erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Үзем өчен яшисем килә”: бала табарга теләмәгән хатын-кызлар нигә арта?

“Үзем өчен яшисем килә”. Гүзәл затның әни булырга омтылуы электән табигый күренеш, язылмаган канун буларак кабул ителсә дә, мондый сүзләр хәзер еш ишетелә ("Ватаным Татарстан", Казан, Динә Гыйлаҗева).

Мөмкинлеге була торып та бала табарга теләмәгән хатын-кызлар саны коточкыч дәрәҗәдә арта, дип чаң суга белгечләр. Илдәге халык саны кими икән, монда әнә шушы төркемгә керүче гүзәл затларның да өлеше бар, ди алар.

Росстат мәгълүматларына караганда узган ел Россия халкы ярты миллионга кимеп, 146 миллион 238 мең кеше тәшкил иткән. Бу – соңгы унбиш елда халык саны кимүнең иң зур күрсәткече, ди белгечләр. Болай барса, тагын 20 елдан илдә халык саны 130 миллионнан артмаячак, дип фаразлаучылар да бар. Белгечләрне, үлүчеләр саны арту гына түгел, туучылар кимү дә борчый. Саннар теленә күчсәк, узган ел илдә барлыгы 1,7 миллион сабый дөньяга килгән. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 203 меңгә азрак.

Демография белгече Алексей Ракша, алдагы унбиш елда бу күрсәткеч тагын да кимеячәк, дип куркыта. Ник дигәндә, хәзер әни булырга сәләтле гүзәл затларның күбесе балалар аз туган 1990 елларда дөньяга килгән. Илдәге күпчелек хатын-кызларның бала табарга теләмәвен дә әнә шушы 90 нчы еллар «җимеше» дип бәяли ул. «Фәкыйрьлек, илдәге тотрыксызлык белән үзәккә үткән ул елларны барыбыз да яхшы хәтерли. Балачагы шул чорга туры килгән егет-кызларның күбесендә әнә шушы тормышның кабатлануыннан курку саклана. Шуңа күрә хәзерге хатын-кызлар да, иң беренче чиратта, карьера ясап, җитеш тормышта яшәрлек байлык туплап куярга омтыла», – дип фикер йөртә белгеч.

Социологлар китергән саннарга ышансаң, 2000 нче еллар башында Россиядә яшәүче хатын-кызларның 5–7 проценты гына әни булырга теләмәвен әйткән булса, бүген исә ил күләмендә андыйлар уртача 15–17 процент тәшкил итә икән. Әлеге төркемгә кергән гүзәл затларның күбесе моның төп сәбәбе дип үзләре өчен генә яшәргә теләүләрен, илдә тотрыклылык булмауны, бала табып сәламәтлеген бетерәсе килмәү, ир-атларга ышанмаулары белән бәйләп аңлаткан. Россия күләмендәге саннар пошаманга салса да, республикада бу яктан вазгыять тынычрак икән әле. Һәрхәлдә, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге уздырган соңгы тикшеренү нәтиҗәләре шулай дип тынычланырга мөмкинлек бирә. Үзәк белгечләре республиканың 23 районында яшәүче 2830 хатын-кыз арасында сораштыру уздырган. Аның барышында белгечләр Татарстанда әни булырга теләмәгән гүзәл затларның 2 процентка да тулмавын ачыклаган.

Барын бар ла, әмма җитәрлек түгел

Әлмәттә яшәүче Лиана Харисовага 28 яшь. Икътисадчы булып эшли. Әни булырга теше-тырнагы белән каршы булган үзгә карашлы гүзәл затларның берсе ул. «Әле генә барлыкка килгән фикер түгел ул. Баштарак әни бу сүзләргә әллә ни игътибар бирмәде. Үскәч, башкача уйларсың әле, хатын-кыз башкача булдыра алмый инде ул, дия иде. 28 яшькә җиттем – фикерем барыбер үзгәрмәде, – ди ул. – Үзем өчен яшәргә телим. Баладан башка да бәхетле була алам. Мактанып әйтүем түгел, әмма шушы яшемдә инде минем яраткан эшем, белемем, утырып йөрергә машинам бар. Яңа ел алдыннан фатир да алырга җыенам. Ел саен ял итәргә барам. Әле барып күрәсе илләрем, эшлисе эшләрем баштан ашкан. Кеше кияүгә чыгарга, бала табарга кирәк дигәнгә генә шушы планнарымны бозыйммы? Юк, моны һәркем үзе хәл итә. Баланы чын кеше итеп тәрбияли алачагыңа төгәл ышансаң гына табарга кирәк. Ә мин моны бөтенләй күз алдына да китерә алмыйм.  Картлык көндә мине кем тәрбияләр дип тә курыкмыйм. Беркемнең дә җир өстендә калганы юк әле».

Хатын-кыз әни булырга тиеш, дигән уйны аңына сеңдереп тәрбияләнгән кешегә мондый фикерләрне кабул итү кыенрак, билгеле. Белгечләр арасында хәтта хатын-кызның бала алып кайтырга теләмәвен психик тайпылыш дип бәяләүчеләр дә бар. Психолог Алсу Таҗиева исә бу фикер белән килешми. Лиана Харисова кебек үзгә карашлы гүзәл затларның күбәюен дә җәмгыятьтә кыйммәтләр үзгәрү белән бәйләп аңлата ул. «Элегрәк кешеләр җәмгыятькә, ул куйган таләпләргә бәйле булса, хәзер ул бәйсез була бара. Кеше үз-үзен өйрәнә. Без, психологларга соңгы арада мөнәсәбәтләр төзүгә бәйле сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Элегрәк кеше баланы, аларны яратудан бигрәк, шулай тиеш булганга тапкан булса, хәзер без шундый дәрәҗәгә җиттек, безгә мөнәсәбәтләр төзү мөһимрәк. Бүген күпләр әнә шуны төзи алмау, белмәүдән тилмерә. Бу бит ир белән хатын-кызга гына кагылмый. Бала белән дә мөнәсәбәтләр кора белергә кирәк. Шуңа күрә бала табарга теләмәгән яки аны кичектереп килгән кеше, иң беренче чиратта, менә шушы яңа мөнәсәбәтләр төзүдән курка», – ди белгеч.

Вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен, иң беренче чиратта, балаларны, яшьләрне ата-ана булу өчен психологик яктан әзерләүгә игътибарны арттырырга кирәк дип саный Алсу Таҗиева.  Алар өчен дәүләт дәрәҗәсендә ниндидер бушлай семинар, мастер-класслар үткәрү яклы ул. «Бала табу белән бәйле сораулар күбрәк булган саен, курку хисе дә арта. Шуңа күрә яшьләргә, булачак әти-әниләргә ата-ана булуның асылын, теге яки бу авырлыкларны ничек җиңәргә кирәклеген тиешенчә аңлатырга, өйрәтергә кирәк», – ди психолог.

Яшерен-батырын түгел, кул орынган һәр нәрсә кыйммәтләнгән бүгенге шартларда бала үстерү дә кыйммәткә төшә. Булачак әниләрнең күбесе мәсьәләнең әнә шул ягын да уйлый. Баланы мохтаҗлыкта яшәтмичә генә үстерергә көчем, мөмкинлегем җитәрме дип борчыла алар. Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстан Республикасының күпбалалы гаиләләре» иҗтимагый төбәк оешмасы рәисе Артем Кузнецов та яшь әниләргә, гаиләләргә күрсәтелгән матди ярдәм чараларын арттырмый торып, илдә яңа туган сабыйлар санын арттырып булмаячак дигән фикердә. «Гаиләдә балалар күбрәк булган саен, аларга күрсәтелгән матди ярдәм дә шулкадәр зуррак булырга тиеш. Әйтик, беренче бала өчен ипотеканың – 30 процентын, икенчесе тугач, тагын 30 процентын капласалар, өченче бала тугач исә ипотеканы автомат рәвештә япсалар да яхшы булыр иде», – ди Артем Викторович уенын-чынын бергә кушып.

Ачыктан-ачык сөйләшү җитми

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хатын-кыз бик сирәк очракта гына чын күңелдән бала табудан баш тарта. Республика клиник хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире Фәридә Миңнуллина әнә шул фикердә. Тәҗрибәле табиб сүзләренә караганда, сүзен, бала алып кайтасым килми, дип башлаган хатын-кызның, сөйләшә торгач, нәкъ менә теге яки бу сәбәп аркасында әни булырга теләмәве ачыклана икән.

«Бүген хатын-кызлар үз сәламәтлегенә күбрәк игътибар бирә башлады. Ун ел элек яшәгән хатын-кыз белән хәзергесе бик нык аерыла. Хәзер гүзәл затлар тышкы кыяфәтен «төзәтү» белән мавыга. Хәтта тышкы матурлыгын югалтмас өчен, үзенең бала табарга мөмкинлеге була торып та, суррогат әнидән бала алып кайттыручылар очрый. Ул гына да түгел, соңгы арада хатын-кызлар, интернетта язылганнарга таянып, үз-үзенә диагноз куя, үз-үзен дәвалау белән үк мавыга башлады», – ди Фәридә Миңнуллина.

Илдә әни булырга теләмәүче гүзәл затлар сафы тулылануны да әнә шушы интернеттагы мәгълүмат ташкыны йогынтысында килеп чыккан хәл дип саный ул. Килешми мөмкин түгел. Бүген бөтен кызыксындырган, борчыган сорауларга җавапны иң элек интернеттан табарга тырышабыз. Хатын-кызлар да шуның аша бала тапканда, тапкач нинди авырлыклар килеп чыгарга мөмкинлеге турында да укып, белеп тора. Бу, әлбәттә, курку тудыра. Фәридә Миңнуллина соңгы ике елда бала табу очракларын пандемия дә тоткарлады дигән фикердә. «Коронавирусның йөкле хатын-кызлар өчен нинди куркыныч тудыруы, прививка ясату-ясатмау турында да күп сөйләнә. Бу шулай ук хатын-кыз күңеленә шик кертә», – ди белгеч.

Фәридә Миңнуллина фикеренчә, кыз бала үстерүче әниләр өстендә дә бик зур җаваплылык ята. «Әни белән кыз бала арасында һәрчак дустанә, ышанычлы мөнәсәбәт булырга тиеш. Җитлегеп, җенси тормыш белән яши башлагач, кыз баланың, бердән, инфекция эләктерү, икенчедән йөккә узу ихтималы арта. Шуңа күрә кыз балага 11–12 яшьләрдә үк аңлату эшләре алып барырга кирәк. Бездә бу темага сөйләшү оят эш санала. Ә җенси тормыш, контрацепция чаралары, үз сәламәтлегеңне саклау турында ачыктан-ачык сөйләшү, аңлату эшләре алып барылса, никадәр хатын-кызның сәламәтлеген, әни булу сәләтен саклап калып булыр иде», – ди Фәридә Миңнуллина.

Ансар хәзрәт Мифтяхов, «Мәрҗани» мәчете имамы:

– Кайсы гына мөселман илен алсак та, барысында да балалар тәрбияләү, бала үстерү иң беренче урында тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһиссәллам бер хәдисендә: «Никахлашыгыз! Мин Кыямәт көнендә үземнең өммәтемнең күплеге белән горурланырмын, шатланырмын», – ди. Тагын бер хәдистә ул: «Үзегездән соң үзегездән бер баскычка булса да югарырак дәрәҗәдәге буын тәрбияләргә тырышыгыз», – дигән. Шуңа күрә никахлашкан ир белән хатынның бер-берсенә карата хөрмәт ихтирам күрсәтеп яшәве генә түгел, дөньялыкта үзләреннән соң динебезне күтәрүче, гореф-гадәтләребезне тотучы буын калдыруы да – аларның өстендәге төп бурыч. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Шуңа күрә, бала тапсам, аны ашата, аякка бастыра алмам, дип куркырга кирәкми. Очын-очка ялгап, ачлы-туклы яшәгән заманнарда да әби-бабаларыбыз итәк тутырып бала алып кайткан. Аларның һәркайсына тәрбияне дә, игътибарны да җиткергәннәр. Шуңа күрә мөселман кешесе гаилә кора икән, сау-сәламәт балалар табып, үзеннән соң буын калдыру ягын карарга тиеш. Бу хакта никахларда да гел әйтеп киләбез. Әмма бу турыда сөйләү – ата-ананың да бурычы. Синең дә балаларың булыр, дип бу уңайдан балалар белән дә сөйләшү, аңлату эшләре алып бару кирәк. Шул ук социаль челтәрләр, мәкаләләр, вәгазьләр аша да бала табу, бала тудыруны ниндидер проблема буларак түгел, шатлыклы вакыйга итеп күрсәтү мөһим. Шул очракта илдә бала табарга теләмәгән хатын-кызлар, гаиләләр саны да кимер иде.

https://vatantat.ru/2021/08/61351/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X