Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Яңа бәхет (Хикәя)

    Гомере буе авылда яшәүче Рәсим бүген иртәдән кәефсез уянды. Көн дә бәйрәм, көн дә туй диярсең. Җәй буе бәйрәм генә итәр иде бу авыл халкы.

    Башта Сабантуй узды, аннары яшьләр көнен үткәрделәр. Инде менә тагын бер «тузга язмаган» бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Анысы тагын каян килеп керде безнең тормышка дип, ел саен сукрана Рәсим. Гаражда эшләүче ирләргә кадәр бәйрәмчә тота үзләрен. Кесә телефоннарыннан хатыннарына шалтыратып шаярткан булалар, кичкә планнар коралар, төчеләнәләр... Болар барысы да Рәсимнең ачуын китерә. Читтә генә йөрсә дә, механизатор ирләрдән аңа да эләгә бу көнне. «Рәсим, бүгенгә булса да берәрсен алып кайтып ябасыңмы әллә? – дип көләләр. – Ичмасам, кеше күргәнне күрер идең!» Җавап биреп азапланмый да Рәсим аларга. Машинасына утыра да, эшенә китә.
    Алып кайтмады түгел, алып кайтып карады инде. Берне түгел, икене... Шул ябып куйсаң гына инде аларны. 45 яшен тутырган буйдак ирдән еш шаярта хезмәттәшләре. Ләкин бусагадан башка бер кызны да атлатмаска сүз бирде инде ул үз-үзенә. Әнисе генә нервыларны какшата бераз. Җай чыккан саен: «Өч көнлек гомерең калса да, никахта уздырырга кирәк аны», – дип ярага тоз салып тора. Аңлый да инде ул әнисен. Рәсимнең ялгызы гына калуыннан курка. Әнисен кызганыпмы, Ходайдан вакыт җитепме, ике тапкыр өйләнеп карады. Берсе күрше авыл кызы иде Гөлнара иде. Әлләни гашыйк булмаса да, тормыш итәр өчен бер дигән кыз дип, апалары кыстагач, Рәсим күнде. Нәкъ менә шул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә никах укыттылар. Ләкин Рәсим уйлаганча шома гына бармады тормышлары. Гөлнара бер ай яшәгәннән соң шәһәр дип дулый башлады. Ничек тә авылдан китәсе, калада төпләнәсе, аерым яшисе килә иде аның. Бу хакта өйләнешкәнче, кыз сораганда ук хәл иткәннәр иде ләбаса. Әнисен үзен генә калдырып беркая да китмәячәк Рәсим! Эше дә бер дигән – ничә еллар инде менә колхоз рәисен йөртә. Сораган әйберен бирә, мал асрарлык, хуҗалык алып барырлык бөтен мәсьәләләрен дә хәл итәргә булыша хуҗасы. Гөлнара үзенчә эшләтә алмагач, үпкәләп, әниләренә китеп барган. Рәсим аны кире барып алды. Гөлнара бер ай тирәсе генә тыныч яшәде дә, тагын әйберләрен җыеп китеп барды. Анысында Рәсимнең урак өстендә төн уртасына кадәр эшләп, атна буе өенә соң кайту сәбәп булды. Анысында да яңадан барып алды ире. Өченче сәбәбен табып киткәч, бармады инде. Үзен түгел, әнисен кызганды. Бу киленнең кыланмышларыннан әнисе авыруга сабышты. Кешедән оят дип, аш-су мәҗлесләренә дә йөрмәс булды. 

    Беренче хатыныннан аерылып сигез ел ялгыз ир булып яшәде Рәсим. Апаларының балалары өчен яраткан абый булды – шул җитте аңа. Шул балалар белән юанып, кунакка килгәч уйнап, малайларын үзе белән машинага утыртып эшенә дә йөртте. Болай булмас дип, апалары тагын өйләндерергә булдылар Рәсимне. Теләсәгез нишләгез инде дигән кебек, бу юлы карышып та тормады. Берәр уңай хатын тапсалар, ничек тә тырышып яшәр. Тегесе кебек, китеп-кайтып кына йөрмәсен... 

    Икенче хатыны Рәсимне шундук балалы итте. Малае бар иде инде Гөлшатның.  Эштән курыкмый, аш-суга да кулы ята дип, Рәсимнең әнисе бик куанып яшәде. Малай да Рәсимгә бик тиз ияләште. Бәхетсезлек көтмәгән җирдән ишек шакыды бу юлы. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне иду бу. Гөлшат элеккеге иреннән аерылмаган булып чыкты... Ире аны Рәсимнәр авылына эзләп килгәч, адәм хуры дип, Рәсим өеннән үк чыгып китте дә төн уртасына кадәр басуда йөреп кайтты. Аек түгеллеген әнисе тиз чамалады. Гөлшаттан да, малаеннан да җилләр искән иде инде. Бу хатынга димләгәннәре өчен Рәсимнең апалары бик гафу үтенде, үзләренең гаебен таныды. Ләкин Рәсим шул очрактан соң кырт кисте. «Өйләнмим бүтән, бетте-китте! Башка авыз да ачмагыз», – диде. 
    Ул хәлләргә җиде ел инде. Төскә-биткә дә чибәр, таза гәүдәле бер дигән ир иллегә таба ялгызы атлый. Эш белән юана ул хәзер. Колхозда кайсы эшкә тотынса да, үрнәк булырдай итеп эшли. Ике тапкыр районда почет тактасына элделәр фотосын. Карт әнисеннән соң үз көнен үзе күреп, ялгыз тормышта яшәргә әзер иде инде ул...

    Гараждан чыгып туп-туры район үзәгенә китте Рәсим. Колхоз рәисе аңа автобустан яңа пешекчене каршы алып, колхоз ашханәсенә алып кайтырга кушты. Чәчүгә чыкканнан бирле оста пешекче таба алмый җәфаланды рәис. Моңа кадәр эшләгән Фәйрүзә апа лаеклы ялга чыгып Казанга оныклар карашырга күченеп китте, аңа алмашка килгән яшь кызны тракторчылар, комбайнчылар һич кабул итә алмадылар. Тәмле пешерми. Басуга алып килгән ризыкны кабып кына карыйлар да, үз кабиналарына керп утырып өйдән алып килгән чәйләрен салып эчәләр. Аларның зарыннан туеп, пешекчене район аша тапты колхоз рәисе.

    Реклама

    Пешекче хатын автобустан үзе генә төшмәде. Алты яшьләр тирәсендәгы кызын җитәкләп Рәсимнең машинасына кереп утырды. Балалар белән уртак телне тиз таба Рәсим, кызчыкны сөйләштерегә тырышып карады. Ләкин әнисенең усал карашы тиз туктарга мәҗбүр итте ирне. Ай-ай, бигрәк усал хатын. Пешкән ризыгы да тешне сындырырлык булмас микән дип уйлап кайтты.
    Яңа пешекче Ләйсән исемле булып чыкты. Автобустан туп-туры колхоз ашханәсенә алып баруын үтенде ул Рәсимнән. Ике сәгатьтән фләгегә, төрле контейнерларга трактор, машина, комбайн шоферлары өчен дип әзерләгән ризыклар Рәсимнең машинасы арбасына менеп утырды. Эшчеләрне ашатырга Ләйсән үзе дә утырып барды. Яңа останың ризыгын ашап карыйк әле дип ашка тотынган эшче ирләр тәлинкәләрен ялтыратып ук куйдылар. Тамак туйдырган ирләр сүзгә кесәгә керми. Яңа пешекчене әйләндереп алып, шаяртырга тырышып караганнар иде. Рәсимгә дорфа гына җавап биргән Ләйсән бу кадәр ирләр янында югалып калды, аларның шома сорауларына нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. Хатынны кызганып, Рәсим уртага керде дә: «Егетләр, төш вакыты ярты гына сәгать, әйдәгез, эшкә тотынырга вакыт. Председатель килеп чыгармын дигән иде, эшегездә булыгыз!», – дип, тиз таратты ирләрне. Ләйсәннең уңган кулларына колхоз рәисе алтынга тап булгандай куанды. Хәзер Ләйсән белән аның кызын яшәп торыр өчен бер йортка кертәсе иде... 

    Рәсим каршы булса да, әнисе Ләйсәнне күрүгә очып төшкән күк булды. Шулай итеп, Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Рәсимнең йортын тагын бер хатын-кыз атлап керде. Ләйсәннең китмәскә дип килгәнен белми иде әле ир. Бу юлы бәйрәм аңа бөтенләй башка бәхет алып килгәнен дә... 

    Чыганак: Сөембикә

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: