Арчаның спорт тормышы
Арчаның спорт өлкәсе тәҗрибәле, үз эшләрен фанатларча яратып, аны яшь буынга өйрәтеп калдыруда күп көч куючы спортчылары белән мактаулы. Тренерлар командалар белән эшләп, ярышларда катнаштырып, Арча данын еракларга тарата.
-
Арчадагы спорт мәктәпләре һәм секцияләр
Тасвирлама: Арчада спорт мәктәпләрендә җиңел атлетика, батутта сикерү, хоккей, футбол, дзюдо, бокс, картинг, көрәш, өстәл теннисы, йөзү, чаңгы һ.б. секцияләр эшли. Бүлектә спорт мәктәпләре турында мәгълүмат бирелгән.
-
Арчаның спорт командалары
Тасвирлама: Арчада спортны яратып яшәүче, үзләрен спортка багышлаган яшьләр күп. Алар команда белән республикакүләм ярышларда катнашып, районыбызга еш кына җиңү алып кайта. Районда балаларга, яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар да бар: Арчаның спорт мәктәбендә, хоккей клубында эшләүче түгәрәкләрнең барысы да диярлек бушлай.