Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ә ул вакытта әтиебез бер хатынның кочагында яткан булган...

    Авылдагы иң бәхетле гаилә – ул безнең гаиләдер кебек тоела иде миңа. Бар нәрсәбез дә бар, кешедән ким түгел.

     Йорт-җирләребез ялт иткән, тамагыбыз тук, өстебез бөтен, әти-әни кадерләп кенә тора. Бәхет өчен тагын ни кирәк? Бәхет өчен әнинең күңел тынычлыгы да кирәк икән.

    “Балалар көтә. Кайт!”

    Без авылда ишле гаиләдә үстек. Әнием фермада бозаулар карады, әтием ферма мөдире иде. Мин – гаиләдә иң өлкәне, ике энем белән сеңлем дә бар. Үсә төшкәч, әти белән әнинең шыпырт кына үзара бәхәсләшүләрен сизә башладым. Ул вакытта миңа 12 яшьләр иде. Әни еш кына әтине эштән соңга калып кайтуы, фермада хатын-кызлар белән шаярып сөйләшүе өчен тирги иде. Үскәч кенә белдем, ул чакта инде авылда әтинең “фермадагы хатын-кызлар белән йоклый” дигән даны чыккан булган.

    Әни борчылгач, миңа да авыр иде. Ләкин без бу хакта сөйләшмәдек. Ә минем эчемдәге борчуларны кемгәдер бушатасым килде. Тик кемгә? Кайвакыт әнидән: “Әти кая соң ул? Соң бит инде, ник кайтмый ул?” – дип сорый идем. “Эштән соң мал суялар”, – дия иде. Ә ул вакытта әтиебез бер хатынның кочагында яткан булган... Без капчыкта ятмый шул, барысы да чишелде.

    Иреннән аерылган хатын янына йөрүе турында миңа урамдагы бала-чага әйтте. Бу хәбәрне бик авыр кабул иттем, аяз күкне яшен суккандай булды. Сәндрәгә менеп бер сәгать буе үксеп-үксеп еладым, аннары тагын бер сәгать бер ноктага карап уйланып утырдым. 12 яшьлек баланың башында мең төрле уй иде. Әнигә сөйләргәме? Юк, әнинең йөрәге моны күтәрә алмаячак. Әти белән сөйләшергәме? Ул мине тыңламаячак, яки сүгәчәк... Нишләргә?

     

    Реклама

    Ул төнне әни йокламады. Минем дә күзгә йокы керми. “Әни ник йокламыйсың?” - дим. “Әтиеңне көтәм”, - ди. Шулчак йөрәгем әрнеп куйды. Бу хәлнең ахыры булырга тиеш бит инде?! “Әни! Мин әтинең кайда икәнен беләм, әйдә барып алып кайтабыз аны!” – дидем. Тиз генә киендек тә, төнге урам буйлап теге хатынның өенә киттек. Юлда барганда, әни кая баруыбызны сорады. Барысын да сөйләп бирдем. Әни елый, мин тынычландырырга тырышам...

    Реклама

    Барсак, чынлап та, әти шунда иде. “Әти, әйдә өйгә кайтабыз. Әти, син безгә кирәк!” - дип ялвардым. Әти гаепле сыман башын аска иеп басып торды. “Балалар көтә”, - диде сабыр тавыш белән әни. Теге хатын өчебезне дә куып чыгарды. “Эзегез дә булмасын өемдә”, - диде. Юл буе дәшми генә кайттык. 

    Икенче көнне, аннары да әти өйгә вакытында кайта башлады. Безгә кибеттән прәннекләр алып кайта иде. Әнине дә ишектән керүгә үк кочаклап ала иде. Шул көннән бирле без әни белән дус кызларга, сердәшчеләргә әйләндек. Әни минем белән киңәшләшкәч, үземне зур кызлар кебек хис итә башладым. Иң зур хыялым – әнием бәхетле булсын, күңеле һәрвакыт тыныч булсын!

    Рамилә Т.

    Фото: https://pixabay.com/ru

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ul-vakytta-tiebez-ber-khatynny-kochagynda-yatkan-bulgan

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: