Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Зөлфирә Шәйдуллина: "Алмаз белән ел ярым сөйләшмәдек"

    Бүгенге әңгәмәдәшем – Теләче районы Сауш авылында туып-үскән моңлы, талантлы һәм чибәр җырчы Зөлфирә Шәйдуллина. Зөлфирә белән сәхнәгә килүе, иҗат һәм шәхси тормышы турында сөйләштек ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

     

    – Зөлфирә, җырчы булырга теләмәвең дөресме?

    – Кечкенә чагымда җырларга яратмадым. Малайлар арасында үскәч, үземне спорт өлкәсендә күрдем. Ләкин әти-әни мине мәҗбүриләп җыр конкурсларына йөртте. Анда үземә бик күп дуслар таптым, шуңа күрә бәйгеләргә йөрү миңа хәтта ошый башлады. Ул вакытта миңа 11-12 яшьләр иде. Җиңәргә омтылмасам да, беренче урыннар яулап кайта идем. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан музыка көллиятенә укырга кердем. Анда да иң зур баллар белән кабул иттеләр. Остазым Римма апа Ибраһимовада укыдым. Гомумән, безнең гаиләдә җырлау сәләте бөтен кешегә дә бирелгән. Дәү әниләр, әни, апам бик матур җырлый. Гармунда да оста итеп уйныйлар. Мин дә гармунда уйнарга өйрәнергә хыялланам.

    – Зур сәхнәгә тәүге адымнарыңны кайчан ясадың?

    – “Татар моңы” җыр конкурсында җиңү яулаганнан соң булды ул. Анда Миләүшә Айтуганова белән таныштым. Зур сәхнәгә чыгуымда аның да роле бар, чөнки Миләүшә Ләбибовна мине популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов белән таныштырды. Ринат абый аранжировкалы ике җыр бүләк итеп бирде. Ул җырларны аның концертында башкардым. Шуннан соң башка концертларга чакыра башладылар.

    – Фирзәр Мортазин белән дуслык кайчан башланды?

    – Бервакыт Гөлшат Имамиева белән безне Буа районының бер авылына җырларга җибәрделәр. Аннан соң оештыручылар Буа җыенына калырга тәкъдим итте. Ул җыенда Фирзәр абый белән бергә концертларда йөргән җырчының җырын башкардым. Җырлаганда, сәхнә кырыенда Фирзәр абыйның карап торганын сиздем. “Орышыр инде мине хәзер”, – дип курыктым. Җырлап бетергәч, сәхнәнең икенче ягыннан төшеп киттем. Ә ул минем каршыма килеп чыкты. “Сеңлем, исемең ничек? Нигә кеше җырын җырлыйсың?” – ди. “Ә нигә миңа җырлар язып бирмисез? Үз җырларым юк,” – дип әйтеп куйдым. Шуннан соң Фирзәр абый миңа җырлар язарга ризалыгын биреп, телефон номерымны сорады. Бер-ике айдан соң шалтыратып: “Ике җыр язам сиңа, шулар белән концертларга чыгарсың”, – диде. Фирзәр абый “Беренче кар”, “Көзге гөлләр” җырларын бүләк итеп бирде. Ул чакта миңа 17 яшь иде. Шул елны Ришат Фазлыйәхмәтов белән таныштым, аның төркеме белән гастрольләргә йөрдем. Шундый күңелле, рәхәт еллар булды. Мин анда акча өчен дә йөрмәдем. Шул вакытта сәхнә минеке икәнен аңладым.

    – Фирзәр абыйның сиңа җыр сатканы булдымы?

    – Юк, беркайчан да сатып бирмәде. Бүген репертуарымда Фирзәр абыйның 30лап җыры бар. Артистлар Фирзәр абыйның җырын алырга чират тора. Ә миңа ул җырларын бушлай бирә. Кая гына барсам да: “Фирзәр абый синең турында матур сүзләр әйтә”, – диләр. Легендар шәхестән андый сүзләр ишетү олы бәхет һәм зур дәрәҗә. Фирзәр абыйның тормыш иптәше Наилә апа белән дә яхшы мөнәсәбәттә без. Алар миңа якын итеп “кызым” ди. Еш кына аларга кунакка кайтып йөрдем. Мунчалар кереп, ял итеп килә идем.

    Реклама

    – Алмаз белән ничек таныштың?

    – Беренче тапкыр Алмазны Рифат Зарипов концерты белән Түбән Новгородка барганда күрдем. Автобуста бергә бардык. Шунда Алмазның бертуктаусыз сөйләвенә, юморга бай булуына шаккаткан идем. Аннан соң берникадәр вакыт аралаштык, бер-ике тапкыр күрештек. Әмма ул аралашу җитди булмады. Берьюлы Алмаз урамга чакырып смс язгач, мин аңа: “Кочагыма сыймаслык букет белән килсәң генә чыгам”, – дидем. Ул да югалып калмады: “Шулаймени? Ә мин булачак өебезгә кухня алып йөрим. Букеттан башка кирәк булмасам, килеп тә йөрмим”, – диде уены-чыны белән. Шуннан соң сөйләшмәдек.

    – Күпме вакыт аралашмадыгыз?

    – Ел ярым бөтенләй сөйләшмәдек. Рифат Зарипов төркеменнән киткәч, балалар бакчасына музыка җитәкчесе булып урнаштым. Шул елны Алмаз шәхси концертлары белән чыга башлады. Ишетеп беләм: концертларына халык яратып йөри икән. Төркеменә җырчы кыз эзләве турында социаль челтәрдә игълан куйгач, үзенә язарга булдым. “Мин балалар бакчасында эшлим. Төштән соң чыгып китәсе булса, мин синең белән эшләргә риза”, – дидем. Шулай итеп, бергә эшли башладык. Ул вакытта егетем бар иде. Тик ул егет җырчы булуымны, концертларга йөрүемне бер дә яратмады. Ә бервакыт кинәт тавышсыз калгач, шундый сөенде. Билгеле, бу миңа ошамады, күңелем төште. Тавыш беткәч, Алмаз белән концертларга да йөри алмадым. Инде операция ясатырга дип Санкт-Петербургка барырга җыенган идем. Фониатр “булырлык түгел” дигәч, ничек елаганымны үзем генә беләм. Балалар бакчасыннан китәргә туры килде. Шулай итеп, авылга әти-әни янына кайтып киттем. Һәм тырыша торгач, бер ай эчендә тавышым кайтты. Алмазга да бу хакта әйтеп куйдым. Янәсе, концертларга чыгарга әзер.

    – Теге егет белән ни булып бетте соң?

    – Ул авылга кайтып, өч тапкыр кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ризалашмадым. Алмаз аркасында түгел, күңелем кабул итмәгәнгә күрә. Әти белән икәү елашкан идек. “Кызым, шундый таш бәгырьле булмыйлар бит инде”, – дигән иде әти. Үзем дә кешене үпкәләтүемә борчылдым. Әмма әти, һәрвакыттагыча, җылы сүзләре белән юатты.

    – Ә Алмаз ничек итеп сиңа тәкъдим ясады?

    – Бервакыт Алмаз: “Концерт вакытында егетнең кызга тәкъдим ясавына ничек карыйсың?” – дип сорады. Андый күренешне бөтенләй җенем сөйми. Ул бит ике кеше арасында була торган шәхси әйбер. Нәрсәгә аны кешегә күрсәтергә? Үзенә дә шулай дидем. Баксаң, ул миңа концертта тәкъдим ясарга теләгән икән. Әмма тәкъдимне ул миңа соңрак, җәй көне ясады. Август аенда никах укыттык.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/zlfir-shydullina-almaz-beln-el-yarym-sylshmdek

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: