Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Якын дустымның кызы белән очрашам

    Менә инде ике ай якын дустымның кызы белән очрашам. Миңа да, дустыма да – 45, ә кызына – 26 яшь. Кызы белән арабыздагы мөнәсәбәтләр турында аңа ничек итеп әйтергә белмичә йөрим ("Шәһри Казан").

     

    Динара игътибар күрсәтә башлагач, каршы торырга тырыштым. Бергә булырга ярамаганын акыл белән аңласам да, хис һәм дәрт өстенрәк булып чыкты. Хәзер ике шпион кебек качып-почып очрашабыз. Ләкин беребез дә беркемгә дә хыянәт итми: мин күптән аерылган, Динара кияүдә түгел.

    Сәер инде. Динараның балачак вакытларын хәтерлим. Ләкин шул ук вакытта... Ул инде мөстәкыйль хатын-кыз. Аның үз тормышы. Бәлки безнең мөнәсәбәтләрнең киләчәге дә юктыр, анысын әйтә алмыйм...

    Реклама

    Бер яктан, дустым алдында оят булса, икенче яктан, мин – бәхетле. Мин чын-чынлап гашыйк булдым, мин яратам! Динараны ничек яратуымны сүзләр белән генә аңлатып булмый.

     

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/yakyn-dustymny-kyzy-beln-ochrasham

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: