Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Үзгәртеп булсачы (Арчадан ерак түгел генә бер авылда булган хәл)

    «Башланды, – дип уйлап куйды Зәлия. – Бер атна вакыт бар иде бит әле».

    «Башланды, – дип уйлап куйды Зәлия, эченең борып авыртуына тәмам бөгәрләнеп килеп. – Бер атна вакыт бар иде бит әле. Ашыга улым». Шунда хатынына карагач ук эшнең нидә икәнен аңлап алган Азиз да аның янына килде, кадерләп кенә диванга алып барып яткырды һәм ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты.

    … Зәңгәр тасма белән бәйләнгән одеял эчендәге кечкенә генә, әмма бик тә газиз улын күтәреп чыгып килүче Зәлияне хастаханә ишек төбендә чәчәк бәйләме белән ире һәм өч кызы каршы алды. «Мин нинди бәхетле!» – дип уйларга да өлгермәде хатын, йөрәк бәгырен телгәләп үткәннәре сыдырып үтте. Ике сабыеның үзенә түгел, ә башка кешегә «әни» дип әйтүенә күңеле өзгәләнде аның. Әнә бит кызлары «әни–әни» дип янында сыпырынганда нинди рәхәт.

    Бу уйлар кичен кызларын һәм нәниен йоклатып урынга барып яткач та башыннан китмәде. Җайлап кына иренең кулын җилкәсеннән алып куйды да, аяк очларына гына басып тәрәзә янына килде Зәлия. Тышта буран уйный, урамдагы багана лампасы яктысында бөтерелеп–бөтерелеп килгән кар бөртекләре җемелди. Шунда ананың йөрәге тагын сыкрап куйды. Шушындый ямьсез, буранлы көнне алып чыгып киттеләр бит улларын. «Таш йөрәкледер син, Зәлия. Ничек моңа юл куйдың?» – дип эченнән генә битәрләп алды ул үзен. һәм шунда ук соравына үзе җавабын да бирде: «Син аны белми дә калдың бит. Исереп өйдә идәндә аунап ята идең. Балаларыңны аракыга алыштырдың».

    Агып төшкән яшьләрен дә сөртеп алмыйча, күзләрен йомды хатын. Ул чакларны исенә төшерәсе килмәсә дә, һәр көне «онытма, онытма», дип башына чүкеч белән суккандай үзен хәтерләтеп торды.

    Бик яшьли кияүгә чыкты ул. 18 яше дә тулмаган иде. Ире Нәҗип үзеннән 10 яшькә олы. Читтән күчеп кайткан кеше. Чибәр, телгә оста, сүзгә бер дә кесәгә керми. Кызны бик тиз үзенә каратты. Яшәп киттеләр шул. Бер–бер артлы ике уллары туды. Зәлиянең әнисенә рәхмәт, бик булышты. Искерәк кенә өй сатып алып, рәтләп чыктылар. Тик ир бер дә язылышырга ашыкмады, Зәлия искә төшерә башласа да, сүзне икенчегә бора иде. Ә берзаман ул бөтенләй юк булды. Күпмедер вакыттан соң үзенең гаиләсе, балалары булуы, шулар янына кире кайтуы турында хәбәре килде. Кайгыдан башы томаланды хатынның, кая барып бәрелергә белмәде. Балаларына да исе китми башлады. Әнисе түзде, карады, тәрбияләде үзләрен. Кызын акылга китерергә маташты. Әмма, кая ул. Зәлиясе берәүне дә тыңларга теләмәде, шәп «дуслар» тапты, эчүгә бирелеп китте. Өйдәге әйберләр юкка чыга башлады. Сатарлык әйбер калмагач, «дуслары» да берәм–берәм юк булды. Хәзер хатынның бердәнбер дусты – аракы. Кызына азрак эләксен дип, берәр рюмка җибәргәли торгач, әнисе дә бер кайгысыз «рәхәт» тормышта яшәүче Зәлия ягына күчте. Балалар да, тормыш та, дөнья да онытылды, киңәшләрне баш кабул итмәде, акыл өйрәтүләр ошамады. Ахыр чиктә Зәлия балаларсыз калды. Аны аналык хокукыннан мәхрүм итеп, улларын икенче кешегә тәрбиягә бирделәр.

    Юк, бу коточкыч хәл туктатмады аны, өзлексез эчү нәтиҗәсе булып авыру «бугазыннан алды». Авыр хәлдә килгән хатынны табиблар «кеше» итте, үлем тырнагыннан йолып алды, дисәң дә була. Эчүдән туктады шул Зәлия. Әллә кызыннан сабак алды, әллә үлемнән курыкты, белмим, әмма әнисе дә «яшел елан» белән арасын өзде.

    Ә беркөнне фермага эшкә барышлый Зәлия яшьрәк кенә бер ир–ат белән очрашты. Бу да читтән эшкә кайткан кеше булып   чыкты. Ничектер үзеннән–үзе сөйләшеп киттеләр, таныштылар, бер айдан өйләнешеп тә куйдылар. «Бер шундый килгән кеше белән тормыш корып карадың бит инде, тагын шул хатаны кабатлама. Уйлап эш ит», – дип әнисе туктатырга тырышып карады. Кая ул, «Юк, Азиз андый түгел», – дип кырт кына кисте Зәлия. Ә, бәлкем, шулайдыр да. Егет әнисе янына килеп хатынның «кулын» сорады, шунда ук язылышырга тәкъдим итте. «Мин тормыш корып, монда төпләнеп калырга телим», – дип ышандырды.

    Чыннан да, Азиз бик тырыш кеше булып чыкты. Кулы белмәгән эше юк. Нәрсәгә тотынмасын, ут уйната. Шәһәргә йөреп эшли. Бер көн барса, өч көн ял итә, шул арада шабашкага чыгып китә. Кирпеч эшен дә белә, балта да тота, түбә дә яба. Зәлиясенә дә хөрмәт белән, яратып карый. Өйләрен әнә ничек итеп ясап куйды. Эченә керсәң дә әйләнеп чыгарлык түгел. Ике урындык, бер өстәл, ватылып беткән диван калган иде бит. Хәзер бүлмә саен телевизор, идәндә келәм, йомшак мебель, гөлләр. Суыткыч тулы ризык. Терлек асрыйлар, сөте, мае, ите үзләренеке. Бер–бер артлы өч кызлары да туды. Ире: «Бер егет тә кирәк инде», – дигәч, дүртенчесенә тәвәккәлли хатыны. «Булышырга әни янымда, ирем җитәрлек акча эшли, үстерербез». Йокы аралаш төшләнеп сулкылдап алган улы янына барып килде, кызларының өсләренә япты, изрәп йоклап яткан иренә күз төшерде дә, яңадан тәрәзә янына килде Зәлия. Әйтерсең, тәрәзәнең икенче ягында аның тормышы язылган һәм аны укудан өзелгән җирен табарга теләгәндәй ул текәлеп–текәлеп нидер эзли кебек. Юк, эзләми, буран аңа балаларын искә төшерә. Кар бөртекләре булып килеп: «Әни, нигә син бездән баш тарттың?» – дип әйтерләр кебек тоела хатынга. Кеп–кечкенә ике сабыен үз куллары белән биреп җибәрде бит. Ни йөрәге белән алардан баш тарта алды ул? Сабыйлар чын әниләренең кем икәнен беләләрме икән? «Гафу итегез, кадерлеләрем. Ялгыштым, бик–бик ялгыштым. Хәзер ул вакытны кире кайтарып булса, мин сезне уч төбендә генә тотар идем. Яратам бит мин сезне. Тик соң шул инде».

    Зәлия үксеп–үксеп еларга тотынды. Әнисе дә, ире дә, кызлары да ишетте. Алар өчен бу яңалык түгел иде. Соңгы вакытта еш елый башлады ул, аеруча йокысыз төннәрендә. Әмма Азиз түзмәде, янына килеп, җилкәсенә кулын салды да: «Балаларыңны яхшы кеше тәрбияли, диделәр. Димәк, алар үзләренчә бәхетле. Ә син үзеңне кулга алып, яныңдагы балаларыңны, гаиләңне кайгыртып яшә. Син безнең барыбызга да бик кирәк», – диде.

    Әйе, ул хәзер ялгышын төзәтә, язмышын үзгәртә алмый. Үткәннәргә юл ябык. Зәлия күз яшьләрен сөртте дә иренә ияреп йокы бүлмәсенә юнәлде. Күзе яңадан изрәп йоклап яткан кечкенәсенә, йокламыйча үзенә текәлгән кызларына төште. Менә аның киләчәге. Шулар өчен, шулар хакына яшәргә кирәк. Тормыш дәвам итә.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: