erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Үзбәкстандагы хатыным ризалык биргәч, монда икенче хатын да алдым» — «Яшел Үзән»

Ана телен, гореф-гадәтләрне, традицияләрне ничек сакларга? Аларны буыннан-буынга түкми-чәчми җиткерү мөмкинме? Шушы һәм башка сорауларга җавапны без 37 ел Яшел Үзәндә яшәүче, районның үзбәк диаспорасын җитәкләүче Раджаб Худойбердиевтан сорадык.

 


Иң әүвәл шунысын да билгеләп үтим, ул руслашкан Яшел Үзән шәһәренең нәкъ үзәгендә инде 14 ел зурлап Нәүрүз бәйрәмен үткәрә. Һәм ул бәйрәм елдан-ел колачлырак уза, дип яза «Яшел Үзән» газетасы.

 Раджаб, сезне шәһәрдәшләребез ел саен Нәүрүз бәйрәмен оештыручы һәм берничә урында үз кафесын ачкан эшмәкәр буларак белә. Яшел Үзәнгә сезне нинди җилләр ташлады? Үзегез белән якыннан таныштырып китсәгез иде.


 Үзем Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туганмын. Бирегә 1984 елның декабрендә килдем. Кая да булса тукталырга кирәк иде, мин Яшел Үзәнне сайладым. Күпләр кебек сәүдә эшенә керештем, җиләк-җимеш саттым. 1997 елдан алып, «Маевка» ярдәмчел хуҗалыгында идарәче булдым. Ун еллап бу эш белән шөгыльләнгәннән соң, сәламәтлегем какшау сәбәпле, китәргә карар кылдым. Аннан бизнесымны җәмәгать туклану урыны ачу буенча дәвам иттем. Яшел Үзән шәһәре һәм районында16 ел үзбәк диаспорасын җитәклим. Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын Яшел Үзәндә рәсми төстә ачу тантанасында район җитәкчесе Михаил Афанасьев биредә Татарстан Халыклар дуслыгы йортын ачарга мөмкинлекләр табармын дип ышандырды. Көтәбез, бу безнең өчен бик тә мөһим һәм кирәкле бина. Шулай итеп, без милләттәшләребезне кабул итәр һәм кирәк булганда аларга ярдәм кулы сузар идек.


Яшел Үзәндә шулай зурлап Нәүрүз бәйрәмен үткәрү идеясе каян килде һәм ярдәм итүчеләрегез бармы?

 Элек-электән бабайларыбыз, әтиләребез: «Ипилек акча эшлисегез килсә, кайда төпләнәсез, шул җирлекнең халкы белән дус булыгыз!» — дип әйтә иде. Шуңа да мин инде 14 ел биредә үз көчем белән Нәүрүз бәйрәмен оештырам, ярдәм итүчеләр дә табыла. Халык та өйрәнеп килә, көтәләр. Кафе ачкач та, аңа «Дуслык» дип исем куштык. Үзбәкләр, татарлар, таҗиклар, әрмәннәр, руслар һәм башка милләтләр дус булып яшәргә тиеш. Мактануым түгел, үзбәкләр — кунакчыл халык. Быел якынча 1600 кешегә өч казанда пылау пешердек, моның өчен 120 кило дөге, 45 кило ит, 95 кило кишер кирәк булды.

 Гаиләгез белән дә таныштырып китсәгез иде. Туган якка еш кайтасызмы?

 Беренче хатынымнан ике улым, икенчесеннән бер улым бар. Һәм алар бер-берсе белән аралашып тора, дус-тату. Беренче хатыным Мәхәббәт Үзбәкстанда яши, бирегә елга бер булса да килә. Дөресен генә әйткәндә, мин икенче тапкыр аның ризалыгы белән генә өйләндем. 7-8 ай буе ялгыз ир булып читтә яшәве җиңел түгел. «Болай урын-җирең, киемең чиста, тамагың тук һәм минем күңелем тыныч», — диде ул. Икенче хатыным татар, Фәния исемле һәм ул бала тапкач, Үзбәкстаннан ярдәм итәргә Мәхәббәт тә, әнием дә килде. 23 ел торабыз, Аллаһка шөкер, сүзгә килгән юк. Бүген инде мин бай бабай — биш оныгым бар. Бу коронавирус кына тормышка үз законнарын кертте, кайтып булмады. Болай елына өч-дүрт тапкыр туган якка юл тотам. Әти-әни инде исән түгел, туганнарымның барысы да Үзбәкстанда яши, мин гаиләдә төпчек бала — унынчысы. Яшел Үзәндә дә бертуганнарымның малайлары яши, гомумән, без монда бер гаилә кебек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


 Шунысы игътибарга лаек, кайда гына булсагыз да, сез үзара үзбәк телендә аралашасыз. Ана телегезне ничек саклыйсыз?

 Һәр кешенең иң зур байлыгы — ул ана теле. Туган телен югалткан кешене мин берничек тә аклый алмыйм. Телләр белүнең беркемгә дә комачаулаганы юк әле. Мәсәлән, өч үзбәк янында ике татар кешесе утыра икән, әлбәттә, без татарчага күчәбез. Чөнки алар безнең хакта болар начар сүз сөйли, дип уйларга мөмкин. Күп милләтләр телен белү һәрвакыт кирәк. Балаларыбыз белән үзбәк телендә аралашабыз, татар телендә дә сөйләшәбез, аңласыннар, чөнки киләчәктә барысы да кирәк. Мин үзем җиде телдә рәхәтләнеп сөйләшәм: әзербәйджан, төрек, үзбәк, таҗик, гарәп, татар, рус телләре минем өчен ят түгел. Аларның миңа һәммәсе дә үз туган телем кебек якын, әмма ана телем иң кадерлесе. Чит тел белү гомер иткәндә ярдәм итә. Менә безнең Үзбәкстанда руслар да үзбәкчә сөйләшә. Өйрәнделәр. Ә монда «исәнмесез» дип дәшеп кара әле син, «не понимаю”дан гайрене ишетмисең.

 Шунысы игътибарга лаек, үзбәк халкы тәмле итеп ризыгын да пешерә, төзелештә дә җир җимертеп эшли, гомумән, сез белмәгән һөнәр юк кебек. Бу сәләт каян килә?

 Нәселдән дип уйлыйм. Бездә бит бу эш ир-атныкы, монысы хатын-кызныкы дигән төшенчә бөтенләй юк. Менә мин хәзер пылау, шашлык пешергәнемне улларыма, менә болай кирәк дип, өйрәтеп торам. Һәр ризыкның үз рецепты. Дөге салып кына пылау пешми. Һәрнәрсәнең үз күләме. Мине әни яшьтән үк, гаилә корып, кызың тумаса, үзең пешерерсең дип үстерде. Һәм без дә шушы тәртип буенча балаларыбызны тәрбиялибез.


 Яшел Үзәндә милләттәшләрегез күпме?

 Россия гражданлыгы алып яшәүчеләр — 460, ә вакытлыча килеп эшләүчеләр 320 кеше. Килгән һәркемне монда көтеп торучы туганнары, дуслары бар. Һәммәсенә, проблемасы була калса, ә тормышта ансыз булмый, ярдәм итәргә тырышабыз.

 Киләчәктә нинди планнар белән янып яшисез?

 Дөресен генә әйткәндә, татулык һәм бердәмлек булсын. Аллаһ Тәгаләдән дә шуны сорыйм. Пенсиягә чыгып, тәсбих тартып, мәчеткә йөреп, тормышымны тынычлыкта уздыру - иң зур хыялым. Ә эшемне балаларым дәвам итәр дип ышанам. Һәм һәрбарчабызга да иминлек телим. Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне яклап, саклап яшик Подробнее: https://intertat.tatar/news/tatar_world/09-04-2021/zb-kstandagy-hatynym-rizalyk-birg-ch-monda-ikenche-hatyn-da-aldym-yashel-z-n-5816900

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X