Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ятларга калды ярым

    Бөтенләй ерткычка әверелгән ире кулына пычак тотып каршы алды.

     

    Авыл. Кызарып шәфәкъ бата. Елга буенда, каш өстенә кулын куеп, күзләрен күктән алмыйча, бер кыз басып тора. Чем–кара чәчләре дә, ак күлмәге дә ал төскә кергән. Хәтта йөзендә дә алсу нурлар уйный. Чү, Зәйтүнә түгелме соң бу? Кайткан, димәк. Әнисен җирләп, йорты ишегенә йозак салып киткәннән бирле күренгәне юк иде. Сагынуына түзә алмагандыр, күрәсең.

    Кыз акрын гына атлап авылга таба юл алды. Аның күбәләктәй очынып–очынып атлавыннан ук яшьлек дәрте күренеп тора. Ниһаять, ул безнең белән тигезләште һәм тезелеп киткән ап–ак тешләрен ялтыратып ягымлы итеп елмайды, исәнләшеп хәлләр сорашты. Кызның челтерәп аккан чишмә кебек яңгыравыклы, шул ук вакытта назлы тавышы безне дә дәртләндереп җибәрде, басуда эшләп арып кайтып килүебезне дә оныттырды.

    Чибәр дә инде Зәйтүнә. Үзенә тартып тора. Сөйләшкәндә аннан күзне алып булмый. Озын толым булып күкрәгенә яткан чәче дисеңме, шомырттай чем–кара зур күзләре, нәфис, тал чыбыгыдай гәүдәсе, дисеңме... Һәр җире килешле. Мәктәптә укыганда да малайларның күңелләрен кытыклый иде ул. Хәзер әнә нинди гүзәл туташка әверелгән. Зәйтүнәгә әнисе: «Кызым, син әтиеңә охшагансың. Бәхетле булырсың, Алла боерса», – дия иде. Әйе, бүгенгесе аның бик бәхетле. Үзе өчен үлеп торган яраткан кешесе бар. Көн саен күрешеп торсалар да, бер–берсен күптәннән күрмәгән кебек сагынышып очрашалар, сөйләшеп туя алмыйлар. Раязы бүген үк өйләнергә әзер, тик менә Зәйтүнә генә укуны сәбәп итеп суза килә.

    Тулай торакта бию кичәсендә очрашты алар. Бермәлне биергә чакырып Зәйтүнә каршына берьюлы өч егет килеп басты. Кыз аптырап калмады, ул мондый игътибарга күнеккән инде, күзләрен йомды да, берсе каршына килеп басты. Күзләрен ачканда каршында Раяз көлеп басып тора иде.

    – Ай–яй кызык икән сезнең сайлап алу ысулыгыз, – диде ул, кызны вальс биергә бөтереп алып чыгып китеп.

    Раяз бию беткәнче Зәйтүнәдән күзен алмады. Кызның: «Алай карамагыз миңа, оялтасыз бит», – диюенә көлеп җибәрде. «Мине гипнозладыгыз, ахры, күзне алып булмый», – диде. Ул көнне егет кич буе Зәйтүнә яныннан китмәде. Кыз да аны үз итте: биергә чакырган башка егетләрне кире бора торды. Раязга озата кайтырга да рөхсәт итте. Кыз гашыйк булды.

    Шул көннән башлап, Зәйтүнә белән Раяз башка аерылышмады. Кыз егет ягында кунакта да булды, әти–әнисен дә ошатты. Кичләрен сөйгәне чәчәк бәйләмнәре күтәреп килеп: «Мин синнән башка яши алмыйм, Зәйтүнәкәй», – дигәндә, ташып торган бәхетеннән тәмам эреп китә иде. Их, әти–әнисе исән булсамы... һәрчак әнисе белән киңәшләшергә, шатлыкларын, кысыр хәсрәтләрен дә аның белән уртаклашырга күнеккән иде кыз. Ярый әле иң якын дусты Гөлүсә бар. Бөтен серен шуңа сөйләп бара, югыйсә, ишелеп–ишелеп килгән бу бәхетне йөрәге күтәрә алмас иде. Соңгы вакытта нишләптер күренми башлады әле Гөлүсә. Телефоннан да бик коры гына сөйләшә. Шәһәргә бару белән шелтә белдерәсе булыр, дип уйлады Зәйтүнә.

