erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Вакыт җиткәч кадерләргә, кереп югаласыз каберләргә»: Равил Хәйруллин истәлегенә

Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин вафат. Ятимлекне тоеп үскән көрәшче һәм җитәкче турында дуслары, тренер һәм көрәшчеләрнең хатирәләрен яңарттык ("Интертат", Казан, Энҗе Габдуллина).


Равил абый белән соңгы тапкыр июнь азагында — Миңгәрдә узган көрәш буенча дөнья беренчелегендә күрешкәнбез. Татарстан көрәшчеләре өчен чын күңелдән сөенеп утырды. «Россия җыелма командасында күбесе безнекеләр. Яшьләр дә булдырды, ирләр дә», — дип елмаеп сөйләде.

«Бу — Энҗе, безнең турында яза торган кыз. Мактап та яза, сүгеп тә яза. Ну күбрәк сүгеп яза инде», — дип көлеп, мине Россия командасының баш тренеры белән таныштырды. Нинди генә ярыш, нинди генә турнир булмасын, аның кап-кара болыт шикелле күргән булмады. Каршыга гел мөлаем елмаеп килеп чыга иде.

Көрәш җанатарлары төркемендә дә әлеге кайгылы хәбәрне ишеткәч, үзәккә үтә торган сүзләр яздылар: «Вакыт җиткәч кадерләргә, кереп югаласыз каберләргә».

Марат Әхмәтов: «Күңелдә ул үлгән дигән хис юк та әле»
Равил Хәйруллин коронавирус белән хастаханәгә эләгә. Узган шимбә ИВЛ аппаратына кушалар. Грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры, элеккеге Балык Бистәсе районы башлыгы Равил Гарифулла улы Хәйруллин 5 октябрь көнне 67 яшендә дөнья куя. 6 октябрь көнне Татарстан көрәш федерациясен ун еллап җитәкләгән Равил абыйны Арча районы Ташкич авылында җирләделәр.

Казанның 7 нче санлы хастаханәсе янында мәрхүм белән хушлашу чарасы оештырылды. Анда соңгы елларда Равил абыйның турыдан-туры җитәкчесе булган ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов та килде.

Көннең икенче яртысында портфелен күтәреп килеп керер дә, ялтырап торган зәңгәр күзләре белән ниндидер мәсьәләләр турында сөйләшә башлар кебек. Күңелдә ул үлгән дигән хис юк та әле. Бик зур рәхмәт Равил белән хушлашырга килгәнегез өчен. Шуның кадәр кешенең җыелуы тагын бер тапкыр дустыбызның никадәр якты кеше булуы турында сөйли, — дип сөйләде Марат Готыф улы ун елдан артык үзенең уң кулы булып эшләгән Равил Гарифулла турында.


Хәлил Шәйхетдинов: «Якын туганымны югалткан кебек, бик авыр»
ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшен, дустын, эш сәфәрендә булу сәбәпле, соңгы юлга озатырга килә алмаган. «Якын туганымны югалткан кебек, авыр, бик авыр», — дип уртаклашты ул.

— Равил гомере буе катлаулы, җаваплы эшләрдә эшләде. Үз көче белән халыкның мәхәббәтен яулады. Кайда гына эшләсә дә, гадел, тырыш кеше булды. Соңгы елларда татар көрәшен Россия, республикакүләм үстерү өчен дә зур өлешен кертте. Бик якын дустым иде. Ярты сүздән бер-беребезне аңлый идек. Һәрвакыт көләч, һәрвакыт елмаеп тора… Аның белән бер сөйләшеп утыруы үзе бер бәхет иде.


Аңа җиңел булмагандыр, чөнки һәрбер районның, һәрбер көрәшченең чемпион буласы килә. Һәрбер көрәшчене белде ул. Фикерләре, яшәеше, халәтен, гаилә хәлләрен белеп торды. Безнең өчен, спорт өчен, көрәшчеләр өчен көтелмәгән югалту булды бу. Әле гөрләп, йөгереп торган җирдән. Безнең нигәдер шулай инде. Башта Наил Хөснуллович (Татарстан көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры — ТИ) бик иртә, шулай йөгереп йөргән җирдән китеп барды.

Әле хастаханәгә эләгер алдыннан ике-өч көн алдан аның белән программа турында сөйләшеп утырдык. Районнарга келәмнәр алу буенча күпмедер күләмдә акча бирелгән иде — шуларны сөйләштек.

Бик авыр кичердек, бик якын кеше булгангадыр. Ерак танышлар да бу фани дөньядан китеп бара, аларны да бик авыр кичерәбез. Ә Равил Гарифуллович, көндәлек аралашкангамы, ярышларда, чараларда гел бергә булгангамы якын туганымны югалткан кебек булды ул миңа. Күз алдына да китереп булмый әле. 

Мин аны тыңлыйм, ул мине тыңлый, без һәрвакыт бер уртак фикергә килә идек. Көрәшчеләр, ярышлар турында сүз чыкса, без уртага салып сөйләштек. Бик уңайлы кеше иде ул. Бик рәхәт кеше, киң күңелле кеше иде. Бик зур югалту, әйтергә сүзләр дә таба алмыйм. Үткән көн белән сөйләшү бик авыр миңа, — дип сөйләде Хәлил Шәйхетдинов.

 Журналист Радик Сабиров: «Һәрвакыт компромисс таба белде»
«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, көрәш журналисты Радик Сабиров Равил Хәйруллинны башкарма директор вазифасына алыну көннәрен, ятимлекне тоеп үсүен һәм көрәш өчен эшләгән эшләрен исенә төшерде.

— Президиум утырышында аны җитәкче итеп сайлагач таныштык Равил Гарифуллович белән. Яңа президиум составын җыя башладылар да, шунда шалтыратып, чакырды. Аңа кадәр Наил Хөснуллович эшләгән иде бу вазифада. Ул да кинәт кенә инфаркттан үлеп китте бит алтмыш яшендә. Аның белән ел әйләнәсендә матбугатта чыккан кызыклы язмаларны туплап, китап чыгара башлаган идек. «Батырлар иле» дип аталды ул китап. Равил абый белән чыгарып бетердек без аны.


Наил Хөснуллович урынына килергә теләүчеләр бик күп иде. «Мин булдырам, мин эшлим», — диючеләр күп. Ләкин шәхсән үзем Марат Готыфович җитәкчене дөрес сайлады дип саныйм. Наил абыйның бүлмәсендә утырды, беркая күченмәде. Шунда ук без көрәш федерациясенең сайты турында уйлана башлаган идек.

Мин аңа иң беренче очрашуда ук: «Ярышка барасыз, шунда ук нәтиҗәләрне җиткерәсез. Халыкка чыгарырга кирәк, чөнки шунда ук беләселәре килә», — дип әйткән идем. Соңгы көннәренә кадәр шул принцип белән яшәде. Ярыш барган җирдән шалтыратып, нәтиҗәләрен әйтә иде.

Ул көрәшчеләр арасында рейтинглар системасын гамәлгә кертте. Ул елдан артык көрәшчеләр рейтингы бар безнең. Футбол, теннисны күреп, ул рейтинг турында күптән хыялланалар иде инде. Урал кубогы, Идел буе кубогы кебек россиякүләм рәсми ярышларга ул беренче номерлы көрәшчеләрне алып бармый иде. Чөнки аларның болай да исемнәре, даннары бар. Шуңа күрә икенче, өченче номерлы көрәшчеләр дә профессиональ спорт осталары булып таныла алдылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер туган көнендә аның турында яздым. Ул үзе Свердловск якларында туган. Аннары әти-әнисе аерылышкан да, аны Сабага — әбисенә кайтарганнар. Әтисен яшь чагында күрмәгән, тик соңгы елларда эзләп табып, туганнары белән күрешкән, барып кайткан. Алар белән элемтәне тотып тора иде ул. Бәлки менә шул ятимлеге дә тормышта үҗәт булырга ярдәм дә иткәндер.

Мин ул буынга карап торам. Анда Фатыйх Сибгатуллин, Әгъзам Фәйзрахманов, Марат Әхмәтов — алар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итеп, булышып яшәгәннәр икән. Шуңа бәйле рәвештәдер, Равил абый өлкән буын көрәшчеләрен һәрвакыт хөрмәтләп яшәде. Берәр районга бара — шул райондагы ветеран көрәшче янына кереп чыга. Минзәлә якларына бара икән Раббани абый янына керә иде, Буага бара икән, Фоат абый Козарев янына керде.

Сабадагы ярыш алдыннан (1-2 октярьдә Сабада яшьләр арасында районара «диварга дивар» принцибы буенча ярыш узды — ТИ) шалтыраттым мин аңа, тик алмады. Аннары сөйләштек. «Шундый-шундый хәлләр, әлегә хастаханәдә әле. Бу ярышка бармыйм инде», — диде. Әүхәт абый Мөхәммәдиев та сөйләп торды әле: «Кергәнен белдем. Баштагы мәлне сөйләшеп тә тордык. „Сабага барып булмый инде. Тизрәк чыгасы иде, чыгам“, — дип әйтте», — дип сөйләде. Шимбә көнне инде аны ИВЛга тоташтырганнар.

Озатканда кеше күп иде, барысы да көрәшчеләр иде диярлек.

Гел гаделлек дип әйтә иде. Компромисс таба белә иде. Көрәштә төрле лагерьлар, төрле сүзләр бик күп бит инде безнең. Бер шәһәрнең тренеры бер ярышта сугыша башлый икән, Равил абый матур гына, тыныч кына итеп бәхәсне чишә белә иде. Талашкан, сугышкан кешеләр дә кочаклашып чыгып китәләр иде аннары, — дип сөйләде ул Равил Гарифулла улы турында.

Нәфис Миңнебаев: «Дүшәмбе эшкәм чыгам, — диде»
Көрәшче Нәфис Миңнебаев та Равил Гарифуллович белән якыннан аралашучыларның берсе иде. «Бөтен нәрсәне җентекләп уйлап эшли, әйткән сүзен дә үлчәп кенә әйтә иде», — дип сөйләде ул аның турында.

— Биектау муниципаль районының башкарма комитетында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе булып эшләгәндә бергә күп кенә ярышлар үткәрдек. Универсиада вакытында ук аның белән бик тыгыз аралаштык, бик күп кенә ярышларга алып барды ул безне. Равил Гарифуллович белән безнең аралар бик якын, җылы иде. Ярышлардан кала да бик күп аралаша идек. Аның янына һәрвакыт керә, ул миңа киңәшләр бирә иде.


https://www.instagram.com/nafis__minnebaev/
Күңелдә уелып калган бер ярыш бар. Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә бер ярыш булган иде. Мин 60 кг авырлыгында көрәшә идем. Ул вакытта 60та көрәшүчеләр дә күп иде. Шунда бер алышта көндәшемне чиста алым белән алып салдым. Ләкин хөкемдарлар бер балл бирделәр. Аннары тагын шундый алым белән аркасына салдым. Хөкемдарлар ике балл күрсәтеп яталар. Шунда Равил Гарифуллович сикереп кенә торды да: «Нишлисез сез?! Шулай хөкемдарлык итәргә ярыймыни?» — дип кычкырып та җибәрде. Аннары тагын бер алым эшләп, көндәшемне җиңеп чыктым.

Без аның белән шушы тирәдә Румынияга барырга тиеш идек. Бер көнне машинасы белән көрәш федерациясенең каршысына килеп туктаган. Мин танып, янына килдем. «Равил Гарифуллович, ничек хәлләр?» — дим. «Аллага шөкер, энем, барысы да әйбәт», — ди. «Равил Гарифуллович, нишләп безнең белән Румынияга бармаска булдыгыз?» — дип сорадым. Ул миңа шунда: «Энем, бер дә иптәшемне — Фадия апаңны калдырып китәсем килми», — дип җавап бирде. Шундый мәхәббәт белән әйтте ул аны. Шул көнне дә «күрешербез әле, Алла Боерса» дип саубуллаштык. Шуннан соң Равил Гарифуллович белән бүтән күрешә алмадык. Мин аңа соңгы тапкыр шалтыратканда ул хастаханәдә иде. Әле шунда да: «Энем, әле хастаханәгә эләктем. Хәлләрем әйбәт, Аллага шөкер. Инде дүшәмбе көнне, Алла боерса, эшкә чыгам», — диде. Кызганыч, ул дүшәмбе килеп җитмәде…

Көчле рухлы, сынмый-сыгылмый торган бик тә тәҗрибәле җитәкче иде. Нинди генә авыр хәлләр булса да, ул аларны җиңел генә җиңеп чыга иде. Бөтен нәрсәне җентекләп уйлап эшли, әйткән сүзен дә үлчәп кенә әйтә иде. Кешеләрнең күңеленә дә ул шундый ягымлы, тыныч һәм авыр сүз әйтми торган кеше булып кереп калгандыр дип уйлыйм. Бу тормышта ул беркемне дә рәнҗетмәгәндер дип уйлыйм, — дип сөйләде Нәфис Миңнебаев.

Раил Нургалиев: «Шалтыратып, һәрвакыт хәлләрне сораша иде»
Танылган көрәшче Раил Нургалиев та Равил Хәйруллин турында истәлекләре белән бүлеште. «Минем көрәшне ошата иде. Һәрвакыт хәлләрне сорашып торды», — диде ул.

— Равил Гарифулович татар көрәшен үстерүгә үзенең зур өлешен кертте. Минем көрәш чоры аның җитәкчелек иткән чорына туры килде. Һәрвакыт миңа шалтыратып торды, һәрвакыт хәлләрне сорашты. Әйбәт кеше иде, көрәш өчен янып яшәде.

Минем көрәшне дә ошата иде ул. Безнең бит көрәшчеләр рейтингы бара. «Күп калмады инде, барысын да узасың син, тырыш», — дип гел әйтеп торды. Хәзер мин ул рейтингта беренче.

Авырганын белмәдем. Шушы хәл булыр алдыннан ун-унбиш көн элек кенә бергә төшкән архивтагы фотоларны да җибәрде, — дип сөйләде ул.

Улы Денис Хәйруллин: «Син минем өчен үрнәк идең»
Равил Гарифулла улы Хәйруллин 1954 елның 1 февралендә Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск районында туа.
1980 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.
1980-1994 елларда — Арча районында баш зоотехник, аннары колхоз рәисе булып эшли.
1994-1998 еллар-администрация башлыгының беренче урынбасары, аннары Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
1998 елда Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы администрациясен җитәкли башлый. Икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры.
Хәзерге көнгә кадәр Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директор вазифаларын үтәде.

Дәвамы https://intertat.ru/news/society/09-10-2021/vakyt-itk-ch-kaderl-rg-kerep-yugalasyz-kaberl-rg-ravil-h-yrullin-ist-legen-5840549

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X