Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Җырчы ИлГәрәй: «Бозым белән очраштым, сәхнә костюмнарыма энә кадап киткәннәре булды»

    Җырчы ИлГәрәй «Интертат»ка иҗаты һәм шәхси тормышы турында сөйләде ("Интертат", Гөлназ Хәбибуллина).

     

    Фотолар ИлГәрәйнең шәхси архивыннан
    «Мин әле һаман җырларга өйрәнәм»
    Илназ, хәлләр ничек? 

    Барысы да Аллаһка шөкер. Алда яңа планнар, хыяллар, яулыйсы үрләр тора. Ләкин менә, кызганыч, шушы авырулар аркасында гына алар кичектерелә. Шул бик күп энергияне һәм вакытны сарыф итә. Тешне кысып, булдыра алганча йөгереп йөрергә тырышабыз инде.

    Узан ел май аенда үземә 35 яшь, ә сәхнәгә аяк басуыма 18 ел булды. Әлеге бәйрәмнәрне зур концерт белән билгеләп үтәргә җыенган идек. Пандемия сәбәпле, күчерелеп килде. Инде менә быел, 28 май көнне Филармония концертлар залында «Үзең булып кал» дигән яңа программа белән уздырып җибәрергә ниятләп торабыз. 

    Яңа җырлар яздырабыз, иске җырларны яңарту эше дә бара. Иҗатымны барладым да, шушы 18 ел эчендә шактый хитлар туган икән дип уйлап куйдым. Бер җыр белән сәхнәгә чыгып, бер җыр белән генә югалган җырчы түгел икән мин. 

    Синең хәзерге җырларың бик тормышчан. Тамашачың үзгәрдеме, әллә үзеңме?

    Дөресен генә әйткәндә, ул җырлар мине үзләре эзләп таба кебек. Төрле авторлар белән элемтәдә торып эшлибез. Күп авторлар үзләре шалтыратып, ИлГәрәй, бу җырны алып кара әле, бу синең репертуарыңа туры килергә тиеш дип әйтәләр. 

    Соңгы вакытта шуңа игътибар итә башладым — җыр уңышлы булсын өчен сүзләре көенә ятышлы булырга тиеш икән. Җырның үсеше тагын да көчле булсын дисәң, аранжировкалаучыны да махсус сайларга кирәк. 18 еллык тәҗрибә булгач, кайсы җырны кайсы кулларга тапшырасын әйбәт беләсең. 


    Җыр — бик катлаулы нәрсә инде ул. Мин әле һаман да җырларга өйрәнәм. Үземне профессиональ җырчы дип саный алмыйм. Соңгы вакытта гына җырларымны дөрес башкарырга, халыкка үтемле итәргә өйрәнеп киләм. Аннан тамашачыга күңел халәтемне җиткерә ала башладым. Моның өчен җырга тулысынча чумып җырларга кирәк. 

    Кайвакыт җыр сайлаганда бу хит булмас, халыккка ошамас дип уйлыйсың. Ә нәкъ шул җыр хитка әйләнеп китә. Халыкны алдап булмый, ул үзенә якын җырны үзе хитка әйләндерә. Минем иң беренче җырларымны яшьләр ике телефонны янәшә куеп, ИК-порт аша бер-берсенә тапшыралар иде. Берсендә авылга дискотека куярга кайтып төшсәк, клубта минем җырны җырлаталар. Әле диск чыкмаган килеш каян алдылар икән дип шаккаткан идем шул вакытта.

    Тик шунысы бераз күңелне төшерә, кайвакыт кеше берәр билгеле җырымны мин башкарганны белмәгән булып чыга. Концерттан соң яныма килеп: «Синең җыр идемени бу, ИлГәрәй?» — дип кайсы аптыравын белдерә, кайсы кош тоткандай сөенә.

    Бүгенге көндә иң мөһиме — мин үз юлымнан тайпылмыйм. 18 ел буе җырлап йөрүем дә шуңа бәйледер. Ел саен булмаса да, Казанда ике елга бер концерт бирергә тырышам. Авыл-районнарга ел саен килеп торам. Хәтта бүгенге көндә авылларга минем шикелле аппаратуралар, утлар, тулы төркем белән килеп концерт куючы юк дисәм дә ялгышмам.

    Бюджет хезмәткәрләрен кайбер артистларның концертына билетлар алырга мәҗбүр итәләр икән. Интернетта шул тема күтәрелде. Синең фикереңне беләсе килә иде. 

    Бик авыр тема инде бу. Яшерен-батырын түгел, беренче сольный концертымны үткәргән вакытта минем үземнең дә билетлар күтәреп кереп караганым булды. Әтием гомер буе машина йөртүче булып, әнием икмәк пешерү заводында эшләде. Артымда билетларны саттырып йөри торган зур абзыйларым юк иде. «Синнән башка да билет сатучылар күп монда», — дип, бер-ике тапкыр «нормальный» җавап алгач, башка кермәдем. 


    Бүгенге көндә концертларда алып баручы булып эшләвем ярдәм итә. Минем эшләгәнне күреп калган оешмалар концертым булачагын ишетеп, «Берничә билет алыйк әле», — дип үзләре эндәшәләр. Әмма минем үзем барып, билет алыгыз инде дип ялынып йөргәнем юк. Ишектән куып чыгарсалар, форточкадан кереп, көчләп билет саттырмыйм. Алай итеп сатылган билет белән мин концерт та куя алмыйм. Алай итсәң, беренчедән, сүзе чыгачак. Икенчедән, мин үзе теләмичә килгән кеше өчен җырлый алмыйм. Әле бит андый билетлар белән халык килмәве дә ихтимал, алай булса, гел бетәчәкмен. 

    Тулы залга да, ярты залга да концерт куйганым бар. Әмма ничә кеше булса да, ул 3-4 телевизорын ташлап, үзе алдан планнарын корып, иҗатымны яратып килгән тугры тамашачым. 

    Аяк чалып торучыларың да бардыр.

    Бар инде, әлбәттә, котыртучылар да, тузга язмаган сүзләр әйтүчеләр дә, аяк чалучылар да бар. Районда билетларны саттырмаучы артистлар бар. «Нәрсәгә кирәк ул сезгә, аны керттермә», — дип шалтыратып әйтәләр. Үзем кулларыннан тотмагач, исемнәрен әйтә алмыйм, әмма кемнәр икәнен чамалыйм. Сәхнәдә ничек кенә елмаешып йөрсәң дә, аның артында сине башка күренеш каршы ала. «Сәлам, брат», — дип аралашып утырган кешең син китеп өлгергәнче артыңнан сүгә башларга мөмкин. Шуңа күрә татар эстрадасында дусларым юк. Эльвира Хамматова, Альбина Апанаева, Ришат Фазлыйәхмәтов, Вадим Захаров, Ринат Рәхмәтуллин белән якын аралашам. Әмма чын тугры дусларым дип беркемне дә әйтә алмыйм. 

    Бүгенге көндә минем тулаем ышанып, җанымны тапшырып яши алырлык кешеләрем — ул әнием, хатыным, балаларым, энекәшем.

    «Мине рәнҗеткән кеше белән нәрсә дә булса була»
    Илназ, телевидениедә күңел биреп, яратып эшләгән идең. Китүеңнең җитди сәбәпләре булгандыр. 

    «Мәйдан”да тугыз ел эшләдем. Кызганыч, унынчы елны тутырып бетереп булмады. Мине шушы каналга чакырган Эдуард Үтәгәнов, Дамир Дәүләтшин, Айгөл Нәбиуллиналарга нык рәхмәтлемен. Миннән булмый бу эш дип кул селтәр алдыннан: «Мондый мөмкинлек бөтен кешегә дә бирелми, үзеңне сынап кара», — дип дөрес юлга юнәлткән хатыныма да рәхмәт.

    «Хәрәкәттә бәрәкәт» — башка хит-парадлардан аерылып торган, бик кызыклы проект булды ул. Телеканалга танылган алып баручы Фәнил Вакказов килгәч, аның белән эшләп, тагын да шомардым. Кабат Сөмбел Билалова белән эшләп алдык. Соңыннан «Лаеклы хит» тапшыруын уйлап табып, ике елдан артык аны алып бару насыйп булды. 

    Ни өчен киттем дигәндә, мин бер урында эшләп арганымны тоя башлаган идем. Яңа җитәкчелеккә башка проект алыйм әле дип кердем. Әлегә берни дә юк, диделәр. Комфорт зонасыннан чыгарга, документларымны алып эштән китәргә туры килде. Әмма сьемкалар миннән бик күп энергия һәм вакыт таләп итә иде. Телевидениедән киткәч, иҗатыма күбрәк игътибар бирә башладым. 

    Китәм дигәч, туктатмаганнар. Аларга карата үпкә саклыйсыңмы?

    Күңелдә бер төер бар инде, әлбәттә. Тугыз ел буе җанымны биреп эшләгән урын бит. Матур итеп озаттылар. Рәхмәт сүзе шул булгандыр. 

    Ишетеп бетермәделәр мине дип әйтимме соң инде. Көнче кешеләр дә мине әләкләп торулары белән ярдәм иткәндер. Барысын да сөйли башласаң, озакка китәр. Мин үзем бик дөрес кеше, алай түгел, болайрак кирәк иде дип өйрәтә торган гадәтем дә юк түгел. Бәлки кайберәүләргә андый тәкъдимнәрем дә ошап бетмәгәндер.  


    Бәлки бераз ярый белергә дә кирәк булгандыр.

    Ярый белмим шул мин. Гомер буе туры сүзле булдым. Мин бөтен кешене үзем кебек гади итеп күрәм, бөтенесе белән бертигез аралашам. Авыл малае кебек гади инде мин. Аннан, кешегә бик тиз ышанам, серләремне ача башлыйм. Шуның аркасында янган вакытларым да була. 

    Реклама

    Ялгышкан кешеләрне гафу итәргә кирәкме? 

    Беләсеңме, мине рәнҗеткән кешегә нәрсә дә булса була. Моңа күп тапкырлар инанганым бар. Берсендә юлда бер машина бара. Әй куа инде бу, боргалана, аның аркасында ике тапкыр чүт кенә кюветка очмыйча калдым. И, Алланың рәхмәте белән бераз уйланырга сәбәп булса иде сиңа, тәгәрмәчең булса да тишелсә иде дип әйтеп куйдым. Бераз баргач, карыйбыз, аварийкаларын кабызган, тәгәрмәч алмаштырып ята бу. 

    Моннан 3-4 ел элек Казандагы бер концерт вакытында мине бик нык үпкәләттеләр. «Әй, бөтен концерт залыгызда ут бетсә иде», — дидем. Валлаһи дип әйтәм, залда ут сүнде. Соңгы җырчылар чыгышларын баянга җырлап бетерде.

    Әмма мондый хәлләр мине бик нык рәнҗетсәләр, мин чын күңелдән теләсәм генә була. Кабат таякның ике башы бар бит, үземә кире төшмәсен дип тә уйлап куям. 

    «Туйда ике урыс утырса, аларның да күңелен күрәм»
    Илназ, мөмкинлегең булса, банкетларда эшләмичә иҗат белән генә шөгыльләнер идеңме? 

    Юк, мин банкетларда эшләр идем. Мин мәҗлесләрне бик яратып алып барам, һәрбер банкетым бер-берсеннән аерылып тора. Күп җырчыларның шаблоны була. Ә мин туйларны үзенчәлекле итеп алып барырга тырышам. Мәҗлестә ике урыс утырса, аларның да күңелен күрәм әле. «Менә бу татар туе булды, ичмасам», — дип әйтерлек итәм.

    Соңгы вакытта хәләл туйлар күңелемә аеруча якын. 

    Форумнарда «60 мең түләп алып баручы чакырдым, әле мин аларны ашатырга да тиешме?» дигән сүзләр укыган идем. Мәҗлесләрдән шулай ач кайтканыгыз бармы?

    Әлбәттә, бар. Мин беркайчан да яшләргә: «Безне ашатыгыз әле», — дип әйтмим. Булды шундый очраклар, без үзебез белән ашарыбызга алган идек, ә яшьләр мул өстәл әзерләп куйганнар. Кеше әзерләгәч, ашамыйча булмый, хатын җибәргән әйберне кире алып кайтуы да читен. Шуңа мин хәзер алдан: «Ашату буламы, юкмы?» — дип сорап алам. «Юк инде, үзегез үзегезне карыйсыз», — дип әйтүчеләр дә бар. «Борчылмагыз, ничек сезне ашатмыйча җибәрик», — дигәннәре дә очрый. Моның бер ояты да юк. 

    Аннан менә кеше: «Болар килеп, бер мәҗлес алып бардылар да, 60 меңне алып киттеләр», — дип бик җиңел уйлый. Мәсәлән, минем төркемем белән мәҗлес алып баруым бүген 80 мең сум тора. Шул 80 меңне 8 кешегә бүлә башласаң, әле юл, ерак җир булса ашау, куну чыгымнарын да китереп кушсаң, күпме генә кала? 

    «Ипотекам юк, мин шуңа шат»
    Акчаңны санаганнарын яратмыйсыңдыр инде. Алай да сорыйм әле. Гаиләң яхшы яшәсен өчен син аена ничә сум акча эшләргә тиешсең? 

    Без шулай тәрбияләнгән, акча ул күпме булса да җитмәячәк. Шуңа күрә Ходайга шөкер итеп яшим. Иртән торам да, и Аллаһым, рәхмәт, шушы матур көнне күрергә насыйп иттең, дим. Янәшәмдәге тормыш иптәшемне үбеп алам, балаларны уятам. Дөньялар тыныч булса, акча эшләнә ул. Ипотекам юк, бүген шунысына шат. 300 меңнән артык кредитым гына бар. Ул да шушы пандемия аркасында гына өстә тора. Анысыннан да котыла алсам, гомумән, беркемгә әҗәтем булмаячак. 

    Анысы машинадыр инде.

    2019 елда мин төркем белән йөрергә автобус алган идем. Пандемия башланып, банкетлар тукталгач, яраткан «Шкода Кодиак»ымны сатарга туры килде. Кабат Айгөлгә дип бер машина алган идек. Хатыным анда йөрмәде, үземнең дә ул машинага күңел ятмады. Ахыр чиктә мин ул машинаны бик отышлы итеп сатып, бөтен кредитларымны түләп бетердем һәм «Вольво» компаниясе белән бергә җитештерелгән, ап-ак Кытай машинасы алдым. Кытай машиналарына ышанычым юк иде, әмма монысын шушы өлкәдәге белгеч тәкъдим итте. Хәзер әкрен генә шуның кредитын түләп барам. 


    Матди әйберләр нык сөендерә, әйеме? 

    Сөендерә, шулай да беренче чиратта яраткан тамашачым, күңелгә ятышлы җырларым, гаиләмнең сау-сәламәт булуы кирәк. Әти авырган вакытларны еш искә төшерәм. Хәлсезләнеп ятканда: «Менә улым, хәзер инде бернәрсә дә кирәк түгел», — диде. Әтине җирләгәч тә өйгә кайттым. Бөтен киемнәрен кочакладым, иснәдем. Гаражына кереп еладым. Андагы бөтен әйберне мал дип, киләчәктә кирәге чыгар дип җыйган бит инде ул. Әнә шулай дөнья артыннан куабыз, мал җыябыз, туганнар белән нидер бүлешәбез. Ә бит гаиләң, якыннарың белән бергә уздырган мизгелләр иң рәхәте икән, шуның кадерен белмибез.

    Үземнең дә кызларым үсеп килә. Үбеп-кочып, алар белән бергә сөенеп, гел янәшәләрендә булырга тырышам. Әтинең үлеме һәм пандемия мине гаиләмә тагын да якынайтты. Тормышка карашым соңгы елларда нык үзгәрде. Ул минем җырларымда да чагыла. Хәзер мин элекке ИлГәрәй түгел, яңа яктан ачылган ИлГәрәй. 

    «Соңгы ике елда үземне битәрләп яшим…»
    Әтиеңнең вафатына да ике ел узды. Әтиең зур терәгең булгандыр.

    Әти һәрвакыт беренче киңәшчем һәм ярдәмчем булды. Ул мине укырга-язарга өйрәтте, бергәләп дәресләр әзерли, машинасына утырып авылга өмәләргә кайта идек.

    Соңгы ике елда үземне битәрлим. Иҗат кешесе булгач, гел юлда йөрисең, чабасың. Кайвакыт әти: «Улым, мунча яктым, килегез», — дип шалтырата иде. Әле юлда буласың, әле башка сәбәбе килеп чыгып, очрашып булмаган вакытлар да еш булды. Ә бит әти үзенең китәчәген сизеп, мин монда вакытта күрешеп калыйк дип әйтергә теләгәндер. Хәзер үткәннәрне кире кайтарып булмый, аның рухына дога кылып кына утырасы калды. Кемнең әти-әнисе сау-сәламәт булса, зинһар, янәшәләрендә булыгыз. Үзем хәзер әнине мөмкин кадәр кадерләргә тырышам.


    Әниеңнең хәлләре ничек? 

    Әтинең үләчәген әнигә бер айдан соң гына әйтә алдым. Ышанмады… Ул әле хәзер дә әтинең арабызда юклыгына ышанып бетә алмый. «Менә хәзер машинасын куяр да, әйдә, Оркыя, ашарга җылыт әле, дип кайтыр кебек көтеп утыра ул аны… 40 елга якын иңне-иңгә куеп яшәделәр. Шулай да соңгы вакытта тынычлана барганы сизелә. 

    «Минем хатыным бик зирәк»
    Илназ, халыкка белдерми генә «аерылышып» та йөргәнсез икән. Хейтерларның үзегездән дә күп белүләре турында тормыш иптәшең Айгөл дә язып чыккан иде.  

    Бу бик кызык хәл булды инде. Минем төркемдә эшли торган кыз бер җырчы белән концертларга йөри. Кайтып барышлый сүз башы миңа барып тоташкан. «ИлГәрәй аерылышкан бит ул, Айгөлдән аерым тора икән», — дигән шул артист Гөлзарга. «Нишләп аерылышсыннар, барысы да әйбәт иде бит әле», — дип бик аптыраган инде.

    Менә шул кемдер язган бер комментарий җитте. Сүз шулай бер-берсенә бәйләнеп гайбәткә әверелә икән. «Нигә аерыштың, нәрсә булды?» — дип үземә дә яза башладылар. Иң беренче булып, әлбәттә инде, дошманның да дошманы шалтырата. Бу көнчеләр, синең хәлеңә кергән булып, борчуыңа шатланучылар. Мин шуңа күрә беркемгә дә үзебезнең бәхетле торганны сиздермәскә тырышам. Инстаграмымда подписчиклар аз, анда күбрәк иҗатымны күрсәтәм, гаиләмә артык игътибар юнәлтәсем килми. Шул «Аерылыштыгызмыни?» — дип шалтыраткан кешеләргә дә: «Бераз әрләшеп алган идек», — дип кенә җавап бирдем. Ә чынлыкта, Аллаһка шөкер, без бик матур торабыз. Безнең хатын белән өйләнешкәч тә тавышланып алган вакыт булды  Икебез дә яшь, Айгөл ир белән, мин хатын белән яшәп карамаган, дөнья күрмәгән. Йортта кемнең хуҗа икәнлеген ачыкларга туры килде. 

    Хәзер Аллаһка шөкер, бу вакытлар узды. Мин бүгенге көндә кулымны күкрәккә куеп әйтә алам — минем хатыным бик зирәк. Мин тормышымда нәкъ менә Айгөл очраганга бик бәхетлемен. 

    Шундый кеше сүзләре сезнең гаиләне какшата аламы? Тулырак: https://intertat.ru/news/showtime/05-02-2022/yrchy-ilg-r-y-bozym-bel-n-ochrashtym-s-hn-kostyumnaryma-en-kadap-kitk-nn-re-buldy-5848642

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: