erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Түзәр хәлем калмагач, Алия белән аерылыштык»

Унберенче сыйныфта укыганда, безгә Алия исемле кыз килеп кушылды. Мин аңа беренче күрүдән гашыйк булдым. Алияне күргән көннән соң уку турында гел оныттым. Укытучыларның нәрсә сөйләгәнен ишетми дә идем сыман. Уемда Алия генә иде .

 

“Юк!” – дип әйтү җиңел икән.

Бер-ике ай хыялланып йөрдем дә, хисләремне үзенә сөйләргә булдым. Алия башта кычкырып көлде дә, аннары, юк, син миңа ошамыйсың, диде. Йөрәккә ук кадаса да, син барыбер минеке булачаксың, дидем. Һәм шулай булды да. Алия беренче мәхәббәтенә үч итеп миңа кияүгә чыкты. Без хәтта очрашып та йөрмәдек. Өч көндә уйлаштык та гаилә кордык. Миннән дә бәхетле кеше юк иде!.. 

Ләкин яратмаса яратмый икән шул. Яратмады мине Алия. Сулга йөрде. Мин барысына да түздем, күз йомдым. Әле ярый балаларыбыз булмады. Бер яклы ярату булган гаиләдә туган бала бәхетле буламы икән ул? Түзәр хәлем калмагач, Алия белән аерылыштык. 

Бер көнне эштән соң кафега кердем. Үз уйларыма бирелеп, капкалап утырганда, яныма чибәр генә кыз килеп утырды. “Мөмкинме сезнең яныгызга?” – дип сорады. Мин исә: “Юк!” – дидем ачу белән. Теге кызның күңеле төште, куркып та калды бугай. Тиз генә сызды минем яннан. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яратмаган, бер хис тә кичермәгән кешегә: “Юк!” – дип әйтү шундый җиңел икән ул. Кайчандыр миңа Алия шулай әйткән иде. Хәзер менә үзем шул сүзне башка берәүгә әйттем ...

Рәнис, Чаллы.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/tzr-khlem-kalmagach-aliya-beln-aerylyshtyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X