erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Арчадагы ташлы пляж

Арчада «Казан-Су» паркында җәй көне ташлы пляж эшли. Үзәк стадион янәшәсендә урнашкан әлеге пляжда җәй көне тәүлек буе рәхәтләнеп су коенырга һәм кызынырга мөмкин.

Су керергә күлгә кил

«Казан-Су»  паркында урнашкан күлнең тирәнлеге 1 метр 60 сантиметр. Коену сезоны майдан августка кадәр. Күлдә коену, тирәсендәге махсус урыннарда кояшта кызыну бушлай. 

Балаларга су коену өчен махсус урын бар, анда яр буенда ата-аналарга, балаларын карап утыра алсын өчен эскәмияләр урнаштырылган. Ә өлкәннәргә суга агач күперләр ягыннан түгел, пляж ягыннан гына керергә рөхсәт ителә. Пычрак су түбән төшмәсен өчен сулык кырыйларына махсус материал җәелгән. Бу материал тайгак, һәр җирдә кисәтү билгеләре урнаштырылган, аларга игътибар итәргә генә кирәк. Биредә коткару вышкасы да бар. Анда коткаручылар ярдәмгә килергә әзер тора. 

Ясалма күлгә су җир асты торбаүткәргече аша чишмәләрдән килә. Күл уртасын фонтан бизи. Фонтан – шаулап торган чишмә. Ул күлнең табигый фильтрациясен һәм аэрациясен тәэмин итә. Күлгә Чишмә инеше дә керә. Инеш янында уйчан кыяфәттә “тузгыган сачын тарап” Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте герое Су анасы утыра. Гомумән, Габдулла тукай әсәрләренең геройлары Арча районыныда күп. Арча районы – шагыйрьнең туган җире.

Суда батмас өчен нишләргә? 

Су коенганда түбәндәге чараларны онытмагыз:

ярдан ерак китмәгез, кисәтү билгеләре артына чыгып йөзмәгез. Моның өчен махсус билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннарда коеныгыз. Су коеныр алдыннан таныш булмаган урыннарда су төбен тикшерегез. Су билегезгә җиткәч, сакланып кына, акрын гына суга керегез, туктагыз да тиз генә чумыгыз. Беркайчан да ялгыз йөзмәгез, бигрәк тә үз көчегезгә ышанмасагыз. Бәла-каза турында ялган сигналлар бирмәгез.

Шулай ук күлдә җәй көне көймәләрдә йөрергә дә мөмкин, хәтта монда көймәләрдә узышу да оештырыла.

Балаларга да күңелле

Күл тирәсендә балалар өчен махсус уен зонасы бар. Ул карусельләр, балансирлар, пружиналар, динамик һәм тактиль панельләр булган зур комлык. Монда барабаннарда һәм металлофонда уйнарга була. Мәйданчык су тематикасында дельфин, балык, краб һәм кораблик белән эшләнгән. Балалар өчен балалар мәйданчыгы янында су янында йөрер өчен агачтан күпер сыман эшләнгән махсус йөрү урыны бар.

Җәен кызынып калырга ашык!

Күл янындагы ташлы пляж зонасында суга якынлашкан саен вак таш комга алышына. Агачтан ясалган су тирәлегенә агач кызыну ятаклары куелган, анда ятып ял итәргә, кояшта кызынырга мөмкин. Шулай ук биредә комлы пляж волейболы өчен махсус мәйданчык һәм аның янында таганлы атынгычлар урыны бар. Янәшәдә пикник өчен яшел чирәм, амфитеатр һәм алмагач, чияләр арасында урнашкан өстәл уеннары зонасы.

Яңа өйләнешүчеләр өчен мәйданчык та бар биредә. Ул светодиодлы яктырткычлы спиральсыман түбә белән бизәлгән.