    – Кая китеп югалдың соң син? Ничә көн тулай торакта күренмисең? – дип тиргәп каршы алды аны Гөлүсә. – Беләсеңме, мин сине бер шәп егет белән таныштырырга телим. Үзбәкстаннан. Шунда алып китәм, ди.

    – Ни сөйлисең, Гөлүсә. Син беләсең бит инде минем Раязым барын. Аннан башка берәүгә дә карыйсым килми.

    – Раязым, имеш. Ә ул синең кебек берәүгә дә карамыйча тора микән соң? Менә үзең күр, син югында нишләп йөргән ул, – дип Гөлүсә өстәлгә берничә фотосүрәт ыргытты. Зәйтүнә аларда үзенеке генә дип санаган Раязының төрле кызлар белән кочаклашып торганын күрде. Калтыранган кулы белән берсен алды, чыннан да улмы соң дигәндәй йөзенә якын ук китереп карады. Аларда ап–ак тешләрен ялтыратып Раяз тора иде. «Хыянәтче, – диде кыз сүзләрен теш арасыннан чыгарып. – Күрәлмыйм». Ул әллә нәрсәләр фаразлады, сөйгәнен алар куенында итеп күз алдына китерде, әмма аңлашырга кирәклеге турында уйлап та карамады. Көнчелекме, ачумы шунда, тәмам аңын томалады.

    – Кайда теге егетең? Килсен монда.

    Бу сүзләр Гөлүсәгә юлланды. Тегесе шуны гына көткәндәй ишеккә йөгерде һәм кемгәдер дәште. Аннан зур борынлы, табак битле, эчкә баткан күзле ямьсез бер адәм керде. Зәйтүнә чытырдатып күзләрен йомды. Егет мондый чибәр кызны күрергә хыялланмаган иде, ахры, ни әйтергә белмичә телсез калды.

    – Иртәгә үк китәбез. Югыйсә, кире уйлавым бар, – диде кыз һәм сөенеченнән үзен кочакларга дип кулларын җәеп килгән егетне йөзен чытып читкә этәрде.

    Бүлмәдә үзе генә калу белән Зәйтүнә фотосүрәтләрне конвертка тутырды да, уч төбе кадәр генә хат язды. Анда «Мин барысын да беләм. Эзләмә, барыбер таба алмассың. Йөрәгемә гомерлек яра салдың», дигән сүзләр язылган иде.

    Икенче көнне иртән Зәйтүнә нибары бер көн таныш булган егеткә ияреп Үзбәкстанга очты. Теге фотосүрәтләрдә егетенең курсташлары гына булуын, моның якын дусты булып йөргән Гөлүсә тарафыннан эшләнгән явызлык икәнен кыз белмичә калды. Аның каравы Раяз хатны кулына алуга эшне аңлады, Гөлүсәне эзләп табып, чүттән генә аны бугазлап ыргытмады.

    – Мин аны синең өчен эшләдем бит, Раяз. Тиң түгел иде ул авыл кызы сиңа. Ә без икәү бәхетле булачакбыз, – дип акланырга тырышты тегесе.

    – Кемнеңдер бәхетсезлегендә бәхет төзеп булмый. Кая китте Зәйтүнә?

    – Белмим. Ул бер егет белән иде.

    – Елан икәнсең, – диде Раяз һәм муенына килеп сарылган кызны читкә этеп җибәреп, кызу адымнар белән бүлмәсеннән чыгып китте.

    Шулай бер–берсен өзелеп яраткан ике ярның юллары мәңгегә аерылды. Зәйтүнәнең ире бик көнче булып чыкты. Чит ирләргә күтәрелеп карарга да, сәламнәрен алырга да ярамады, хатын–кызлар белән сөйләшеп тору да гаеп саналды. Өстәвенә, калымсыз килгән килмешәк киленен сөймәгән кайнанасы араларына керде, улын котыртып, ярага тоз салып торды. Түзде хатын, аның мыскыллы сүзләренә дә, кыерсытуларына да дәшмәде, иренә ихтирам белән карарга тырышты. Тик ярата гына алмады. Гомерен өч кызына багышлады, эшеннән тәм тапты.

    Шунда бервакыт үзен шәһәр читенә лагерьга вожатый итеп җибәрделәр. Рөхсәт сорарга ире өйдә юк иде, машинасы белән ерак юлга эшкә чыгып киткән вакыты булды. Аптырагач, Зәйтүнә үзе белән кызларын алды. Моннан да бик оста файдаланды кайнана. Кайткан көнендә Зәйтүнәне көнчелегеннән, ачуыннан күзләренә кызыл төшкән, бөтенләй ерткычка әверелгән ире кулына пычак тотып каршы алды.

    Әнә шулай бер гөнаһсызга бәхетсез хатынның гомере өзелде. Болай да җеп очында гына эләгеп торган гаилә бөтенләй таркалды. Зәйтүнә туган иленнән бик еракта салкын җир куенына керде, ир төрмәгә эләкте, кайнанасы урын өстенә ятты. Янына кереп ярдәм кулы сузучы да, хәлен белүче дә булмады. Карчык якты дөньядан ялгызы китеп барды. Үлеме турында авыл халкы берничә көннән соң гына белде. «Эткә эт үлеме», – дип халык шаулашып алды да, аның турында бөтенләй онытты. Озакламый, авылга улының да үз–үзенә кул салуы турында хәбәр килеп иреште. Ятимәләр унөч яшьлек Әнүзә, унике яшьлек Фәнүзә белән ун яшьлек Фирүзәгә генә кыенга калды. Баштарак күршеләр ашарларына керткәләде, аннан Әнүзә мәктәпне ташлап, сеңелләрен үз тәрбиясенә алды. Чигеп, тегеп кыз акча эшләде, төрле йомышка йөрде. Төпчекләренә дә унсигез яшь тулгач, кызлар тәвәккәлләп әниләренең туган ягына юл алды. Тик монда аларны кочак җәеп каршы алучы булмады. Үз көчләре белән тормыш алып барырга туры килде. Әнисе кебек чибәр төпчек кыз Фирүзәгә егет тә бик тиз табылды. Кыз сорарга килгән Раяз аны күреп бермәл телсез калды. Аннан, үзе дә сизмәстән: «Зәйтүнә», – дип дәште. Хатыны иренең мәхәббәте турында хәбәрдар иде, шуңа эшнең нидә булуын аңлап аптырап калды.

    – Дөнья тар шул, – дип куйды ул иренә карап.

    Берни аңламаган кызлар нәрсә турында сүз барганын аңышмыйча бер–берсенә төбәлде.

    – Әниегез Татарстаннанмы? Зәйтүнә исемле идеме? – дип сорады алардан Раяз.

    Уңай җавап ишеткәч, аның тормыш тарихы белән танышкач, күзләреннән агып төшкән яшьләрен тыеп кала алмады.

    – Мәхәббәтегез нык булсын, балалар. Арагызга дошманнар үтеп керерлек урын калдырмагыз. Безнең хатаны кабатламагыз, – диде Раяз улы белән булачак килененә үзенең Зәйтүнә белән яратышып йөрү тарихын сөйләгәннән соң.

    Гөрләтеп туй иттеләр. Шул көнне Раязның төшенә Зәйтүнәсе беренче тапкыр якты, матур булып керде. «Ул мине гафу итте. Аның каршында бер гаебем булмавын гына белмичә калды. Үзең белән бергә булу, һич югында очрашып күрешү насыйп булмаса да, минем янда хәзер кызларың бар. Мин аларны бервакытта да ташламам. Тыныч йокла, Зәйтүнәм».

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: