Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Качу

    Туйды Гөлнара! Башка болай яшәргә теләге дә, көче дә юк. Үзе эшләп алган бердәнбер мөлкәте – кызыл төстәге ике ишекле генә машинасына утырды да, өстенә кигән киеме белән чыгып китте. Башка кайтмаска дип...("Сөембикә", Казан, Алсу Шакирова).

     

    Күз яшьләренә буыла-буыла елап, шәһәрне чыкканын хәтерләми дә. Кая барасын белми: туган йортына кайтып егылыр иде дә, анда да аны көтеп торучы калмады. Ун яшеннән әтисез үскән кыз кияүгә чыккач әнисен дә бакыйлыкка озатты. Булган бөтен гаиләсе – ире белән кайнанасы иде аның. Матур яшисе килде. Артык купшы да кирәкми иде, кешечә булса шунда... Ләкин алай язмагандыр инде миңа, дип, кая булса да качарга кирәк иде аңа бүген. Барып чыкмаган тормышыннан качарга иде...

    Машинаның газ педаленә нык басты Гөлнара. Радиодан: «Юллларда сак булыгыз», – дип кисәтәләр. Кем хакына сак булырга соң? Кемгә кирәк ул? Хәтта үз-үзенә дә кирәкми бит. Алга таба, билгесезлеккә ашыкты. Нәрсә булса да булыр, гомере булса яшәр әле, Ходай үзе саклар. Менә шушы юлда соңгы минутларын яшәргә язган булса да, үкенечле түгел. Бу дөньяда аны юксынучы булмаячак.

    Шәһәрдән чыгуга кар тагын да көчлерәк ява башлады. Әйтерсең лә табигать тә аны туктатырга тели, киртә тудыра. Меңләгән кар бөртекләре тәрәзәсенә килеп ябыша. Тиз-тиз эшләүче тәрәзә чистарткычлар аларны ике якка себереп, Гөлнарага алга таба юл ача. Оча гына Гөлнара.

    Җиде ел газапта яшәде хатын. Өйләнешкәннең икенче көнендә үк кайнанасы: «Тизрәк бала алып кайтыгыз, онык көтәм, нәселебезнең дәвамчыларын үзем тәрбиялим», – дип, иртән иртүк Гөлнараны шаккаттырган иде. «Туктале, нинди бала, әни, яши башлаганга бер көн генә бит», – дип, ире дә читенсенгән иде. Ләкин кайнанасы шул көннән алып бүгенгәчә ул сүзләрне кабатлавыннан туктамады. Һәр туган яңа көне шул сүзләрдән башланды Гөлнараның. Ярты ел яшәгәч, бу сүзләрне ишетми дә башлаган кебек булды. Ул вакытта менә-менә балага узганын белер кебек иде. Әнә шулай көтә-көтә җиде ел үтеп тә китте. Ә бала һаман юк. Кайнанасы торган саен ярсыды гына. Көннән-көн сүзләрен бастырыбрак, мыскыллабрак әйтә башлады. Соңгы елларда Гөлнара «кысыр килен», «теләсә-нишләп йөргән хатын»га әйләнде дә куйды. «Теге» дип кенә сөйләшә аның турында кайнанасы. Бугазына ябышырлык хәлгә җитте, ырылдап ташланырга гына тора. Гөлнара үз гомере өчен курка да башлаган иде инде. 

    Шәһәрдә Гөлнара йөрмәгән табиб калмады. Акча ягын да уйламады ул, бөтен эшләп тапканын бертуктаусыз тикшеренүләргә, анализларга сарыф итте, йөрде, дәваланды, дарулар эчте... Ләкин нәтиҗәсез. Балаң булмаячак, дип әйтүче дә булмады, сәбәбен дә аңлата алмадылар. 

    – Һай, балам, кодагыйдан аерылып китмичә, бәхетең булмас инде, – дип әйтә иде әнисе дә исән чакта. Әнисе аларга кунакка килсә, кодагыеның бөтен сөйләгәне – бала. Башка сөйләшер сүз юк диярсең. Әнисенең бик нык күңеле төшеп кайтып китә иде алардан.

     

    Реклама

    – Бәхет өчен тынычлык кирәк шул. Бер тынычлыгың юк синең, кызым, Аллам үзе җиңеллек бирсен инде, – дип теләде. 

    Ләкин көтеп алган бәхетләре килмәде. Би-и-ик озак көттерде. Ә ире... Шушы еллар эчендә Гөлнараны ник бер яклап, әнисенә каршы дәшсен. Нәрсә генә дисә дә, башын аска иеп тора иде. Аның өчен дә бу тормыш газапка әйләнде. Хатынына сүзләр ишеттергәндә әнисе аңа да каты бәрелә иде. Кимсенде дә, чарасызлыктан бөтенләй дәшмәс булды ул. Тиз биреште. Булмас инде балабыз, дип, табибларга йөрергә дә, тикшеренергә дә теләмәде. Күпмеләр ялынды аңа Гөлнара! Китик, үзебез аерым яшик дип ялынды. Ләкин әнисенең бердәнбер улы аны калдырып китәргә кыймады. Юанычын да тиз тапты. Ирнең соңга калып, йә бөтенләй кайдадыр кунып калганнарыннан хатыны эшнең нидә икәнен тиз аңлады. Туктаусыз басым астында яшәп, балалары булмаячагын да аңлады инде. Бу мохиткә, бу кайнанасына бала бүләк итү теләге дә калмады. Ул инде аны тумас борын үзенеке итмәкче, үзе тәрбияләп үстермәкче бит. Бары аның гына шул туасы балага хокукы бар диярсең... 

    Өченче катта яшәүче Аня апаның туган көненнән карасына батып менде бүген кайнанасы. Гомер буе шул күршесе белән ярышып яшәгән хатынга яшен суккан диярсең. Аня апаның да әле моңа кадәр онык сөйгәне юк иде. Ләкин аңа туган көнне шатлыклы хәбәр ирештергәннәр. Ул тиздән әби булачак икән. Күршесенең бу шатлыгын күтәрә алмаган кайнанасы бәйрәмдә озак тормыйча, чыгып та киткән. Бөтен ярсуын, явызлыгын, күршесеннән көнләшүен Гөлнарадан алды. Җиде ел буе ишетмәгән сүзләрен яудырды, чыгып кит, күрәсем килми, безнең гаиләнең тормышын боздың, дип, киемнәрен өстенә тотып атты. «Гарык, гарык мин сездән!» – дип кычкырганын Гөлнара үзе дә сизмәде бугай. Калтырана-калтырана, рәнҗүеннән елый-елый тунын киде дә, эшкә йөри торган сумкасын гына эләктереп чыгып китте. Бернәрсә кирәкми бүтән! Аның бу йортта бернәрсәсе дә юк, бер кадерле кешесе дә юк! Монда яшәгән тормышын сызып кына ташлыйсы, онытасы гына килә иде аның...

    Елаудан шешенеп беткән күзләре юлны инде күрми дә кебек. Бер ноктага төбәлеп, кая барганын да аңламыйча юлын дәвам итте Гөлнара. Кая булса да барып җитәр әле. Ул арада буран тагын да котырды. Тәрәзә чистарткычлар карны чистартырга чак кына өлгерә, юлга кар салган. Сәгатькә күз салган иде, Гөлнара  үзенең ике сәгать буе рульдә барганын аңлап алды. Күз алдыннан үткән бөтен тормышы әнә шул ике сәгатькә сыйган икән. Яшәгән дә, яшәмәгән дә кебек. 
    Кинәт Гөлнараның юлына бер малай йөгереп чыкты. Аны бәрдермәс өчен рулен кинәт читкә борды да, чак кына дамба астына төшеп китмичә, туктап калды. Гөлнара машинадан тиз генә чыкты да теге малайны эзли башлады. Буран эчендә беркем күренми. Әллә күземә генә күренде инде дип уйлады ул. Шул арада уң ягында «Апа, апа, коткарыгыз, ярдәм итегез!» – дип кычкырган бала тавышы ишетелде. Күзен каплый-каплый тавышка таба китте хатын. Малай аңа таба йөгереп килде. «Анда әти, аңа ярдәм кирәк, тизрәк!» – дип, Гөлнараны билгесез юнәлешкә алып китте. Кар белән капланган машина түбәсенә әйләнгән иде. Ничек шулай туры килгәндер, арткы ишек каерылып ачылган, малай шуннан чыккандыр дип уйлап куйды Гөлнара. Ул арада бала алгы тәрәзә янына ятып, карны көри, кемнедер чыгарырга тырыша. Руль артында утырып калган ир аңсыз иде. Гөлнара малайны читкә этеп, ишекне ачарга тотынды. Ул ачылмагач, аягы белән машина тәрәзәзен ватарга кереште. Пыяла үкчәгә тиз генә бирешмәсә дә, тибә торгач чатнап ярылып китте. Ир өске киемсез, свитердан гына утыра иде. Гөлнара тунын салып атып аны тартып чыгарырга тотынды. Аңсыз ир авыр булса да, малай белән икесе авыр гәүдәне ничек кирәк алай карга чыгарып салдылар. Ара-тирә ыңгырашкан ирнең тавышын ишетеп, аның исән булуына сөенде Гөлнара. Аннары ирне үз тунына тәгәрәтеп салып машинасына таба өстерәде. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәнне көтеп, бу кеше өшеп үләргә мөмкин икәнен тиз аңлады хатын...

    ***
    Елама, Булат, бар да әйбәт булыр. Вакытында тапкансыз, диде бит табиб, үзең ишеттең, – хастаханә коридорында тезләренә башын салып елап утырган малайны Гөлнара башыннан сыйпап юатты.
    Үлмәс микән инде, апа? Ул үлсә мин берүзем калам бит, – дип, Булат тагын да ныграк елап җибәрде.
    Калмыйсың, Булат, калмыйсың... Мин сине үзеңне генә калдырмыйм. Әниең кая соң синең? Аңа хәбәр итик әле, килеп җитсен.
    Әни юк минем, мин аны бөтенләй күрмәдем. Мине тапкач та үлгән ул, – диде малай.
           Гөлнара Булатны кызганып үзе дә елап җибәрүдән тыелып торды. Калдырмаячак ул аны, төне буе менә шушында икесе бергә утырырлар. Әтисе аңга килгәнче, кирәк булса, аягына басканчы янәшәсендә булыр. Бу дөньяда шушы баладан да якын кешесе юк иде Гөлнараның бүгенге көндә. Ул аңа бик кирәк иде...

    ***
          

    Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kachu

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: