erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Вакыйф Нуруллин: «Миңа 1981 елда Тукай премиясе бирәбез дип алдадылар»

Ни өчен әдәбиятта тирән эз калдырган, татар әдәбиятын Советлар Союзы халыкларына таныткан Вакыйф Нуруллинга Тукай исемендәге дәүләт премиясен бирмәгәннәр дип уйлый? Популяр язучы бүгенге көндә ничек яши? Бу турыда «Интертат» материалында белә аласыз (" Интертат", Казан, Рифат Каюмов)

Вакыйф Нуруллин: «Миңа 1981 елда Тукай премиясе бирәбез дип алдадылар»
Ни өчен әдәбиятта тирән эз калдырган, татар әдәбиятын Советлар Союзы халыкларына таныткан Вакыйф Нуруллинга Тукай исемендәге дәүләт премиясен бирмәгәннәр дип уйлый? Популяр язучы бүгенге көндә ничек яши? Бу турыда «Интертат» материалында белә аласыз.

Вакыйф Нуруллин
Салават Камалетдинов
Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында бик популяр булган язучы Вакыйф Нуруллинны күпләр әле дә хәтерлидер. Аның, чит илчә әйтсәк, бестселлерга әйләнгән «Шинельсез солдатлар», «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар», «Ике урам арасы», «Ул яшәргә тиеш иде» повестьләре заманында татар укучысын тәрбияләү белән беррәттән, татар әдәбиятын рус, украин, казах, әзербайҗан һәм башка халыкларга да таныткан.

Вакыйф Нуруллинның исән-сау яшәп ятуын белгәч, аның истәлекләрен, тормышка карата фикерләрен барлау нияте белән, әдип белән очрашып сөйләшергә булдык. Ул җәй көне Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылындагы бакчасында яшәвен әйткәч, без шунда киттек. Авылы Казаннан ерак түгел — 70 километр чамасы гына.


Олы Солтан авылы
Салават Камалетдинов
Авылда очраткан беренче кеше үк Вакыйф абыйның йортына бару юлын аңлатты. Әлеге апа әйткән урынга килеп туктауга, бүрәнәләре искергән кечкенә генә йортны күреп, мин югалып калдым. Әдәбиятта тирән эзен калдырган, халык яратып укыган әдипнең йортын никтер башкачарак күз алдыма китергән идем. Өй эче дә, тышы кебек үк, гади генә. Суны өйгә мәрхәмәтле авылдашлары көн дә чиләк белән кертеп куя икән. Калганын язып тормыйм.


Вакыйф Нуруллинның бакча йорты
Салават Камалетдинов
Лаеклы ялга чыккан колхоз рәисләренең, район күләмендәге генә булса да түрәләрнең яшәү шартлары белән чагыштырып карадым да, йөрәгем әрнеде. Балык Бистәсе районының хәзинәсе, горурлыгы булган Вакыйф Нуруллинга исән чагында хөрмәт күрсәтеп булмады дигән үкенеч район җитәкчеләре өстендә калмасмы икән? Кеше бит бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Вакыйф абыйның да яше бара.


Вакыйф Нуруллинның бакчасы
Салават Камалетдинов
Шулай да, Вакыйф абый да, хатыны Нәзәхәт апа да тормышларыннан канәгать, балалары, оныклары өчен сөенеп, шөкер итеп яши бирәләр.

«Иң үзәккә үткәне әтинең сугыш башланганчы яшьли үлеп китүе булды»
Вакыйф абый, данлыклы «Шинельсез солдатлар» повесте автобиографик әсәрме ул?

Автобиографик ук түгел, ләкин анда үземнең баштан кичкәннәр тасвирлана. Аның әле дәвамы да бар. Анысын укучылар яздырды. Төп герой Равил кем булып үсәр икән дип күпләр баш ваткач, мин бик шатланып, «Әгәр син булмасаң» повестен яздым.

Равилнең Искәндәр абыйсы образына салынган кеше чынлыкта Советлар Союзы герое идеме? Ул сугыштан исән-сау кайттымы?

Әтинең энесе иде ул. Күкрәгенә «Алтын йолдыз» тагу — образны баету өчен эшләнгән алым булды. Сугыштан кайткач, ул берничә ел Яңа Арыш авылында колхоз рәисе булып эшләде. Язгы чәчү вакытында бер кешегә өй салырлык бүрәнә алып кайтырга машина биргәне өчен аны өч елга төрмәгә утырттылар. Төрмәдән чыккач, аны яңадан партиягә, «утыз меңчеләр» рәтенә кертеп, җитәкче итеп билгеләделәр. Шундый хикмәтләр дә булган элек. Искәндәр абый, ялгышмасам, 38 яшендә инфаркттан үлде.

Әтиләр унике бала булганнар. Искәндәр абый белән әтидән кала, башка бертуганнары ун яшькә җиткәнче үлеп барган. Әти, ике баласын калдырып, 24 яшендә үлде.

Сез яшьтән әтисез калгансыз. Равил образының авыр язмышы — ул Сезнең балачакмы?

Әлбәттә. Язучы кеше үзе белгәннәрен яза инде. 1943 елда әнине Апас, Буа якларына ике айга окоп кызырга җибәрделәр, ә энем белән икебезне һәм сыерны бер яшь хатынга кертеп тордылар. Тегене, бала-чагасы булмаса да, авылда калдырдылар. Колхоз рәисенә шулай кирәк булган инде. Ул безнең печәнне үз малларына ашатып бетерде дә, әни кайтканчы сыерыбыз ачтан үлде. Җитмәсә, баздагы бөтен бәрәңге дә өшеде. Безнең әти 1938 елда үлеп китте бит. Ул хет сугышка китә алган булса, әнине окоп казырга җибәрмәгән булырлар иде. Әй, ул күргәннәр инде… Әни көне-төне фермада эшләде. Мин дә җиде яшьтән колхозда эшләдем, чөнки әнигә салым түләргә ярдәм итәргә кирәк иде.

Фронтта үлгән яки гарип калган кешеләрнең гаиләләрен салымнан азат иттеләр. Безгә бернинди ташлама булмады. Әни елына 300 литр сөт, 200 килограмм бәрәңге, 40 килограмм ит, 100 йомырка, сарык йоны түләп барды. Кияүгә чыкмаган хатыннарга «баласызлык» салымы да бар иде. Әнине дә җитмәсә шунда язганнар. Кириллица язуын танымагач, нәрсәгә кул куйганын аңламаган инде.

Җиде яшемдә мине тырмага куйдылар, аннары ярты елдан сука тоттырдылар. Басуда эшләүчеләргә хезмәт көненә бер килограмм ашлык яздылар, ә башка эштә йөрүчеләргә 500-600 грамм гына тия иде. «Мәгъсүмәнең кечкенә генә малае йөз килограмм икмәк алды», — дип әйтеп йөргәннәре истә әле. Сигез яшьтән чабата үрә башладым.

Энем белән икебез дә үз теләгебез белән укырга йөрдек. Әни безгә: «Әллә укырга йөреп тормыйсызмы? Хутыбыз юк бит», — дип әйтә иде. Аллаһның хикмәтедер инде бу: бернигә карамастан, икебез дә сигез километр юлны җәяү үтеп, ун классны укып чыктык.


Вакыйф Нуруллин
Салават Камалетдинов
Кечкенә чакта иң авыры нәрсә булды?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мин бер эштән дә курыкмадым да, авырсынмадым да. Гомер буе иң үзәккә үткәне әтинең сугыш башланганчы яшьли үлеп китүе булды. Мин дүртенче класстан җиденче класска кадәр күрше авылга йөреп укыдым. Ул мәктәп икенче авыл советына караганга күрә, без аңа ел саен бер кубометр утын китереп бирдек. Әтисе фронтта үлмәгәннәргә 8-10 классларны түләп укыйсы иде. Бәясен хәзер хәтерләмим инде. Университетка укырга кергәндә дә фронтта үлгәннәрнең балаларына җиңелрәк иде. Шунысы гел теңкәгә тиеп торды.

Мин инде хәзер әтидән дүрт мәртәбә олырак яшькә җитсәм дә, ул миңа һаман олы булып кала. Әтине олыларга безне әни өйрәтте. Безнең әти бик башлы, грамотный кеше булган. Русча хатларны, белешмәләрне бөтен авыл халкы өчен ул язган дип сөйлиләр иде.

«Шинельсез солдатлар» повестеннән җиде яшьлек Равилнең мәрхәмәтлелеген, әхлаклылыгын сурәтләгән өзекләр:

«Башкалардан шактый кечкенә булганлыктандыр инде, минем корсак печәнчеләргә бирелә торган аш белән дә тула, ә үземә тиешле икмәкне әнигә алып кайтам. Гомеремдә онытасым юк, беренче көнне икмәк алып кайтып биргәч:

— Әй, заманалар! Синең кулдан икмәк ашарга тиешме соң инде мин?! Беләм бит, балам, ашыйсың килмәгәннән алып кайтмагансың син моны. Көн буе эштә йөргән кешегә, башка замана булса, бу икмәк чәп итәргә дә җитмәс иде. Заманы каһәрләнгән шул! Ярар инде, балам, бик зур рәхмәт! — дип, елый-елый аркамнан сөйде әни».

 «Ул көнне дә җиңги мине иртүк уятты һәм, тагын шулай караватында яткан килеш кенә, мин эшләргә тиешле эшләрне санап чыкты. Алда әйтеп үткән эшләрдән тыш, мин бүген олаучылар колхоз болыныннан кайтканны саклап торып, аларның йөкләреннән печән йолкып алып кайтырга да тиеш идем.

Әнә шул хәл аеруча борчуга салды мине. Соң, шулай булмыйча! Күрәләтә урлау була бит инде ул, йөк өстендә хуҗасы утырачак ич аның. Аннары кешенең энәсенә дә кагылган малай түгел ич мин. Яшелчә каравылчысы Хәбир бабай төшке ашка өйләренә кайтып киткән чакларда башка малайлар кыярга кергәндә дә, алар өчен оялып, читкә йөгерә торган идем. Әни шулай өйрәтте мине».

«Популяр булып китүем кайберәүләргә ошап бетмәде»

Вакыйф Нуруллин
Салават Камалетдинов
Әдәбиятка ничек кереп киттегез?

Армиядән кайткач, университетка әдәбият бүлегенә укырга кердем. Дүртенче курста укыганда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») редакциясенә эшкә алдылар. Эшкә урнашуның да хикмәте бар. Вакант урынга бәйге игълан ителгән иде. Анда утызлап кеше катнашты. Бәйгенең шарты — рецензия язу. Минем язманы ошатып, май аенда эшкә чакырып хат юллаганнар. Группадашлардан кайсыдыр бу хатны миннән яшергән. Бүлек мөхәррире булып эшләгән Рәшит Гәрәй көз көне мине эзләп университетка килде дә: «Ник килмисең безгә? Өч ай көтәбез бит инде», — диде. Редакциядә башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөхәррире булып 16 ел эшләдем. Мин килгәндә журналның тиражы 7 мең иде, ә киткәндә 102 мең булды. Рафаэль Мостафин җитәкчелегендә эшләгәндә тираж нык күтәрелде.

1977 елның июлендә мине Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп билгеләделәр. Анда унике ел эшләдем. Ул елларда нәшрият бик бай иде. Елына 70 мең сумлап табыш китергәч, гонорарларны да яхшы түли алдык. 1989 елда илдә «революция» китте, анархия башланды. Мин андый шартларда эшне дәвам итә алмадым. Олег Морозов калырга үгетләп караган иде, мин ризалашмадым. Бик катлаулы чор булды ул. Мәскәүгә дә ярарга, татар әдәбиятының да мәнфәгатен кайгыртырга кирәк.

Мәсәлән, шәхсән Михалков, Евтушенколар белән бәйләнешкә керергә туры килде. Берсендә Сергей Михалков мине чакыртып китерде дә, үз китапларын Татарстан китап нәшриятында бастыру мәсьәләсен хәл итәргә маташа. Мин, җайлап кына, аның үтенечен тыңламау ягын карыйм. Елга 27 китап бастыручы Союз дәрәҗәсендәге автор милли әдәбият өлешенә калмаган бит инде. Болай да 5-6 ел чират торучы китаплар бар иде. Аныкын бассам, мин ике ел буе бер генә татар поэзиясен дә чыгара алмас идем. Минем аргументларны кабул итте, акчаны татар китапларына калдырып булды.

Кайсы әсәрегез Сезгә танылу китерде?

«Шинельсез солдатлар» инде. Ул басылып чыккач, телевидениегә капчык-капчык хатлар килә башлады. Китапны мәктәп китапханәләренә сораучылар күп булды. Югыйсә, мин аны балалар өчен язмаган идем дә. Ышанасыңмы, ул әсәрне мин унике көн эчендә яздым. Ходай биргәч, фикер үзеннән-үзе агылып торды.

Ул вакытта мин бик популяр булып киткән идем, ләкин бу кайберәүләргә ошап бетмәде. Минем өстән югарыга шикаятьләр яза башладылар. Бер хат Брежневка, ике хат Горбачевка китте. Берсендә Туфан Миңнуллин белән Мәскәүдә узган партия съездыннан кайтсак, безне монда жалоба көтә. Тармак өчен җаваплы җитәкче җавабын үземә язарга куша. Туфан карап торды да: «Монысы беренчесе һәм соңгысы булсын. Ни язсалар да, безгә күрсәтмәгез. Сез бит безнең кем икәнебезне беләсез. Ник без акланып торырга тиеш?» — диде.

Елына ике йөз җитмешләп китап чыгардык. Баш мөхәррир һәркайсына кул куярга тиеш. Мин кимендә яртысын укып чыгарга тырыштым, чөнки китап басылуга, аннан хата эзләргә тотынучылар күп иде. Хәзер генә ул китапның беренче битеннән үк киткән хатага игътибар итүче юк. Теге вакытларда контроль көчле булды.

«Миңа 1981 елда Тукай премиясе була дип ышандырдылар…»
 Дәвамы https://intertat.ru/news/culture/07-08-2021/vakyyf-nurullin-mi-a-1981-elda-tukay-premiyase-bir-bez-dip-aldadylar-5832863

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X