erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Туйда кайнана килененең үз кызы икәнен белгән

Әмма никахлашуны барыбер өзмәгәннәр.

Кытайның Сучжоу шәһәрендә кеше ышанмаслык хәл булган. Туй вакытында егетнең әнисе кәләшнең үзенә ничектер таныш икәнлеген сизеп алган. Моннан күп еллар элек югалган кызына бик тә охшаш булган ул. Ана кеше иң элек кәләшнең кулындагы миңенә игътибар иткән – моннан 20 ел элек югалган газиз баласының кулында да шундый ук миң булган.

Егетнең әнисе шундук кәләшнең әти-әнисеннән үзләренең кызымы-түгелме икәнлеген белешәсе иткән. Тегеләре, ике дә уйлап тормастан, дөресен әйтеп салган: ике дистә ел элегрәк кызчыкны юлда табып алулары һәм үз баласы кебек тәрбияләп үстерүләре турында сөйләп биргәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кәләш, булачак каенанасының үз әнисе икәнен белгәч, сөенеченнән елап җибәргән. Инде күптәннән үз әти-әнисен табарга хыяллануын әйткән.

Шунысы мөһим: һинд киносы сюжетына тартым бу вакыйга туйны өзүгә китермәгән.  Ник дигәндә, егет тә бу ханымның үз улы булып чыкмаган: кызын югалтканнан соң аны  уллыкка алган, дип хәбәр итә Oriental Daily.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди бэхетле ана,килендэ, малайда узенеке

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X