erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Замирә Рәҗәпова: «Эй, язмыш, язмыш» - психологик яктан авыр тапшыру»

Танылган алып баручы, журналист Замирә Рәҗәпованың «Эй, язмыш, язмыш» тапшыруы чыга башлаганга да 5 ел булган икән инде. Шушы 5 ел эчендә Замирә ТНВ каналы тамашачыларын күп кенә шәхесләрнең язмышы белән таныштырды.

– Замирә, “Эй, язмыш, язмыш” тапшыруының идеясе ничек барлыкка килде?

– Бер елны ТНВда Айрат Арсланов турында тапшыру ясадык. Үзе турында утырып сөйләгән бер әңгәмәсе дә юк иде. “Эх, бер интервью булса иде!” – дип уйладым. Бервакыт Тинчурин театрында концертта Әлфия Авзалова Таһир Якупов турында матур истәлекләрен сөйләде. Шул вакытта: “Эх, Әлфия апаны утыртып сөйләтергә иде”, – дип уйлап куйдым. Шамил Бариев, Вафирә Гыйззәтуллина һәм башка шәхесләр турында материаллар җыя башладым. 7-8 ел узгач, фатирны җыештырганда, шушы папка килеп чыкты. Шулчак тапшыру төшерү идеясе туды. ТНВ каналы режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Сабитовага шалтыраттым. Ул – телевидениедәге зур терәгем. Наилә апа идеямне хуплап алды. Иң беренче тапшыруга Айгөл Бариеваны чакырдым. Бизнеста булгач, акчам бар иде. Беренче тапшыруны үз акчама төшердем. Айгөлгә шулкадәр рәхмәтлемен. Эфирга чыгуы икеле булган тапшыруга килеп, бөтен эч-серләрен сөйләде. Аның аягы җиңел булды, ТНВ тапшыруны кабул итте. Ул инде биш ел эфирга чыга.

– Тапшыруга алдан әзерләнәсеңме, сорауларны барлыйсыңмы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кайвакыт кунаклар сорауларны алдан бирүемне сорый. Әмма андый гадәтем юк, чөнки бервакыт бер кунакка сорауларны алдан биргән идем, тапшыру ясалма килеп чыкты. Җавапларны ятлап килгәч, әңгәмә ихлас булмый. Геройларымның биографиясен өйрәнәм. Ә инде сораулар үзеннән-үзе килеп чыга. Алдан әзерләгән сораулар бирелми калырга да мөмкин, чөнки алар урынсыз була. Тапшыру җиңел түгел, психологик яктан авыр. Гадәттә, бер көндә өч-дүрт тапшыру төшерәбез. Андый көннәрдә өйгә арып-талып кайтам.

Замирә Рәҗәпова белән әңгәмәне "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 24 февраль санында укыгыз.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/zamir-rpova-ey-yazmysh-yazmysh-psikhologik-yaktan-avyr-tapshyru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X