенында Габидулла бүләк иткән мохер шарфы гына юк!
– Дустыгызның сөйләве буенча да кешене таныгач, сез тикшерүчегә укыйсыз мәллә? – дип төрттерде кыз. – Шерлок Холмс, хи-хи...
– Юк. Авыл хуҗалыгы институтында. Габидулла белән бер төркемдә. Ничек танымаска, ул кыш буе сезнең хакта гына сөйләгәч. Инде менә үзем дә аның кебек сезне сөйләп аңгыраермын шикелле. Тәбрис абыеңны онытып бетермә, үскәнем! Без синең кебек Нократ Аланында төшмибез, тагын да ерагракка китәбез! Әмма бер сезнең якларга барып чыгам әле мин!

Егетләр, тәмәке тартып кергәч, тагын җырлашып-уйнашып бардылар, әмма Тәбриснең күзе хәзер гел кызда иде. Ания үз станциясендә төшеп калды, Тәбрис аны тамбурга кадәр чыгарды да артыннан:
– Чистай мишәре булам мин, адресыңны да бирмәдең, Казанда таба алмасам, барыбер бер авылыгызга килеп чыгам! – дип кычкырып калган булды.

Тәбрис кызга ошады, чөнки үтә чибәр иде. Андый егетләрнең кызлары күп була аның, дип уйлады Ания, һәм үз-үзенә Тәбрис турында башына уй кертмәскә сүз бирде. Поездда очраткан кешегә ышансаң... Җитмәсә, җырлый... Гармунда уйный... Андый егетләр авылда да үз дәрәҗәләрен белеп кенә кыз сайлый... Таба да ташлый, таба да ташлый... Гармунчыга кызлар белән йөрү яңа көй өйрәнү кебек кенә ул. Отып шомартса, икенчесен өйрәнәсе килә...

Вакытлар узгач, Тәбрис белән алар әле тагын шул ук «катык поезды»нда очраштылар. Аниянең инде йөргән егете бар иде, ул күңелен яңадан кузгатып җибәрмәскә тырышты. Әллә ни сөйләшер сүзләр табылмады, чөнки керүгә үк, Анияне сискәндереп, Тәбрис Габидулланың вафат булганлыгын әйтте.

Сүз ялганмады да ялганмады. Күбрәк Тәбрис сөйләде. Туктап-көтеп торганнан соң, әле бу теманы, әле икенчесен башлап карады – Ания кушылмады. Егет Габидулла турында сүзгә әйләнде дә кайтты, әйләнде дә кайтты:
– Син дип өйләнмәде дә инде Габидулла. Яныңа яңадан барып чыгарга йөрәге җитмәде үзенең. Мин дә ахмак, толымнарыңны кисеп атканыңны әйтеп ташладым... Ул бик яраткач, дустыма хыянәт итмим дип, үзем дә сине эзләп табасы итмәдем. Юкса... үлеп гашыйк булган идем, Ания!

Уфылдаулы, ухылдаулы сөйләшү булып истә калды Тәбрис белән соңгы очрашу Ания күңелендә. Нәрсә генә сөйләсәң дә, тыңласаң да, барыбер сүз сүз инде ул, кылган гамәлләрең булмагач... Егет кабат шулай әллә нишләтеп җибәрер дип һич тә уйламаган иде Ания...

Поезддан төшеп барганда, Тәбрис, кыз белән һич югы битләреннән үбеп, кочагына алып хушлашасы урынга:
– Син толымнарыңны яңадан үстермәгәнсең икән. Кызганыч, – дип, тамбур стенасына сөялгән килеш кенә, күзләрен тутырып моңсу карап торды. – Габидулла гел шулар турында сөйли иде. Шулар турында сөйли иде дә апасын искә ала иде...
Ания, кушылып, бу юлы да бер сүз әйтмәде. Бу турыда сөйләшү өзелгәнгә сөенеп, поезд туктаганчы ук, ишекне ачып, перронга сикереп төште. Борылып кул да болгамады, автобус тукталышына йөгерде.

Бу вакыйгалар тора-бара бөтенләй онытылган булыр иде. Көннәрнең берендә Ания үзе эшләп йөргән шифаханәдә бер егет белән танышты. Буй-сынын әйтәсеңме, матур итеп таралган чәчләренме, затлы күлмәк-галстукларынмы... – барысы да урынында, барысы да килешле. Егетнең дә егете инде менә!

Ания аны бер күрүдә ошатты. Алар төшке ашны ашарга – ашханәгә, сирәк булса да киноларга бергәләп йөри башладылар. Шулай бервакыт Морис, утлар сүндерелгәнне, фильм башланганны көтеп утырганда, кесәсеннән ниндидер гәҗит кисәге тартып чыгарды да андагы рәсемне Ания белән чагыштырырга тотынды.
– Син дисәм, толымнарың юк. Элегрәк шушы рәсемгә гашыйк булгач, газетадан кисеп алып, костю­мымның түш кесәсенә тыккан идем, кем белән танышсам да, гел шундагы рәсем белән чагыштырам. Андагы кызга охшаган кешегә генә өйләнәм дип сүз бирдем.

Ания аптырады. Чәчне үстереп була, мин үзем дә сиңа гашыйк, дип әйтмәде. Ул Морисның үтенүен көтте, ул егетнең тагын да матуррак сүзләр сөйләгәнен көтте...

Морис белән алар аннан соң да очраштыргаладылар, әмма аралашулары ни сәбәпледер дуслыктан ерак китмәде. Дуслар булып кына калсалар да, Ания күңелендә егеткә карата мәхәббәт хисләре бөреләнгән иде шул. Көннәрнең берендә Морис аның бүлмәсенә икенче бер фото тотып керде:
– Ания, теге рәсемдәге кызны таптым бит мин тәки!

Тышлары саргаеп беткән «Идел» альманахында Аниянең яшьлек рәсеме иде. Аның шигырьләре белән чыккан номерны Мориска дусты биргән икән.
– Әйбәт булган, – диде Ания боек кына. – Инде кешесен генә табасың калган.
 – Шигыре дә булгач, исеме дә булгач, тапмыйммы соң?!

Яшьлек әсәрләрен Ания бөтенләй ят исем астында бастырган, ә хәзер шигырь язудан да туктаган иде.
– Бу рәсемдә мәктәп баласы лабаса! – диде кыз. – Син аны күрсәң дә танымаячаксың!
– Булмагае! Ничек танымыйм, ди?! Бу шомырт күзләрнеме?! Бу чигә бөдрәләренме?! Әйе, ул үскәндер! Институт бетергәндер! Синең кебек бер-бер җирдә эшләп йөридер! Бүген үк минеке булыр димим ич! Табам дигәч, барыбер табам инде мин аны!

Ания моңсуланды. Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзең бернигә дә тормый шул. Анияне ярата алырлык булса, бу хәлләрнең асылын аңламас идемени Морис?! Икенче көнне Ания эштән китәргә гариза бирде.

Шул толымнар аркасында ул икенче тапкыр күзе төшкән егетне югалтты... Горурлыкны җиңеп, үзенең рәсемдәге кыз икәнлеген әйтергә дә булгандыр югыйсә... Аниянең бөтен матурлыгы толымда гына идемени соң?!

Рифә Рахман

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://www.syuyumbike.ru/news/proza/tolym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X