erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Хастаханәдә күргәннәр: хатыны китүгә, сөяркәсе килде

Күптән түгел иремә операция булып, хастаханәдә аны сакларга туры килде. Палатада алты ир-ат – араларында яшьләре дә, өлкәнрәкләре дә бар. 40-50 яшьләрдәге бер ирнең кыяфәте әллә кайдан ук аерылып тора, сөйләшүе дә “важный” гына.

 

Бер көн яткач, моңа да операция ясадылар. Операциядән соң палатага чыгаруга ук хатыны килеп җитте. Көне буе янында саклап утырды. Әмма күрәм: хатынын яратмый теге, гел каршы әйтә, кирле-мырлы сөйләшә. Шундый кызгандым хатынын. Хәтта шундый мохтаҗ чагында да хатынының кадерен белми, мәхлүк.

Ә иң кызыгы икенче көнне булды. Хатыны: “Иртәгә килә алмыйм, сменага чыгам, бер көн ничек тә түз инде син”, – дип кайтып китте. Ул китүгә, ике сәгатьтән сөяркәсе килеп җитте. Күгәрченнәр кебек гөрләшәләр, нинди генә матур сүзләр әйтми сөяркәсенә! Гарьлек! Бөтен палата шаккатты! Сөяркәсенең үз хатыныннан бер артык җире дә юк. Хатыны сөйкемлерәк тә тоелды миңа. Ә бу кыланчык, мактанчык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кыскасы, кая барсаң да, шушы хәл – бозыклык, тәртипсезлек. Хастаханәгә дә китертмәсә шул себеркесен! Әллә нинди оятсыз ирләр бар!

Казаннан Гөлмәдинә.
http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/khastakhand-krgnnr-khatyny-kitg-syarkse-kilde

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X