erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Үз балаларың булмагач, кирәкмени без кеше баласына?!

Былтыр җәй Казаннан күршебезгә бер шәһәр малае җәйге ялга әбисенә кунакка кайтты. Үсеп, җитдиләнеп киткән кунак малае дигәннәре!

 

Үз балаларың булмагач, кирәкмени без кеше баласына?!

Үсмер егет булган. Аны күрүгә, моннан 7-8 ел элек әлеге малай белән булган бик кызыклы (ә бәлки кызганычтыр) вакыйга искә төште. Ул чакта кунак малаеның, әллә балалалыгы белән, әллә юньсезлеге белән шунда, яңгырдан соң җыелып калган пычрак суда дуңгыз кебек аунаганын аптырап күзәтеп торган идек без. Малайга ул чакларда 5-6 яшьләр чамасы булгандыр. Бик теләсәк тә, ярдәм итә алмый тилмердек без аңа. Малайга якыная гына башлыйбыз, ул безгә пычрак белән кизәнә башлый. Аңа кызык, күңелле. Баштанаяк сазга батып беткән оныгын күргән әби кеше ничек аңын җуеп егылмагандыр, белмим, һәрхәлдә оныгын ипләп кенә саз уртасыннан чыгарды да җайлап сөйләшә-сөйләшә, өйгә алып кайтып китте. 

Балачакта минем дә шушы шук малай хәлендәрәк калганым хәтердә. Пычрак суда коенмасам да, күрше малайларына ияреп, буялып бетеп, “тратайка” әйләндереп йөргәнем истә әле. Мине күргәч, еларга да, көләргә дә белмәгән әниемнең миңа текәлеп караган карашы һаман күз алдымда. Шул чагында урамнан үтеп барган бер авылдашымның, мине күреп, бот чабып, әниемә әйткән сүзләре хәтеремдә бик яхшы булып, аермачык сеңеп калган. “Әстәгъфирулла, күр инде син моны, әниенә эш ясап йөрүен! Балаларым булып, шушындый булса, нервыларым чыдамаган булыр иде минем, валлаһи! Миннән дә рәхәт кеше юк икән. Барасы килгән җиремә барам, кайтасы килгән җиремнән кайтам. Җәннәт. Балалы булу – бәхет, дигән булалар, бала – бәла ул”, - дип бик өзгәләнгән иде ул чакта әлеге ханым.

Еллар үтеп, үзем тормышка чыгып, улымны җитәкләп, капка төпләрен ураганда очраклы гына әлеге авылдашымның әнием белән булган әңгәмәсенең шаһиты булырга туры килде. Инде чәчләренә чал кереп, 60 яшьне узып баручы апаның фикер сөреше бөтенләй башкача иде. Әниемнең хәл-әхвәлләр сорашуына ул авыр сулап кына җавап бирде: “Беркөе инде. Саулыклар да бүген болай, иртәгә тегеләй дигәндәй. Болын хәтле өйдә Фәлән абыең белән икәү яшәп ятабыз инде әкрен генә. Кешегә кеше керми хәзер. Сеңлемнең балалары кайтып киткәли шунда. Үз балаларың булмагач, кирәкмени без кеше баласына?!” Менә бит ничек. Яшь чагында бала – бәла, дип шар ярса да, үз баласы булмавына кыенсына, үкенеп яши бүген.

Танышларым арасында һәр ел саен берәр чит илгә барып, ел әйләнәсе шифаханәләрдә ял итеп, әти-әни булырга ашкынмаучы, “әлегә үзләре өчен генә яшәүче” гаиләләр дә бар. Тик, җәмәгать, гафу итәрсез, җиде-сигез, хәтта унар ел “үзләре өчен генә яшәүче” гаиләләрне аңламыйм мин, һәм, хупламыйм да. Яшьләре инде 35 тән узып баручы танышларым да күп, ә алар һаман илләр гизүдә. Гаилә корырга ашыкмыйлар. Җаваплары да кыска – өлгерербез яисә теләгем юк! Һәрнәрсәнең үз вакыты, дигәндәй, бала бит ул синең сәяхәт итүеңә зыян китерә, комачаулый торган нәрсә түгел. Җайлы һәм көйле генә барган тормышыңа үзгәрешләр кертергә мөмкин, тик инде бу бәла дигән сүз түгел бит әле. Аннан соң, берәр ел гомереңне, сәяхәтләрдән баш тартып, гаилә корып, әни булуга багышласаң да була торгандыр, миңа калса?! Башка елларны, рәхим ит, сәяхәткә сабыеңны да ала аласың.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дөньяның артына тибеп, бары тик “үзләре өчен генә яшәүчеләрне, “юньле яшәр урыны булсын”, “менә өйне салып чыгыйк”, “бераз акча туплыйк инде”, дип, тузга язмаган сылтаулар табып, әти-әни булырга ашыкмаганнарны аңлый алмыйм мин, җәмәгать. Әллә, юк-барны сылтау итеп, җаваплылыктан качалар, әллә инде алар да “бала – бәла”, дип уйлаучылар рәтеннән.

Пычракка батып, авыз-борыннар канатып, аяклар кара янып кайткан чаклары да күп инде бала-чаганың. Бергәләшеп елашабыз, көлешәбез. Кырык эшеңне кырык якка ташлап, итәгеңә килеп сарылган сабыеңа ашарына да җылытып бирәсең, ул йокыга киткәнче, янәшәсендә дә ятып торасың, күңелсезләнмәсен дип, кара-каршы утырып уйныйсың да. Онытылып киткән вакытларда табада ризык көеп киткән чаклар да, аш ташыган вакытлар да, чәйнектә су кайнап беткән көннәр дә булгалый. Тик баланы бәла, дип атау минем уема да килгәне юк.

Бала туу белән бит әле ул, киресенчә, дөньяга башкачарак карый башлыйсың, тормыш яңа башланган кебек. Сабыең белән бергәләп көне буе туп типсәң дә, сикереп-йөгереп йөрсәң дә, беркем дә синнән бармак төртеп көлми. Көнозын телевизордан мультфильмнар карап утырсаң да, беркем гаеп итми. Чөнки син – ӘНИ! Чөнки шулай тиеш! Алай гына да түгел, сине бит әле алда янәдән тәүге мәктәп бусагасы, тәүге укытучы, беренче мәхәббәт, имтиханнар көтә.

Аллаһы Тәгалә хатын-кызны җир йөзенә Ана булыр өчен яраткан. Сабыйларның шат авазларыннан, шатлык-сөенечләреннән ташып торган гаилә җылысын чит илләр, сәяхәтләр, ял йортлары белән тиңләп буламы соң?! Сөю-сәгадәт бакчасыннан Ходай биргән җимешләр берничек тә бәла була алмый! Хәер, моның шулай икәнлеген бары тик минем кебек әни булган кешеләр генә аңлый ала торгандыр.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/uz-balalaryn-bulmagac-kirakmeni-bez-kese-balasyna

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X