Реклама
Туй дигәннән... минем дә сезгә тормышта булган бер вакыйганы сөйләп узасым килә. 90 нчы елларда булган бу хәл. Марат белән Лилия бер ел очрашып йөргәннәр ("Сөембикә", Казан, Фәгыйлә Шакирова).
Туйга бер-ике көн алдан Лилияләргә Казаннан бер тулай торакта яшәгән дус кызлары кайтып төшкән. Яшьләр бит, фантазия шәп! Кәләшне ничек итеп «сатып» җибәрүне бер атна алдан планлаштырганнар: төрле табышмаклар, җырлар-биюләр әзерләгәннәр. Хәтта кәләш урынына вакытлыча утыртырга дип күрше егетне дә күндергәннәр. Ир буласы кияү егете – бай гаиләдән, кәләш өчен акчасын жәлләмәс дип уйлаганнар, күрәсең.
Көтелгән көн килеп җиткән. Лилияне, кияүдән качырып, шифоньер эченә кертеп яшергәннәр. Аның урынына ак челтәр бөркәнеп сакаллы Самат килеп утырган. Бүлмәне йозакка бикләп, ишек янына сакка ике кыз баскан. Идәнгә акбурдан аяк эзләре төшерелгән: баскан саен акча түлисе. Алай гына да түгел, ак кәгазьдә иннек эзләрен калдырырлык итеп үбеп чыкканнар, кияүгә кәләшнең ирен эзләрен эзләп табасы, ялгышсаң акча түлисең.
Менә көтелгән туй көне килеп җиткән. Егет дус егетләре, кунаклар белән берничә машинага утырып, кыз алырга кайткан. Ләкин капка бикле, керәсең килсә – табышмакка җавап тап, җырла, бие, акча түлә. Егет һәм дуслары озак сатулашкан, кызлар сузган бүрек кәгазь акча белән тулган.
Ләкин уеннан уймак чыгасын белсәләр икән... Бик озак барган сатулашу. Акчалар түләп, кияү кәләш яшерелгән бүлмәгә керә. Чаршау артында утырган сакаллы Саматны күргәч, кияүнең сабырлыгы сына, ачуыннан кычкырып җибәрә. «Шуның хәтле мыскыл итәрлек булгач, кызыгызга үзегез өйләнегез !» – ди ул. Иптәшләре дә туктатып кала алмый.
Дәвамы http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/tuydan-kachkan-kiya
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз