erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Арча районындагы истәлекле урыннар

Борынгы шәһәр булганлыктан, Арчада истәлекле урыннар аз түгел. Алар турындагы язмалар тарихи китапларда да урын алган. Төп истәлекле урыннардан шәһәр үзәген, Сызгановлар, Капраловлар йортларын, вокзалны, Габдулла Тукайның Яңа Кырлайдагы музей-мемориаль комплексын, Арча Үзәк мәчетен, Иске Чүриле авылындагы гыйбадәтханә һәм Казиле авылындагы мәчетне  аерып карарга мөмкин. Арчага юлыгыз төшсә, һичшиксез әлеге урыннарны күрми китмәгез!

Сызгановлар йорты

Сызгановлар йорты - XIX гасыр торак архитектурасы һәйкәле, Арча шәһәрендә Сызгановлар урамы, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан. 1890 елда Арчаның мәшһүр сәүдәгәре Николай Сызганов тарафыннан ярым таштан төзелгән ике катлы бина.  Ул мәдәни мирас һәйкәле булып танылган. Әлеге йортта  академик, медицина фәннәре докторы, Казахстанда йөрәккә иң беренче мәртәбә операция ясаган врач, хирург, ясалма кан уйлап табучы, Казахстандагы клиник һәм эксперименталь хирургия институтына нигез салучы Александр Николаевич Сызгановның (1896-1980) балачагы уза.

Капраловлар йорты

Арча шәһәре, Банк урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашкан Капраловлар йорты ХIХ гасырның икенче яртысында төзелгән (1850 еллардан соң). Аның беренче катында бакалея һәм ипи кибете урнашкан булган, икенче каты торак йорт буларак файдаланылган. Сәүдәгәр Капраловлар ипи сату, йөк ташу белән шөгыльләнгәннәр, юртак атлар тотканнар. Совет чорында бу бинада Дәүләт банкы урнашкан була. Шунлыктан урамның да исеме Банковская. Соңрак анда Татфондбанк булса, хәзер приставлар халыкка хезмәт күрсәтә.

Габдулла Тукайның мемориаль йорт-музее

Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай йорт-музее тәүге тапкыр музей экспозициясе буларак авыл китапханәсе бинасында 1960 нчы елларның икенче яртысында башлангыч сыйныфлар укытучысы Х. Х.Хәбриева һәм китапханәче А. Н. Шакирова инициативасы белән оештырыла.  1971 елда экспозиция базасында Тукай музее төзелә, ул 5 елдан соң шагыйрьнең әдәби-мемориаль музее — Татарстан АССР дәүләт музее филиалы итеп үзгәртелә.  1979 елда музей өчен РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Б.и. Урманче проекты буенча махсус бина төзелә. 2006 елда, Г.Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан, музейда реконструкция үткәрелде. Музей комплексы составына татар крестьяне Сәгъди йорты керә, анда булачак шагыйрь дүрт яшеннән үсә. Йорт XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы торак үрнәге буларак торгызылган.

Музей ел саен меңләгән кунаклар кабул итә. Кышын биредә балалар өчен  «Кыш бабай резеденциясе» эшли. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә музейдагы даими кунаклар.

«Арча» вокзалы

Көн саен йөзләгән кешене төрле якка озатучы Арча тимер юл вокзалының үз тарихы бар. 1890 елда беренче тимер юл төзелә. 1893 елда аның буенча товар поездлары йөргән. 1894 елның 11 июнендә Мәскәүдән Казанга беренче пассажир поезды килә. 1911-1914 елларда Арча тимер юл вокзалы төзелә. 1914 елда тимер юлның икенче чираты сафка баса, составлар тоткарлыксыз ике якка да йөри башлый. Үз тарихында төрле вакыйгаларның шаһиты булган тимер юл вокзалы шулай ук шәһәребезнең капкасы булып тора. Хуҗасы нинди икән – капкага бер күз салудан гына күренә. Нәкъ менә алар буенча кунаклар үзләренең беренче тәэсирләрен ала, алар буенча үз бәясен бирә.

Арчаның үзәк Җәмигъ мәчете

Арчаның үзәк Җәмигъ мәчете – шәһәрнең иң борынгы гыйбадәт кылу бинасы. Аның төзелеше тарихы: 1991 елда мәдрәсә бинасын төзи башлыйлар. 1992 елда Казаннан имам Заһретдин хәзрәт Фәйзуллин килә. Ул төзелеш барышы белән җитәкчелек итә һәм дини курслар үткәрә. Үзәк Җәмигъ мәчете 1993 елда ачыла. Совет режимы елларында, дин тыелган вакытта, Арча районында ДОСААФ бинасында мәчет кебек эшләүче бүлмә бүлеп биргәннәр. Ремонт-механика заводының подвалында уку кабинетлары ясаганнар, анда теләүчеләр Ислам нигезләрен өйрәнә алганнар. Өченче ел мәчеттә ныклап төзекләндерү эшләре башкарылса, узган ел янәшәсендә мәдрәсә сафка басты.

Иске Чүриле чиркәве

Иске Чүриле чиркәве – Татарстан Республикасының Арча районы Иске Чүриле авылында Казан Изге Ана иконасы чиркәве. Тарихка күз салсак, Православие мәхәлләсе авылда 1765 елда оешкан. Тиздән агач чиркәү төзелә, ул XIX гасыр башына искерә һәм җимерелә башлый. 1830 елда мәхәллә кешеләре акчасына яңа өч тәхетле гыйбадәтханә төзелә. Приделлар Изге Николай Чудотворец һәм преподобный Михаил малеин хөрмәтенә изгеләндерелгән. Совет елларында чиркәү ябыла, бина ашлык саклау урыны буларак файдаланыла. 1990 нчы елларда гыйбадәтханә дин тотучыларга кайтарыла. Хәзерге хәле: чиркәү мәхәллә кешеләренең иганәләренә эшли һәм торгызыла. Бүгенге көндә чиркәүгә православие дине вәкилләре гыйбадәт кылырга йөри.

Казиле мәчете

«Каз төбәге» дип тәрҗемә ителүче Казиле авылы Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Авыл уртасында агач мәчет тора, 1899 елның февралендә янып бетә, ә май аенда Казан Диния нәзарәте яңа, таш мәчет проектын раслый. Авторы билгесез, проектта губерна инженеры Л.К.Хрщонович һәм губерна архитекторы Ф.Н. Малиновский имзалары бар. Профессиональ архитектор башкаруында, «милли-романтик юнәлештәге эклектика стилендә» традицион авыл мәчете сурәтләре сизелә. Монда яңа ысуллы мәдрәсә дә булган. Мәчет бинасы соңрак авылда башлангыч мәктәп буларак хезмәт итте.