Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Зәмирә Сәмигуллина: «Телсез Хәким белән авылның чибәре Гайшә мәхәббәте» (булган хәл)

    Авыл уртасында яшел коймалы йорт яныннан берәү дә битараф кына үтми. Йорт хуҗаларының башы койма аша күренмәсә ямансу тоела башлый ("Шәһри Казан").

     

    Гайшә апа кибеткә китеп озаграк торса, бабай койма аша әбисен күзәтә. Бабай балыкка йә мәчеткә китсә дә, әби койма ярыгыннан күзли. Бабае мәчеткә киткәндә ике тыкрык булса да озата бара. Кечкенә матур сакалын сыпыра-сыпыра алдан бабай атлый, аның артыннан әби теркелди. Җәй көннәре бигрәк тә. Көн саен биш тапкыр барган намазның өчесенә озата бара.

    Иртәнге һәм төнге намазларга бабай үзе генә йөри. Каршыга кеше очраса, әбекәй кете-кете көлеп куяр. “Бабаемны урлар”, – дип куркам диеп алдан ук җавабын әйтеп куя шулай гаҗәпләнүләрен сизеп. Сәбәбе урлауда түгел икәнен белсәләр дә, ышанган кыяфәт ясый авылдашлары.

    Ә әбинең бабайны мәчеткә озата йөрүе – бабайның ата каздан куркуында икән. Бабайга инде җитмеш алты. Шулай булса да, ата каздан, яшеннән бик курка ул. Аның шушы галәмәтләрен авыл халкы белә. Хәтта, яшенләп яңгыр килсә, бөтен эшен, ясаган чәен ташлап идән астына төшеп китә дип сөйләүчеләр дә бар. Ир уртасы чакта ата каздан качарга аякта да көч булган. Картая-картая көч кимегән. Шул ук вакытта Гайшә әбекәйнең урлауларыннан куркам дип шаяртуында да чынбарлык юк түгел.

    ...Уналтысы яңа тулган Гайшәне бервакыт кичке уеннан озын буйлы,  зәңгәр күзле егет озата кайта. Бер сүз дәшми егет. Елмаеп тик тора. Капка төбенә килеп җиткәч тә, кыз егет белән калырга теләми, шап итеп капкасын яба да кереп китә. Егет тукта, дип тә әйтми. Капканың урам ягында баса да кала. Икенче көнге кичке уеннан соң да кабатлана бу хәл. Шуннан Гайшә кичке уеннарга бармый башлый. Үзен озата кайтучы сәер егетне беренче тапкыр шул кичке уенда күрә ул. Озата кайткач кереп китсә дә туктатып калмый, хет бер сүз дә әйтми, ичмаса.

    Ә беркөнне бөтенләй куркыныч хәлгә юлыга кыз. Чишмә буенда шул зәңгәр күзле егетне очрата ул. Егет ят авазлар чыгарып елмая, кулларын болгый. Гайшә чиләк-көянтәсен ташлап өенә йөгерә. Чишмә юлында сәер егетне очратканын, ул егет аны кичке уеннардан озата кайтканын сөйли әнисенә. Шуннан соң гына белә ул авылдагы бу егетнең сөйләшүдән мәхрүм икәнлеген. Гайшә күңелендә сөюгә караганда, кызгану хисе уяна. Ә бит нинди чибәр егет! Әнисе сөйләвенчә, эшкә дә бик оста икән. Кыяфәте, эш-гамәле, тәртибе белән Хәкимне ошатса да, телсез булуы куркыта кызны. Авыз ачып бер сүз дәшә алмаган егет белән ничек аңлашырга мөмкин. Күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Ә кызганып ялгышса?

    Шулай булгач качарга, егетнең күзенә күренмәскә кирәк, дип уйлый кыз. Егет аның саен үҗәтләнә. Һәр кич саен капка төбенә килә дә баса, капкага шакый. Урамда капка шакылдатып торгызып булмый, Гайшәнең әнисе чыга да капканы ачып егетне кертә. Егет үзенчә нидер сөйли инде. Кызга күрсәтә дә, битен сыпырып, үзен кочаклап ала. Гайшәне яратам, дип аңлатуы икән. Беркөн егетнең әнисе ияреп килеп аңлата егетнең кызга булган хисен. Ул да борчыла. “Бала бит, жәл.

    Аның да гаиләле буласы, балалар үстерәсе килә. Гариплеге аркасында ялгыз да калдырасы килми. Сезнең кызны да аңлыйм, күрә торып сөйләшмәүче егеткә барырга ризалашмас шул”, – ди. Шуннан ике әни балалары хакына ялган кора. Гайшәнең әнисе кызын читкә Чиләбедәге апаларына җибәрә. Егет шулай онытыр, дип уйлашалар. Язмышына парлы тормыш язган булса үзе кебек авыру кыз бала килеп чыгар, дип юата егетнең әнисе үзен. Сәламәт кызга өйләнсә дә, яши-яши улын кимсетерләр кебек тоела. Шуңа күрә үзе кебек кимчелекле кыз эзли башлый.

     

    Реклама

    Реклама

    Гайшә Чиләбедәге туганнарында ярты еллап яши. Гел Хәкимне уйлый. Аралар ерагайса да, кызгану хисе яратуга әйләнә күрәсең. Чиләбедә бала карарга урнашкан була кыз. Туганнары кичке укуга керергә әйтсәләр дә, авылын сагынган Гайшә читтә калырга уйламый. Хәким онытканчы гына яшәп торачак бит ул Чиләбедә. Әнисе үзе кебек кыз эзлим, дип калды Гайшәне озатканда. Әмма беркөнне бала карап кайтышына могҗиза көтә кызны. Йортның капкасын ачып керүгә баскыч төбендә басып торган Хәкимне күреп елап җибәрә ул. Шатлыктанмы, куркуданмы? Үзе дә аңламый. Хәким кызны шундый итеп кочаклый, кыз егетнең көчле кулларыныда кайгырту, җылылык тоя. Гайшә уйлаган бөтен сүзләрен кычкырып сөйли. Егетне чәйгә чакыра, ничек эзләп табуы турында сораша, аның белән туган ягына кайтып китәчәге турында сөйли. Сөйли дә сөйли. Ә егет дәшми. Ул аның телсез икәнен дә онытып сөйли.

    Күтәрелеп караса егет һаман да мөлдерәп аңа карап тора. Үзенчә нидер аңлатып, кулларын болгый, сәер авазлар чыгара. Хәкимне кыз артыннан сөйләшә белгән икенче туганы алып килгән. Егетләр әниләренә әйтми генә юлга чыкканнар. Икәү китсәләр, өчәү булып кайтып керәләр. Шул вакытта кыз чыннан да егетне яратуын аңлый. Кияүгә чыгарга ризалаша. Никах укыталар. Егет балта эшеннән тыш, итек ямау, тун тегү эшләренә дә оста булып чыга. Эш белгәнгә авылдашларының да хөрмәте зур аңа. Саусыз егетне санлап, яшьләй кияүгә чыккан Гайшәгә дә хөрмәтләре арта.

    Әмма ике ай чамасы вакыт узгач, кыз нык арый. Әйтәсе килгәннәрен ишарәләр белән аңлата алмый гаҗизләнә. Берникадәр аңлата да кебек. Әмма, күңел хисләре бар бит әле. Авыл, аның кешеләре турында сөйләшәсе килә. Хәкимнең ишарәләренә Гайшә төшенеп җитә алмый. Аңламагач, үзе дә аңлата алмагач, үзенә ачуы килә кызның. Ялгыштым ахрысы кияүгә чыгып, дип уйлап әнисенә кайтып китә. Кайта да елый. Әнисенең: “Балам, аның да бәхеткә хакы бар. Син китсәң, ул нишли хәзер, кайтыр булгач кеше күңелендә уйнап чыкмаска иде”, – дип, ачуланып та, яратып та әйтүе керми кыз күңеленә.

    Хәким кызның аерылып китүен баштарак аңламый. Өч ай узып та кайтмагач, әнисе аңлата егеткә. Хәким яратуы хакына сөйгәненең сәламәт кеше белән бәхетле булуына каршы килмәслеген аңлата. Шуннан егетнең әнисе ерак туганнары аша үзе кебек сөйләшә алмаучы кыз эзләп таба. Озак та тормый, кыз әнисе белән авылга килә. Авылда сүз бик тиз таралучан. Гайшәгә дә минутында килеп ирешә бу хәбәр. Чишмәгә төшкән җиреннән чиләкләрен ташлап, егет өенә йөгерә. Кызып китеп, кулындагы көянтәсен дә калдырырга оныткан.

    Кулына көянтә тотып егет өенә килеп кергән Гайшәне күргәч, танышырга килгән кызыкай куркуыннан әнисенә каплана. Хәкимен ятларга бирми Гайшә. Мәхәббәт көчеме, кызгану хисеме кайсы көчлерәк булгандыр күңел бизмәнендә. Үзе дә аңламый кыз.
    Шул көннән телсезләр телен дә өйрәнә. Өч бала таба. Бәхеткә, өчесе дә үзе кебек тәтелдәп сөйләшә торган була. Хәкимне, балта остасы булгач, тирә-як авылларга да эшкә алып китә торган булалар. Авылдаш иптәшләре эшкә алып киткәндә, “Гайшә апай, көянтәңне ерак куйма, кайтмый торса, килерсең”, – дип шаяртып әйтеп китә торган булганнар. Үзе дә шаяртып, көянтә белән кудым кызыкайны, дип искә ала.

    ...Яшел капка коймасыннан да юкка гына үрелеп бер-берсен күзәтми алар. Олыгайсалар да, яшь күңелле Гайшә апа белән Хәким абый. Балалары да бик хөрмәт итте Хәким абыйны. Гайшә апа берәр сәгатькә авылдагы балаларына гына кунакка барып кайта. Шуннан башка өеннән, Хәкименнән ерак киткәне юк аның. Барсалар да, парлап йөриләр. Мәчеткә барып, сәҗдә кылуы да зур бәхет картның. Кайбер телле кешеләр дә башкармый фарыз гамәлне. Ә ул авыл имамыннан хәрәкәтләрне карап, намазга өйрәнде. Догаларны ятлый алмаса да, күңелендә Раббысына баш ию, шөкер итү аның.
    Шөкер итмәслекмени бу дөнья! Бәхетле, бик бәхетле яшәде телсез Хәким. Тел белән әйтә алмаган рәхмәтләре күңелендә аның. Раббысы белүче! Әйтерсең Хәким абый кешеләргә саулыкның, тыныч тормышның кадерен белергә үрнәк итеп җибәргән.

    Зәмирә  Сәмигуллина
    Фото: pixabay.com

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/zmir-smigullina-telsez-khkim-bulgan-khl

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: