erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ялгыз дус кызларны бусагадан да уздырырга ярамый икән

Бер укучыгызның «Ирем дус кызым белән йөри бугай» дигән хатын укыгач, бөтен язмышым күз алдымнан үтте. Тагын барысы да искә төште. Миңа шундый таныш, үз башымнан узган хәл бу.

Гөлия белән без дә бер класста укыдык. (Исемен дә үзгәртмичә язам, таныса да исем китми.) Бу хатын язганча, беренче класттан башлап мәктәпне тәмамлаганчы без дә бер парта артында утырдык. Әти-әниләр гаилә дуслары иделәр, бөтен бәйрәмнәрне бергә уздырдык. Гөлия белән еш кына бер-беребездә  куна кала идек. Тышкы кыяфәт белән дә без бер-беребезгә бик охшаган, шуңа күрә еш кына: «Сез туганнар түгелме?» – дип сорыйлар иде. Әмма мин аны гел үземнән чибәррәк дип саный идем. Без бергә булганда, егетләр миңа түгел, күбрәк аңа игътибар итәләр иде. Хәзер аңлыйм инде, эш чибәрлектә генә булмаган, ул егетләрне ничек үзенә каратасын белгән. Моны белеп, махсус эшләгәнме, юкмы, анысын әйтә алмыйм.

Мәктәпне тәмамлагач, мин югары уку йортына укырга кердем, ә ул: «Укудан туйдым, миңа тизрәк булсын, шәфкать туташына гына укыйм», – диде. Тик безнең юллар барыбер аерылмады. Атнага бер булса да очраша идек. Бер-беребезнең дусларын да белешә идек.
Ирек белән без стройотрядта таныштык. Әгәр ул вакыт Гөлия безнең белән булса, ул Ирекне барыбер үзенә каратыр, миңа бирмәс иде. Моны хәзер уйлыйм. Чөнки көзен аларны таныштыруга ул миңа: «Шундый шәп егетне эләктергәнсең, мин дә мондый егеттән баш тартмас идем», – диде. Димәк, ул Иреккә шул вакыт ул күз төшергән булган. Ә мин, җүләр, боларның берсенә дә игътибар итмәгәнмен.

Ирек белән без шул елны Яңа ел бәйрәмендә инде өйләнештек. Гөлия туйда, әлбәттә, бар иде. Бер тәнәфескә чыккач, минем фатаны ябынып, Ирек белән фотога да төште әле ул. «Без икәү ничек күренәбез икән?» – дигән булып. Бөтенебез аны мәзәккә санап, көлдек тә көлдек.

Дус булгач, ул безгә, әлбәттә, гел кунакка килеп йөри иде. Куна калган чаклары да байтак булды. Ирем алдында аның бик кыска халаттан йөрүе күңелемә ошап бетми иде, әлбәттә. Һәрвакыт үзенекен алып килеп киеп йөри иде. Ачылып та китә.  Ә эчке киемгә ул беркайчан да акча жәлләмәде – гел иң яхшысын, матурын, челтәрлесен алды. «Ирек алдында мондый кыскадан йөрмә инде», – дип әйтә алмадым шул...

Ә без ул чакта йорт төзибез, һәр тиенебез исәптә. Кая ул миңа аныкы кебек матур эчке киемнәр алу? Яшермим, халатына да бик кызыга идем, «Ирек янында шулай йөрергә иде», – дип. Ир-атның матурлыкка кызыгуын барыбыз да белә анысы.

Мин бик озак балага уза алмадым. Алты ел көттем! Ул чакта ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Анысы башка тарих әле аның. Читкә китеп, анысын сөйләмим.

Ниһаять, әни буласымны белдем! Шулай туры килде, бу хакта Иректән дә алда Гөлиягә әйттем. Шатлыгыңны якын дус кызың белән уртаклашу табигый бит инде. Ул да бу яңалыкка сөенде. Һәрхәлдә миңа шулай тоелды. «Сиңа булышам», – дип, безгә дә ешрак килә башлады.

Беренче айларны бик авыр кичердем шул: аш-суга бөтенләй якын килә алмадым. Бер исне дә күтәрмәдем. Атнага әллә ничә тапкыр килеп Гөлия ашарга пешереп китә. Ике атнага сохранениега салып тордылар – ул чакта да Гөлия безгә барып иремә ашарга пешереп йөрде. Мин аңа бик рәхмәтле идем. Ирек үзе хәтта йомырка да  кызыдыра белми. Күңелемнән шуңа күрә Гөлиягә бик рәхмәтле идем. Ирем ач түгел бит, янәсе!

Мин үзем бөтенләй эчмим. Ә Гөлия кызыл вино ачып, шуны аз-аз гына эчеп, озак итеп кич утырырга ярата иде. Бәби көткәндә минем өчен ул тема билгеле инде бөтенләй ябылды.

Авырым җиде айлык иде ул чакта. Без инде ике катлы яңа өебезгә күченгән идек. Мин ул көнне тәрәзәләр юдым, бик ардым. Гөлиянең алдан әйтмичә генә килеп керүенә куандым да әле. «Кичкә ашка берәр нәрсә пешер инде, зинһар», – дим. Ул: «Ирек ярата», – дип балыкка тотынды. Үзе белән тагын вино да алып килгән. «Бер пациент калдырды, бик яхшыга охшаган», – ди.

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама


Ашагач-эчкәч, бераз сөйләшеп утырдык та: «Ята торам әле, ардым», – дип йокы бүлмәбезгә кереп киттем. Гөлия белән Ирек табын янында калдылар. «Безнең әле ярты шешә башламаган, иреңне югалтма», – дип көлде Гөлия. «Ярар», – дип тыныч кына кереп яттым. Соңгы вакыт болай икәү утырып калулары беренче тапкыр гына түгел иде инде. Бер дә шикләнмәдем шул.

Уянганда төнге сәгать бер иде. Телефонымны алып карадым, шуңа яхшы хәтерлим. Ирекнең урыны буш. Бөтенләй ятмаган да, юрганы мин куйганча –  җәелмәгән. Әкерен генә торып чыктым. «Һаман утыралармы икәнни?» – дим. Кухняда ут сүнгән. Өй тып-тын. Башта аптырап калдым. Аннан өске каттан тавыш килгәндәй булды – кемдер тыелып кына көлә.

Кем булсын, Гөлия инде!  Аңың бездә үз бүлмәсе бар иде – килгән саен шунда куна. Әкерен генә басып өскә мендем. Хәтта бүлмә ишеген дә япмаганнар! Утны да сүндермәгәннәр! Иң кызган чаклары иде – минем карап торганны сизүче булмады.

Бүлдермәдем...
Мин ул төнне керфеккә-керфек какмадым. Төне буе: «Нишләргә? Алга таба ничек яшәргә?» – дигән сорауга җавап эзләдем. Иртән иремне эшкә озатырга тормадым, хәлем юк, дидем. Ишетеп яттым, алар Гөлия белән икәү чыгып киттеләр. Аннан тордым да, мин дә әйберләремне җыйдым. Иреккә озын гына хат язып өстәлгә куйдым да, мин дә бөтенләйгә дип йортыбыздан чыгып киттем. Кинодагы кебек. «Мине эзләмә», – дидем. Ул эзләмәде дә. Теләмәгәндер, теләсә, табар иде.

Улымны ялгыз үстерәм. Әтисенең аны бер тапкыр да күргәне юк! Алиментка биргән идем, анысын түли. Ничек үз баласына бер күз төшерергә теләми, аңламыйм.

Гөлия белән алар, әлбәттә, бергә булмадылар. Шул көннән соң Гөлиянең дә минем белән аралашканы юк – Ирек минем белгәнне әйткәндер. Мин үзем аның белән аңлашмадым. Кирәк дип санамадым. Гомер буе әйтәсе сүзләрне күңелдә йөреткәнче бер очрашып битенә бәреп әйтәсе булган да бит...

Бу хәлдән соң безнең әти-әниләр дә аралашмыйлар. Гөлиянең кияүгә чыкканын, ике бала үстергәнен беләм. Ире җитәкче урында эшли, бик иркен яшиләр, Гөлиянең сүзеннән чыкмый диләр. Андыйлар ирне кулда тота белә инде.


Зөһрә булам мин. Казан.

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/tormyshtan/yalgyz-dus-kyzlarny-busagadan-da-uzdyryrga-yaramyy-ikn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X